Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Тиздән Казанда калфак кигән хатын-кызлар күбәячәк

​Тиздән Казанда калфак кигән хатын-кызлар күбәячәк

06 апреля 2017
7846 карау

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үткәрә. 

«Ак калфак»  – шактый зур оешма. Бүгенге көндә аның 475 бүлекчәсе генә бар. Оешманың җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова әйтүенчә шушы көннәрдә генә Әзербайджанда, Казакъстанның Астана шәһәрендә тагын яңа бүлекчәләр ачылган. Җыенга Татарстаннан, Россиянең 67 регионыннан,  15 ерак һәм якын чит илләрдән (Кытай, Литва, Эстония, Төркия, Финляндия, Чехия, Америка, Бельгия, Кыргызстан һ.б) 400 делегат катнашачак. 

Делегатлар Арча, Биектау, Яшел Үзән, Балтач районнарында булып, андагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмаларының эшләре белән танышачаклар, «Бишек туе» караячаклар (теләгән кешеләргә кулына аның сценарийларын да биреп җибәрәчәкләр).  Мондый тәҗрибә уртаклашу ике як өчен дә файдалы булыр дип көтелә. 

Җыенның пленар өлеше 14 апрель көнне К. Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак. Җыен башланыр алдыннан театр фойесында калфаклар һәм кулъяулыклар күргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәгә йөзгә якын калфак кына куелачак. Самаралар чиккән калфаклар оренбургларныкыннан аерыла ди оештыручылар. Гомумән, һәр төбәкнең үз ысулы, үз чигеше диләр. 

Шушы ук көнне Казан ратушасының Колонналы залында инде традициягә әйләнгән «Калфак туе» узачак. Монда һәркемне милли киемнәрдән һәм, билгеле инде, калфактан көтәләр. Шушында ук татар милли кием-салымнары, бизәнү әйберләре дә сатылачак. 

Җыен вакытында «Ак калфак»ның эшләгән эшләренә йомгак ясалачак, киләчәккә планнар ниятләнәчәк. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com