Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Милли алгарыш чоры кабатланачак – Розалина Шаһиева

Милли алгарыш чоры кабатланачак – Розалина Шаһиева

27 марта 2017
1389 карау
Милли алгарыш чоры кабат кабатланачак, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, галимә, шагыйрә Розалина Шаһиева.

«Фәнни гипотезалар буенча, һәр 500 ел саен үзгәреш,  кабатлану бара, - ди Розалина Шаһиева. - Ә хәзер без башка тормышта яшибез, бик зур тизлектә тәрәккыят итәбез. Шуңа күрә милли алгарыш чоры, әлбәттә, кайтачак. Фаразлый алмыйм, мин сәясәтче түгел,  мин - сәнгать белгече һәм шагыйрә. Ләкин күңелем белән тоям. Бу көннәр һәрбер кешенең күңелендә яши. Яшьләребезнең дә бүгенге техноген чор пәрәвезеннән арынып, күзләре ачылачак бу дөньяга. Һәрбер милләтнең үз хокукы бар. Без сәяси яктан хокуклы, чөнки безнең илдә ике Президент. Менә шуннан файдаланып калырга кирәк. Алгарыш чорында без музейлар төзедек. Казан тәхетен кайтармасак та, Казан таҗының нөсхәсен (күчермәсен) булдырдык. Казан тәхетен күтәреп чыктык».

Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләр»е быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Гомерен сәнгать һәм әдәбиятка багышлаган шәхес «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татар тарихына багышланган  музейны торгызуда да зур көч куйды.

«Музеебыз бөтен дөнья татарларына тәгаенләнгән иде, ләкин инде аңа хәзер модернизация кирәк. Моны хөкүмәт аңлар дигән өмет бар... Бездә дә татар тарихын чагылдырган зур музей булырга тиеш. Музейдан да озын гомерле нәрсә юк! Китап һәм музей - озын гомерле ике әйбер. Алгарыш чоры кайтачак. Реформалар, яңарыш, ургылыш булырга тиеш, ләкин кан коюлар кирәкми,» - ди Р. Шаһиева.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com