Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Арча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды

Арча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды

07 марта 2017
1638 карау
Өч кеше тимер юл буйлап якынлашып килүче поездны искәрмичә поездга аркалары белән барган.

Арча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды. «Татар-информ»га  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган.

Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча – Коркачык юлында булган. «Новосибирск – Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында өч кеше дә үлгән.

Пассажир поезды 30 минутка тоткарланган. Аннан үз маршруты буенча юлын дәвам иткән. Фаҗига урыныда Арча янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшләгән.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/06/136235/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com