Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Алабугада 32 яшьлек ир элеккеге хатыны йортына ут төртеп, 6 кешене йорт-җирсез калдырган

Алабугада 32 яшьлек ир элеккеге хатыны йортына ут төртеп, 6 кешене йорт-җирсез калдырган

07 марта 2017
4774 карау
Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Алабуга районының Бехтерево авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 6 кешелек гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барысы да исән-сау. Тик 3 нарасый гына хәзер  торыр урынсыз...
 
Янгын иртәнге 5 ләр тирәсендә башлана. Беренче булып хуҗабикә уяна.
“Уянып киттеп, ишегалдына чыктым да тавыш ишеттем: яңгыр ява дип торам. Ишекне ачсам, ут ялкыны! Тизрәк иремне һәм балаларымны уяттым”, - ди Любовь Вдовина.
 Хокук саклау органнары вәкилләре янгынның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган һәм бу кырын эштә хуҗабикәнең 32 яшьлек элеккеге ирен шикләнгән.  Ул үзенең элеккеге хатынын һәм аның 2 кечкенә баласын гына түгел, бер бала белән биредә яшәүче хатынының сеңлесен, аларның олы яшьтәге әти-әниләрен торактан мәхрүм  иткән.
Янгын нәтиҗәсендә йорттан да, сарайдан да берни калмаган. Барысы да янып беткән.  Хуҗалар бары документларын гына алырга өлгергән.
 
Ут төртүдә шикләнүче ир үз гаебен таныган. Янгыннан зыян күрүчеләр әлегә танышларында яшәп торачак. Әмма алар кием-салым, балалар исә уенчыкларга мохтаҗ.

сылтама: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/65263-alabugada-32-yashlek-ir-elekkege-hatyinyi-yortyina-ut-t%D3%A9rtep-6-keshene-yort-%D2%97irsez-kaldyirgan.html

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com