Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → «Мулла» фильмының тизеры чыкты

«Мулла» фильмының тизеры чыкты

07 февраля 2018
262 карау
«Мулла» нәфис фильмының беренче тизеры чыккан. Бу хакта фильмның иҗат төркеме хәбәр итә. Киноны төшерү эше 2017 елның августында төгәлләнгән инде. Бүгенге көндә Туфан Миңнуллинның шушы исемдәге драма әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильмны монтажлау эшләре бара, ди «Татаркино». 
 
Киноның күп өлеше республиканың Әтнә районында төшерелгән. 
«Мулла» – кинорежиссер Әмир Галиәскаровның тулы метрлы жанрдагы беренче эше. Төп рольдә – Әтнә театрының баш режиссеры Рамиль Фазлыев. Рольләрнең берсенә танылган актер Марат Бәшәров та чакырылган иде. 
 
Хәзерге замандагы татар авылының рухи дөньясы турындагы фильмны быел яз көне тәкъдим итәчәкләр. Ул Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына да дәгъва итә. 
 
 
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com