Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → Хәния ФӘРХИнең соңгы фатихасы

Хәния ФӘРХИнең соңгы фатихасы

Лилия ЛОКМАНОВА
Лилия ЛОКМАНОВА
31 июля 2017
1836 карау

Аның иң  беренче “Барс” сынын Татарстанның бер районда урлаган булганнар икән. Җырчыга ул сын урынына башкасын бүләк иткән өчен, Хәния Фәрхи “Барс Медиа” компаниясе  идарә рәисе Камил Гәрәевка рәхмәтен дә җиткерде.

2016 елның декабрендә узган “Татар җыры-2016” бәйгесендә Хәния Фәрхигә берьюлы ике “Алтын барс” сыны тапшырылды. Җырчы фатиха дип әйтерлек белдерү ясады.



“Кадерле милләттәшләребез! Җыр-моң сөюче дусларыбыз! 17 ел вакыт сизелми дә узып китте. Минем иң беренче барсымны бер районда урлаганнар иде, кайсы районда икәнен әйтмим. Бәлки әле йөзләренә кызыллык килеп, 18 нче “Барс”  булып әйләнеп тә кайтыр. Камил Мәүлетович (“Барс Медиа” җитәкчесе—Л.Л.) сүзендә тора торган егет икән! Рәхмәт!”,- диде ул сәхнәдән.



Журналист Нияз Рахман белән сәхнә артында аралашканда исә яшь җырчыларга соңгы  фатихасын бирде. Аның бу сүзләре хушлашу сүзләре булып яңгырый.

“Шуны әйтеп калдырасым килә: җырлагыз, моңлы җырлыгыз, дәртле җырлагыз, мәгънәле җырлагыз!”

Видео TMTVның Youtube каналыннан алынды.



чыганак: http://intertat.ru
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com