Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → Илдус Габдрахмановка - 50 яшь!

Илдус Габдрахмановка - 50 яшь!

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
29 мая 2017
805 карау
Г. Камал сәхнәсендә Илдус ГАБДРАХМАНОВның 50 яшьлек юбилее булып узды. Илгиз Зәйни  махсус шушы көн өчен "Бию пәрие" дип исемләнгән бер актлык пьеса язды. Искиткеч лирик, матур җырлар (Резеда Зәйниева сүзләре, Эльмир Низамов музыкасы) көлкеле мизгелләргә лирика кертте. Искиткеч биюләргә шаккатып карадык. Моның кадәр алкышлауны ишеткәнемне хәтерләмим. Пьесада Камалның урта буын артистлары чыккан өлеше тамашачыны истерика хәленә китергәнче көлдертте! Аякларын көчкә атлап чыккан "картлар" дөбердәтеп биеделәр. Урында утырып калуы гына кыен булды - сәхнәдәгеләргә кушылып биисе килде!

Биюләргә бай булган бу спектакльне киңәйтсәләр - "Мәхәббәт-FM"га конкуренция ясый алырлык күңелле спектакль була ала, минемчә.
Икенче өлештә котлаулар булды. Классташлар да, Щепкинчылар да, райондашлар да... Шуның кадәр җылы сүзләр  тыңлап тору рәхәт булды.

Котлаулар арасында аерым итеп "Әкият" курчак театрныкын әйтеп узасы килә - сүзсез уйналган күренешне зал тын алмыйча карады.
Шуны әйтергә кирәк, Илдус абый һәр котлаучы, һәм музыкаль чыгышны үрә торып тыңлады. Кирәк чакта биеп тә торды. Чын артист!
Кичнең ахырында хатыны Сәлимә Әминова сәхнәгә шәмнәр куелган сюрприз-торт тәгәрәтеп алып чыкты. Матур кичәнең ноктасы булып, Илдус Габдрахмановның: "Сез булганда - мин бар!" дигән сүзләре күңелгә кереп кунды.

Әлбәттә, мин бар нәрсәне сөйләп бетермәдем. Юбилей кичәсендә булмаганнар, күп нәрсәдән мәхрүм калдыгыз, кызганыч. Интрнетта видеоларына тап булсагыз, карамыйча узмагыз! Караган булсагыз, шушы пост астына фикерләрегезне калдырыгыз!
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com