Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → Актриса Ләйсән Фәйзуллина шар урлаган?!

Актриса Ләйсән Фәйзуллина шар урлаган?!

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
30 января 2017
860 карау
Актриса Ләйсән Фәйзуллинаның Инстаграмында #шаропёрка дигән тамга белән кызык видеолары чыга башлаган. Күрдегезме?


Берсендә Ләйсән Казансу яры буенда (атаклы Набережная турында сүз бара) җирдә яткан зур кызыл чыршы уенчыгын өстерәп китә, икенчесендә – шар-плафонны борып алмакчы була, Шарик кушаматлы эт сынын хәтта хуҗасыннан  аерып алырга тели!.. Мәскәүдәге бүләкләр кибетеннән һава шарын чәлдереп йөгереп китүләре, Хуҗа Нәсретдин спектекле алдыннан зур озынча шарны кочаклап, әкрен-әкрен генә качып маташулары!.. Бу һәм башка видеоларны Ләйсәннең дус кызы Арина төшереп бара икән.





Чираттагы видеосын карап көлгәч, үзенә сорауларымны яудырмыйча булдыра алмадым.



Бу видеоларның мәгънәсеме? Һәр хатын-кызда кечкенә кыз яши. Шарлар – балачак символы минем өчен. Бер бик уңышлы уйналган спектаклемнән соң кәефем нык күтәрелгән мәлне шушындый видео төшереп аттык – болай гына инде. Ә аннары китте тәгәрәп! Этюд артыннан этюд!..

#шаропёрка тегын көлеп үләр чиккә җитеп, Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гәрәева белән уйлап таптык.



- Карап көлсәм дә, “тотып ярмасалар ярый инде” дигән уй башка сикереп килеп китә.
- Мәскәүдә кибет сатучылары бик шәп уйнап алды. Ә менә үзебезнең Камалда сәхнә хезмәткәреннән шелтә эләкте эләгүен.

Ләйсәннең #шаропёркасын карап, кызык өчен без дә Люция Хәмитова белән Норвегиядә булганда ике видео төшереп алдык.





Күңелегездәге балага ирек бирегез, дуслар!

 


Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com