# Видео / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → Эш өстәлем алдында Габдулла Тукай портреты эленеп тора – Гүзәл Яхина (видео)

Эш өстәлем алдында Габдулла Тукай портреты эленеп тора – Гүзәл Яхина (видео)

09 января 2017
246 карау

Гүзәл Яхинаның эш өстәлендәге Тукай портреты, Гайсә хаҗи Мусиннан башланган нәсел шәҗәрәсе, “Зөләйха күзләрен ача” романының тәрҗемәләре һәм яңа тарихи роман - Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина "Татар-информ" агентлыгына шулар турында сөйләде. Гүзәл Яхина кызы белән кышкы каникулларга Казанга – әти-әнисе яшәгән, үзе туып-үскән йортына кайткан иде.

- Яңа ел – безнең өчен һәрвакыт Казан. Кар, боз, таулар… 12 яшьлек кызым каникулларга һәрвакыт Казанга кайтуыбызны сорый.

- Компьютерыгыз белән кайттыгызмы?

- Юк мин монда ял итәм. Казан минем өчен илһам чыганагы. Биредә мин үз-үземә кайтам. Әти-әнием, якыннарым, дусларым белән аралашам, кызым белән саф һавада йөрим.

- Яңа языла башлаган романыгыз турында нәрсә дә булса әйтә аласызмы?

- Беренче романның шундый зур уңышыннан соң, икенчесен язуы икеләтә авыррак. Роман языла – эш бара. Барып чыгар дип уйлыйм. Алдан сөйлисем килми. Башта текстны язып бетерим – аннары иҗатымның барып чыкканлыгы, аның нәшрият өчен кызыклымы икәнлеге аңлашылыр. Шуңа да эш әзер булгач сөйләшү дөресрәк булыр.

- “Зөләйха күзләрен ача” китабының уңышын анализлап карадыгызмы? Ни өчен нәкъ менә сез? Ни өчен нәкъ менә шушы китап?

- Мин андый уңыш булыр дип башыма да китермәгән иде. Моның шулай килеп чыгуына бик шатмын. Әйе, мин бу хакта уйландым. Мөгаен, беренче чиратта кеше язмышы кызыклы булгандыр. Шәхсән минем өчен барлык сәяси катламга караганда, бер хатын-кыз язмышы тасвирлануы әһәмиятлерәк иде. Бәлки, шул кеше линиясе укучылар өчен кызыклы булгандыр да. Мин романның башка телләргә тәрҗемә ителүен көтмәгән идем, Россия өчен генә кызыклы булган эчке текст дим уйлаган идем. Хәллерәк кешене кулакка санап сөрүләр турында аның ни икәнелеген белгән кеше генә кызыксынып укыр дигән идем. Бик күп илләрнең, бездән шактый ерактагы Кытай, Иран, Америка, Финляндия, Швеция кебек илләрнең кызыксынуы минем өчен күңелле яңалык булды. Күрәсең, алар өчен дә кеше язмышы якын, аңлаешлы булгандыр. Китап чит илләрдә кабул ителер, укылыр, аңлашылыр дип өметләнәм. Яңарак кына фин телендә басылып чыкты. Октябрь азагында Хельсинки китап ярминкәсендә фин укучыларына китабымны тәкъдим иттем. Китап кибетләрендә укучылар белән очрашулар оештырылды. Очрашуга фин татарлары гына түгел, финнар да килгән иде. Тиздән немец телендә басылып чыгачак. Тәрҗемәсе әзер. Февраль азагында Швейцариядә Урыс әдәбияты көннәре булачак. Мин анда чакырулы - немец теле тәрҗемәсен тәкъдим итәчәкмен. Февраль азагыннан китап Швейцария, Германия кибетләрендә сатыла башлаячак. Серб телендә басылып чыкты, шушы көннәрдә голланд телендә чыгачак. Фарсы телендә тәрҗемә көтелә. Анысы апрель азагында Тәһран китап ярминкәсендә тәкъдим ителер дип уйлыйм. Фарсы теленә тәрҗемәче белән эшләү бик кызыклы булды. Татар һәм фарсы телләре арасында уртак сүзләр шулкадәр күп икән. Бәлки аларның шуңа күрә дә тәрҗемә итәсе килгәндер. Рус телле укучы өчен текстта экзотик булып тоелган, аңлаешсыз яңгыраган сүзләр алар өчен табигый. Тастымал, бичура, чаршау – бу сүзләр фарсы телендә дә шулай ук яңгырый икән. Алар яки шул ук мәгънәне бирә, мәсәлән, тастымал сүзендә, яки мәгънәсе бераз гына үзгәртелгән. Әйтик, чаршау алар пәрдә түгел, пәрәнҗә төре. Мифология дә уртак: пәри, аждаһа, юха. Текстта кулланылган ул сүзләр аларга да якын. Сюжетны барлыкка китергән Йосыф-Зөләйха легендасын да фарсылар үзләренеке дип саныйлар.

Интервью, Гузель Яхина

- Сез текстта кулланган күлмәк, карурман кебек сүзләр кайсы гына телгә тәрҗемә ителсә дә, татарча булып калды, әйеме?

- Юк, һәрвакытта да түгел. Һәр очрак тәрҗемәче белән индивидуаль хәл ителә. Финнар, мәсәлән, татар сүзләрен тулысынча калдырырга булдылар. Китап ахырындагы сүзлекне артык дип санадылар, ул төшереп калынды. Чыннан да, аңлашыла - текст аңлашылырлык итеп эшләнгән. Инглиз версиясендә нәшрият беренче бүлекләрдә милли колоритның шулкадәр куе булуын танып, Англия һәм Америка укучысына кабул итүе артык катлаулы булыр дип, укучыны арытмас өчен татар сүзләрен кертмәделәр.

- Татарлык тамырларыгызны, шәҗәрәгезне ничә буынга кадәр беләсез?

- Әниемдә ныклы авыл тамырлары - Байлар Сабасыннан. Татар авылы турында бар белгәнем – әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән. Әтием Казан татарлары нәселеннән. Әти ягын 1804 елга кадәр барлый алдык. Шулай итеп, үз шәҗәрәбезне XIX гасыр башына кадәр беләбез. Мәскәүдә кызым өчен зур ватманга шәҗәрә агачы ясап элеп куйдык. Анда ирем линиясе дә бар – ул рус кешесе, Санкт-Петербургтан. Аның ягыннан да кызыклы шәхесләр күп. Белоруссиядән дә, Байкалдан да... Шәҗәрәне фоторәсемнәр белән баетып, даталар куеп ясадык. Гаҗәеп хис: зур стенадан сиңа бик күп йөзләр карап тора. Алар барысы да төрле һәм алар барысы да синең балаңа килеп тоташа. Үз тамырларыма килгәндә, безнең нәселгә нигез салучы Гайсә хаҗи Мусин булган. Ул 1804 елда Казанда туган. Хаҗда булган. Бездә аның кечкенә генә фоторәсеме дә бар.

Интервью, Гузель Яхина

- Мәскәүдәге татар язучылары белән – Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзәровлар белән аралашасызмы? Мәскәүдә татар язучылары ничек яши?

- Юк, Мәскәүдә яшәүче татар язучылары белән мин таныш түгел. Язучылар дөньясына керүемә дә ел ярымнар чамасы гына. Мин бик аз беләм. Кемнәр беләндер уртак очрашуларда, китап күргәзмәләрендә таныштым.

- Татар язучыларыннан сезгә кем якын?

- Беренче чиратта – Габдулла Тукай. Аның портреты Мәскәүдәге өемдә эш өстәле өстендә эленеп тора. Казан рәссамы бүләк иткән матур гравюра. Ул Габдулла Тукайның соңгы язы. Шәһәр пейзажы – мәчетләр, Кабан, акчарлаклар, афиша тумбалары һәм Габдулла Тукай. Эш өстәлем өстендә әнә шундый портрет бар. Габдулла Тукай минем өчен – иң беренче. Без аның шигырьләрендә үстек. Пушкин шигырьләре кебек үк. Шуңа мин аны беренче дип атыйм.

- Шигырьләрен беләсезме?

- Татарча да, русча да укыдым...

Интервью, Гузель Яхина

- И туган тел, и матур тел...

- Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

- Сез яраткан, хөрмәт иткән, сезгә авторитет булган язучылар?

- Классиклардан башласак, Достоевский, Пушкин, Набоков, Лесков. Чит ил классикларын алсак, Хемингуэй, Ремарк, Шекспир. Борынгы Греция мифларын бик яратам, балачагымнан ук иң яраткан китабым иде. Бүгенге Россия прозасын алсак, иң зур авторитет Людмила Улицкая. Аның минем беренче романнарымның берсен укуы минем өчен бик әһәмиятле. Ул аңа рецензия язды. Бу хакта хыяллана да алмас идем. Аңа бик рәхмәтлемен. Минем өчен Евгений Водолазкин авторитет. Очрашуларның берсендә таныштык. Гаҗәеп сөйкемле кеше. Евгений Водолазкинның рус телен ни дәрәҗәдә камил белүенә сокланырга була һәм аннан ничек язарга өйрәнергә дә өйрәнергә. Миңа Петербург авторы Елена Чижованың иҗаты кызыклы. Аның “Время женщины» романы үз вакытында мине әсир иткән иде. Мин аның иҗатына гашыйк. Алексей Ивановны яратам. Пермь авторы. Талантының күпъяклы булуы белән гаҗәпләндерүдән туктамый. Ул шулкадәр күп төрле әйберне шулкадәр күп төрле тел белән яза ала. Бер үк кеше язамы моны дип аптырап та каласың. Моннан берничә ай элек аның чираттагы тарихи романы чыкты. “Тобол” дип атала. Укырга киңәш итәм. Ул барысын да яза ала - тарихи роман, заманча драматик роман, фантастик элементлы офис романы... Үз укучысы белән шулай сыгылмалы аралаша алуы, шулай төрле әйбер яза алуы минем өчен гаҗәп. Мин аннан өйрәнәм.

- Сезгә псевдоним белән язу тәкъдимнәре булмадымы?

- Уйлаганым булды. Әмма нигә яшеренергә? Мин яздым бит. Шуңа үз исемем торсын. Башка исем артында яшеренмәскә булдым.

- Башдрамтеатр “Зөләйха күзләрен ача”ны сәхнәләштерә. Премьераны кайчанрак көтәбез һәм төп рольдә уйнаячак актриса буенча сезнең белән киңәшәчәкләрме?

- Әйе, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры романны сәхнәләштерә башлады. Алар быел көзгә чыгарырга җыеналар. Барып чыгар дип ышанам. Күптән түгел генә Уфада булдым, укучылар белән очраштым, актерлар белән. Кем уйнаячагын минем белән килештереп тормаячаклар. Алай кирәк тә түгел. Айрат Әбушахманов тулысынча ирекле – ул үзе теләгәнчә эшли ала. Куелышның ничек булачагы бары тик аннан гына тора. Мин бөтен хокукларны аңа тапшырам һәм аңа ышанам. Дулкынланып аның эшен көтәм һәм спектакльне карарга тамашачы булып кына килергә җыенам.

- Романда Зөләйха ул татар хатыны буларак иҗат ителдеме, әллә беренче чиратта хатын-кызмы?

- Мин романда милли тарих белән башланып, милли тормыштан өскәрәк күтәрелгән хатын-кыз турында яздым. Башта архаик дөньяда яшәгән, аннары әкренләп заманча дөньяга күчкән хатын-кыз. Мин хатын-кыз турында милләткә бәйләмичә яздым. Исеме зур хәрефтән языла торган чын хатын-кыз турында язасым килде.

- Гүзәл, соңгы сорау, Сез беренче чиратта анамы, язучы хатын-кызмы? Әйтик, бер үк вакытта туры килсә, сез кызыгызның ата-ана җыелышына барыр идегезме, ниндидер әһәмиятле очрашугамы?

- Гаиләдә иминлек булса гына язып була дип уйлыйм. Әлбәттә, мин беренче чиратта - ана. Сайлау алдында торсам, әлбәттә, балам өчен кирәкле урынга барачакмын. Икенче яктан, аналык хисләре язучылык эшем белән яраша ала. Мин гаиләмә – кызыма да, иремә дә рәхмәтлемен – алар минем яңа ролемне кабул иттеләр.

- “Татар-информ”га килергә вакыт табуыгыз өчен рәхмәт, Гүзәл. Уңышлар сезгә.

“Гүзәл, хәзер инде тамак туйдыру өчен иҗат итмисездер, әйеме?” дип сорады "Татар-информ" хәбәрчесе аннан озата чыкканда. “Мин хәзер җаным теләгәнемне иҗат итә алам”, диде ул.




чыганак: http://tatar-inform.tatar/
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com