Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → Артистларның интернетта үзара «аралашулары»н видеога яздырганнар (видео)

Артистларның интернетта үзара «аралашулары»н видеога яздырганнар (видео)

30 декабря 2016
1151 карау

Бүген интернетта татар артистларының виртуаль тормышын сурәтләгән видео пәйда булды. Анда эстрада «йолдызлары»ның мессенджерларда бер-берсе белән ничек аралашулары кызык итеп күрсәтелә. Әлбәттә, уйлап чыгарылган видео булса да, чынбарлыкка туры килә торган урыннарын шәйләргә мөмкин. Видео  «Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыровның интернет-каналында урнаштырылган.

 

– Бу видеоны башкарып чыгару өчен ике ай вакыт сарыф ителде. Аны Алмаз Гыйльметдинов һәм Ренат Галиәскәров белән бергә ясадык. Видеоны «Татар җыры»нда тәкъдим итәргә теләгән идек, әмма форматы туры килмәс дип уйладык. Артистларның холыклары, аралашу рәвеше күздә тотылды. Дөрес, татар эстрадасы артистлары арасында үзенең билгеле холкы булган җырчылар аз. Әлегә үпкә белдереп шалтыратучы артистлар булмады. Юморны, бигрәк тә сатираны үстерәсе килә. Идеяләр күп, Аллага шөкер. Әкренләп тормышка ашырырга исәп, – диде Айваз Садыров Intertat.ru хәбәрчесенә.

 




чыганак: http://intertat.ru/tt
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com