КЫШКЫ КИЧЛӘРДӘ ТУГАН БИЗӘКЛӘР
Кышкы чорда авыл хатыннарына җәйге мәшәкатьләрдән, печән әзерләүләрдән, бакча эшләреннән бераз ял итеп торса да буладыр да бит. Кая ул! Кышның күз ачып йомганчы үтеп китүче кыска көннәрендә дә тик утыра торганнардан түгел алар! Йорт эшләре генә димәгән, күңел гел матурлыкка омтыла, һәм шунда илһам килә! Күпләр үз куллары белән могҗизалар тудырырга сәләтле!
Хыял дөньяң бай булу да кирәк, әлбәттә. Үз тәҗрибәмнән беләм: теләк булса, бу сыйфатларны үзеңдә дә үстерә аласың. Күңелеңә хуш килгән шөгыль генә табарга кирәк. Әнә, Байлар Сабасында яшәүче укучыларыбыз кул эшләре белән ничек шөгыльләнә: чигәләр, сәйләннән төрле әйберләр, паннолар ясыйлар. Җаныңда рәссам зәвыгы булу да кирәк анысы. Фирая ханым Зунунова, мәсәлән, кышкы озын кичләрдә халкыбыз җырларын көйли-көйли җаны теләгән эш белән шөгыльләнә. Карагыз инде бу паннога! Болындагы кызыл мәкләр диңгезе! Чып-чын тере чәчәкләр диярсең! Ышанасызмы, Фирая ханым аларны... кызыл тасмалардан ясаган! Бизәнү әйберләре, картина-паннолары белән ул бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә туганнарын, дусларын сөендерә. Мондый затлы бүләкләргә бар җылысы, яратуы, игътибары-хөрмәте күчә Фираяның!

Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.