Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыМилләттәш → Сургут татарлары

Сургут татарлары

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
14 апреля 2017
517 карау
 
Обь елгасы аша салынган Югра күпере – Россиядәге иң матур күперләрнең берсе. Кызгылт-сары әфлисун төсенә буялган, асылмалы мондый күпер башка юк! Аның ачылганына ун гына ел әле. Ә аңарчы... Язларын, мул сулы Обь бозлардан арынганчы, Сургут берара зур дөньядан аерылып тора торган булган. «Азык-төлек җитәрлек булсын дип, күпләп алдан алып куя идек», – дип искә төшерәләр. Җәйге яллар җитә башласа, самолетка билет алу өчен аэропорт кассасына чиратка басып, төн кунулар гадәти күренеш булган. Сургутның сазлыклардан гына торган чакларын хәтерләүчеләр байтак әле монда! Шәһәр бит илленче еллар уртасында, бу төбәктә нефть һәм газ табылгач кына төзелә башлый. «Без килгәндә Сургутта ике генә оешма исеме ишетелә иде – «Татнефть» һәм «Башнефть», – дип әйтүчеләр булды. Милләттәшләребезнең монда күп булуы шуңа күрә шаккаттырмый. Авыр эшкә кайда да безнекеләр тотына инде... Бүген калада 40-45 мең татар яши диделәр. Тамыр җибәреп дисәм... Тормыш мәшәкатьләре артыннан чапканда да, балалар үстергәндә дә, эш урыннарында шактый зур уңышка ирешкәндә дә... күзләре гел күпер ягында аларның.  Туган якларга юл – шул якта! Кайтырга кузгалсаң, иң элек шушы күперне үтәргә кирәк. 

  «Киттеләр...» 

Себер җирендә иң беренче мәчет моннан ике дистә ел элек Сургутта салынган. Бу якларның иң матур, иң затлы иман йорты диләр аны... Килүебез бәйрәмгә туры килде әле: Таһир хәзрәт Саматов һәм аның җәмәгате Рәйсә абыстай мәчеткә йөрүче апаларны җыеп, чәй табыны янына хатын-кызлар көне белән котлауны күптән инде гадәткә керткән икән. Дөресрәге, Коръән укып, әле кайчан гына алар белән бергә дин гыйлеме алган, намаз укыган, инде менә ахирәткә күчкән Гөлмисрур, Мөксинә, Мария, Нәҗибямал апаларны искә алу, рухларына дога кылу көне бу.  



Табын артына җыелган апаларның һәркайсының үз язмышы. Әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – һәркайсы Себер җиренә «вакытлыча» дип килгән булган.


– Мин Чирмешән районы Лашман авылыннан. Акча эшлибез дә, кайтып өй салабыз дип килгән идек, – дип сөйли Фәния апа Шакирова. – Эшнең хурлыгы юк, дип гомер иттек. Иремне иртә югалттым. Үзем генә булсам да, тәвәккәлләп, Түбән Камага күченгән идем. Тора алмадым... Инде балалар: «Әни, кузгалып та маташма, барыбер кире кайтасың», – диләр. 
– 47 ел элек килгән идек, – ди  Фәмзүлә апа Гыйльметдиянова. – Өйләнештек тә, акча эшлибез, дип чыгып киттек. 22 яшь иде миңа ул чакта... «Беренче поезд керү белән кайтып китәбез», – дидек. Гел сузылды... Маляр булып эшләдем. Кызык яшәдек үзе, татарлар үзара аралаштык: бер атнада – беребезгә, икенче атнада – икенчебезгә кунакка йөрешә идек. 16 ел элек ирем үлде, яңарак кына олы кызымны җирләдем... 
– Килгәнгә өч дистә ел булды, – ди Әлфия апа. – Монда болай озак яшәрбез, димәгән идек. Хәзер инде белмим... Безнең балалар биредә төпләнде – оныкларны үстерергә булышырга кирәк. Яшьтәшләрнең күбесе китте китүен. Әмма кайберләре кире дә кайта. Күңелсез хәбәрләр дә еш ишетелә: олыгайган саен, күченү авыррак шул. Бигрәк тә ир-атларның йөрәге чыдамый, түзми... 



Кемдер «ике елга гына» дип килгән булган, кемдер – «өч елга»... Берәүләрне – комсомол путевкасы, икенчеләрне – югары уку йортын тәмамлаганнан соң юллама белән җибәргәннәр. «Яшерен-батырын түгел, без монда һәркайсыбыз акча эшләргә дип килдек», – диләр. Озын салкын кырыс кышлар (быел суыклар янә рекорд куйган әле: минус 60 ны да узган!), кыска җәйләр, авыр эш... Боларга туган яклардан ераклыкны, сагынуларны да кушсаң...  Юк, акча берничек тә җиңел килмәгән аларга. Ярый әле, үзләре әйткәнчә, өметләрен аклаганнар: хезмәт хакы да түләгәннәр, бараклардан акрынлап фатирларга да күчергәннәр. Сургут халкы гел ике нәрсәне көтеп яши дигән гыйбарә телләрендә еш яңгырый: җәйне һәм җәйге ялларны. Шаярталар! Чынлыкта, «көтеп үткән гомер» дию аларга бик туры килә.

Сүз уңаеннан. Сургут татарлары белән аралашырга туры килгәндә, кемдер хакында «китте» дип әйтсәләр, мәрхүм танышларын искә алалар икән дип ялгышмагыз. Туган якларына күченеп кайтып китүчене, гадәттә, «китте» дип сөйли  алар. 


Сезне монда көтәләр!




Җәмигъ мәчете һәм татар милли-мәдәни мохтарияте. Сургут татарлары ишекләрен һәрвакыт ачып керә ала торган ике урын бу шәһәрдә. Чакырусыз, үзләре кайчан тели – шунда! Сургут каласында гына түгел, өлкәдә яшәүче барлык татарларны берләштерүне, туплауны заманында якташыбыз, Нурлат егете Фәнис Гатауллин башлый. Кызганыч, гомере генә кыска була аның... (Инде Фәниснең улы Рамил үсеп җитеп, Татар үзәгенә йөри башлаган, «иң актив яшьләребезнең берсе», диделәр.) Бүген Сургут – өлкәдә яшәүче һәммә милләттәшләребез өчен рухи үзәккә әйләнгән дисәк тә, ялгыш булмас. Лангепас, Түбән Варта, Лянтор, Федоровка, Урай, Нефетюганск... Сургут Казанга карап торган кебек, Себернең татарлар күпләп яши торган бу шәһәрләре аларга карап тора. Бер ягыннан икенче ягына кадәр ике мең (!) чакрым булган өлкәне бер йодрык итеп берләштерүдә Ханты-Манси автоном округы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Таһир хәзрәт Саматовның өлеше шактый. Абруйлы, дәрәҗәле, хөрмәтле кеше ул.
«Газпром», «Лукойл», «Сургутнефтегаз» кебек оешмаларның җитәкчеләре дә аның белән кул биреп күрешә, сүзенә колак сала, үтенечен кире какмый. (Хәзрәт һәм аның матур гаиләсе турындагы язманы алдагы саннарыбызның берсендә укырсыз).
 
 Мохтарияттә төп эшне хатын-кызлар алып бара. Гаиләдәге кебек. Без, ир-атлар, аларга таяныч кына. 

– Безнең фикерне монда ишетәләр, – Сургут татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаил Али улы Ульбеков та шулай ди. Хәзрәт кебек ул да  шәһәрнең координация советы әгъзасы. – Сургут – күп милләтле шәһәр. 29 милли оешма арасында безнеке иң көчлесе санала. «Башкаларга үрнәк булып торасыз», – диләр. Өч айга бер тапкыр «Татарлар» дигән газетабыз чыгып килә. (Редакторы – Рафис Шәймәрданов, профессор, күп китаплар авторы. – Г. С) Татар үзәгендә, кечкенә генә булса да, китапханә ачтык. Башта мәдәният хезмәткәре өчен ставка алуга ирештек, аннан – балетмейстерга. Ә Сабантуй быел бездә утызынчы тапкыр узачак. Узган ел мәйданга 30 мең кеше җыелды, диделәр. Аны бездә шәһәр бәйрәмнәре исемлегенә керттеләр. Татарстан Сабантуйда катнашу өчен аерым җырчылар гына түгел, зур көчле коллективлар җибәрсен иде. Башкортстан андый мөмкинлекне таба... Татарларның рухын күтәрү өчен кирәк ул. Әле менә яңа ачылган «Нефтяник» сәнгать сараена Казаннан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен китертәсебез килә. Россиядәге иң зур сәхнәдә татарча, инглизчә, итальянча җырласыннар – күрсеннәр бөтенесе татарның нинди халык икәнен!   



Рафаил Али улының тамырлары Ульян өлкәсенең Зур Черекле авылына барып тоташа. Әтисе белән гаеткә барулары, әнисенең «Азат хатын» журналын алдыруларын сөйли ул. Куйбышев төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, Сургутка килә. «Чөнки монда гаиләлеләргә бүлмә бирәләр иде», – ди. Тиздән кайтып китәбез, дип, өч ел чемодан өстендә утыралар. Аннан тагын өч ел, тагын 3 ел... Рафаил Ульбеков бүген Сургутта билгеле шәхес, ул – идарәче компаниянең директоры. Җаваплы вазыйфа! Ә милли хәрәкәт эшендә катнашуы – күңел кушуы.



– Яшьләргә гел әйтәм – тамырларга тартылу барыбер булачак, дим. Татарча көйләрне мин кырыкка җитәрәк тыңлый башладым. Эзләп алып! Тагын бер генә мисал. Әнинең сеңлесе руска кияүгә чыккан безнең. «Энем, мине татар зиратына күмәрсең», – ди. Ире: «Ә мине кая?» – дип аптырый. Уйлыйлар менә – анда да янәшә буласылары килә. Зират дигәннән, мөселманнар өчен аерым зиратыбыз бар хәзер...


Якшәмбе мәктәбе 



– Дүрт яшел яфрак... Бер кызыл, бер сары, бер ак тюльпан... 
Альбертның авызы ерыла, Гүзәл апасы: «Булдырдың!» – ди бит. Калганнар әле тырышып-тырышып лалә чәчәкләре буйый: Денис, Эмилия, Амали, София... Кайсыдыр карандашын югалткан: «Где у меня яшел?» Тизрәк буяп бетерергә  дә, такта янына чыгып, кулыңдагы рәсемең турында сөйләргә кирәк: «Өч яшел яфрак, бер сары тюльпан...» 
Татар үзәге каршында эшләүче «якшәмбе мәктәбе»ндә ачык дәрес бара. Иң кечкенәләренә дүртәр яшь кенә булган бу сабыйларның татарча сүз байлыгын санарга бармаклар да җитә әле: саннар, төсләр, җиләк-җимеш исемнәре... Әмма «тамчыдан күл  җыела», ди халкыбыз! 



– Якшәмбе татар мәктәбе бездә 1993 елдан бирле эшли. Быелгы уку елында беренче тапкыр шундый бәләкәчләр килде менә. Берәүне дә кире бору гадәтебез юк: «Алабыз!» – дидек. Үзебез исә башта аптырап калдык, укый-яза белмәгән, хәреф танымаган сабыйлар белән нишләрбез?! Катнаш гаиләдә үсүчеләр бар. «Әти», «әни» сүзенең нәрсә аңлатканын белмәүчеләр... Без бар нәрсәне дә уйный-уйный, җырлый-җырлый өйрәнәбез. Һәр дәрес ахырында әниләре алар өчен чәй әзерли. Табын яныннан дога кылып китәргә кирәклеген дә күбесе беренче тапкыр монда күрде. «Балалар ял көнен көтеп ала. Үзләрен татар дип санауларын, телне дә, динне дә белүләрен телибез», – ди әниләре. 
Гүзәл Шәрәфетдинова – Нурлат кызы. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, язмышы шушында алып килгән. Татар теле укытучысы булырга җыенса да, гомере буе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта ул. «Якшәмбе мәктәбе»ндә татар теле дәресләре алып бару – анысы күңеле кушканга.

– Ә зурлар төркеме... Анда егет-кызлар да, 70 яшьлек апа-абыйлар да бар. Кемдер хәтта башка шәһәрдән килә! Алар белән дә туган телне барыбер күбрәк җырлар, шигырьләр аша өйрәнәбез. 

Бер кызык яңалык.  БДИ вакытында: «Безнең балалар башкалардан өстенрәк булсын», – дип... татар үзәгендә рус теле курслары оештырганнар. Бушлай! Чит-ят халык арасында уңышка ирешү өчен, белемең белән алардан бер башка югарырак торырга кирәк, дию яшьләргә шулай сеңдерелә. 
 

 «Сандугач»




Сургут татарлары бай: аларның хәтта җыр һәм бию ансамбльләре бар!  1984 елда оешкан ул. Бу якларга татар артистларының әле юл сапмаган, халыкның җыр-моңнарыбызга сусаган вакыты... Казанда режиссерлыкка укып, Сургутка юллама белән эшкә килгән Пермь кызы Гөлфирә Рангулова: «Җырларга теләгән татар-башкорт яшьләрен чакырам», – дип газетага белдерү бирә. Нуриянең дә күзенә чалына ул белдерү. Шатлыгының чиге булмый! «Сургут» универмагына барып, татарча сөйләшүчеләрне ишетсә: «Сез кайсы яктан?» – дип якташларын эзләп йөргән чагы бит... 




Ике елдан, үзе башка эшкә күчкәч: «Инде син дә җитәкли аласың», – дип, Гөлфирә ханым ансамбльне Нурия Җиһаншина кулына тапшыра. Балык эшкәртү комбинатында эшләүче икътисадчы кызның язмышы бөтенләй башка сукмакка борыла да куя шулай, «өч елга гына килдек» дию дә онытыла... «Элегрәк, әле Казан, Уфа артистлары килмәгән заманда, «Сандугач» айга дүртәр концерт куя иде, – Нурия ханымның күзләрендә очкын кабына. – Барыбыз да үзешчәннәр бит, эшли-эшли генә җырлыйбыз. Күрше шәһәрләргә барып концерт куябыз да, төнлә юлда кайтып, иртүк эшкә йөгерәбез».  

Ансамбльгә 75 ләп кеше йөри бүген: дүрт яшьлекләр дә бар, алтмышны узганнар да. «Сандугач»ның туган көненә – аны декабрь аенда билгеләп үтәләр – ел саен яңа программа тәкъдим итәләр. Һәрберсе халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә нигезләнгән: «Кичке уен», «Аулагөй», «Нәүрүз», «Сабантуй»... Ансамбль бик күп фестивальләрнең лауреаты.  Костюмнары да сокланырлык, Казаннан тектереп кайтаралар – анысы милли-мәдәни мохтарият тырышлыгы. 



Нурия ханымны – Кукмара кызын – өлкәдә белмәгән кеше юк бугай. «Таш астыннан чыккан Нурия», диләр аның турында. Барысына да өлгерә: Татарстаннан килүче эстрада җырчыларының концертларын оештырырга да, «Сандугач»ны яшәтергә дә. Ел саен көзен Сургутта узучы «Татар җыры» фестивален дә үзе теләгән дәрәҗәгә күтәрүгә ирешер ул. «Казан аз гына ярдәм итсә, жюри рәисе итеп исемле бер җырчыны җибәрсә иде», – дип хыяллана. Аның теләген, бәлки, журнал битләре аша ишетерләр менә?!


Безне китап очраштырды!

Татар үзәге эшендә гаиләләре белән катнашучылар байтак биредә. Рушания һәм Риф Садыйковлар (Риф Рәүф улы Садыйков – «Стройкурс» компаниясе директоры. Бер үк вакытта Югра татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары да. Казан белән дә, Ханты-Манси автоном округына кергән шәһәрләрдәге барлык татар оешмалары белән элемтәдә ул. Бу төбәктәге татар тормышы белән танышырга теләсәң, аңа мөрәҗәгать итәргә яки ул эшләгән «Татарлар – Сургут» (http://www.surguttat.ru/) сайты белән танышырга кирәк), Гүзәл һәм Ринат Шәрәфетдиновлар, Дания һәм Харис Әфләтуновлар... 

Дания Төмән өлкәсе Түбән Тауда районы Ахман авылы кызы. Ләкин минем аңа гел «якташым» дип дәшәсем килде. Бабалары бездән – Кайбыч районы Мөрәле авылыннан бит! Өстәвенә, Апас районы Багыш авылы килене ул. Анысы да бездән кул сузымында, урман артында гына. «Бабалар туган туфрагына килен булып төшүемә иң сөенгән кешеләр әти белән әни булды», – ди ул. 
Шулай, күкләрдә никах укылган булса, җирдә барысы да көйләнә. Даниянең Төмәндә танышып, бик якын кешесенә әйләнгән дус кызы Татарстаннан булып чыга. Фәния аны берсендә үзләренә, Багышка кунакка алып кайта. Күрше егете Харисның да ялга кайткан чагы була. Яшьләр, әлбәттә, танышалар. Шул бер кич барысын да хәл итә...  
Әфләтуновлар ике кыз – Гүзәл белән Гөлназны үстерәләр. 11 нче сыйныф укучысы Гөлназга милли-мәдәни мохтарият советы әгъзасы, Актаныш кызы Гөлчәчәк Фатхулова: «Уң кулым!» – дип кенә дәшә. Гөлназ Казанга, Татар яшьләре форумына да барып кайткан. Яңа проект башлау турында хыяллана! 
Казан дигәннән... Ике ел элек җәйге ял вакытында Гөлсинә Галимуллинаның берничә китабын сатып ала Дания. Юл буе поездда шул китапларны укып кайталар. Җиңел укыла, гыйбрәтле язмышларга бай, дип китапларны ошаталар. Китап ахырында күрсәтелгән адрес буенча язучы белән элемтәгә дә керәләр, Себергә кунакка чакыралар... Коллегабыз, «Саба таңнары» газетасының элеккеге журналисты Гөлсинә ханымның китапларын миңа бөтен Сургут укый кебек тоелды. Аның бирегә инде икенче сәфәре. Бу юлы менә юлдаш итеп безне дә чакырды. Шулай булгач, «Сөембикә»не Сургутка аның китаплары һәм Дания китерде дисәм дә дөрес булыр. 

...Гыйнвар ахырында Казаннан Сургутка туры рейс ачылды: ике сәгать ярым дигәндә Сургут халыкара аэропортына барып төшәсең. Аралар якыная... Инде Югра белән Татарстан арасында туристлар алмашу буенча килешүләр төзелә. Һәр төбәкнең үз матурлыгы: Сургутны барып күрергә теләүчеләр, һичшиксез, булачак, әлбәттә. Нарат яки мүк җиләге, эрбет чикләвеге, муксун балыгыннан авыз итәргә. Сайма паркын,  Себер «Биг-Бен»ын, музейларны күрергә, мәчеткә сокланырга... Обь ярына кадәр барып җиткән кеше Югра күперен күрми китми инде. Күпер төбендә үк – «Күпер» музее. «Бер генә объект турында сөйләүче бердәнбер музей ул Россиядә», – диделәр. Мөгаен, анда сез дә керерсез. Себер өчен әһәмияте гаҗәеп зур булган бу күпернең һәм шушы юлның иминлеген кайгыртучы «Северавтодор» оешмасын безнең татар егете – Рамиль Мусин җитәкләвен ишетеп, һичшиксез, горурланырсыз. Бу хакта сезгә шушы музейның директоры – татар кызы Әлфия Шаһиева сөйләр. Ә күпергә карап аз гына уйланып басып торырга җай булса, монда гомер иткән милләттәшләребез җанындагы җирсүне, сагынуларны сез үзегез тоярсыз...

Казан–Сургут–Казан.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy