Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыМилләттәш → Нәҗибә Сафина: Кайчакта хәтта Мөдәррискә көнләшеп тә яшим әле...

Нәҗибә Сафина: Кайчакта хәтта Мөдәррискә көнләшеп тә яшим әле...

Мөршидә КЫЯМОВА
Мөршидә КЫЯМОВА
26 октября 2016
661 карау

Нәҗибә ханым белән Мөдәррис Әгъләмов 17 ел бергә гомер иткәннәр. Бүгенге көндә Нәҗибә Сафина шагыйрьнең туган ягында музей ачу, «Ә шагыйрьгә әйтеп калу кирәк» дигән истәлекләр китабын әзерләү белән янып яши. Әдәбият сөючеләр шагыйрьне “замана Тукае” буларак белә, ә ир һәм ата буларак ул нинди шәхес булган? Нәҗибә ханым белән аралашу вакытында башка мәсьәләләр күтәрелде.


- Нәҗибә ханым, Мөдәррис абый белән танышуга шигырьләре сәбәпче булгандыр инде?..

- Нәкъ шулай, беренче курска университетка килгәч, Мөдәрриснең шигырьләрен укыдым, тәүге шигырьләре аша таныштым. Ул вакытта аның әсәрләре студентлар арасында яратып укыла торган иде. Алар: «Әнә Мөдәррис, әнә Мөдәррис!» – дип бер-берсенә ишарәли иделәр. Мөдәррис Люзия исемле кызга гашыйк булган (ә мин Люзия күршесендә генә яши идем). Люзия – бик чибәр кыз, Мөдәрристән берничә яшькә өлкәнрәк иде. Мөдәрриснең ул яшәгән бүлмә ишегенә шакып, Люзияне чакырганын күрдем. «Бу кызны бигрәк ярата икән», – дигән уйны күңелемә салып куйдым. Мөдәррис ул чакта оялчан малай булып, борын очларын тирләтеп, Люзиясен көтеп тора иде. Мөдәррисне якыннан тәүге кат күрүем шулай булды. Табигатем шундый: башкаларга комачау итәргә яратмыйм. Мөдәрриснең ул кызны яратканын белгәч тә,  аңа якын килмәдем. Ләкин әкрен-әкрен генә Мөдәррис үзе миңа якынлаша башлады. Без аның белән кичләрен, хәтта төннәрен дә бер-беребезгә кухняда шигырь укый торган идек. Укып кына калмыйча, анализ да ясый идек. Ул сәер генә: «Сине кайда укыттылар соң?» – дип сорап куя иде. Гомумән, безнең заманда искиткеч мөгаллимнәр эшли иде. Безнең буын укытучылардан уңды ул. Мөдәррис тә үзенең укытучылары турында сөйли торган иде, мин – үземнекеләрне. Мөдәрриснең еш кына кунарга урыны булмаган. Студент чагымда белми идем әле мин ул турыда. Ул гел кызлар кухнясының тәрәзә төбендә утыра торган иде. Мин узып китәм. Бераздан чыксам, тагын утыра...

- Мөдәррис абый университетта ике генә курс укыган, сәбәпләрен сез белә торгансыздыр?

– Мөдәрриснең төп яшәү шигаре –

Теләмим мин баш ияргә!
Баш болай да иелә ул,
Баш иярдәй кешеләргә.

Ул хәрби әзерлеккә  йөрергә теләмәгән. Бу хакта нечкәлекләрне соңыннан гына белдем. «Мин монда солдат булырга түгел, ә шагыйрь булырга килдем!» – дигән. Ул заманның үз кануннары бит... Ике тапкыр яңадан укый башлаган. Икесендә дә ректорга барып, рөхсәт алып килгән. Әмма икенче тапкыр килгәннән соң, Хатыйп ага Госман: «Юк инде, без бер төкергән төкерекне кире капмыйбыз!» – дип, Мөдәррисне кабаттан укырга алмаган. Укытучыбыз Флера апа Сафиуллина бар иде. Ул Мөдәррис үләр алдыннан, безгә килде дә: «Мөдәррис алдында мин үземне гаепле сизәм. Аны укуда тотып кала алмавыбызда, шәхесне вакытында танып, университетта укытып чыгара алмавыбызда минем дә гаебем бар шикелле...» – диде. Шәхсән Мөдәррис үзе бервакытта да андый нәрсәләрне ачыкларга, нечкәләргә тырышып та карамый иде...


Солтан Исхаков фотосы


- Нәҗибә ханым, сезне мәхәббәт кавыштырдымы, әллә шигьри иҗатмы?

- Мөдәррис белән Люзия кавышмадылар. Башкага кияүгә чыкты... Ә без аралашуны дәвам иттердек, ләкин төркемдәшләрем мине Мөдәрристән аралый  башладылар. Мин һаман аңарга тартылам, яз көне – яз, көз көне көз турында шигырь укыйбыз. Нәни генә ярышлар да оештырып алабыз. Бервакыт төркемебез егетләре мине Мөдәрристән бөтенләй саклый ук башладылар. Рамил дигәнен төнгелеккә дә калдырдылар. «Нәҗибә, Мөдәрриснең баласы булырга тора бит», – диделәр. Мин инде аптырап калдым. Көннәрнең берсендә матур гына ханымның аннан авырлы икән белдем. Мөдәрристән җәяүләп йөгереп качтым. Андый хәлдәге ханымга бернинди каршылык күрсәтә алмадым. Әмма Мөдәррис аңа өйләнмәгән булып чыкты. Мөдәрриснең улы Идел туган, нәкъ аның копиясе, хәтта йөреп китешләренә кадәр – шагыйрьнеке. Мин исә юллама белән Кама Тамагына китеп бардым, кияүгә чыктым. Кияүгә чыгар алдыннан Казанга килеп көзге яфраклар диңгезеннән йөзә-йөзә Мөдәррис белән йөргән сукмалардан атладым, аны эзләп карадым. Мөдәррис юк. Ул булмагач, тоттым да кызымның әтисенә кияүгә чыктым. Бик әйбәт, тәртипле кеше иде. Әмма миңа кирәкле әйбер – бөтенләй башка нәрсә. Мине бик көчле мәхәббәт кенә тотып тора ала. Иҗаттагы кешедән көнләшеп, бәйдә тотып тору берничек тә була торган нәрсә түгел икән...

Вакыт уза, Мөдәррис тә өйләнеп караган, әмма яши генә алмаган. Айгөл исемле кызы туган. Ул кыз да Мөдәррискә охшаган. Мөдәрриснең балалары бик акыллы, тәртипле... Мин кабаттан Казанга кайткан чакта, Мөдәррис инде 11 ел берьялгызы йөргән иде. Айдар Хәлим бер язмасында язган да иде бит: “Нәҗибә ханым Мөдәррисне урамнан табып алып, тазга салып юып, үзенә яр итте...» Яңадан Казанга килгәндә мине каршы алучы Мөдәррис булды. Очраштык, сөйләштек: «Мөдәррис, минем монда синнән дә якын кешем юк!» – дидем. «Син бик әйбәт сүз әйттең бит әле, әйдә кайтык!» – диде ул. Мин Башкортстандагы квартирымны мондагы бер бүлмәгә алыштырып килгән идем. Кайттык һәм ул бүтән бер дә чыгып китмәде... Күчү процессында “Татарстан” кунакханәсендә минем шигырьләрне укып төн чыкты. «Ярый әле тагын да соңгарак калмагансың, бернинди чыгармасыз боларның барысын да китап итеп бастырырга кирәк. Син, Нәҗибә, без кырык елда эшләп өлгермәгәнне сигез елда башкаргансың!» – диде. Газета-журналларда минем иҗатыма рецензияләр язып чыккан. «Нәҗибә дә кошлар нәселеннән» дигән мәкаләсен күргәч, нигә миңа әйтмичә язып ятасың, диюемә: «Синең ни эшең бар анда? Мин шагыйрә турында яздым!» – диде. Бер-беребезне күрми дә идек. Бер-беребезгә бер тамчы үртәлү дигән нәрсә булмады. Аның бөтен кимчелеге дә миңа яхшы булып тоела иде. Минем кимчелекләремә дә елмая гына. Мин бит гәүдәгә тулырак булганга азрак кыенсынам, ә ул: «Син ничек бар – шулай яхшы!» – дип кенә әйтә торган иде...

- Еллар узгач нинди мизгелләрне искә аласыз?

- «И, бәгырь, кояштан соң мин сине генә күрәм», дия торган иде. Атналар буена Аккош күлендә  иҗат итүләр, теләгән чакта дусларына китеп югалулардан соң һәрвакыт чәчәкләр күтәреп минем янга кайтты. Иҗаты шәп булса – чәчәкләр күп, ә иҗаты бик үк уңмаса, чәчәк бәйләме азрак. Аккош күлендәге язучылар: “Нәҗибә, бөтенебезнең чәчәген сиңа ташып бетерде инде ул!” – дияләр иде. Иң зур бүләге чәчәкләр булды. Өй чәчәкләргә тулган чаклар була торган иде хәтта. Ул бакыйлыкка китеп барды, хәзер вазаларым буш – чәчәк көтеп торалар. Бүген исә үзем аның каберенә чәчәкләр илтәм, корыганнарын алып ташлыйм... Мәктәпләр, башка оешмаларда оештырылган очрашулардан чәчәкләр биреп кайтаралар, күпмедер дәрәҗәдә ул мине тынычландыра. Аның бер авыр ягын искә алсаң, шул ук вакытта икенче ягы искә төшеп – елмаеп куясың. Мөдәррис тегеләй дә болай, үлән ашап яшәде, дигән сүзләр дә күп яңгырады бит инде. Акча эшләмәде дигәннәрнең берсен дә белмим. Без өйдә бер-беребезгә абынып егылырга мөмкин идек, чөнки һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Бер-беребезне күрми дә идек, дидем инде. Син моны, йә тегене эшлә, дигән әйбер дә юк иде. Оныгым безнең белән бергә яшәде. Ул бала укый иде әле. Мөдәрриснең: «Туктагыз әле, ул мине ныграк ярата, бала белән үзем калам», – дигән чаклары әле хәтердә. Без ашата алмаганда ашата, йокламаганда йоклата иде ул аны. Мөдәррис бернинди эштән дә йөз чөермәде.

- Әгъләмов гел эчте инде ул, диючеләр дә юк түгел бит...

- Әгәр дә ул гел исерек булса, шулкадәр иҗат итә алмас иде. Булгалагандыр, тик ул качып хәмер кулланучы түгел иде. Ләкин 1970 елларда ук «Тукайдан хатлар»ны, «Акмулла»ны – шундый зур әсәрләрне иҗат иткән кеше гел исерек була алмый. Аның кайчагында сүз әйтер өчен трибунага исереккә сабышып чыккалаган мизгелләрен хәтерлим. Андый чакларда мин дә  бер сүз әйтми торган идем. Мөдәррис иҗатын һәм ул киткәннән соңгы әдәбиятны чагыштырып карасак, Әгъләмовта күптән булган фикерләр, әллә кайчан ясалган әдәби ачышларны кабатлап-кабатлап, иҗатларына кертеп, бик күпләр инде Тукай премиясе лауреатлары, халык шагыйрьләре һәм язучылары булдылар. Мин моны бер тамчы да шикләнмичә әйтәм. Мин үзем әдәбиятка аналитик яктан карарга яратам. “Тукайдан хатлар”да – бүгенге бөтен сәясәтчеләр һәм шагыйрьләр әйткән фикерләрне ул моннан 30-40 ел элек яңгыраткан. Мөдәррис тартышып, дәгъва кылам диеп, теге премияне, бу премияне бирегез, дип йөрмәде. Якты дөньядан китәр алдыннан гына аңа  “Халык шагыйре” исемен бирделәр. Бүгенге көндә Мөдәррис Әгъләмовны арттырмый, өстәми генә күрсәтсәң дә, бик күп шагыйрьләр күләгәдә калачак...

- Мөдәррис абый Зәй ягыннан. Сез бергәләп аның туган якларына кайткалый идегезме? Якташлары шагыйрьгә нинди мөнәсәбәттә булды?

- Мөдәррис Зәйгә еш кайтмады. Аның апасы, ике абыйсы  Чаллыда иде. Туганнары янына кайтып йөрдек. Апасы Рәсимә – искиткеч зирәк, хатын-кызларга хас булмаганча акыллы, кыска сүзле. Әле дә иң якын кешеләр кебек яшибез, иң зур сердәшчем ул минем. Бервакыт Зәйгә чыгыш ясарга минем белән кайтты. Миннән башка да очрашуда булды. Район башлыклары аны яхшы кабул итә торган иде. Ятим бала булгангамы инде, үзе бәйләнеп йөрмәде... Мөдәррис киткәннән бирле һәр елны Зәй хакимияте мине Сабан туе бәйрәменә чакырып тора. Туган авылында ул укыган бүлмәне ремонтладылар. Шунда музей ачарга җыеналар. Музейга Мөдәрриснең дә шәхси әйберләрен алып кайтачакбыз. Кием-салымнары, машинкасы саклана, архивлары да миндә...

- Быел бакыйлыкка күчкәненә дә 10 ел булды. Истәлекләр китабы җыйнап чыгарырга ниятләмисезме?

- Мөдәррис киткәч, беренче елда ук аның турында истәлекләр  китабы чыгарабыз, дигән иделәр. Мин шундый нәрсәне күзәттем: аның китүе хәтта сүзсез цензураны юкка чыгарды. Тукай премиясе дә ничектер үз көенә җибәрелде. Кем ала ала, кем тартып алып өлгерә – шуларга тәгаенләнә башлады ул. “Халык шагыйре” исеме бирелде бит. Шатланасыңмы, дип сорагач, Мөдәррис, китәр алдыннан болай дип әйтте: «Нинди шатлык инде ул? Милләтең үлеп барганда...» Бүгенге көндә безнең милләтнең хәле бик аяныч бит инде. Кайтарып булмый торган процесс бара. Без бүгеннән милли мәгариф системабызны кабаттан кайтарып алмасак,  коточкыч югалтуга дучар ителәчәкбез. Бөтенләй эретеп бетермәсәләр дә, гарипләндерерләр... Милләт бит, беренче чиратта, тел белән билгеләнә. Р.Фәйзуллин заманында: «Җанны тәрҗемә итеп булмый», – дигән иде. Җанны тел аша бирәбез. Ә безнең меңәрләгән еллар буенча барлыкка китерелгән зур байлыгыбызны бернинди сүзсез-нисез генә юк итәргәме? Бүгенге көндә зыялы дигән кешеләребез гади халык артыннан, томана халык артыннан бара. Ә томана халык тамагын туйдырырлык эшкә урнашу өчен, нинди телдә укытыла, шул телгә ияреп барачак...



Мин үземнең истәлекләремне язып вакытлы матбугатта бастырдым. Башка кешеләр язган истәлек, аңа багышлап язылган шигырьләрне дә туплап нәшриятка тапшырган идем, берничә елдан кире кайтарып бирделәр. Татарстан китап нәшриятына башка директор килгәч, китапны яңадан сорадылар, хәзер менә яңартып утырам. Алдагы елларда китап чыгар, дип өметләнәм.

 Ә «Еракка китеп кара» дигән китапны Газинур Морат әзерләгән. Монда шагыйрьнең бернинди яңа әсәре юк, ул – җыентык. Элеккеге китапларыннан җыеп бирелгән әсәрләрдән төзелгән тупланма. Миңа әйткән булсалар, моңарчы билгесез, әле дөньяга чыкмаган шигырьләрен дә керткән булыр идем.


Үз вакытында әйтелгән сүздән дә кыйммәтле нәрсә юк. Сүз бит ул атом бомбасы гына түгел. Сүз бөтен нәрсәдән дә көчле. Иң беренче безнең Татарстанда ниндидер сәбәптән килеп кысылган кешеләр язучылар булды. Иҗат кешесе башка бер эшкә кереп китсә, ул иҗатын алып бара алмый. Гонорарларны бетерделәр... Иҗат кешеләренә карата вәхшилек күрсәтәләр.


Әткәй кабатлый торган иде: “Кызым, син беренче, басып торган аяк астыңа кара, баскан җирең үзеңнекеме? Тирә-якка колак сал, синең телеңдә сөйлиләрме, синең җырыңны җырлыйлармы? Күккә күтәрелеп кара, болыт кояшны капласа да, кояштан ул югарырак түгел,” – дия торган иде... Кесәләрен генә тутырырга теләгән түрәләрне мин болыт белән чагыштырам. Һәр нәрсәне үз исеме белән атарга кирәк. Иң зур ялгышыбыз – һәр нәрсәне үз исеме белән атамау. Бездә чын тәнкыйть юк. «Их, Нәҗибә, синең әле дошман җыясы көннәрең алда», – дип шул хакта Мөдәррис еш әйтә килде. Ул киткәннән соң минем өчен дөнья күрәләтә авырлашты. Рухи авырлыкны күтәреп йөрү – коточкыч нәрсә! Богауда килеш иҗат иткән сыман. Күңелеңне бушатыр, аңлап сөйләшер кешең булмагач... Мөдәррис белән без студент елларында да шулай идек. Проблемалар булса, очрашып, шул проблемалар турында сөйләшә торган идек. Кыз белән егет шикелле түгел иде. «Кемгә кирәк инде без?” – дия торган иде мәрхүм. Чыннан да, татар теле, әдәбияты булмагач, кемгә кирәк инде без? Сатып алып булмый торган байлыкны югалтудан куркырга кирәк, беренче чиратта. Кайчакта хәтта Мөдәррискә көнләшеп тә яшим әле... Хет менә шуларны күрмичә китте, минәйтәм. Әйткәннәр бит: килер бер көн, тереләр үлеләрдән көнләшерләр, имеш... Мөдәрриснең андагы тормышыннан көнләшкән көннәрем бар.  



Мөдәррис Әгъләмовның беренче хатыны – Лена Михайловна Радченко (украин кызы). Кайберәүләр аны Ринә Асылбаева буларак белә. Мөдәррис абыйдан  Идел исемле улы бар. Идел КАИда укыган. Музыка, шигъриятне үз итә.

Икенче хатыны Гөлфирә исемле, шулай ук иҗади кеше. Уртак балалары Айгөл дә КАИда белем алган.

 

Нәҗибә Сафинаның Мөдәррис Әгләмовка багышланган шигыре: http://syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=3120


сылтама: http://intertat.ru/tt/angama-tt

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy