Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Дим кызы

Асия Юнысова
Асия Юнысова
05 октября 2016
1155 карау
Тансык яңгырлар белән бергә татар-башкорт дөньясына кайгылы хәбәр дә таралды. 9 октябрьдә Уфа каласында сөекле җырчыбыз Фәридә Кудашева вафат икән. 

Ай-һай, авыр хәбәр! Алтын тамагы аша үткәреп, өч меңнән артык җырны татар-башкорт йөрәгенә иңдергән җырчы гына түгел, ике халык, ике туган арасында салават күперләренә тиң гүзәл күперләр салган илче дә иде бит әле ул. Аның илчелек вазифасы татарның олуг затларын зурлап концерт-кичәләрдә җырлап китүдән генә гыйбарәт түгел иде. Агыйдел-Чулман-Идел өсләтеп Казанга килгән ак пароходларны каршыларга барганда без Фәридә апабыз белән тагын бер кат күрешү өчен дә елга портына төшә идек.

Уфадан Казанга сәяхәтләрнең икесендә миңа да катнашырга насыйп булды. 2007 елдагы сәяхәт хәтеремдә аеруча уелып калды. Фәридә апа палубага – җиләс җилгә чыгып баскан. Алсу күлмәге матур гына җилферди. «Бу күлмәгемне шушы сәяхәт өчен махсус тектердем. Казанга мин һәр юлы ашкынып барам. Яшьлегем эзләре сагындыра. җанга якын дусларым каршыма төшәр кебек. Минем кебек озын гомер юлы узган кешенең сагыныр нәрсәләре күп була бит аның. ә син үзең һаман шунда – «Ватаным Татарстан» газетасында эшлисеңме әле?» – дип әйтеп куйды ул күрешеп сөйләшә башлауга. Мин аның хәтеренә хәйран калдым. Югыйсә, озын юлларга бай гомерендә күпме кеше белән очрашкан бит инде ул, күпме йөзләр күреп онытылган.

Фәридә Кудашева белән иң беренче очрашуны мин дә бик яхшы хәтерлим. Казанга «Йолдызлар сәламе» концерт-фестивален ямьләү өчен килгән иде ул. 1992 елның декабре иде бу.



Фәридә Кудашева! 
Алып баручы аның исемен игълан итүгә зал алкышларга күмелде. Җырчы моң-сагыш тулы җырларын җырлап бетерүгә алкышлар тагын да ишәйде. Алкышлар Уфа кызына халык сәламе иде. Алкышлар сәхнәдә Аны кабат күрү шатлыгын белдерү иде.
Юк. Фәридә апаны редакциягә кунак итеп чакырмый ярамас. Икенче көнне мин аны Яшьләр үзәге кунакханәсеннән эзләп табам. Мамык шәленә төренеп утырган, күшеккән кыяфәтле иде ул. «Гөлшатны көтеп утырам. Ул үзенә алып китмәкче иде. Мамык шәлне бер дә калдырмыйм мин. Тавышым минем байлыгым гына түгел, халыкныкы да бит. Шулай инде җырчы кеше – үз рәхәтен уйлаудан алда тавышын кайгырта».

Сөйләшүне редакциянең музей бүлмәсендә дәвам иттек. (Диварлары Фәридә апаның байтак замандашларын «хәтерләгән», истәлекле эзләрфотолар тулы ул бүлмә хәзер юк инде.) өстәлдә ак самовар гөжләп тора. Мин өйдән өчпочмаклар пешереп алып килгән идем. Чәй янындагы сөйләшү бик тәмле килеп чыкты. 

Фәридә Кудашеваны Дим кызы дию дөресрәктер. Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында дөньяга килә чишмә тавышлы кыз. Дим буендагы авыл, Кызлар Тавы, Әүлия чишмәсе, Акманай күле. «Әй андагы матурлык. Анда туып та җырчы булмасаң», – дип әйтеп куйды Фәридә апа, балачагын сагынып. Авылдашы Мостай ага Кәримнең мәшһүр «Озын-озак балачак» бәянындагы Фәридәне хәтерлисезме? Шул үзе бит инде – Фәридә Кудашева!
 – Минем әни җырлый иде. әти гармунда, мандолинада уйный иде. Сабый чакта әнидән отып калган бер җырым да бар әле:
Утырдым көймә түренә,
Карадым суның төбенә.
Су төпләре топ-тонык,
Мин генә һаман боек.


Инәеннән Фәридә 13 яшьтә ятим кала. Ләкин аннан да иртәрәк – ун яшендә кызны туган авылыннан ятим итәләр. Фәридә Кудашева затлы, ишле нәселдән. Мәгърифәтле, ил-көнгә мәгълүм шагыйрь Сәйфи Кудаш – әтисенең бертуган энесе. Әкияттәге кебек унбер угыл, бер кыз үскән тырыш гаилә (әтисе үскән гаилә) нык тормыш белән яшәгән, күрәсең. Утызынчы елны кулак мөһере сугыла боларга. әмма авыл халкы, нәселләрен бик ихтирам иткәнгә күрә, законсыз гамәлгә каршы чыга. Шулай да, алдагысын Алла белә, диптер инде, Кудашевлар Баймак ягына, башкорт арасына күченергә булалар.
Китәрмен илегездән, 
Тынармын сүзегездән.
Сахраларда аккош булсам,
Су эчмәм күлегездән.




Нахакка рәнҗетелүгә сабый кызның күңелендә туган ачы зар бу җырда. Бәләкәй чакта ишеткән җырлар күңелдән бер дә китми бит ул. Чәчәкле-бизәкле чана түренә утырып кунакка килә торган карт әбисенең җырын да соңыннан репертуарына кертмичә түзә алмый.
Идел бозы киртләч-киртләч,
Киртләч бетә кар киткәч, – 
дип җырлаган икән әби.


Казанга бу килүендә дә Фәридә апабыз күчтәнәчкә өр-яңа язма – халык җыры алып килгән. Бусы бигрәк кадерле – Бәхтиенең соңгы ядкаре, «әйдә, бу җырны истә чагында яздырып куйыйк әле. Югалмасын», – диешкән идек».
Җил булсам, исәр идем,
Гөл булсам, үсәр идем.
Сахраларда аккош булсам,
җиһаннар гизәр идем.
җәйдә җәйләү гөлем син,
Кышын кышлау гөлем син,
Сахраларда, җиһаннарда
Теләгән теләгем син.


(Бу җырны ул бу сөйләшүдән соң унҗиде ел үткәч ак көймәдә йөзгәндә дә, тавышы кимегәндер инде дип шикләнгәннәрнең шиген таратып, иң яраткан җырым шушы, дип җырлаган иде. Димәк, еллар йөрәк сагышын юа алмаган.)



Фәридә Кудашева кебек шәхесләр биографиясендәге һәр җөмлә кызыксындыра бит безне. Шуңа күрә җырчының гомер сәхифәләрен актарып алуны урынлы саныйм.

18 яшендә сәнгать техникумын тәмамлагач, Дүртөйле районының колхоз-совхоз театрында эшли башлый ул. «1938 елда арбага утырып беренче гастрольгә чыгып киттем». Арба-чанада гастрольгә йөрүләр 1947 елга кадәр дәвам итә. Кыз театр артистына кияүгә чыга. Кызлары Ренара туган елны сугыш башлана. Ире – фронтка, Фәридә өч айлык баласын күтәреп, гастрольгә китә. «Бер кулымда бала, икенче кулымда зонтик иде. Гастрольдән кайтканда кызыма алты ай иде». Ире дә, бертуган сеңлесе дә яу кырында ятып кала. 1947 елга кадәр радиода эшли. 1956 елдан – Башкорт дәүләт филармониясендә. 1960 елда филармониягә Бәхти Гайсин исемле музыкант килә. «Бәхти белән яшәгән 27 ел гомер аккан су кебек кенә үтте дә китте. Мин инде тәҗрибәле артистка идем. Иҗатыбыз тулыланып китте. Ул минем өчен җырлар язды. Бәхти тормышымны җиңеләйтте. Аккомпаниатор яныңда булгач, эшләве бик җиңел. Мин салмаграк кеше, ә ул шундый җитез... Бәхти сәхнәгә чыкса, сәхнә яктырып, нурланып китә иде. Яшь аермасын без сизмәдек. Бәхти үләр алдыннан да әле яңа концерт программасы әзерләп йөрдек».

Әнә шулай җырларындагы ике аккош кебек кичә алар гомер юлын. Бәхти Гайсин кинәт кенә үлеп китә. Йөрәк. Ул кара көннән соң еллар үтмәгән дә кебек. Фәридә Кудашева, гүяки, гомер буе шушы тирән кайгысына әзерләнгән: аның репертуарындагы җырларның күбесендә мәңге саекмас сагыш бит. «Иделкәем» үзе генә дә ни тора! 
Җырчы бу юлы Казанга алып килгән җыр Бәхти Гайсин көенә түгел, әмма аңа, фәкать аңа багышланган. Без шулай аңладык. «Мин сине шундый сагындым»... тагын ни дисең?



Бу килүе дим һаман. Тәүге килүеме? 1938 елда булган анысы. Драма артисткасы сыйфатында. Анда да күмәк күренештә катнашучы артистка булып килә ул беренче Казан гастроленә. Спектакльнең исеме символик – «Карлыгач». Ул беренче килү Бакыр бабай бакчасына танцыга йөрүләр белән истә калган. Икенче юлы инде ул сандугач булып килә. Сандугач! «Ал булмай-булмай»ны яше-карты җырлый. Һәр авылның радиоузелы аша «Салават күпере күек уның йөргән юллары» язылган тәлинкәне өзми-куймый әйләндерәләр. Казан халкы ягымлы тавышын гына ишетеп торган җырчыны әлегә танып белми. Алай да Уфадан Казанга пароходта килгәндә бер чибәр егет Фәридәне күзләре белән ашый гына бит. Шул күзләрдән оялып, палубага чыкмас була яшь хатын. әлеге сәфәр истәлеге булып Урал кызына багышланган җыр калган. Авторы – Мостафа Ногман. Теге чибәр егет ул булган икән. «20 концерт бирдем Казанга ул килүемдә. Беренче җыр тәлинкәләре чыккан чак. «Ал итә-итә»не гармунда уйнап, егетләр озата төшәләр иде».

Казанга килүләрнең төгәл генә исәбен кем белгән инде аның. Тукай, Исәнбәт кебек бөек шәхесләрнең юбилейларына, Бөтендөнья татар конгрессына киленгән. Казан-йорт белән Уфа-йорт арасындагы дуслык нык баганаларда тора. Бу – олы шәхесләр: Сәйфи Кудаш, Наҗар Нәҗми, Фәридә Кудашева – Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким дуслыгы.



Казанга килеп төшүгә Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин Аккош күленә, Туфан янына ашыга. Хәсән Туфан да Дим буендагы дачага, Уфадагы фатирга юлны белә. «Тәрәзә» дигән шигырен шагыйрь Уфадагы тәрәзәдән карап яза. Хәсән Туфан сүзләренә Бәхти Гайсин, Марс Макаров язган күпме йөрәк өзгеч җырларны беренче булып Кудашева җырлый.

Мәгърифәтле татар гаиләсендә үскән кыз кече яшьтән Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, К. Нәҗми әсәрләрен берсен-бер калдырмый укып бара. «Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н сүзгә-сүз яттан белә идем. Казанны икенче ватаным күрдем. (Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге олы премиясен алган чагында да: «Татарстан мине һәрвакыт зурлады», – дип, мәхәббәтнең ике яклы икәнен аңлавын белдергән иде.) Үзе үз иткәнгә күрә Казан да, мәдәни дөнья да Фәридә Кудаше­ваны үз итә. Казандагы, Уфадагы альбомнарда Нәкый Исәнбәт белән төшкән фоторәсемнәр саклана. Дуслык багланышлары өзелмәгән. әле дә Илһам Шакиров, Гөлшат Зәйнашева (сөйләшүнең моннан унсигез ел элек булуын онытмагыз), Рафаэль Ильясов өендә ул кадерле кунак. Хәер, бер аларда гына мыни! Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева килү һәр тантаналы концертның абруен биш карышка күтәреп җибәрә. Соңгы «Йолдызлар сәламе» концерт-фестивалендә дә шулай булды. Бәйрәм ясады безгә Фәридә апабыз. Үзе генә моңайды. Нәкый Исәнбәтнең газета битенә төшерелгән кара кысадагы рәсемен сыйпый-сыйпый моңайды: «Хәсән абый юк, Исәнбәт юк, Бәхтием дә юк бит инде!»
Моңлы-сагышлы чагы булса да, редакциябез кунагы булырга күнде бит әле.
– Сез миннән җыр көтәсездер инде, – диде ул талгын елмаеп.
– Иң яратканын...
– Җырлагач, җырларның барысы да якыная.

Җырлаттык без аны шулай да. Берне түгел, икене. Аннары редакция коллективы белән 1958 елда төшкән фотоны күрсәттек. Мең төрле сорау яудырдык:

– Җыр тәлинкәләрегезнең тиражы миллионга туламы?
– Туладыр. Дүрт-биш тапкыр язылдым. Соңгы язма бер сәгатьлек. Төнгә кадәр концерт бирдек. Аннары иртәнге җидегә кадәр тәлинкә яздырдык.



– Кызыгыз да җырлыймы? (Шул сөйләшүдән соң берничә ел үткәч, Фәридә ханымның кызы Ренара фаҗигале төстә һәлак булды. Соңгы елларда ул оныгы Славяна белән юанып яшәде.)
– Музыкаль белем алды. Йомшак, ягымлы тавышы бар, әмма сәхнә өчен яраклы түгел.

– Тавышыгызны ничек саклый алдыгыз?
– Хәмер эчмәдем, әче-төче ашамадым. Тавыш бетеп китә инде ул. Андый чакта йә шикәр кабасың, йә кипкән балык суырасың.

– Күбрәк кайсы телдә җырладыгыз?
– Татарча, ана телем миңа җиңелрәк. Заманында татар җырларын тәлинкәләргә яздыртмаска тырышалар иде. Аннары шундый хуҗа табылды: «Тыймагыз, татарча да җырласын», – диде.

– Концертлар тыңлагач, нинди фикер калды? өметле яшьләр үсәме татарда?
– Бар. Айдар Фәйзрахманов мине бик шатландырды. «Аулак өйдә» композициясе нинди уңышлы! Үзе уйный, үзе җырлый. Талантлар була ул. Кайсылары балкый да югала. Сездә бит Зиләләр, Галиналар бар. Чын җәүһәрләр! Бүгенге көн җыры белән генә яшәргә тиеш түгел җырчы. «Зиләйлүк», «Карурман», «әллүки» кебек киң диапазонлы җырлар белән сулышын киңәйтмәгән җырчы сәнгать арбасыннан тиз төшеп кала.

Аннары Фәридә апаны уртага алып, фоторәсемгә төштек.Очрашудан без бүген алган тәэсирне Хәсән Туфан 1959 елда ук ничек төгәл әйтеп бирә алган:
Без бәхетле, без яшибез
Уфада һәм Казанда,
Кабатланмас нәфис җырлы
Фәридәле заманда.


Әйткәнемчә, ул очрашудан соң унсигез ел үтеп киткән. Татар-башкорт дөньясының «Фәридәле заманы», ни кызганыч, төгәлләнде. Хәер, легендар җырчының үлмәс җырлары, кабатланмас нәфис тавышы, язмаларда гына булса да, безнең белән калды лабаса!




*****

Сөекле җырчыбыз, журналыбызның «Сөем­бикә» беләзеге бүләге иясе арабыздан китеп баргач, редакциягә берьюлы берничә хат килеп төште. Эчтәлекләре бер үк диярлек –  Фәридә апа Кудашевага карата чиксез ихтирам, хөрмәт хисләре; әлеге олы югал­ту белән килешәсе килмәү, әрнү, сыкрау...
Башкортстанда яшәүче Гөлүсә Нурхәки­мова, теплоходта Идел Болгарына сәяхәт хакындагы хатын (8 нче сан) тулыландырып, Фәридә апа турында искиткеч матур юллар язып җибәргән.



«...Моңа кадәр «Чирләбрәк торам, тавышым ачылмый», – дигән Фәридә апабыз соңгы очрашу кичәсе азагында микрофон янына чыгып басып, моңлы тавышы белән җырлап җибәрде! Залда утырган халык өчен бу күренеш могҗизага тиң иде. Шул вакыт, әйтерсең лә, Ходай Аңа ике халык белән саубуллашырга көч биргән (теплоход Актаныш тирәсеннән узып бара иде); микрофон Аның соңгы сәламен су өстеннән еракларга – Агыйдел елгасының уңъяк ярындагы Башкортстан һәм сулъяк ярындагы Татарстан халкына озаткан...»




 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy