Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыМилләттәш → Исемнәре Кәримә...

Исемнәре Кәримә...

Ландыш Әбүдәрова
Ландыш Әбүдәрова
17 июня 2014
2603 карау

Кәримәдәге энергия, яшәү дәрте әллә нинди киңлекләрне дә буйсындырырлык.

Чыннан да, аңа сокланмый мөмкин түгел. Билл Гейтсның аның турында әйткән сүзләрен һәрьяклап җөпләргә генә кала.

Сулдан уңга: Натан Мирвольд – INTELLECTUAL VENTURES кампаниясенең генераль директоры, Кәримә Нигъмәтуллина һәм инвестор Билл Гейтс.

Кәримәгә чит илләрдә, чит җирләрдә танылырга насыйп булган.



Кәримә Нигъмәтуллина, абыйсы Таһир Нигъмәтуллин хатыны Гүзәл белән, кызлары Галия. Янәшәдә Гүзәлнең әнисе Айсылу Фаздалова. Кәримәнең әти-әнисе – Венера һәм Роберт Нигъмәтуллиннар.

Microsoft компаниясенең хуҗасы, дөньяның иң бай кешесе Билл Гейтс: «Аның кебек кешеләр сокландыра мине, – ди. – Алар эшкуарлык белән шөгыльләнеп, байлык туплый алырлар иде, әмма ул фәнне сайлаган һәм, нәтиҗәдә, кешелек өчен бөек һәм файдалы эшләр башкара».

25 яшендә фән докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булган, Гейтс әфәнденең командасында бик зур проектны җитәкләп, уңышка ирешкән, бүгенге көндә Мәскәүнең «Генплан институты»нда директор вазыйфаларын башкаручы татар кызы Кәримә Нигъмәтуллина турында әйтелгән сүзләр бу. Кәримәнең уңышлары белән без дә кызыксынып торабыз, ул безне сокландыра да, кайчак гаҗәпләндерә дә – әмма һәрвакыт аның белән горурланабыз. «Үзебезнең кыз бит!» – дип, бик тиз үз иттек без аны.

Нык канатлы кошлар гына киңлекләрне иңли ала.

1909 елда Франциянең иң престижлы уку йорты Сорбонна университетына укырга кереп, математик белгечлеге алган Сара Шакулова кебек зыялы татар кызлары салган фән сукмагы XXI гасырда әнә шул рәвешле олы юлга алып чыкты...


Аслиһи-нәслиһи

Кәримә – дүртенче буын галимнәр гаиләсеннән. Бабасының әтисе Башкортстанда медицина мәктәбенә нигез салучы, Искәндәр бабасы Мәскәүнең Бауман исемендәге Югары техник университеты профессоры, әтисе Роберт Нигъмәтуллин – Россия Фәннәр Академиясе академигы, әлеге вакытта Ширшов исемендәге «Океанология институты»н җитәкли. Әнисе Венера Нигъмәтуллина – техник фәннәр кандидаты.

Әти-әнисе вакытлыча АКШта яшәгәндә – Роберт Нигъмәтуллинны Америка галимнәре белән берлектә фәнни проект алып барырга чакыралар – Кәримә анда Albany Academy дигән кызлар мәктәбендә укый. Бер үк вакытта Уфаның беренче санлы гимназиясендә дә укуын дәвам итә, җәйге каникулларда кайтып, имтиханнарын тапшырып бара. Америкада мәктәпне алтын медальгә тәмамлый – ул исә кызга АКШның теләсә кайсы югары уку йортында бюджет нигезендә белем алу хокукы бирә. Кәримә Принстон университетының математика факультетын сайлый. Аны дүрт ел урынына өч елда тәмамлап, Американың иң дәрәҗәле Массачусетс технология институтына аспирантурага керә. Гамәли математика өлкәсендә «Йогышлы авырулар таралуның математик моделе» дигән темага диссертация яклый. «Ел саен җир шарында грипптан, СПИДтан, бизгәк авыруларыннан миллион ярым кеше үлә. Боларга каршы көрәшү чарасы бар», дип тотына ул бу эшкә. Яшь физика-математика фәннәре докторын АКШның билгеле фәнни учреждениеләре эшкә чакыра башлый. Кәримә Сиэтл шәһәрендәге Intellectual Ventures компаниясенә килә. Ул төрле юнәлештәге патентлар әзерләүче махсус лаборатория була – анда нәкъ менә Кәримә кебек математика, биология, иммунология, программалау өлкәләрендә белеме булган һәм чит телләр белгән кеше кирәк икән. Кәримә бу таләпләрнең барысына да туры килә – Билл Гейтсның командасына әнә шулай итеп килеп керә ул. Кәримә бизгәктән башлап СПИД кебек куркыныч авырулар таралуның һәм алардан котылуның математик моделе программасын эшләргә алына. Проектка тотынганда ул үзе генә була, тора-бара биологлар, иммунологлар һәм башка профессионаллардан торган команда төзи – аның кул астында 50 кеше эшли. Программаны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раслый. Проектның генераль директоры Натан Мирвольд бу программаны: «Дөньядагы эпидемиологик вазгыятьне тамырдан үзгәртергә мөмкин», – дип бәяли. Параллель рәвештә, өлешчә генә булса да, Кәримә Terra Power дигән атом-төш технологияләренә кагылышлы проектка да җәлеп ителә. Шулай ук Билл Гейтс финанслаган проект яңа буын реактор ясау белән шөгыльләнә. Анда Россия галимнәрен хезмәттәшлек итәргә чакыралар. Бу юнәлеш өчен Кәримә Нигъмәтуллинаны җаваплы итеп куялар. Һәм 2011 елда «Росатом» белән хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куела.

– Эш төгәлләнде, нәтиҗәләр бар. Ә мин хәрәкәт кешесе, яңалык яратам, бер урында гына таптану – минем өчен түгел...


«Кайтасымны тоеп яшәдем»

Шулай ди дә Кәримә Нигъмәтуллина, АКШта үткәргән ике дистә ел гомерен түгәрәкләп, Мәскәүгә – әти-әнисе янына, Туган иленә кайтып төшә. Аның кайтуы, өстәвенә, «Мәскәү шәһәре генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проект институты» дәүләт унитар предприятиесендә директор вазыйфасында эшли башлавы (бер сүз белән әйткәндә, чит илдәге баш әйләндергеч карьерага алмашка чиновник кәнәфиен сайлавы) фәнни җәмәгатьчелекне һәм журналистларны шаккаттыра. Кемдер соклана, кемдер каһкаһәле елмая. Моңа кадәр институтны Эрнст Мәүлетов җитәкли – шулай ук татар кешесе. Кәримәне дә бирегә шәһәр төзелеше комплексы башлыгы Марат Хөснуллин тәкъдим итә. Башкалада «Казан мафиясе» дигән имеш-мимеш тә тарала. Кәримә бу сүзләргә үзенең саф, яңгыравык көлүе белән генә җавап бирә: аның Казанда булганы да юк бит әле... Хәер, Кәримәнең чит илдәге казанышлары үзе турында үзе сөйли түгелме соң? Ә скептиклар Гейтс әфәнденең мәгълүм бәяләмәсен исенә төшерсен. Яшь галимә үзе җиң сызганып эшкә керешә. Без дә Кәримәне көнне төнгә ялгап эшләгән җиреннән бүлдереп, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Кәримә Робертовна, Туган ил ничек каршы алды Сезне?
– Монда тормыш кайный! Барысы да актив үсештә, хәрәкәттә – нәкъ менә шуның өчен Россиягә, Мәскәүгә кайтырга теләгән идем дә. Мине нәкъ шушындый ритм, үсеш темпы – аны күпмедер дәрәҗәдә уникаль дип әйтергә дә була – ымсындырып, чакырып торды. Мондый активлыкны Кытай белән генә чагыштырып буладыр. Ләкин мин Кытай кызы түгел, шуңа да анда бармадым (көлә). Ә менә Россиядә – үземнең туган илемдә масштаблы проектлар белән шөгыльләнү мөмкинлеге тууга ризалаштым. Монда кабул ителә торган карарлар, аларның нәтиҗәләренең ни дәрәҗәдә җитди булуы, масштабы – болар барысы да таң калдыра!

Сез җитәкләгән «Генплан институты»ның бай тарихы, традицияләре бар. 800 кешелек коллектив яшь җитәкчене ничек кабул итте?
– Мин бик тә көчле коллективка килдем. Безнең институтка шәһәр төзелеше өлкәсендәге иң талантлы һәм көчле профессионаллар җыелган. Беренче тапкыр институт ишекләрен ачып кергәндә үк мин аларны хөрмәт итә идем. Әйе, әүвәл аларда гаҗәпләнү хисе бар иде: янәсе, бу яшь кенә кыз безнең институтка нәрсә алып килә ала инде? Әмма аралаша башлагач, аңлаштык: алар минем үз фикеремне тагарга җыенмавымны, аларның профессиональлеген бик югары бәяләвемне күрделәр. Шулай ук үзләре дә минем математик модельләр төзи белүемне, икътисад, транспорт өлкәсендәге белемнәремне хөрмәт итәләр. Үз чиратымда, мин аларның шәһәр төзелеше, архитектура, проектлау өлкәсендәге белемнәрен ихтирам итәм. Шул рәвешле, без үзара бик килешеп эшли башладык.

Соңгы вакытта җаваплы вазыйфаларга яшь белгечләрне чакыралар. Сәясәт яшәрә, фән өлкәсенә яшьләр күпләп килә... Ничек уйлыйсыз, яңа кешеләр заманы киләме?
– Беләсезме, мин һәрвакыт мондый уңыш формуласына таянам: уңыш тәҗрибәле кешеләр белән яшьләр энергиясеннән тора, чөнки тәҗрибә – шулай ук алыштыргысыз, аны бернинди китап та алыштыра алмый. Икенче яклап, яшь буындагы энергия белән таулар күчереп була. Мисал итеп, үзебезнең институтны алыйк. Мәскәүгә яңа территория кушылды, ул башкаланың тарихи чикләреннән бер ярым тапкырга зуррак. Шушы территориядә башкарасы эшләрне планлаштыру – безнең бурыч. Мондый зур эшне башкарып чыгу өчен тирән белем, тәҗрибә, эчке ихтыяр һәм сәламәтлек кирәк. Бездә тәҗрибә белән яшьләр энергиясеннән торган комбинация бар – миңа калса, мондый учреждениеләр, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Ә бер-берсеннән башка, бернәрсә дә килеп чыкмаска мөмкин.

Сезнең әтиегез Роберт Нигъмәтуллинның мондый сүзләре бар: «Рациональ фикер йөртеп, математик акылга ия булып, профессионаллар сүзен тыңлаганда, теләсә кайсы проблеманы уңай хәл итеп була. Фән бердәм ул!» Сез АКШта сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгәнсез, Мәскәүдә шәһәр төзелеше белән шөгыльләнәсез. Математика теләсә кайсы тармакта эшләргә мөмкинлек бирә торган универсаль фәнме?
– Минемчә, математика шул дәрәҗәдә көчле корал ул – аны тормышта ешрак кулланырга кирәк. Мин бит гамәли математик, математика минем өчен эш коралы ул. Кем өчендер каләм – корал, кемгәдер – компьютер. Математика ярдәмендә без әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәне дә яхшырта алабыз. Сәламәтлек саклау булсынмы, шәһәр төзелешеме – барысын да математик модельләргә салып исәпләп була. Әгәр модельләштереп була икән, димәк, ул системаны камилләштерергә, оптимальләштерергә мөмкин. Икенче яктан, бик мөһим факторны ассызыклыйсым килә, аны әтием дә әйтә: үзең эшли торган юнәлешнең үзенчәлекләрен белергә, профессионалларны тыңларга кирәк. Шәһәр төзелеше өлкәсендә эшләсәм дә, яшермим, мин архитектор түгел, әмма мин архитекторларның һәр сүзенә колак салам, алар әйткәнне тулысынча аңларга тырышам. Мин аларның белемнәренә таянам; аларның белемнәреннән, тәҗрибәсеннән файдаланып кына математик исәпләүләр ясарга була. Сәламәтлек саклау системасында да шулай ук: мин биологик модельләр төзедем, кеше иммунологиясен детальләр дәрәҗәсендә яхшы белергә кирәк иде. Мин биолог та түгел, әмма биологлар, иммунологлар белән эшләдем – алар бөтен процесста да катнашты. Монда математик акыл үз өлкәсендә профессионал булган кеше белән кулга-кул тотынышып барырга тиеш. Математика фикерләүне системага сала торган фән ул – шул вакытта гына без кабул иткән карарлар рациональ, мантыйкка ярашлы, нигезләнгән була. Математиканың көче дә, кешелек өчен файдасы да шунда.

Сез үзегезне «нормаль булмаган патриот» дип атыйсыз. Кем өчендер ул пафослы яңгырарга мөмкин, бигрәк тә безнең буын ватанпәрвәрлек хисе белән аерылып тормый. Сездәге ватанпәрвәрлек каян килә?
– Мин бу хиснең безнең илдә модада булмавы өчен борчылып та куям. Бездә хөкүмәтне мактау да, Россия өчен җан атып тору да модада түгел. Миндә исә бу хис әти-әниемнән килә. Әтием үз вакытында депутат булды, дәүләт хезмәтендә эшләде. Безне абыем белән кечкенәдән үк кеше Туган иленә файдалы, кирәк булырга тиеш, һәркемнең Туган иле алдында бурычы бар дип тәрбияләделәр. Миңа чит илдә торып белем алырга туры килде – хәзер мин шул белемнәрне Туган илем иминлеге хакына кулланам. АКШта яшәгәндә, мин кайтачагымны эчке тоем белән сизеп яшәдем. Шулай ук американнарның үз илләрен яратуы да йогынты ясагандыр.

Анда кешеләр Америка флагын хәтта үзләре яшәгән йортка да чыгарып элә, бу хис аларда бик көчле.

Шулай итеп, американнарга карап, үземнең Туган илемә карата ярату хисе көчәя генә барды.

Кече Ватаныгызда еш буласызмы? Белүемчә, Сезнең тамырлар Башкортстанга тоташа.
– Болай мин үзем Мәскәүдә туганмын. Миңа өч яшь тулгач, без гаиләбез белән Төмәнгә күчтек. Тугыз яшьтә беренче тапкыр Америкага бардым. Ә инде АКШтан мин Уфага кайтып йөрдем, чөнки әтиемне Башкортстанның Фәннәр академиясенә президент итеп чакырдылар, ул анда Уфа Фәнни үзәген җитәкләде. Шушы вакытта Уфа мәктәбендә укыдым, Россиядә мәктәпне нәкъ

Уфа гимназиясендә тәмамладым. Шуңа да, Уфа туган шәһәрем кебек якын.

Башкортстан белән тагын шундый бәйләнешебез бар: әбием белән бабам Башкортстанның Янгантау шифаханәсендә танышканнар, Салават шәһәрендә язылышканнар. Аңа кадәр дә әти ягыннан нәсел җепләре Урал тауларындагы бу искиткеч урын белән бәйле. Янгантау безнең гаилә өчен үзенчәлекле җир. Әтиемнең зур абыйсы (зур дәдә дип йөртәбез) профессор Гыйниятулла Терегулов анда эшләгән һәм беренчеләрдән булып «яна торган тау»ның сәламәтләндерә торган үзенчәлекләрен өйрәнгән. Әниемнең сеңлесе Уфада яши. Шул рәвешле, Уфада әти ягыннан да, әни ягыннан да абый-апаларыбыз, эне-сеңелләребез бик күп.

Сезнең гаиләдә туган телдә сөйләшүгә зур әһәмият бирәләр, туган телгә ихтирам зур икәнен беләбез. Тагын нинди гаилә традицияләре бар Сездә?
– Иң мөһиме: дөрес әйттегез – татар телендә сөйләшү. Без гаиләбез белән җыелганда өйдә татарча сөйләшәбез. Башка гореф-гадәтләр дигәндә... Бәйрәм вакытларында безнең татар гаиләсе икәнебез әллә каян сизелеп тора. Әни өчпочмак пешерә – бу аның иң яратып әзерли торган ризыгы. Якын кешеләребез мәчеткә йөри.

Мин үземне бик дини кеше димәс идем, әмма татар мәдәниятенең исламнан килүен яхшы аңлыйм, шуңа да ислам традицияләрен аңлау теге яки бу дәрәҗәдә безнең гаиләдә чагыла. Икенче яктан, без фән кешеләре бит, яшәү рәвешебез көнбатышча. Ничектер, Европача яшәү рәвеше белән татар мәдәнияте үзара керешкән.

Татарча белүнең үзенең өстенлекләре бар. Төркиягә баргач, мин андагы халык белән ипи-тозлык булса да аралаша алдым. Телебезнең уникальлеге дә шунда: ул безнең халыкны укымышлырак итә, тагын да киңрәк даирә белән аралашу мөмкинлеге бирә.

Билл әфәнденең Сезнең турыда әйткән сүзләре мине озак уйландырды. Сирәк кенә булса да, әйтик, бик арыган вакытларда, соңгы елларда глянец журналларда сурәтләнә торган «татлы тормыш» кызыктырмыймыни?
– (көлә) Мин тормыштан уңдым дип әйтә алам. Безнең өйдә ашарга һәрвакыт булып торды. Теләгән нәрсәмне – китап булсынмы ул, футболкамы – сатып алырга мөмкинлек һәрвакыт бар иде. Ә артык кыйммәтле әйбер сатып алу беркайчан да үзмаксат түгел иде. Әле дә үтә дә кыйммәтле машинага утырып йөрү, кыйммәтле ташларга ия булу теләгем юк. Нишлим мин алар белән? Минем өчен башка бурычлар өстенрәк – иң мөһиме: ул мине яндырсын. Әтием һәрвакыт үз эшеңә карата эчке дәрт булырга тиеш, ди. Миндә эшкә карата шундый дәрт бар. Ниндидер матур күлмәккә кызыкмыйм, ә файдалы эш эшлим икән – шул процесстан ләззәт алам. Ә инде күңел ачулар дигәндә, сәяхәт итәргә яратам. Әлеге дә баягы, яңа белемнәр, яңа хисләр ул.

Безнең укучыларга Сезнең теләкләрегез...
– «Сөембикә»не шушындый олы юбилее белән котлыйм! Миңа калса, һәркем өчен күңеле белән бәхетле булу мөһим. Һәрбер хатын-кыз өчен ул үзенеке генә. Кем өчендер ул кызыклы эш белән шөгыльләнү, кем өчендер балалар тәрбияләү, кемдер ашарга әзерләүдән тәм таба. Һәрбер татар хатын-кызы үзен бәхетле итә торган шөгылен тапсын иде – һәм шуның белән һәр көнен сөенечкә әйләндерсен! Каяндыр кемдер турында укып, аны кабатларга омтылу кешене бәхетле итә алмый, шуңа да, үз урыныңны табу – зур бәхет ул.

Һәрбер кешегә яшәү дәрте телим! Бу үз-үзеңне эчтән көйләү дигән сүз: әгәр барысына да пессимистик күзлектән карыйсың икән, тормыш, чыннан да, авыр булып тоелырга мөмкин. Ә инде язмыш миңа шундый кызыклы эш, кызыклы кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бүләк иткән дисәң – барысы да алга китәчәк. Бәхетле булыгыз!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy