Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Абыстай

Асия Юнысова
Асия Юнысова
13 января 2016
1441 карау
Рәшидә Исхакованың ха­лык арасындагы исеме — Абыстай. Мөселманнар мулла хатынын шулай атап йөртәләр. 
Рәшидә әби чып-чын Абыстай. Гомерендә биш тапкыр хаҗ сәфәре кылган, 35 ел дәвамында балаларга һәм өлкәннәргә мәдрәсәдә ислам дине нигезләрен өйрәткән кешене, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие анасын тагын кем дип атыйсың?! Аның байтак шәкертләре инде үзләре мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә остаз. 84 яшьлек остазбикә үзе дә бүгенгә кадәр атнасына өч мәртәбә дәресләр бирә. Рәшидә абыстай халык арасында байтак кына дини ярдәмлекләр авторы буларак та мәгълүм. Шуларның берсе — «Намаз уку тәртибе» егерме җиде ел дәвамында кат-кат нәшер ителде.

Аның әле тагын бер китабы бар. Монысы — «җан азыгы» дип атала торганы — күңелдәге серләрен туплаган дәфтәр. Ул бу китабын бүләк итәргә ярата. Китаптагы шигырьләр гади генә тоелсалар да, аларның эчтәлеге камил. Рәшидә абыстайның нәсыйхәтләре гап-гади тоелыр. Ләкин, шигырьләрне укып чыкканнан соң, җәмгыятьтәге, гаиләдәге, үз дөньяңдагы чуалган төеннәр хакында кабат-кабат уйланасың. Әгәр һәрбер кеше, шушы күпне күргән Абыстай кебек, көчен, вакытын, сәламәтлеген кызганмыйча, рухи чис­талык, әхлакый сафлык хакында кайгыртып яшәсә, тормыш күп мәртәбә матуррак, тынычрак, иминрәк булыр иде. Тормыш юлын һәркем үзе сайлый. Ләкин сайлаган юл һәрвакытта да хак юл булып чыгамы соң? Вакыт-вакыт адашулар да булып тора. Әнә шундый адашканнар өчен Абыстай рухи сәламәтлек­кә — исламга илтә торган юлны күрсәтергә омтыла.

Без аның өендә очрашырга булдык. «Бик җиңел табарсың. Теләсә кем күрсәтер», — диде ул миңа телефоннан. Мирный бистәсендә — Казанның чите инде бу — автобустан төшкәч, мин көзге бакча нигъмәтләрен саткан булып утыручы ак яулыклы әбиләр янына килдем.
— Рәшидә абыстайларгамыни? Беләбез, беләбез кайда яшәгәнен. Әнә шуннан бакча артлатып кына бар да...



Шулай итеп, Рәшидә абыстай яшәгән йортның адресын тәгаен генә әйтүче табылмады. Күрәсең, алар өчен урам исеме, йорт номеры бөтенләй мөһим нәрсәләр түгел. Менә шулай барасың, барасың да Абыстай янына килеп керәсең... Мин дә шулай иттем. Уңга борылдым, тыкрыкка кердем, кабат уңга борылдым. Үзем тирә-юньдәге авыл табигате белән, әбиләр чуагының көзге яме белән хозурланам. Түр бакчасында күк­рәп чәчәкләр үсеп утырган өй каршында туктап калдым. Кемнәндер белешәсе иде бит инде. Бояр гөлләре, дәлияләр арасында бер ханым кайнаша. Сорыйм әле шуңардан.
— Безгә килүегез... Инде килеп тә җиттегез, — диде ул миңа, күңелле гөжләгән шөпшәләрне яныннан куалап. — Керегез, әни өйдә.

Җил капканы ачып, ишегалдына керәм. Чиста итеп юылган баскычларга баса-баса болдырга киләм. Тып-тын, тып-тыныч. Абалап өргән эт тә күренми. Фәкать көмеш тоҗым җепләре генә яңакларыма килеп сарыла да, ике ак күбәләк иүемә куна-куна, мине болдыр баскычына кадәр озата бара. Баскыч сайгакларына сак кына басып күтәреләм. Өй ишеге дә җиүел генә ачылып китә.
— Әссәламегаләйкем!
Җавап юк. Өйдә бит инде Рәшидә абыстай, өйдә. Зал ишегенең пыяла тәрәзәләре аша чәчәкле күлмәк кигән, ак яулык япкан әбине күреп торам. Ул алдына төсле тукыма җәеп куйган. Янәшәсендә кесә телефоны ята. Өстәл түрендәрәк китаплар өеме, каршысында ук магнитофон тора. Сәламне кабатлыйм:

— Әссәламегаләйкем! 
Бу юлы мине ишеттеләр.
— Бәрәкалла, кунак бар икән. Әйдүк, әйдүк. Түргә үт, кызым! Монда мин, магнитофон тыүлап утырып, сине ишетми торам икән. Менә шәкерт кызларыма калфаклар тегәдерием әле. Бүләк итәрмен дим. Аннары алар үзләре калфакларны сәйлән белән матурлап чигеп кияләр. Әйдә, берсен үзең дә сайла әле. Сиңа ниндие ошый — агымы, зәңгәреме? — Мин сайлыйм. Бу­саганы атлап керергә өлгер­мә­дем, инде бүләкле дә булдым. — Эшсез утырырга яратмыйм. Менә бу урындык яп­­ма­ларын да үзем үрдем. Йөзәрне бәйлим. Аннары бүләккә таратып бетерәм. Биш яшемнән минем кулларым  хезмәттә, башым  уйда. Ата-анам  миңа  бик  дөрес  тәрбия биргән. Мин бит унынчы бала идем. Ә барысы унике бала булганбыз. Әнкәй  безне  тегәргә  генә түгел, шәригать кануннарына да  өйрәтте. Әнкәем Мәрьям бик тә таләпчән хатын иде. Ун баласы да мөселман йолаларын, кагыйдәләрен белеп үс­теләр, шуларга таянып яшәде. Без балачакта дингә ышануыбызны яшерә торган идек. Сәхәр вакытында, ут янганын күрмәсеннәр өчен, тәрәзәләрне томалап куя торган идек. Хәтерлим әле, әнкәй бала-чаганы янына утыртып, безгә Коръән сүрәләрен укый, хәреф таныта торган иде. Хәләл белән хәрамны аерырга да ул өйрәтте. Мин сабый чактан ук инде Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм бөеклеген белә идем. Сигез яшемнән өлкәннәр белән бергә Рамазан аенда ураза тоттым. Таңнан шәфәкъка кадәр сабый бала эчмәсен-ашамасын әле! Шулай итеп, без бик яшьтән рухыбызны ныгыттык. Ходай Тәга­ләнең кодрәтенә ышандык. Аллаһы Тәгалә безнеү намазларны, догаларны кабул күргәндер дип ыша­нам — мин тормышымнан канәгать...



Рәшидә абыстай Арча тумасы, Иске Кырлай авылыннан. Бу урыннар татарныү бөек шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерли. Шуңа күрә абыстай, үзенең тормышта тоткан кыйбласын расларга теләгәндәй, Тукай шигырен сөйләп киткәч, мин бер дә гаҗәпләнмәдем:

Ялтырау күрдеңме артта? 
Ут түгел ул, алтын ул,
Юк мөкатдәс нур да анда, 
юк җылылык — салкын ул.
Изге юлны һәрвакыт алдан 
шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы, дип, 
фикерең үзенә тарта ул.
Артка бакма, даһием, 
идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла 
табылса: Алла ул!


Абыстай минем учымны үз учына ала да, әкрен генә сыйпый-сыйпый, минем йөрәгемә иман иңдерергә керешә. Аналарча кагылудан аның сүзләре миңа хакыйкатьнең үзе булып ишетелә: «Без ике дөньяның берсеннән дә ваз кичәргә тиеш түгелбез. Фани дөнья өчен дә, бакый дөнья өчен дә бертигез дәрәҗәдә хезмәт итәргә тиешбез... Дөрес тәрбия, Алла исеме белән  тәрбия  кы­лу — ата-ана баласына бирә торган бәхет ачкычы менә шул  инде... Ба­ла тәрбияләү, ата-ананың тәртибе турындагы уйлануларымны мин менә бу кассетага яздырдым. Мин аны сиңа бүләк итәм. Тыңлар­мын, дип вәгъдә бир». Минем кулымда тагын бүләк.



Кассеталар   унау  булып   чыкты — вәгазьләрдән торган тулы бер серия. Өйгә кайткач мин аларны, вәгъдә иткәнемчә, игътибар белән тыңладым. Вәгазьләрнең темасы бер: әхлаклы, әдәпле бала тәрбияләү. Дингә инанган баланы түгел, нәкъ менә инсафлы, анасына да, җәмгыятькә дә, киләчәк буыннарга да сөенеч китерәсе баланы тәрбияләү!

Минем үземә ананы мул җимешле алмагач белән чагыштыру бик ошады. Алма үзе матур, үзе хуш исле, үзе өлгергән һәм кортсыз булсын өчен алмагач — ана — иң әүвәле үзен тәрбияләргә тиеш. Хатын-кыз инсафлы булырга, туачак балаларына ата сайлаганда пәйгамбәребез васыятьләрен истә тотарга, Аллаһы Тәгаләдән игелекле, һәм рухы, һәм бәдәне таза бала сорап ялварырга тиеш. Аек ата-анадан туган балага матур мәгънәле әйбәт исем кушу да зарур. Инде үсеп килүче балага Илаһының — безнең һәрбер адымыбызны күреп, күзәтеп торучы рәхмәт иясенең кемлеген аңлатканда әйбәт гамәлләре өчен кешене ахирәттә зур рәхәтлекләр көтүен, ә кыңгыр гамәлләр өчен җәза әзерләнгән булуын аүлатырга да онытмаска кирәк. Ата-ананың төп бурычы — балага Коръәндә әйтелгәннәрне үтәү җәһәтеннән ныклык тәрбияләү. Бала тәпи баскач, теле ачылгач, әти-әниләре аны үзләре белән янәшә намазлыкка бастырып, кыска-кыска сүрәләр ятлата башласалар, бик әйбәт буласы икән.

Шәригать нигезендә тәрбияләнгән бала киләчәктә теләсә нинди хәлләрдә дә абруен җуймас. Абыстай үзенең вәгазьләрендә ата-аналарны балаларын сөеп үстерергә, аларны ачуланмаска, орышмаска, балачак шатлыкларыннан мәхрүм итмәскә, алар белән уйнарга, әйбәт ашатырга, чиста киендерергә, куркытмаска, һөнәрләргә өйрәтергә, белем алуда юлларын кисмәскә тиешләр дип өйрәтә. Бер генә ата да үз баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтрәк нәрсә бүләк итә алмый. Яхшы тәрбия бирүне исә йөкле хатынны кадерләүдән үк башлау фарыз. Ана буласы кешене кул очында гына йөртсәң дә артык булмас! Әнә шундый нәзек хисләр хакында 40 турунның өлкән әбисе, 37 оныкның дәү әнисе, 6 баланың анасы әйтми тагын кем әйтсен?!



Ходай Тәгалә иң әүвәле аңа бала бирми... Ата-ана йорты туздырылгач, кулак булуда гаепләнгән гаиләнең соңгы ястыгы да, соңгы сыеры да, самовары да тартып алынгач, сигез яшьлек Рәшидә икенче бер гаиләгә бала карарга яллана. Кызыкай шул яшьтә үк шаярырга һәм «мактанырга» яраткан икән: «Минем дүрт күлмәгем бар, — ди икән ул. — Берсе — шакмаклы, икенчесе — сүтелгән, өченчесе —  тузган, дүртенчесе кибеттә». 15 яшьлек яшүсмер чагында ул окоп казый, урман кисә, җир сөрә, иген ура. Көнгә 600 көлтә — аның шәхси рекорды!

Уналты яшьлек Рәшидә авыл кибетен кабул итеп ала. Заемнар, пай җыемнары белән баш кату гына җитмәгәнме?! Авылга почта алып кайту да аның өстендә икән. Мең төрле мәшәкать арасында насыйбын — Габдерәүфне очратуына бүген торып гаҗәпләнә Рәшидә абыстай. Аның мәхәббәте — сугыш инвалиды, үзеннән балалар калдырмыйча гына бик тиз дөнья куя. Гаепсезгә гаепләнгән фронтовикның үлеме дә аянычлы — төрмәдә. Иренә тугрылык саклап, Рәшидә каената-каенана өенә кайтып яши башлый. Ике елдан соү аны иренең төрмәдәге дусты Гомәр эзләп таба. Һәм үзенә  кияүгә сорый.  Күрәсең, Рәшидәнең ире үз йөрәгендә дөрләгән мәхәббәт ялкынын дусты  күк­рәгендә дә дөрләтә алгандыр.

Гомәр белән никах бәрәкәтле никах булып чыга. Аларның бер-бер артлы алты баласы — биш кызлары һәм бер уллары туа. Гомәр абый мәрхүм инде. Алтын туйны бәйрәм итеп өлгергәннәр үзе. Абыстай аны нык сагына. Бергә яшәгән көннәрне дисбедәй барламаган көне юк: йөзне кызартырлык бер генә төймә-көн дә тапмый, шөкер. Тормыш кырын бу икәү кешеләр алдында да, Аллаһ каршында да оялмаслык итеп, матур итеп кичкәннәр. Балалардан уңулары иң зур бәхет. Ә бит гаилә оясы нибары 16 квадрат метрлы мәйданда корылган. Уч төбе кадәрле бүлмәдә сигез кеше яшәсен әле!



Без хәзер сөйләшеп утырган йорт өчен урынны алар соңыннан, беренче ире Габдерәүфтән калган заем облигацияләре өчен ун мең сум отыш чыккач алганнар. Отыш та аз түгел — ун мең сум! Мирный бистәсендә ике бертуган биш сутыйда ике өй күтәреп куя. Ике йорт­ның да нигезе бәрәкәтле — күршедә дә җиде бала үскән. Бала-чага чыр-чуыннан кайнап торган нигез булган бу. Ә бит әле дөньяны алып бару өчен таянырлык суган түтәлләренә дә, умарта ояларына да, сыер абзарына да, соңрак исә — урам балаларына качырып кына дин дәресләре укытырлык мәдрәсә өчен дә урын табылган. Анда Рәшидә абыстай яланаяклы шәкертләренә ислам нигезләрен өйрәткән. Бу кадәресе дә батырлык. Ике йөрәкле ханымны участокка чакыртып кына торалар. «Төрмәгә утыртабыз, туктат бу эшеңне!» — дип куркыта участковый. «Утыртыгыз, — дип телләшә батыр хатын. — Анда да наданнар бардыр. Аларны укытырмын». Йә, ни әйтәсең мондый тәвәккәллеккә каршы. Ире — завод эшчесе, үзе — кибеттә сатучы — әрәмтамаклыкта гаепләп, законныү берәр матдәсен ябыштырып та булмый. Аптырагач, бәйләнмәскә булалар.

Шул арада балалар да үсеп җитә. Һәркайсы белем ала, йөрәгенә якын һөнәр сайлый. Яшьтәшләре кебек үк кинога, су коенырга, җиләккә йөриләр. Уйныйлар, көләләр, бииләр. Рәшидә абыстай исә алты баласының көн-күрмешен дәфтәргә теркәп баручы елъязмачыга әверелеп китә. Имән шкаф киштәләрен шыплап тутырган көндәлек-альбомнар әле бүген дә Исхаковлар йортындагы иү кызыклы байлык, һәр балага бер калын китап. Дини тәрбия алу адәм баласын ялгышлардан араламаска да мөмкин, чөнки бәндәне бусагадан чыгуга шайтан вәсвәсәсе сагалый. Лачын кебек канат җәеп, балаларының һәр ады­мын күзәтеп торучы ана бар бит әле! Алла сакласын, берәрсе кыек басып куймасын. Көндәлек­ләр кылган гамәлләрне үлчәп карау, ялгышканда тәүбә итү өчен кирәк.

Рәшидә абыстай бердәнбер улына карата бигрәк тә кырыс. Татарстан мөфтие бит ул. Госман хәзрәт һәртөрле рәхәтлекләрнең, зурлауларныү, югары исемнәрнең — һәммәсенең дә Аллаһтан икәнен үзе дә белә. Ләкин барыбер, юк-юк та, үзенең гамәл дәфтәренә күз ташлап ала. Ана васыятьләрен үз уйлары белән чагыштырып карый. Намуслы кеше бервакытта да гадел бәядән курыкмый һәм кылган эшләре өчен җаваптан качмый.

Кызлар менә бишәү. Татарда шундый әйтем бар: «Чибәр кызның даны үзеннән алда йөри. Шулай итеп, өлкән кызныү даны да Ташкентка кадәр ирешә. Сәүдә эшләре белән йөрүчеләр кәрвансарайда үзара тегене-моны сөйләшеп утырганда кемдер берәү Казанда намаз укый белә торган җиткән кыз бар дип әйтеп куя. Бу җөмләне яшь егет Әнвәрнең колаклары ишетеп кала. Рәшидә абыстай кияү булам дигән егеткә бер генә сорау бирә: «Алланы бер дип беләсеүме?» Уңай җавап кызның язмышын хәл итә. Дөрестән дә, Аллаһыга ышана торган кеше рәхимсез, комсыз, шәфкатьсез була алмый. Кәләш өчен бүтән калым кирәк тә түгел, бирнә исә болай да затлы — яхшы тәрбия, хезмәт сөю, ихтирамлы мөнәсәбәт.

Рәшидә абыстай олы кызын Ташкент ягына озаткач, сагышка бата. Ләкин үз-үзенә нык итеп киртләп куя: түз! Әгәр инде бер дә түзәрлегең калмаса, барып кайтып та була бит. Ләкин чарасын да күрә. Ни булмас  — янында энекәше яшәп торсын әле. Шулай итеп, Госман Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсенә юл ала. өлкән кыз Фирдәвес исә илдә үзгәртеп корулар башлангач, үзе кайтып төшә. Үзе белән ирен дә, алты баласын да, егерме оныгын да Казан кешеләре итә. Рәшидә абыстай хәзер өлкән кызы һәм кияве белән яши. Кияве әнвәрне ул гаилә имамы дип йөртә.



Имамнар дигәннән. Бу нәселдә хәзер алар байтак. Икенче кызы Рәмзиянеү ире — Габдулла «Нурулла» мәчетенеү имам-хатыйбы. Аларның дүрт балалары, тугыз оныклары бар; өченче кызы Рабиганың ире — Сөләйман хәзрәт, Бохарада, Иорданиядә ислам дине нигезләрен өйрәнгән кеше, хәзер мөфти ярдәмчесе. Бу гаиләдә дә алты бала, алты онык үсә; дүртенче кызы Рушания Әлмәт шәһәренең баш мөхтәсибе-имам-хатыйбында кияүдә. Наил хәзрәт тә белемне Бохарада һәм әр-Риядта алган. Аларның да җиде баласы, ике оныгы бар; бишенче кызы Исламия Кырым егетенә кияүгә чыккан. Сәедҗәлил — Ислам университетында тәрбияче. Аларныү сигез балалары, ике оныклары бар. Соңгы вакытта, Татарстанда һәм Россиядә Гаилә елы уңаеннан телевидение хезмәткәрләре алар янына бик ешлады. 

Госман хәзрәт белән аның хатыны Гүзәл алты балага әти-әни. Оныклары әле берәү генә. Зама­нында Бохарада, Ливиядә, Мәккәдә белем алган Госман хәзрәт үзен зур нәсел — сеңелләре, аларныү балалары өчен гаять җаваплы хис итә.

Рәшидә абыстай үзе, балаларымның һәм оныкларымныү уңышларын күзәтеп кенә торам, ди. Үзара сөйләшкәндә ул болай дип әйтеп куйды: «Тормыш ул — басу. Яшьлек елларында чәчәсең, картлык елларында җыясың». Менә хәзер ул җыя инде.

— Әлхәмдүлилләһ! Балаларым, оныкларым, туруннарым  бик күп инде минем. Аларныү саны йөзгә тулганны күрсәм иде дим. Аллаһы боерса, күрермен. Мин тормышымнан канәгать. Минем балаларымнан миүа фәкать әйбәт хәбәрләр генә килеп тора. Узган атнада өченче кызым улын өйлән­дерде. 250 кешелек туй булды. Ләкин мин һич тә борчылмадым. Хәмерсез туйда күүелсез хәл булмасын белеп торам лабаса! Җәй башында оныгым Камилә Истанбулда төрек теле олимпиадасында җиңүче  булды.  Оныгым  Мөхәммәд — Госманымның улы гаиләсендә — миңа яңа турун туарга тора.

Бер ел элек Рәшидә абыстай үзенә яңа мәшәкать уйлап таба — шәҗәрә агачы төзү хәстәренә керешә. Ул аны оныгы Мөхәммәдкә туй бүләге итеп әзерли. Нәсел ул тирән тамырлы, киң ябалдашлы, бихисап яфраклы зур агач. Гомәр белән Рәшидә утырткан гомер агачының кәүсәсе бик таза. Бу — Аллаһка ышану!

Аның өчен догада булачак үз балалары турында кайгыртканнан соң, Рәшидә абыстай ул үзе һәрдаим догада булырга тиешле әти-әни, әби-бабаларының шәҗәрәсен тергезергә алына. Әтисе белән әнисенеү йөз яшьлекләренә бүләк булсын дип эшли ул моны. Бу кадәресе дә аз тоела әле аңа. 

84 яшьлек әби ирләр булдыра алмаган эшкә алына. «Әниемнең туган авылы Күпербашта мәчет салдырасым килде. Мине гарәп илләрендә дә беләләр икән. Алар арасында акчалы кешеләр табылды. Сүземне тыүладылар. Мәчетнең манарасын куеп, ай күтәрәсе генә калды!» — ди ул. 

Мирный бистәсендә Рәшидә абыстай шәкертләренең хәйрия акчасына төзелгән мәчет балкып утыра. Шәкертләре мәчеткә абыстайның исемен дә бирергә теләгәннәр икән. Ләкин Рәшидә абыстай баш тарткан. Хәзер Мирный бистәсендәге бу мәчет Тынычлык мәчете дигән тирән мәгънәле исем йөртә.

«Сөембикә», № 12, 2008 ел.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy