Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыМилләттәш → Мадам Садовинова

Мадам Садовинова

Гөлнур Хәсәншина
Гөлнур Хәсәншина
11 января 2016
1113 карау
– Исәнмесез?! Хәерле көн! Эшләрегез ничек?
Гап-гади сүзләр, гап-гади хәл белешү, бер карасаң. Әмма сиңа болай дип туган телеңдә башка милләт кешесе эндәшсә?

Санкт-Петербургтан килгән бер студентым бар иде. Александр Иванов. «Дусларым арасында татарлар шактый», – дип дәрестә еш әйтә иде ул. Кайткач, әлбәттә, дусларына татарча дәшкән. «Ничек, Парижга барып татарча өйрәнеп кайттыңмы?!» – дип барысы да шаккатты», – дип язды ул миңа соңыннан.

...Француз теленә ул кечкенәдән гашыйк. Ни өчен, дип сорасаң, җавап та бирә алмас иде, мөгаен. Мәктәп елларында өстәлендә гел француз язучылары – Виктор Гюго, Стендаль, Оноре де Бальзак, Жорж Санд әсәрләре була. Ә хыялында – Эйфель манарасы, Елисей кырлары, Монмартр, Лувр... Калмык егете белән татар кызыннан туган Ләйләнең күңеле Европаның үзәге булган Франциягә, Парижга нигә тартылуының сәбәбен аңлап та, аңлатып та булмый. Гап-гади Казан кызы ул. Сыйныфташларыннан әтисе калмык булуы белән генә аерылып торган дисәм... Анысын да бик якын дус кызлары гына белгән. Лиджа ага Садовинов Татарстанга сугыш елларында килеп эләгә. Татар кызы Гөлҗиһан белән алар госпитальдә таныша. Гәүдәсенең сул ягында исәпсез ярчык йөрткән ирне инде фронтка кире җибәр­миләр. Ул Казанда яшәп кала. Ике улын һәм бер кызын да татар дип яздыра. Әтисе гражданнар сугышында үлгән, әнисен иртә югалткан ятим егетнең Калмыкиядә беркеме дә булмый. «Калмыкча белмәгәч, шул туф­ра­кта үсмәгәч, ничек калмык була аласыз?» – ди ул.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый Ләйлә. Укырга кая керәсе күптән билгеле – Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеге. Яратып укый! V курска җиткәч, аны француз теле буенча Бөтенроссия конкурсында катнашырга җибәрәләр. Беренче урынны алып кайта! Илле алты уку йорты арасында!

Аннан... аннан соңгы егерме биш ел бертөслерәк үтә дисәң дә була. Кафедрада студентларга француз теле укыта. Өлкән укытучы вазыйфасына күтәрелә. «Аяк-кулым бәйләүле иде. Әни авырый... Башта әтине югалттык, аннан абыйны. Әнинең бу кадәр хәсрәткә йөрәге түзмәде. Аны ялгыз калдырмас өчен күп вакыт яртышар көн генә эшләргә мәҗбүр идем», – ди ул. 1985 елны институт аны Франциянең Ла-Рошель шәһәренә, рус теле буенча ассистент итеп җибәрә. Әмма ул ике ел бик тиз уза һәм барысы да кабат элеккеге эзгә төшә...

Туксанынчы еллар. Хезмәт хакы аз, тормыш авыр. «Транс-Тур» агентлыгы җәйге ял вакытында тәрҗемәче итеп эшләп алырга чакыргач, шуңа да бик теләп ризалаша Ләйлә. Бер ай булса да башка дөньяда яшәп алу бит ул! Кинәнгәнче французча сөйләшү, аралашу дигән сүз. Круизга чыккан француз туристларына «мадам Ләйлә» Мәскәүне дә, Санкт-Петербургны да яраттыра.

Ә кичен теплоходта чит ил кунакларына кичә оештыралар. Ул шигырьләр укый. Кичә тәмамлангач, Ләйлә янына бер ир кеше килә. «Гафу итегез, сез укыган бу матур шигырьләрнең кемнеке икәнен танымадым», – ди.

«Юк, танымаган өчен кыенсынмагыз, авторы француз түгел, мин аларны үзем яздым», – ди ул. «Булмас?!» – ди яңа танышы гаҗәпләнеп.

Француз журналистлары профсоюзы органы булган «Рэвю Эндепандант» («Revue Independante») журналның президенты, элеккеге редакторы белән алар шулай очраклы гына танышалар.

– Шигырьләрегезне безгә туплап җибәрегез әле!

Ләйләнең: «Мин бит үзем өчен генә язам...» – диюен ул ишетергә дә теләми. «Тыңлаучыга күбрәк күренә!» – дип, аны шунда ук туктата. Җибәрә шигырьләрен Ләйлә, бастырып чыгаралар. Казанның меңьеллыгы якынлашкан көннәрдә Париждан аны тагын эзләп табалар. «Сез яшәгән каланың зур бәйрәме турында ишеттек. Языгыз әле безгә, француз журналистлары да Казан шәһәре турында белсен», – диләр. Яза, билгеле. Бер ел да узмый, Франциядән янә шалтырату: «Без сезне егерменче гасыр француз хатын-кыз шагыйрәләре антоло­гиясенә кертмәкче булабыз. Өч шигырь һәм үзегез хакында мәгълүмат җибәрегез безгә». «Маргарит Юрсе­нар, Натали Саррот кебек шагыйрәләр белән беррәттән­ме?» – дип аптырап кала ул. «Сезнең иҗа­тыгыз – татар кызының француз телендә язуы безгә шулай ук кызык», – диләр аңа. (Л. Садовинованың шигырьләре антологиянең дүртенче томына урнаштырылган.)

Шигырьләре салган юлдан кабат Франциягә барып чыгулар инде күпкә җиңелрәк була. 2006 елда Ләйлә ханымга Парижның Шәрык телләре һәм цивилизация­ләре милли институтында – INALGOда эш тәкъдим итәләр. Дөньяның туксан алты теле өйрәтелә бу уку йортында. Һәм шул исәптән, татар теле дә!

Ул — институтта өч тел буенча дә­рес бирә алучы сирәк белгечләрнең берсе.

– Сәгатьләребез күп түгел, билгеле: атнага ике сәгать тел, бер сәгать цивилизация өйрәнәбез. Кечкенә генә сюжетлар алабыз: гаиләм, эш көнем, шәһәрем... Татар­стан тарихы, татар әдәбияты белән танышабыз. Беренче чиратта, Габдулла Тукай белән инде, әлбәттә. Аның «Туган тел» шигырен өйрәнәбез. (Мин аны французчага да тәрҗемә иттем, институт газетасында бастырдылар.) Бик талантлы бер студентым бар. Арно – филолог, ул хәзер Париждагы бер нәшриятта эшләячәк. Тукайны оригиналдан тәрҗемә итәргә тели! Сүзлекләр ярдәмендә бу эшне башкарып чыгармын, дип өметләнә. «Кулымнан килгән кадәр булышырмын. Тукайны тәрҗемә итү җиңел түгел, җаваплылыгы да бик зур», – дим аңа. Шагыйрьнең шигырьләре дә, шәхесе дә бик ошады, кызыклы тоелды Арнога. Инсти­тут газетасына студентлар өчен Тукай турында махсус язма да әзерләде.

Үзе француз, әмма рус тамырлары да бар. «Татарча сүзләрең бик дөрес килеп чыга, татар тамырларың да юкмы икән синең?» – дип көләм. Рус департаменты оештырган бер кичәдә Тукай шигырен татарча сөйләгән иде. Укытучылар (ә алар бит барысы да филологлар, лингвистлар): «Сүзләрне ничек оригиналга якын итеп әйтте?! Без хәтта телне, аның матурлыгын, байлыгын тойдык», – диде-ләр. Французларга татар теле чагыштырмача җиңел тоела. «Ң», «Ү», «Ө»гә охшаган авазлар аларда да бар.

Студентларым минем дәрескә Казан, Татарстан турында бөтенләй белмичә, ишетмичә керә дип әйтә алмыйм. Аңарчы алар тарих укыйлар, беркадәр танышалар. Әмма татар телен Казаннан килгән татар кешесе укыту алар өчен бик зур роль уйный. Дәресне һәрвакыт татарча башлыйм: «Исәнмесез? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?» – дим. Шәкертләрем арасында кайсы гына милләт баласы юк?! Тугыз ел эчендә күпме студент узды инде кул астыннан, бүген алар кайларда гына эшләмиләр?! «Кайда гына яшәсәгез дә, татарча өч-дүрт җөмләне сез һәрвакыт хәтерләргә тиешсез, – дим мин аларга. – Исәнмесез?! Хәерле көн (иртә, кич)! Эшләрегез ничек? Минем исемем... Мин Парижда яшим». Мин беләм, кирәге чыкса, алар телне ныклабрак та өйрәнә алалар, чөнки нигез инде бар.

Мадам Садовинованы да, ул бик яратып өйрәткән татар телен дә элеккеге студентлары онытмый. Хатлар язып торалар һәм алар һәрвакыт татарча башлана.

Әле менә тагын бер хат килгән: «Исәнмесез! Мин Варшавада яшим...» – дип башлана ул.

Ә Милена исемле бер студентыннан Ләйлә ханымга... Илһам Шакиров җырлары язылган диск килеп төшкән! Кайлардан тапкан?! «Бик сәләтле кыз. Венгр телен өйрәнә», – ди ул аның хакында.
 

Һәрберсенең күңел түрендә Татар­стан, татар теле дигән кечкенә генә бер почмак бардыр дип уйлыйм.

Ләйлә ханым башта татар һәм рус телләрен генә укыткан. Аннан институт җитәкчелеге: «Студентлар: «Мадам Садовинова француз телен дә французларның үзләреннән яхшырак белә, дип әйтә», – дип, аңа француз теле дәресләрен дә биргәннәр. Исеме антоло­гиягә кергән булуы да үз ролен уйнамый калмаган.

– Яшьләр белән эшләү шулкадәр ошый миңа! – ди ул. – Алар янында үзем дә яшәрәм. Яшермим, студентлар белән уртак тел таба беләм, яраталар алар мине. Тел генә өйрәтмим бит мин аларга. Игелек, яхшылык, бер-береңә ихтирам, хөрмәт кебек тормыш кыйммәтләрен дә күңелләренә салырга телим. «Татарстанда әллә никадәр милләт бар, бер-беребезне аңлап, дус-тату яшибез», – дим. Франциядә соңгы вакытта бер дә тыныч түгел... Бу уңайдан, сорау арты сорау яудырып кына торалар алар. Милли мәсьәлә ничек хәл ителә, диләр. Татар теленең бездә дәүләт теле булуын, аны мәктәпләрдә укытылуын белеп бик гаҗәпләнәләр. Гадәттә, Россия булгач, анда бөтен җирдә дә русча гына сөйләшәләр дип күз алдына китергән булалар. Тарих та кызыксындыра аларны. «Кырым татарлары белән Казан татарлары бер үк милләтме?» – дип еш сорыйлар. Мондый сөйләшүләр күп вакыт чәй өстәле янында бара. Халкыбызның аш-сулары белән дә таныштырам аларны: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый... Чәкчәкнең нәрсә икәнен, тәмен студентларым да, хезмәттәшләрем дә белә – авыз иттерергә тырышам. (Хәер, ничек белмәсеннәр, чәкчәк турында институт газетасында махсус мәкалә дөнья күрә! – Г. Х.) Мин укыткан институт бик күп илләр белән студентлар алмаша. Һәр студенттан үз иле, үз туган теле турында сөйләтәм – шул вакытта без бер-беребез хакында күбрәк беләбез.

...Париж–Казан арасын елга ике тапкыр урый Ләйлә ханым. Кайткан саен китап җыя: альбомнар, сүзлекләр, дәреслекләр... Татарстан тарихы, Казан күренешләре... «Мин үземне Франция белән Татарстан арасында элемтәләр урнаштыручы, күпер салучы илче кебек итеп тә тоям», – ди ул. Ике ил арасында гынамы икән?! Ләйлә Садовинова укыткан институтка студентларның җир шарының бөтен почмакларыннан да җыелуын мин инде алдарак әйткән идем...  


«Сөембикә», № 9, 2015 ел.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy