Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Кадерле Мәрьям апа

Кадерле Мәрьям апа

Роза Камалетдинова
Роза Камалетдинова
04 июля 2016
3400 карау
Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.  Әмма алардан калган истәлекләр онытылмый, хәтердә яңарып, сагындырып тора. Хатирә-истәлекләр тоныкланмый. Гүя исәннәрдән ераклашкан саен, аларның рухлары якыная...
Бәхет өчен туган кадерле кыз иде бит Мәрьям...
Эчәр сулар йөртәме адәм баласын, әллә Тәкъдирме? Белмәссең...

Мәшһүр сәүдәгәр Салих Сабит улы Гобәйдуллин гаиләсендә дөньяга килгән Мәрьям – бай кызы – уйлана-уйлана калтырча трамвайда бистә читендәге күгәрчен оясыдай кечкенә генә бүлмәсенә кайтып бара.
Бакуда көннәр җылытты. Казанда салкындыр әле? Булса соң... Казан бит ул! Кайныйдыр. Их, бер кайтып күрәсе иде! Туган якның әреме дә хуш исле диюләре хак, ахры. Югыйсә сагынырлык ниең калды, дисә дә була. Барыбер юксындыра. Туган яктан туеп китми кеше, аптыраганнан китә. Кыз баланың тормышын пыран-заран китергән Язмыш каләмнәре кем кулында икән соң?

Әнкәсенең – данлыклы Казан байлары Айтугановлар нәселенең бер гөле – Өммегөлсем ханымның гомерен ник кенә кыска, җыяр ризыгын – тар, эчәр суын ким иткән? Чибәрлеге, укырга хирыслыгы белән бай кызларының күбесеннән аерылып торган бит ул. Туташның музыкага сәләте, матур тавышы кемнәрне генә сокландырмаган?! Әтиләре Салих Гобәйдуллин белән гаилә корып, дус-ишне куандырып тату яшәүләре тагын! Өммегөлсем сигез бала тапкан, тик өчесе: уллары Габделгазиз белән Габделкадыйр һәм кызлары Мәрьям генә исән үскән. Үскән дип... Әниләре үлгәндә Мәрьямгә унике яшь тә тулмаган иде бит әле. Әрнү-сыкрануын тышка чыгармаска, ятимә дип җан аткан әтисе һәм ике абыйсын борчымаска тырышып, туганнары тәрбиясендә кадер күреп үсте бит ул. Әтиләре, алар хакын хаклап, кабат өйләнү турында сүз кузгатмады.

Мәрьям башта остабикәдән сабак алды. Кызыксынучан иде. Укымышлы абыйлары йогынтысында яшьтән үк күңеле дөньяви фәннәргә тартылды: телләр өйрәнергә, музыка белеме алырга хирыслыгын күреп, абыйлары аны гел мактап, үсендереп торды. Халык­ның гореф-гадәтләрен белеп, өйрәнеп үсүе киләчәккә юл ачар дигән уй ул чакта ерак йөри иде әле. Фортепианода яратып, тәмен белеп уйнавы – җан рәхәте.

Җир йөзендә күктәге йолдызлар санынча кеше яши, диләр. Һәм адәм баласының һәркайсының үзенә атап алдан ук язмышы язылып куела, имеш. Чыннан да, кешеләр үзләре дә төрле, язмышлары да бер-берсенекенә һич тә охшамаган бит. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дип юкка әйтмиләр. Тәкъдирдә язылганны үтәүче генәме икән без? Әллә, ялгыш арты ялгыш ясый-ясый, күрәчәкне үзебез алга бастырабызмы? Белмәссең... Әле сугышлар, инкыйлаб җилләре ялмарга өлгермәгән ул бәхетле еллар искә төшсә, Мәрьям хыял диңгезенә чума... Балалык һәм яшьлек еллары Казан каласы уртасында утырган ике катлы гаҗәеп матур таш йортта – икенче гильдия сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин өендә үтте аның. Бүлмәләр якты, түшәмнәре биек, өй европача җиһазландырылган, яшәү өчен бик тә уңайлы. Кара күзле, калын толымлы, озын буйлы чибәр Мәрьямнең дә, абыйларының да аерым, үз бүлмәләре бар. Затлы җиһазлар, затлы йорт, бәхетле заман. Монда җан, күңел ял итә. Тол калган әтисе дә, абыйлары да Мәрьям дип үлеп тора. Ә иркен, якты бер бүлмәдә китаплар күп – укы гына. Хәер, көннәр буе фортепианода уйнап утырса да сүз әйтүче юк аңа. Татар халык көйләрен өздереп уйныймы, Шопен, Бетховен әсәрләре белән мавыгамы – уйнасын гына! Ятимлекне сизмәсен диптер, әтисе дә, абыйлары да аны кадерләргә, бүләкләр биреп сөендерергә тырыша. Хәер, ул үзе дә ягымлы, әтисенә, туганнарына ихтирамлы булып үсте ич.

Сыйлы йортның сукмагына дус-иш тузан кундырмый, кунак-төшем өзелеп тормый. Ике туган абыйлары, булачак татар язучысы, әдәбият галиме Гали Рәхимнең танылган тарихчы Мөхәммәтҗан Аитов оныгы Ибраһим Аитов белән килгәне Мәрьямнең хәтерендә калган. Газиз абыйлары турында икесе дә бик тә югары фикердә икән. Сөйләшеп сүзләре, серләшеп серләре бетми. Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай җитәкләгән «Аң» журналын оештыруда Газиз абыйсы зур роль уйнавын, татар тарихының ачылмаган сәхифәләрен яктыртуын, ифрат зур хезмәт башкаруын әүвәл алардан ишетте бугай ул.

Казан Көнчыгыш академиясенең берьюлы ике бүлегендә – көнчыгыш һәм этнография бүлегендә укыганда ук Мәрьямнең сәләтен күреп, аңа зур өметләр баглыйлар иде. Укуын тәмамлагач, Академия советы карары белән аны этнография кафедрасында эшкә калдырдылар. Шунда әзерлек узгач, профессор дәрәҗәсе өчен диссертация яклау кыен булмас, диләр иде.

Ни аяныч, Тәкъдир дигәнең аңа сынауларны алдан, саллысын әзерләп куйган булган шул. Югыйсә булачак галимә өчен юллар ачык: татарларның көнкүрешенә, ризыкларына, гореф-гадәтләренә багышланган бик кызыклы мәкаләләре белән галим-голәмә арасында танылып та өлгергән иде Мәрьям. Шул ук академиядә этнограф белгечлеге алган Кадыйр абыйсы белән бергәләп язган фәнни хезмәтләре галимнәрнең игътибарын җәлеп итте. Мәрьямнең үзенең хезмәтләрен дә хәтта Италиядә дә күчереп бастырдылар.

Сәүдәгәрнең өч баласы да фән юлыннан китүе, бер карасаң, гаҗәп тә... Әллә ни гаҗәпләнерлек тә түгел. Әтиләре – Арча ягыннан, Пошалым Башы авылыннан килгән Салих Гобәйдуллин Казан мәдрәсәсендә заманы­ның зур укымышлысы Шиһабетдин Мәрҗа­нидә укып, аң-белем җыйган зыялы ир-ат ич. Гыйлем алганнан соң, ул сәүдә эшенә кереп киткән, һәм шул өлкәдә дан һәм яхшы ат казанган. Атаклы байлар – Айтугановлар нәселеннән кыз алгач, аның дәрәҗәсе бермә-бер үсеп, ил-көн алдында ул үзе дә күтәрелеп киткән. Казанда зур кибетләр тота, йортлар төзи башлаган, мануфактура кибете, постау фабрикасы ачкан. Эшмәкәрлек белән беррәттән, мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнгән. 1910 елдан Парижда басылып килә торган «Мөселман» газетасы аның мөселман шәкертләргә зур матди ярдәм күрсәтүе, Шиһабетдин Мәрҗанинең 100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән «Мәрҗани» җыентыгын субсидияләвен язып чыга. Дөрес, җыентыкны, күп көч түгеп, милләт җанлы Газиз Гобәйдуллин әзерли, әтисен китап бастыру өчен акча бирергә дә ул күндерә.

Халык бәхете өчен фидакарьләрчә көрәшүче абыйлары, дөнья гамен йөрәгенә якын алган әтисе тәрбиясендә үскән кызның киләчәге сикәлтәсез, якты булырга тиеш тә бит... Язмыш каләмнәре адәм кулында түгел шул.

Гомеренең шул мизгеле – әрнү, газап тулы шул чоры искә төшсә, ул әле дә эсселе-суыклы булып китә. Тормыштагы көтелмәгән борылыш һәммәсен дә чәлпәрәмә китерер дип кем уйлаган? Күкрәк көче, үз акылы, тырышлыгы белән кеше булган киң күңелле Салих абый ерак туганнарга да кулдан килгәнчә ярдәм итүне бурычы саный. Бай, кунакчыл йортта чыбык очы туганнарга, авылдашларга да урын табыла. Укып, гыйлем җыйсыннар, бай булсыннар! Әмма уку гына, әгәр үз башында булмаса, кара йөрәкле адәмне кеше итәмени?! Әнә, чыбык очы туган тиешле ярлы бер егет кәмәше аларда яшәп ята, әзерне ашый, эчә, рәхәт чигә. Фәкыйрь туганны, әтиләре үтенгәч, абыйлары югары уку йортына әзерли. Ә моның уе... Гобәй­дуллиннар белән ныграк туганлашу һәм җиңел генә баю икән! Нәфесле адәмнең күзе... чибәр кызга төшә. Әмма моның күз уйнатуларына кызның һич исе китми, гыйшык-мыйшык уены уйнау гамендә дә юк.

Әле син алаймы?! Барыбер үземнеке итәм мин сине! Кызның аныкы булырга һич тә күнәр җае күренмәгәч, өйдә беркем юк вакытны туры китереп, көчләргә тотына ул аны. Исемен телгә алырга да җирәнгеч адәм: «Әтиеңә, абыйларыңа әләкләшсәң, илгә хур итәм мин сине», – дип янарга да онытмый. (Үчле, кабахәт адәм 1937 елда Гобәйдуллиннарга тагын бер этлек эшләячәк: ихтимал, кемнәрнеңдер кушуы буенчадыр, Газиз абыйсы һәм Гали Рәхим өстенә яла яга торган шикаять сырлаячак. 1943 елда сөргеннән мәңгелек чир алып кайткан талантлы әдип Гали Рәхим, күзгә-күз карап сорау алганда, юньсез сатлык җанның битенә төкерүен әрнеп сөйләр.) Шул хурлыклы вакыйгадан соң, йортта кайгы канатын җәйде.

Әтиләре, бигрәк тә абыйлары бу хәлне – күз карасыдай кадерле, газиз кыз баланы бәхетсез очраклылыктан саклый алмауларын шундый авыр кичерә ки,  йорттан мәет чыккан кебек була. Мәрьям мескенкәй, бәхетсез­лекнең әле очы күренмәвен аңлап, акылдан язу чигенә җитә. Әтисенә, туганнарына йөккә калганын ничек белдерсен? Куркып, бу хәлдән чыгу чарасын тапмый тилмерүләре! Шикле ысуллар белән йөктән үзе котылырга маташуы... Ахыры фаҗигале: күп кан югалтып, каны агуланып хастаханәгә эләгә. Фараз: «Операция­сез коткарып калып булмый.

Бүтән беркайчан балага уза алмас!»

Кайгыдан, оятыннан чиргә сабыша Мәрьям. Беркем белән аралашмый, беркая чыкмас була: атналар, айлар буе бикләнеп утыра.

Ул арада яңа бәла ишек кага: Газиз абыйсын, югары уку йорты укытучысын кулга алалар, искитмәле гаеп тагалар. Имештер, кайдадыр Урта Азиядә урлашуда катнашкан. Бу елларда аның беркая чыгып йөрмәве турында ишетергә дә теләмәүләре... Гаепсез галимне ашыгыч рәвештә кулга алу, нахак бәла тагу Казан университеты укытучыларын тетрәндерә, Газизне сак астыннан азат итүне таләп итеп гауга күтәрәләр. Сак астыннан йолып алалар алуын, әмма күп тә үтми газетада «Хаталану» дигән мәкалә басыла. Урта Азиядәге фамилиядәше урынына танылган галимне кулга алу маҗарасын тәфсилләп сурәтләгән мәкаләне теге үчле «чыбык очы» әтмәлләгән икән. Котылуын котыла, янәсе, әмма утсыз төтен булмый бит...

Мондый хәлләрдән соң Газиз абыйсының казанлылардан тәмам гайрәте чигә. «Берәүне дә күрәсем, монда яшисем килми», – дия башлый. Нәкъ шул чорда төрки телле республикаларның югары уку йортлары квалификацияле укытучыларга мохтаҗлык кичерә икән. Шул мәгълүм була. Эшкә чакырып Әзәрбайҗаннан килгән хат Гобәйдуллиннарның язмышын бүтән сукмакка кертеп җибәрә. Гаиләсен алып, Газиз Бакуга китеп бара. Озакламый аны Баку университетының Көнчыгыш факультеты деканы итеп раслыйлар. Профессор дәрәҗәсе бирәләр. Тора-бара әтиләре Салих абыйга, Кадыйр белән Мәрьямгә дә Бакуга күченеп китү яхшырак булмасмы дигән уй килә.

Бәхет ни икәнен белмәс идең, бәхетсезлек күрмәсәң, диләрме? Мәрьям Югары Педагогия институтына укытырга урнаша. Казанда басылган хезмәтләренә нигезләнеп, аңа доцент дәрәҗәсе бирелә. Укыту белән генә чикләнмичә, фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнергә тотына ул. Әзәрбайҗан төркиләренең гореф-гадәтләре, аш-суы, яшәү рәвеше турында саллы мәкаләләр язып бастыра. Иң сөенечлесе: монда ул мәхәббәтен таба.

Институтта Чаллыдан килгән доцент, танылган татар мәгърифәтчеләре нәселеннән чыккан Нәҗип Латыйф улы Хәлфин экономик география фәнен укыта икән. Затлы нәселнең затлы баласы... Аның абыйсы Ибраһим Хәлфин заманында патша бүләгенә – зур бриллиантка лаек булган дип сөйлиләр иде.

Казанда чакта ук бер-берсен шактый якыннан белгән ике галимне – Мәрьям белән Нәҗипне язмыш Бакуда очраштыра. Озын буйлы, чибәр ир-егет гүзәл кызны күптән белгән, ошатып йөргән икән. Уртак уй-хыяллар, бергә эшләү якынайтамы, никахлар күктә укыла, диюләре хактырмы – дуслык мәхәббәткә әйләнә. Өйләнешәләр. Нәҗипнең Каспий диңгезе ярына чыга торган биш катлы йорттагы кечкенә генә фатиры гашыйклар өчен бәхет оясына тиң тоела. Ниһаять, чын бәхетнең ни икәнен тату аңа да насыйп була. Яраткан эше, сөекле ире, дәрәҗәсе бар, туганнары белән аралаша. Дуслары хөрмәт итә, гадел булганга студентлары ярата. Тагын ни кирәк? Нәҗибенә ул яки кыз бүләк итә алмавы гына аяныч. Исеменә кадәр хикмәтле – Мәрьям бит аның. Мәрьям-ана. Риваять булып телләрдән телләргә күчеп йөри торган исем кушкан бит аңа газиз әнкәсе. Ана булу бәхетеннән мәхрүм калуы аяныч, тик нишлисең, башны ташка орсаң да, ташны башка орсаң да, баш кына ярыла. Әле дә ярый, Газиз абыйсының уллары Сәлман белән Микаил бар. Үзенеке булмагангамы, бигрәк кадерле туганнары, җанын ярып бирер иде. Бүләкләр алу, немецча сөйләшеп, тел өйрәнү, уйнау-шаяру җан рәхәте ич.

Менә әле дә кысан трамвайда, үткәннәрне күздән кичерә-кичерә, төянеп, өенә кайтып бара ул. Акча алган көн, табынны мулрак әзерлисе булыр, әтисе килер, бәлки. Оныкларны бер күрергә тилмереп яши бит ул да. Ара ерак...
Шулчак әллә ни генә була, берара җай гына тәгәрәгән трамвай, дөбер-шатыр килеп, кинәт туктап кала. Киштәдән төргәкләр оча, кешеләр берсе өстенә берсе ава, егыла... «Ай, беттем, аягым, кулым сынды...», «Авария! Ашыгыч ярдәм чакырыгыз!» кебек ачы тавышлар, ыңгырашу, елау авазлары трамвай эчен тутыра. Тимергә эче белән бик каты бәрелеп, Мәрьям тынсыз-өнсез кала. Иелә дә, бөгелә дә алмый, әйтерсең, мең энә кадалган...
Көттереп килгән бәхет... очып китәргә дә күп сорап тормый икән.

Ул хастаханәгә эләгә. Табиблар чирен таба алмый, ә эчен кисеп алган сызлау һич үтми. Хастаның хәле көннән-көн начарая. Операция дә ясап карыйлар, әмма соңарып... Перитонит яшь гомерне өзә.

Бер рәсем тарихы



Гобәйдуллиннар килене Әминә апа белән бик күптән, хат аша танышкан идек. «Сөембикә»дә эшли генә башлаган елларым. Бүлек мөхәрриренә – миңа атап язган хаты килеп төште. Язмаларым күңеленә хуш килгән, уй-фикерләре белән уртаклашырга теләгән. Ә миңа нәкъ шул чорда Мәскәү татарларын – милләттәшләрне бер түбә астына җыя, кичә-концертлар гөрләп үтә торган атаклы Әсәдуллаевлар йорты хакында мәгълүмат туплау бурычы йөкләнгән иде. Әминә апаның хаты шулкадәр вакытлы килде, күктән көткәнне җирдән бирде Ходай, дими, ни дисең... Уй-теләгемне әйтеп, ярдәм итүен үтенеп, аңа хат язып салдым. Озакламый җавап та килде.
Ләкин ул миңа бөтенләй башка язма җибәргән икән.

«Хөрмәтле Роза ханым!

Әсәдуллаевлар йорты хакында кирәкле фактлар җыйдым, тик утырып мәкалә язарга вакыт таба алмадым. Үтенечегезне тиз арада үтәрмен. Хәзергә аның урынына сезгә Мәрьям Гобәйдуллина хакында язма җибәрә торам. Халкыбыз тарихы өчен әһәмиятле тема укучыларыбызга да кызыклы булыр дип ышанам. Алар кичергән афәтле заман, фаҗигале, аянычлы хәлләр искә төшеп, бәгырьне сызлатып, җанны әрнетеп тора. Алай гынамы, яхшы сүз, дога белән аларны искә аласы, язмышларын-тормышларын бүтәннәргә дә гыйбрәт итеп сөйлисе килә. Газиз Гобәйдуллинның улы Сәлманга кияүгә чыгып, татар дөньясында якты эз калдырган мәгърифәтчеләр гаиләсенә килен булып төшкәнемә дә инде байтак еллар узган. Әмма бу гаилә дучар булган фаҗи­гале, афәтле кыйссаларга һаман да күнегеп бетә алмыйм.

Дөрес, укучыларга бәян итәргә теләгән героиням – Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллина белән очрашып күрешүләр насыйп булмады. Миңа нибары өч яшь чагында ул инде мәңгелеккә күчкән булган. Әмма ирем Сәлман – үзенең апасы, кайнанам Рабига ханым исә сөекле иренең сеңлесе турында шундый яратып сөйли иде, миңа ул күптәнге танышым, якын туганым булып тоела.

Бик борынгы, бик серле тарих шул бу... Гаилә альбо­мын кулыма алам да татар дөньясында онытылмаслык якты эз калдырган шәхесләрнең сурәтенә текәләм. Ка­рыйм да шаккатам: «яхшы ата, яхшы аналарның яман түгел баласы» бит болар. Кемнәр каргаган, нинди гөнаһ­лары өчен шундый да ачы каһәргә дучар булганнар соң алар?! Җавап табалмыйм. Чөнки җавап юк.

Рәсемнәргә сез дә күз салыгызчы... Әллә кайчан, үткән гасыр башында яшәгән татар зыялылары. Матур, яшь, чибәрләр!

Менә Газиз Гобәйдуллин. Татарлардан беренче тарихчы-профессорның хезмәтләреннән яңа, яшь буын татар халкының каһарманлыгын, үткән юлын өйрәнер. Әмма аның яшь гомерен система дип аталган котсыз кылыч кыяр.
Газиз Гобәйдуллинның сеңлесе Мәрьям... Зур кара күзләр томырылып безгә карый. Карашы киләчәккә төбәлгән. Сөйкемле чыраен романтик-хыялый елмаю бизи. Яшь татар республикасының беренче карлыгачы – галимә-этнограф – бәхет өчен туган булган бит ул! Зирәк, акыллы, егерменче елларда Казанда югары белем алган укымышлы туташ... Якты дөньяда аңа нибары кырык ел гомер бирелгән. Шул кыска гына гомерендә күп эшләр башкарырга да, кайгы-хәсрәт күреп, сынаулар аша узарга да өлгерер ул.

Яшь туташ олы абыйсы белән «Шимбә» түгәрәкләренә йөри. Ә анда Казан каласының алдынгы фикерле яшьләре җыела, фикерләшә торган була. (Бу түгәрәк хакында танылган журналист Шәриф Байчура «Татар яшьләре хәрәкәте һәм Фатих Әмирхан» дигән күләмле мәкаләсендә тулы мәгълүмат бирә. «Казан утлары» журналы, 1 нче сан, 1966 ел.) Сез «Шимбә» түгәрәге­нә йөрүче бер төркем егет, кызларның фотосурәтен күрәсез. Алар арасында безнең Мәрьям, янәшәсендә туганнан туган сеңелләре Зәйнәп һәм Рабига Габитовалар, Гайшә Богданова һәм абыйсы Газиз Гобәйдуллин да бар. Ике яшь егетнең кемнәр икәнен таный алмадык. Бәлки, укучылар арасында аларны белүчеләр табылыр. Бу фотосурәт белән бәйле кызыклы тарихны да язып китим. Аны ерак Австралиядән кунак булып килгән Ләйлә ханым Садри (кыз чактагы фамилиясе Габитова) сөйләгән иде. Шундый ук фоторәсем аларда да саклана икән. Казанга килгәч, шул фоторәсем буенча ул Газиз Гобәйдуллинның улы – минем ирем Сәлманны эзләп тапты. Сурәттәге Зәйнәп һәм Рабига Габитоваларның аның атасы Мәхмүт (бәлки, Мөхәммәт?) Габитовның бертуган сеңелләре икәнен сөйләгән иде. Сәлманның әтисе Газиз Гобәйдуллин яшь чагында чибәр Рабига Габитовага гыйшык тотып йөргән булган икән. Кызның кулын да сораган, әмма Рабига фронтка киткән офицер егетен көтеп алырга вәгъдә бирүен сәбәп итеп, аның мәхәббәтен кире каккан. Сөйгәне сугыш кырында ятып калгач та, кияүгә чыкмаган, мәхәббәтенә тугры калырга ант иткән. Чибәр кыз гомерен ялгызлыкта үткәргән – фәкать песиләре белән генә серләшеп яшәгән. Бик фәкыйрь вакытлары булса да, яраткан мәчеләрен ташламый, үз авызыннан өзеп, соңгы кыерчыгын мияубикәләренә ашата. Рабига Габитова 1946 елда үлә.
Үкенечле язмышлар... «Кем белә, әгәр Газиз Гобәйдуллин белән чәчләре чәчкә бәйләнгән булса, язмышлары, бәлки, бөтенләй бүтән эздән тәгәрәгән булыр иде», – дип көрсенгән иде Ләйлә ханым. Язмыш бит ул, беребез иркендә дә түгел. Исеме йөрәгендә тамыр җәйгәндерме, Газиз Апанаевлар нәселеннән Рабига исемле кызга өйләнә, аларның ике улы үсә.

Мәрьям апаны күмү мәрәсимен унҗиде яшьлек Сәлман яхшы хәтерли: күп халык җыелган, республиканың мәгариф җитәкчесе Гобәйдуллиннарның, шул исәптән Мәрьям ханымның әзәрбайҗан мәдәниятен үстерүгә гаять зур өлеш кертүен ялкынланып сөйли. Ә гаилә япь-яшь ханымның үлемен бик авыр кичерә, теге чактагы бәхетсезлекнең дәвамы бу, ялкынсыну нәтиҗәсе дип гоманлыйлар. Бәлки... Кем белә, Гобәй­дуллиннар кичергән фаҗигаләрне күрми гүр иясе булуы аның бәхетедер, бәлки. Туган як музеенда бик аз гына хезмәт хакы алып эшләүче улы Кадыйр белән фәкыйрь генә алачыкта яшәп, Салих абзый 1935 елда вафат була. Ә Газиз – татар халкының фидакарь улы, язучы, галим – Казанга кайтырга теләсә дә, фатир юклыктан монда төпләнә алмый. (Зәйни Солтанов урамындагы 12 нче санлы ул мәһабәт йорт әле дә үз урынында. Төзек, матур утыра.) Газиз 1937 елда гаепсезгә кулга алына һәм тоткынлыкта һәлак була. Дәһшәтле еллар корбаны 1957 елда реабилитацияләнә.

Мәрьям апаның үлеменнән соң, 1936 елда Гайшә Апанаевага өйләнеп, Нәҗип Хәлфин да афәтле утыз җидегә кадәр генә яшәп кала. Аны да төрмә йота, ә хатыны Гайшә бертуганы – Газиз Гобәйдуллин хатыны Рабига апасы белән бергә Караганда лагерьлары газабын татый. Михнәт чигеп, икесе дә исән әйләнеп кайталар кайтуын, Бакуда яшәп, шунда дөнья куялар.

 Ә Мәрьям апаның каберен Бакуда Сәлман белән күпме генә эзләсәк тә, таба алмадык. Баку читендәге, апабыз җирләнгән кабер урыны кемнәргәдер бик охшагандыр, күрәсең, үзләренең танылган әһелләрен җирләү өчен бульдозер белән тигезләп, ул урынга дан аллеясы төзеп куйганнар».

Әминә ГОБӘЙДУЛЛИНА. Мәскәү».

P. S. Ни гаҗәп, «Кадерле Мәрьям апа» дип башланган ул язманың язмышы да шактый катлаулы булып чыкты. Мәкалә төрле сәбәпләр белән саннан-санга төшеп калды. Калган эшкә кар ява, дип, белми әйтмәгәннәр шул. Юк, онытылуын онытылмады. Язма архивта ята бирде. Вакыты җитмәгәндер дип юансам да, үтәлмәгән бурыч – әманәткә хыянәт кебек, ул хаттагы язмыш гел искә төшеп, күңелне тырнап тора иде. Әминә апа үзе дә бакыйга күчкән инде. Бу аның әманәте иде бит. Урыннары җәннәттә булсын.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy