Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Ханбикәләребез

Ханбикәләребез

Марат Әмирханов
Марат Әмирханов
21 октября 2015
3921 карау
Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык. Боларга мөселман хатын-кызларының бернинди хокукы юк дигән уйдырма да өстәлә.

Тарихи романнар авторы буларак, мин әлеге теманы өйрәнүгә шактый күп вакытымны сарыф иттем. Болындагы чәчәкләр шикелле, алар да төрледән-төрле. Наз камырыннан изелгәннәре дә, тар холыклылары да бар.

Шулай да, кем ул ханбикә?

Ханбикә – дәүләти дәрәҗә. Дөрес, ул – ир хатыны да; дөрес, ул – ана, ләкин ул – беренче чиратта дәүләт эшлеклесе.

Мин, шәхсән, Алтын Урданың чын вә хак татарлыгы, төркилеге мәшһүр Үзбәк хан дәвереннән башлана дип саныйм. Чөнки нәкъ ул ханлык иткән чорда (1312–1342 еллар) ислам дине дәүләт дине сыйфатында тәгаенләнә, ил бик күп позитив үзгәрешләр кичерә. Шуңа күрә ханбикәләребезне барлауны да шул чордан башласак, дөресрәк булыр.

Тайдула, Толымбикә, Нурсолтан, Үрбәт... Янә дә Гәүһәршад, Сөембикә. Бу тарихи шәхесләр минем яраткан әдәби геройларыма әйләнде.

Әгәр, хөрмәтле укучылар, сезнең күңелләрдә дә аларга карата ихтирам чаткылары уята алган булсам, үземне бик бәхетле кешегә санар идем. Амин.

Тайдула

Үзбәк ханның җәмәгате, Тәнибәк, Җанибәк ханнарның анасы, Бирдебәк ханның, Толымбикә ханбикәнең дәү әнисе.

Тайдула ханбикә бу көннәрнең иң популяр шәхесе. Моңа Русия кинематографиясенең 2012 елгы казанышы саналган «Орда» фильмы сәбәпче. Фильм чын, булган хәлләргә нигезләнеп төшерелгән. Чыннан да, анасы сырхаулагач, Җанибәк хан, тарихчы Карамзин язуына караганда, Олуг Иоанн II гә мондый эчтәлектәге хат юллый: «Без ишеттек, Күкләр сезнең баш попыгызның догаларына хәерхаһ икән, дәхи дә минем хәләл җефетемә дә (сүз анасы турында бара. – М. Ә.) саулык сорасын әле».

Баш поп – митрополит Алексей Җанибәк ханның анасын догадан калдырмый, ханбикә терелә. Һәм Тайдула, рәхмәт йөзеннән, гомере буе Мәскәү чиркәвенә ярдәм итеп тора.

Фильмда исә без убырлы карчыкны да куркытырдай ямьсез, явыз һәм томана кортканы күрәбез.

Хәзер 1304–1377 елларда яшәгән күренекле гарәп сәяхәтчесе Әбү Абдуллаһ Мөхәммәд ибне Абдуллаһ әл-Лавати әт-Тәнҗинең «Кыргый мәмләкәтләрне вә сәфәр могҗизаларын күзәтүчеләргә бүләк» исемле мәҗмугасына мөрәҗәгать итик. Утыз ел гомерен сәяхәткә багышлаган сәүдәгәр тарихка Ибне Баттута исеме белән кереп калган. Ул көндәлегенә фәкать үзе шаһит булган вакыйгаларны гына теркәп барган.  Шуңа күрә алар искиткеч зур кыйммәткә ия.

Ибне Баттута Тайдула ханбикә белән дә очраша.

«Мин солтан белән күрешкәннең икенче көнендә Хатын (ханның иң якын җәмәгате) янына кердем. Ул үзенә хезмәт күрсәтүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында утыра иде. Шунда ук иллеләп үсмер кыз да бар. Алларында чия белән тулы алтын вә көмеш савытлар. Чистарталар. Хатын алдында да чия, ул да чистарта. Без аны баш иеп сәламләдек. Юлдашларым арасында Мисыр мәкаме белән Коръән укучы да бар иде. Күңелгә ятышлы тавышы белән ул Коръән укыды. Аннан соң Хатын матур һәм җиңел агач чәркәләрдә кымыз китертте. Ул чәркәне миңа үз куллары белән сонды. Бу – аларда олы ихтирам билгесе».

Янә бер эпизод. «Җомга көнне солтан һәрвакыт якыннарын Алтын чатырына җыя. Бер мәҗлестә мин дә катнаштым. Йөз кеше сыйдырышлы чатырның уртасында алтын йөгертүле көмеш яфракларга төренгән агач тәхет. Тәхетнең аяклары көмеш, ә өске өлеше кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән.

...Тайдула хәләл җефетләр арасында иң яратканы. Солтан аны ишек катына килеп каршы алды, кулыннан тотып сәламләде. Тәхетенә дә җәмәгатеннән соң гына утырды. Шуннан соң чатырга солтанның балалары, туганнары һәм башка рәсми кешеләр керде. Җомга намазыннан соң ханбикәләр үз чатырларына кайтып киттеләр. Тайдуланың арбасын ат менгән иллеләп шаһсуар (оста атчабар) кыз чолгап алган иде. Алдан егермеләп ханым юл күрсәтеп бара. Алар да иярдә. Койрыкта – йөз кешелек җәяүле яшь коллар чирүе».

 Җә, бу купшы манзараның «Орда»да тасвир ителгән вакханалия белән нинди уртаклыгы бар? Аерма шунда гына, Ибне Баттута үз күргәннәрен яза, фильмны төшерүчеләр ялган хыялга бирелә. Танылган политолог һәм тарихчы Булат Солтанбәкев бу хакта матбугатта («ЗП» газетасы, № 23): «Фильмның төп җитешсезлеге – тарихи бидөреслек», – дип язып чыкты.

Тайдула ханбикә рәсми зат сыйфатында тышкы диңгез сәүдәсе мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Кораб салымы да тулысынча аның карамагына керә. Шуңа күрә ул килеп туган проблемаларны үзлегеннән хәл итә алган. Бер генә мисал. Уйламаганда гына венециялеләр Константинополь янында Урда сәүдәгәрләренә һөҗүм итә. Озак та тормый, Кипрдан кайтып килүче Бачман сәүдәгәр дә шул хәлгә юлыга. Беренче очракта тауар 749,8 килограмм көмеш белән бәяләнә, икенчесендә – 748,8 килограмм. Хан исә  артык төбенә төшеп тормый, бөтен чыгымнарны венециялеләр өстенә аудара, Алтын Урдага кул күтәргәннәр ич, сабак булыр. Тайдула, киресенчә, инцидентны җентекләп тикшерә һәм гаеп атта да, тәртәдә дә бар дигән нәтиҗәгә килә. Алай гынамы, Венеция сәүдәгәрләренә 102,96 килограмм көмеш акчаларын кире кайтара.

Тагын бер үтә дә четерекле өлкәне үз кулында тота ханбикә. Бу – диннәрнең үзара татулык мәсьәләсе. Алтын Урда әлеге җәһәттән бүгенге дәүләтләргә дә үрнәк. Тайдуланың Рим католик чиркәве башлыгы Папа Бенедикт XII белән алышкан хатлары гына да дистәгә якын. Диннәрнең тату яшәве өчен ул бөтен шартларны да тудырырга тырыша. Сырхау килгәч, митрополит Алексей атакайга мөрәҗәгать итүнең дә асылында шул ята. Бер-берсенә карата никадәр зур ышаныч!


Толымбикә

Үзбәк ханның оныгы, Тәнибәк һәм Җанибәк ханнарның сеңлесе, Туктамыш хан белән бәкләр бәге Мамай әмирнең җәмәгате, мәшһүр Глинскийлар токымының нәсел башы Мансур угланның әнкәсе. Ошбу ханбикәнең Алтын Урда дәүләтендә тоткан ролен шәрехләү өчен әүвәл ул яшәгән чорга күзәтү ясау мәгъкуль булырдыр.

Мәгълүм булганча, тарихта «Бөек чуалыш» (1360–1380) дип бәяләнгән дәвердә тәхет өчен тартыш барышында егерме хан гына алышына. Чагыш, суеш, үтереш – кем әйтмешли, ата улны, ана кызны белми. Күк Урда тулы мөстәкыйльлек дәгъвалый башлый. Болгар, Мукшы читкә тайпыла, Хаҗитархан, Сарайчык та аларга кушыла. Мәшһүр Бату хан тарафыннан оештырылган бөек татар мәмләкәте вак-вак кисәкләргә бүлгәләнү афәте алдында кала. Гадәттә, мондый зур сынау чорында көрәш мәйданында яңа бер шәхес пәйда була. Аны заман тудыра. Мамай морза әнә шул замани зарурият тудырган шәхес. Максат изге – Бату хан Олысын элекке чикләрендә саклап калу, бер учка җыю.

Толымбикә белән никахлашу аңа Гурген (хан кияве) дәрәҗәсе бирә, ягъни тәхет янында ханнан кала икенче зат. Моңа хәләленең аң-белеме дә өстәлә. Бу инде зур көч. Күпләр (хәтта танылган тюрколог Лев Гумилев та) Мамайга «узурпатор» тамгасы такты. Иң кызганычы, кайбер исемле татар галимнәре дә яклый әлеге фикерне. Куликово орышында да татар белән татар сугышкан дип баралар. Шул ук вакытта, Почекаев Р. Ю. («Мамай летописный и Мамай исторический»), Похлебкин В. В. («Татары и Русь») кебек алдынгы карашлы рус галимнәре чын дөреслекне эзләүдән туктамый.

Мамай тәхеткә омтылмаган. Ханнарны ул үзе күтәрткән. Татар тарихында Бату Алтын Урдасының бердәмлеген саклап калу өчен ут йотып йөргән Чыңгыз токымыннан тыш, ике генә шәхес бар. Берсе – Мамай, икенчесе – Идегәй.

Толымбикә ире Мамайның терәге генә түгел, төп идеологы да. Һәр гамәл аның фатихасы белән генә яшәүгә хокук алган. Икътисадны гына алыйк. Ханбикә җан башыннан салым түләү системасын алга сөргән. Дөрес, моны тормышка ашыру ул чакта мөмкин дә булмаган. Чөнки урындагы хакимнәр каршы төшкән, мең төрле сәбәп уйлап тапкан. Әйтик, Болгарда гына да салым төре егермедән артып киткән. Шулай да реформатор бикәбез хакимият һәм аксөякләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүче урдабизарчыларны (сәүдәгәрләр) күптөрле ташламаларыннан мәхрүм итә алган.

1371–1372 елларда Толымбикә хатын исеме белән Сарайда һәм Мукшыда акча да сугыла. Бу Алтын Урдада хатын-кыз исеменнән чыгарылган тәүге һәм соңгы тәңкә. Күрәсең, балигълык яше җитмәгән хан урынына илне Толымбикә идарә иткән. Соңрак, Казан ханлыгында, әүвәл Гәүһәршад тәнәкә, аннан Сөембикә ханбикә васыя (опекун) кимәлендә шушы вазыйфаны башкаралар.

Толымбикә белән Мамай, яратышып, бер-берсен чын күңелдән ихтирам итешеп яшиләр, үзләренә лаеклы балалар үстерәләр. Өлкән уллары Мансур морза Литва мәмләкәтендә олуг кенәз Альгирдас канаты астында яши, шунда чыныгу ала. Славян кызын ярәшеп, кенәз Глинскийлар ыруына нигез сала. Иван Грозныйның анасы княгиня Елена Глинская – шушы токым вәкиле.

Мамайны, Куликово орышындагы җиңелүдән соң, Туктамыш хан тар-мар итә, Алтын Урда тәхетенә  утыра. Үзеннән ундүрт яшькә яшьрәк Толымбикә ханбикәне хатынлыкка ала. Бу – җиңүченең хокукы. Тик бераздан гомерен дә өзә. «Бөек чуалыш» Мамайлар гаиләсен пыран-заран китереп ташлау белән тәмамлана.

Иннә лилләһии вә иннә иләйһии раҗигун.

Нурсолтан


Хәлил, Ибраһим, Миңлегәрәй ханнарның җәмәгате, Мөхәммәдәмин, Габделлатыйф ханнарның, Гәүһәршад тәнәкә-васыяның анасы. Нурсолтан Казан ханлыгы чорының иң мәгълүм, иң өйрәнелгән шәхесе. «Сөембикә» журналын укучыларга да таныш исем бу. Чөнки ул күп кенә язмаларда телгә алынган зат. Әйдәгез, янә хәтеребезне тагын бер барлап алыйк.

Нугай Урдасы хакиме Тимербәк кызы Нурсолтанны бик яшьли Казан ханы Хәлил солтанга ярәшә. Тик бу никахның гомере бик кыска була. Агасының тол калган хатынын Ибраһим хан үзенә ала. Соңгы никахы Кырым ханы Миңлегәрәй әмир белән Дәүләт эшлеклесе, җәмәгать әһеле сыйфатында Нурсолтан нәкъ менә шушы чорда таныла башлый да инде. Һәм аның сәбәбе дә аңлашыла. Ул Ибраһимнан берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән кала. Аларны ыруларына бәрабәр дәрәҗәдә тәрбия итү аның өстендә. Ә берәү дә ярдәм итми, булышыйм дип тормый. Әйтик, өлкән улы Мөхәммәдәминне атасының тәхетенә бик утыртасы иде дә, юк, барып чыкмый, Ибраһим ханның беренче җәмәгате Фатыйма-Солтаннан туган Илһам шаһзадәне мәгъкуль күрәләр. Болайга китсә, Габделла­тыйфны урнаштыру да авырга туры киләчәк. Чиратта – Гәүһәршад. Аның да парын алдан тәгаенләп кую зарур. Болар барысы да ана йөрәген җилкетә, тынгы бирми.

Фикеремне озынга сузмыйча, ханбикәнең Мәскәү-нең олуг кенәзе Иван III гә юллаган хатыннан бер өзек кенә китереп узам.

«Үзең аңлыйсыңдыр, кадерле улымны (сүз Габдел-латыйф турында. – М. Ә.) мин, зур ышаныч вә өмет-ләр белән, синең карамакка җибәрдем. Ул бала язмышын үзең теләгәнчә хәл ит: йә үзеңдә тот, йә олы абыйсы янына (Казан ханы Мөхәммәдәмин. – М. Ә.) җибәр, кулыңнан килгәнчә тынычландыр аны. Ул үзе дә, аның абыйсы да бик яшьләр. Алар бер-берсен яратышып яшәрләр. Безнең үтенечебез шул: син аларга үзең белгән кадәр яхшы шартлар булдырсаң иде. Кирәк булганда, син аларга үз эшләреңне дә куш: өйрәнсеннәр тәртипкә – акыллырак булырлар. Әгәр дә алар бер урында бер эшсез яши башласалар, бөтенләй бозылып китүләре ихтимал». Никадәр сөю, ярату, кайгырту хисләре салынган бу эчкерсез җөмләләргә.

Тора-бара мин алда шәрехләгән Ана тойгысына акрынлап мәмләкәт-дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр, аларны көйләү-җайлау вазыйфалары да килеп өстәлә. Шул рәвешчә, халыкара сәяси мәйдан күгендә Нурсолтан дипломат йолдызы кабына. Ул Казан–Мәскәү–Кырым–Төркия–Мисыр–Гарәбстан мөнәсә-бәтләренең эчендә кайный. Дустанә дәүләтләр арасында да каршылыклар, аңлашылмаучылыклар бер-бер артлы чыгып кына тора. Бу – гадәти хәл. Әмма аларга учактагы кура кебек дөрләп китәргә, ялкынланып янарга гына ирек бирмәскә кирәк. Бу инде дипломат вазыйфасы. Хатын-кызларга гына хас йомшаклык вә зирәклек белән бу мөлаем һәм итагатьле ханым азау ярган тәкәббер дәүләт адәмнәрен дә үз ягына аудара. Мәсәлән, олы улы Мөхәммәдәмин – Казан тәхетендә, кечесе Габделлатыйф – Мәскәү тоткынлыгында. Аларның, шул исәптән Казан ханлыгының да язмышы Иван III сәясәтенә, барыннан да элек Казан–Кырым багланышларына бәйле. Шушы бәйлелекне баланста тоту, ай-һай, җиңелләрдән булмый. Нурсолтан барыбер үз дигәненә ирешә. Иван аны патшалар дәрәҗәсендә кабул итә. Ана әүвәл Кашира биләмәсендә кече улында ярты ел кунак була, аннан алты ай олы улы тәрбиясендә яши.

Нурсолтан сылу бизәнергә, көязләнергә яраткан.  Ул һәрвакыт затлы киемнәрдән генә йөргән, зиннәтле ташлар белән бизәлгән алтын-көмеш бизәнү әйберләрен йоклаганда гына салган. Әйтик, Иван кемнәндер ишетеп, Нурсолтанның сандыгында Туктамыш ханның атаклы Энҗе бөртеге (Жемчужное зерно хана Туктамыша) барлыгын белә һәм ханбикәгә әлеге асылташны үзенә бүләк итүен үтенеп хат яза. Нурсолтан үтенечне кире какмый.

Оештырасы иде Казанда әлеге шәрык сәнгате шедевр-үрнәгеннән шул исемдәге махсус күргәзмә. Зур итеп, шау-шу куптарып, мактанып-горурланып...

Үрбәт

Илһам хан, Мөхәммәдәмин ханның хәләл җефете, Нурсолтан ханбикәнең килене. Мин Үрбәт ханбикәне яраткан рәссамым Крамскойның «Билгесез ханым» («Неизвестная») картинасында сурәтләнгән серле затка охшатам. Шундый ук чибәр, самими, мәхәббәтле, нәзберек һәм тәкәббер булып күз алдыма баса ул. Серлелеге – хак дөреслек. Хикмәт шунда, ханбикә төрле тарихи чыганакларда еш телгә алына, әмма берсендә дә исем-аты күрсәтелми. Алай гынамы, аны күрә алмыйлар. Мисал өчен, «Казан тарихы»ның авторы Иоанн Глазатый мәкерле еланга тиңли.
Бер генә өзек: «И нача она помале, яко очень, разжигати сухие дрова, яко черень, точити сладкое древо, яко прелуковая змия...»

Мин үзем әлеге ханбикә турында тәүге мәртәбә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан русча-инглизчә чыккан «Казань. Времен связующая нить» җыентыгыннан укып белгән идем. Тетрәтте ул язмыш мине. Эзләнергә, чокынырга тотындым. Нәтиҗәдә, ике елдан «Үрбәт ханәкә гыйшкы» дигән роман язылды. Тарих инде мине башка үзеннән җибәрмәде. Иҗат юнәлешем дә үзгәрде, тарихчы прозаик булып киттем. Һади Атласи да шома гына уздырып җибәргән бу олы шәхеснең кемлеген дә ачыкладым. Тарих фәннәре докторы Сәлам Алишевның бер кечкенә генә искәрмәсеннән эзләп таптым. Рәхмәтем зур галимгә.

...Илһам хан атасына ошамый, йомшак холыклы, ваемсызрак кеше була. Русларга әсир төшүе дә шул сәбәптән. Аны олуг кенәз бөтен гаиләсе белән сөргенгә сөрә. Тоткынлыкта тоташ төшенкелеккә бирелеп, озакламый җан тәслим кыла. Исән әсирләрне православиегә өндиләр. Тол калган Үрбәт ханбикәгә дә тынгылык юк. Куркытып та җәберлиләр, зур боярга кияүгә бирербез, дип, майлап-җайлап та карыйлар.

 Бер ел үтә, ике, өч, биш... Ханбикә исә чит дингә күчү турында ишетергә дә теләми, өндәмәннәр белән дә яулык ябынып кына, татарча гына, тылмач аша гына сөйләшә. Басым көчәйгәннән-көчәя, сафлар да сирәгәя. Әнә, Илһам ханның энесе Ходайкол үз теләге белән муенына тәре тага. Иван яңа христианны сеңлесе Евдокияне биреп куандыра.

Кыерсытулы ундүрт ел артта кала. Орчык кадәре генә бу чибәр, мөлаем ханымның рухи ныклыгы Иванны таң калдыра. Мондый һиммәт иясен ничек ихтирам итмәскә мөмкин? Ул ханбикәне Мәскәүгә чакыртып ала да икенче тапкыр тәхеткә тәгаенләнгән янагасы Мөхәммәдәмингә димли.
Үрбәт ханбикәнең карашы, моңа карап, бөртек тә үзгәрми. Чын мөселман, хак милләтпәрвәр зат булып кала. Ире Мөхәммәдәминне дә, «Казан тарихы» авторы билгеләп үткәнчә, төрле юллар, төрле ысуллар белән үз асылына кайтарырга тырыша. «Казан олуг кенәздән аерылырга тиешле, Казанның тоткын булган ханы һичбер вакытта да атаклы була алмас», – дип, һәрдаим колагына тукып тора.

Тамчы таш тишәр, ди. Ниһаять, Казан–Мәскәү мөнәсәбәтләре тарихында аерым урын биләп торган 1505 елның 24 июнь көне чаң кага.

Күзәтүләрдән бер өзек: «Погром таң белән башланды. Әүвәл Мәскәү илчесе Кляпикны төрмәгә яптылар. Аннан соң эчке яугирләр Ярминкәгә килгән рус сәүдәгәрләрен чүпләргә тотынды. Сансыз мал-мөлкәтләрен тартып алдылар, каршы килүчеләренең башы җиргә тәгәрәде, зинданнар рус кешеләре белән шыгрым тулды.

Шулкадәр күп байлык килде ки, казанлылар бакыр казаннарын чүплеккә ташлады, көмеш казаннан гына ашый башладылар.

24 июнь Үрбәт ханбикәнең чиккән гөнаһсыз җәфалары өчен Иваннан үч кайтару иде».

Үрбәт ханбикә турындагы мәгълүмат романга да сыеп бетмәде. Шуңа күрә язманы шушы урында өзәргә дә мөмкин булыр иде. Шулай да нокта куярга ашыкмыйк әле. Ник дисәң, әгәр Мөхәммәдәмин белән Үрбәт сылу арасындагы Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә тиң, гыйшкый ялкынны урап узсам, зур хилафлык булыр иде.

Мөхәммәдәмин яшьли Иван карамагында тәрбия алган, шул сәбәпле милләтен, телен оныта барган илем иркәсе шаһзадә. Тәтәйләр катыннан кайтып кермәгән, хәмер елгадай аккан. Мәҗлес, кутеж, кәнизәк...

Үрбәтне очратмаса, гомере шул эздән дәвам да иткән булыр иде, бәлки. Мәхәббәт шушы азгынны да йөз сиксән градуска борып куя. Хак, мәхәббәт дигән илаһи хис утсыз-нисез дә алтынны эретә, корычтан мамык ясый.

Гашыйк булу өчен күп кирәкми. Мөхәммәдәмин белән Үрбәт тә бер-берсенә бер күз сирпүдә гашыйк булалар. Бу ике гашыйкның бергә яшәгән бәхетле көннәре мизгелгә сыеп бетә. Хәлбуки, алар уналты ел бер кашыктан ашыйлар.

Мөхәммәдәмингә 1515 елда сырхау килә, бер елдан фалиҗ (паралич) суга. Үрбәт аның яныннан бер генә минутка да китеп тормый. Тик язмыштан узмыш юк, күзләрен үзе йомдыра.

«И того же месяца царица с печали умре, зелия вкусив».

Ошбу җөмләне язганда дошмани раһибның да (монах) күзләре яшьләнгәндер, мөгаен. Яшьләнмәслекмени?!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy