Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Тукай аралашкан шәхесләр турында

Тукай аралашкан шәхесләр турында

Рәфыйк НӘФЫЙКОВ, Татарстан Фәннәр Академиясенең академигы. Тарих фәннәре докторы.
Рәфыйк НӘФЫЙКОВ, Татарстан Фәннәр Академиясенең академигы. Тарих фәннәре докторы.
14 февраля 2017
680 карау
Шагыйрьнең туган елы безнең көн­нәрдән ераклашкан саен, халыкта аның тормышын, иҗатын тулы­рак өйрәнү теләге арта гына бара. Дуслары кемнәр булган, кемнәр белән ара­лашкан шагыйрь? Бу сорауларга җавап та­бу безнең һәммәбез өчен дә бик мөһим. Әйе, эзләнүләр дәвам итә. Яңа табылган һәр мәгълүмат, һәр документ Тукай аралашкан шәхесләр турында сөйли, шагыйрьнең көнкүрешен, иҗатын тулырак ачыклар­га ярдәм итә. Әлбәттә, табылган мәгълү­матлар төрле: аларның бәхәслеләре бар, бәхәссезләре. Өйрәнү, эзләнү эшләре дә төрле юнәлештә алып барыла. Мәсәлән, Тукайның Уральск каласында яшәгән чоры — өйрәнүләрнең бер юнәлеше. Ша­гыйрь егерме җиде еллык гомеренең унике елын шушы калада үткәргән. Бу дә­вер тарихка Тукай тормышынын чын мәгънәсендә якты борылыш, үсү, җитлегү, кечкенә Апуштан бөек Тукайга әверелү дә­вере булып кереп калган.
Монда ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта өч ел буе рус клас­сында да белем ала. Бу шәһәрдә әле дә Тукай белгән кешеләр­нең туганнары, якыннары, оныклары яши. Шуңа күрә анда табылган мәгълүматлар аеруча әһәмиятле, аеруча кыйммәтле.

Тукай белән аралашкан гаиләләр ту­рында сөйләгәндә иң беренче чиратта Төхфәтуллиннарны, Җамалетдиновларны, Хәбибуллиннарны, Нугаевларны, Сапараевларны, Галия Кайбцкаяны истә тотам мин. Бу исемлеккә, шулай ук, шагыйрьнең сабакташы Ш. Утюшевның оныкларын, та­нышлары Ф. Уразова, Ф. Мөхәммәтшина, А. К. Гладышев, Н. Хөсәенов, Зин­нәт апа Баткаева, Мәрьям апа Галиеваның туганнарын, якыннарын да кертергә кирәк.
Тукайга бәйләнеше булган кешеләрдән, тагын, Ярулла Моради турында, шагыйрь­нең Гурьевтагы туганнары турында эзлә­нүләр алып барасы иде. Тукайның дусты шагыйрь Н. Хуҗаши, (ул 1906 елда ук ва­фат булган) Мортаза белән Исмәгыйль (бертуган) Шәриповлар, сәгатьче Камали, аның хатыны Нәгыймә апа Таишева турын­да да без бик аз беләбез әле. Нәгыймә апа — Такташка кардәш кеше, 1981 ел­да Уральскида дөнья куйган.

Әйткәнемчә, шагыйрь тормышын ачык­лаучы без белмәгән вакыйгалар күп. «Фи­кер», «Уралец», «Уральский дневник» гә­җитләре теркәлмәләренең шактый саннары юкка чыккан. Кая алар? Аларда шагыйрь­гә кагылышлы ниләр язылган булган?
1906 елда чыккан «Фикер» гәҗитендә Г. А. Арыков, Шапошников, Н. Руднев исемнәре телгә алына. Н. И. Шилова, А. М. Бокаушиналар турында да эзләнүне туктатырга ярамый. Тукай аларны белгән, чыгышларын тыңлаган.
Журнал укучылар игътибарына бу юлы берничә фоторәсем тәкъдим итәм мин. Аларның һәрберсе Тукайга бәйләнешле, аның чолганышында булган кешеләргә кагыла. 
Бу фотода Кашкинбаевлар гаиләсе. Сулда: Зөһрә Салих кызы Терегулова, аның янәшәсендә И. Кашкинбаев. Зөһрәнең ире.



Уральскиның реаль училищесы укучы­сы И. Кашкинбаев яшьләрнең Кәраван са­райда үткәрелгән яшерен җыелышларын­да катнаша. Ул җыелышларга Тукай да килгәләгән.
И. Кашкинбаев Казан универ­ситетының медицина факультетында укы­ганда X. Ямашевларда булгалаган. Зөһрә Терегулова, Хәдичә Ямашева аның белән шунда танышкан. Кызлар икесе дә Тукай­ны әйбәт белгәннәр.

*И. Кашкинбаев 1939 елда нахакка төр­мәдә утыра. Соңрак Ватан сугышында кат­наша, күрсәткән батырлыклары өчен Кы­зыл Йолдыз орденына лаек була.

Берсе утырып, икенчесе басып торучы кызлар рәсеменә игътибар итегез әле. Ба­сып торучы кызның исеме — Бибигайшә, фамилиясе — Билюкова.



Шагыйрь чордашларының истәлекләренә караганда, алар Ту­кай белән яратышканнар. Бибигайшә Төхфәтуллиннарның хатын-кыз укытучылар әзерләү мәктәбен тәмамлап, укытучы булып эшләгән. Бу дөньядан революциягә ка­дәр үк киткән. Бибигайшә янәшәсендә дус кызы. Әлегә аның исемен беркем дә әйтә алмады. 
Менә тагын ике кыз рәсеме.

Тукай Уральскидан китеп, алты ел узгач, 1913 ел­да төшерелгән рәсем бу. Сул яктагы кыз — Зиннәт апа Баткаева.


Ул да Төхфәтуллиннар мәктәбендә укыган. Тукай Уральскига килгән чорда Төхфәтуллиннар йортында яшәгән. Кайчакта иптәш кызы Мәрьям Галиева белән типографиягә килгәннәр, Тукайга ашарга китергәннәр. Мәрьям чая, кыю кыз булган. Тукайга шаян сүзләр әйткәләгәндер, мөгаен, егет тә җавапсыз калмагандыр.
Тукайның «Укыгыз кызлар, укыгыз!» шигыре күпләрегезгә мәгълүмдер. Бу ши­гырен ул шул рәсемдәге кызларга атап язган. Уңда Уральскиның Ярулла мөэзин кызы. Исемен әлегә белмибез, фамилиясе Гафиятуллина. Төхфәтуллиннарның кар­дәшләре. Сулдагысы Рәхмәтулла мөэзин кызы. Гафиятуллина ханым 1960 нчы ел­ларда Казанда вафат булган. Янәшә генә яшәгәнбез, күрешеп, очрашып сөйләшә алмыйча калдык. Нинди үкенеч!

  Ак кофта кигәне Гафиятуллина ханым.

Гафиятуллина апаның ире дә бик күр­кәм кеше булган. Игътибар итегез, аның мәрхәмәтле, затлы кеше булуы йөзеннән үк күренеп тора.



Рәсемдәге кечкенә бала — аларның беренче уллары.



Менә бу яшь кыз Гафиятуллина ха­нымның сеңлесе — Гаршия Гафиятул­лина.



Журнал укучыларга янә ике фоторә­сем тәкъдим итәм. Аның берсе — Надежда Ивановна Шилова.



Тукай аны нәкъ менә шушы рәсемдәге яшендә күргән. Икенче рәсемдә Г. И. Бердеев.



Ул «Фикер» гәҗи­тендә хәбәрче булып эшләгән. Революция­дән соң күренекле җәмәгать эшлеклесе бул­ган. Утызынчы елларда атып үтерелгән.
Әйе, Тукаебызның тормыш юлында оч­раган күп кешеләрне без белеп җит­кермибез шул. Шуңа күрә безгә эзләнәсе дә, эзләнәсе әле. Эзләнүдән туктарга яра­мый.


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy