Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Ил онытмас

Ил онытмас

Габдрахман ӘПСӘЛӘМОВ
Габдрахман ӘПСӘЛӘМОВ
07 октября 2016
490 карау


Ольга Александровна Санфирова... Очучы, эскадрилья командиры... Советлар Союзы Герое, Татар кызы... Гвардия капитаны...


Ольгага Герой исеме 1945 елның 23 февралендә бирелсә дә, безнең татар матбугатында аның турындагы хәбәрләр алтмышынчы елларда гына күренә башлады, «Азат хатын» журналында Санфирова турында мәкалә һәм аның рәсеме басылды (1960 ел, № 6), «Ольга кайда туып-үскән, бу батыр кызны тәрбияләп үстергән ата белән ана исәнме, аның кардәшләре, дуслары бармы? Боларны әле без белмибез, Әлбәттә, аны белүчеләр редакциягә язарлар һәм ул хатлар белән без укучыларыбызны таныштырырбыз», дип язды журнал. Ләкин күп вакыт үтсә дә, редакция Ольга турында бер хат та алмаган, Аның каравы, уйдырмалар булмады түгел, булды. Рәсемнән Ольганың матур кыз булганы күренә. Ихтимал, ул кемне булса яраткандыр да. Ләкин, татар мәкалендә әйтелгәнчә, дырны чәчкәннәр дә уңмаганнар. Реаль герой – әдәби герой түгел, аның турында фараз итеп кенә язып булмый,
Совет Армиясе архивында Ольганың шәхси эше саклана. Автобиографиясендә ул болай яза: «1917 елның 2 маенда Куйбышев шәһәрендә хезмәткәр семьясында туганмын. Әтием Виноградов Александр Васильевич 1917 елга кадәр эшче булган, ялланып эшләгән. 1917 елдан 1932 елга кадәр РККА хезмәткәре. 1932 елда сәламәтлеге начарлану сәбәпле армиядән демобилизацияләнгән. 1935 елга кадәр административ-хуҗалык вазифасын башкарган. Шул ук елны үлгән. Әнием Санфирова Александра Константиновка тумышы белән Куйбышев шәһәре кызы. 1917 елга кадәр әти-әниләре, 1917 елдан ире тәрбиясендә яшәгән.

Мин 1932 елда 7 класс тәмамладым. Шул ук елны Куйбышев шәһәреннән Үзбәкстанга – Яңа Үргәнеч шәһәренә күчтек. Анда 1935 елда, 9 класс тәмамладым, аннары укуымны дәвам иттерү өчен Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәренә килдем. 1935 елдан 1936 елга кадәр аэроклубта укыдым. Аэроклуб тәмамлагач, Мәскәүгә эшкә күчтем һәм 1937 елга кадәр санитария авиациясе управлениесендә эшләдем.

1937 елда Батайск авиамәктәбенә укырга кердем һәм аны Тамбов шәһәрендә 1940 елда тәмамладым.
1940 елның августыннан 1941 елның мартына кадәр Мәскәүнең 200 нче махсус эш йөкләтелгән отрядта очучы булып эшләдем. 1941 елның мартыннан декабрена кадәр Новосибирск управлениесенең уку-өйрәнү авиаэскадрильясендә очучы-инструктор булып хезмәт иттем. 1941 елның декабренда Кызыл Армиягә мобилизацияләндем һәм хәзерге көнгә кадәр шунда. Эскадрилья командиры. 1933 елдан 1939 елга кадәр ВЛКСМ члены идем. 1942 елда ВКП (б) члены, партбилет номерым 449645. ВКП(б) членлыгына Энгельстагы хәрби очучылар мәктәбенең политотделы тарафыннан кабул ителдем. Бу вакыт эчендә, төп эшемнән тыш, агитатор булып, авиаэскадрильянең КСМ бюросы секретаре, авиаэскадрильянең парторгы һәм политзанятие җитәкчесе булып эшләдем.

Минем тәрбиямдә әнием Санфирова Александра Константиновна һәм сеңелем Санфирова Людмила – ул медицина институтында укый. Ватан сугышы елларында Кызыл Байрак, беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы һәм Александр Невский орденнары белән бүләкләндем.
Санфирова».

Бүләкләү кәгазендә Ольганың 46 гвардияче Кызыл Байраклы Таман полкында төнге бомбардировка авиациясендә эскадрилья командиры булып хезмәт итүе, милләте татар булуы, армиягә ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан мобилизацияләнүе әйтелә һәм семьясының адресы күрсәтелә: Төркмәнстан ССР. Ташкент шәһәре, Первомайская урамы, йорт 124.
Шуннан соң Санфированың кыскача сугышчан хезмәтләре языла.

«Гвардия капитаны Санфирова Ватан сугышында 1942 елның июль аеннан бирле катнаша. Гади очучыдан эскадрилья командирына кадәр үсә. Үзен энергияле, ихтыярлы командир итеп күрсәтә, эскадрильянең сугышчан эшен яхшы оештыра. Аның командалыгындагы эскадрилья 3270 сугышчан очыш ясый һәм 4650 сәгать һавада сугышчан очышта була. Дошман гаскәрләрен юк итү өчен 564 тонна бомба ташый. Санфирова җитәкчелегендәге эскадрилья гитлерчыларга зур югалтулар ясый, дошман ягында 577 көчле шартлау була, 468 урында янгын кабына, 35 автомашина, 6 пулемет һәм 5 зенит ноктасы юк ителә, сугыш припаслары саклый торган 3 склад шартлатыла, дошманның 6 күперен җимертә, бер батальон чамасы пехота кыра. Дошман гаскәрләре өстенә 2,5 миллион данә листовка ташлый. Бу – эскадрилья тарафыннан дошманга ясалган югалтуларның исәпкә алырга мөмкин булган бер өлеше генә.
Командованиенең сугышчан заданиеләрен бик яхшы үтәүләре өчен, эскадрильядә 38 кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. Шулардан икешәр орден белән 18 кеше, өчәр орден белән алты кеше. Эскадрильянең личный составы катлаулы һава шартларында, дошманның көчле зенит утына һәм прожекторларына карамастан, һәрвакыт командование заданиеләрен җиренә җиткереп үти.
Капитан Санфирова үзе Ватан өчен сугышларда 630 сугышчан очыш ясый, һавада 875 сәгать була. Аның экипажы дошманның мотомехчастьлары, гаскәрләре һәм ныгытмалары өстенә 77 тонна бомба ташлый. Шул бомба ударлары нәтиҗәсендә дошманның ике взводтан артык пехотасы, бер склады, ике артиллерия ноктасы, ике күпере, 5 автомашинасы, өч пулемет ноктасы юк ителде, 135 урында көчле шартлаулар, 78 җирдә янгыннар барлыкка килде. Дошман гаскәрләре өстенә 700.000 данә листовка ташланды. Безнең Эльтиген районында камалган гаскәрләребезгә 26 капчык сугыш припаслары һәм азык-төлек төшерде.

Иптәш Санфирова Төньяк Кавказны, Таман һәм Кырым ярыматауларын, Белоруссияне дошманнан чистартуга актив катнашты, хәзерге вакытта немец басып алучыларын    Польшада тар-мар итә.
Гвардия капитаны Санфированың сугышчан эше бөтен полк сугышчыларына үрнәк булып тора. Очучы буларак ул командование заданиеләрен үтәгәндә зур осталык күрсәтә. Катлаулы һава шартларында, дошманның зенит утына һәм прожекторлары нурына очраганда югалып калмый, кыюлык, батырлык һәм түземлелек күрсәтә.

Эльтиген районында сугышчан бурычны үтәгәндә иптәш Санфирова 75-100 метр биеклектә очты, куркыныч һәм авырлык белән санашмыйча командование куйган бурычны бик яхшы үтәде; Азык-төлек һөм сугыш припаслары йөкләре нәкъ безнең гаскәрләр урнашкан җиргә төшерелде. Иптәш Санфированың сугышчан эше һәрвакыт югары төгәллек белән башкарылды. Мәсәлән, 1942 елның 5 ноябрена каршы төндә ул Дигор пунктында дошманның мотомехчастьларын һәм гаскәрләрен бомбага тотты. Нәтиҗәдә көчле шартлаулар һәм ике урында, кара төтенгә уралып, зур янгын чыкты. Боларны гвардия лейтенанты Худякова һәм гвардия лейтенанты Пискарева экипажлары да раслады.

1942 елның 13 декабрь төнендә Санфирова Ардон станциясендә дошман гаскәрләрен бомбага тотты. Станциядә бик зур янгын чыкты һәм 4 шартлау булды. Моны гвардия лейтенанты Себрова һәм гвардия өлкән лейтенанты Попова раслыйлар.
1943 елның 9 апрель төненә каршы Санфирова Крымская пунктының төньяк-көнбатыш өлешендә дошман гаскәрләрен бомбага тота. Монда дошманның сагы бик көчле булса да экипаж максатка ирешә, бомбалар ташлый. Нәтиҗәдә бик көчле ике шартлау була. Моны гвардия өлкән лейтенанты Парфенова һәм гвардия лейтенанты Сыртланова раслыйлар.

1943 елның 13 сентябренә каршы төндә ул Варениковская пунктында дошман гаскәрләрен бомбага тота. Анда бик көчле шартлау була. Моны гвардия өлкән лейтенанты Розанова һөм гвардия лейтенанты Себрова экипажлары раслыйлар.
1943     елның 4 октябрена каршы төндә Санфирова Кучугуры пунктында дошманның чигенүче гаскәрләрен бомбага тота. Ике урында көчле шартлау була. Моны гвардия кече лейтенанты Рыжкова һәм гвардия кече лейтенанты Никитина экипажлары раслый.

1944     елның 30 январена каршы төндә ул Керчь районында дошман гаскәрләрен бомбага тота. Шул чагында Санфированың экипажы дошман прожекторларына эләгә, аңа зениткалар ата. Ләкин Санфирова, оста маневр ясап, самолетын прожектор нурларыннан һәм зенит уты астыннан алып чыга, аннары әйләнеп килеп бомбаларын ташлый. Бомба ташланган урында каты янгын чыга, дүрт җирдә кара төтен күтәрелә. Моны кече лейтенант Корниенко һәм гвардия лейтенанты Аронова экипажлары раслый.

1944 елның 12 мартына каршы төндә Санфированың самолеты дошман гаскәрләрем Булганан пунктында бомбага тота. Максатка якынлашканда аны көчле утка тоталар. Санфирова курыкмый, оста маневрлар ясый, самолетын зенит утыннан алып чыга, аннары дошман өстенә бомбаларын яудыра. Ике урында бик көчле шартлау була. Моны гвардия өлкән лейтенанты Тихомирова һәм гвардия лейтенанты Шевченко раслыйлар.
1944 елның 9 маена каршы төндә ул Камышеватая һәм Амега бухталарында дошманның чигенүче гаскәрләрен юк итә. Көчле ут булуга карамастан, Санфирова бомбаларын нәкъ кирәк урынга ташлый. Кара төтенгә уралып көчле шартлау яңгырый. Соңыннан очып барган гвардия лейтенанты Пискарева һәм гвардия лейтенанты Аронова экипажлары сугыш припаслары төялгән машина шартлатылганлыгын раслыйлар.

1944 елның 13 нче декабрь төненә каршы сугышчан бурычны үтәп кайтканда гвардия капитаны Санфирова һәм гвардия өлкән лейтенанты штурман Гашеваның самолетына Домослав районында 20.00 сәгатьтә дошман зениткасы ата. Снаряд тию аркасында самолетның моторы яна башлый. Экипаж парашют белән сикерергә мәҗбүр була. Алар Пок- шивница районында дошманныкы да, безнеке дә булмаган битараф җиргә төшәләр. Шуны кичкән чагында төнлә гвардия капитаны Санфирова минага туры килә һәм һәлак була.
Эскадрильяга бик яхшы җитәкчелек итүе, ПО-2 самолетында 630 сугышчан очыш ясап, дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын юк итү буенча командование заданиеләрен уңышлы үтәгәне һәм кыюлык, гайрәтлелек, батырлык күрсәткәне ечен, гвардия капитаны Санфирова үлүеннән соң хөкүмәтебезнең югары бүләгенә – «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек.

«Кызыл Байраклы 46 нчы гвардияче төнге бомбардировка ясаучы Таман Авиация полкының командиры Гвардия майоры Бершанская.
17 декабрь, 1944 ел».
Советлар Союзы Герое исеменә лаек, дип дивизия командиры, һава армиясе командующие һәм 2 нче Белоруссия фронты Хәрби Советы исеменнән Советлар Союзы Маршалы Рокоссовский һәм Хәрби Совет члены гвардия генерал-лейтенанты Субботин кул куялар. Бу – 1945 елның 17 январенда була.
Ә 1945 елның 23 февралендә бүләкләү турында Указ чыга.

Беренче мәкаләләргә укучылардан бер төрле дә хәбәр булмаганлыктан, без шушы архив материалларын игълан итәбез һәм тагын бер тапкыр хөрмәтле укучыларыбыздан үтенәбез: Ольганы, аның әнисен һәм сеңелесен белүчеләр булса, редакциягә хәбәр итсеннәр иде. Безнең бәхетебез өчен тормышын кызганмаган бу гүзәл кызның эзләре югалмаска тиеш. Ул совет халкының күңел түрендә мәңге сүнми торган якты йолдыз булып янар.
Күп еллар үтсә дә Ольганың сөекле әнисе – Александра Константиновна исәндер дип өметләнәбез. Сеңелесе Людмила Санфирова кайдадыр врач булып эшли торгандыр. Үзгәрсә, аның фамилиясе үзгәргәндер. Без батыр кызның туган җирен дә, сугыш елларында әниләре торган шәһәрнең адресын да күрсәттек. Редакция, билгеле, ул адрес белән хат та язар. Шулай бергәләп Геройның туганнарын һәм яшьлек дусларын табарбыз, дип ышанабыз. Алар безгә Ольга турында гаҗәеп нәрсәләр сөйләрләр, ә редакция аларның сөйләгәннәрен укучыларына җиткерер.

1970

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy