Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар

Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар

Роза Камалетдинова
Роза Камалетдинова
19 января 2015
2223 карау
1913 елның 27 октябреннән нәшер ителә башлап, Тарихта Үз урынын табачак мәшһүр «Сөембикә»не олы юлга озатучылар арасында ир-егетләр дә бар. 

Ягъкуб Хәлили, соңрак Һади Такташ... Билгеле шәхесләр, талантлы шагыйрь-журналистлар, актив җәмәгать эшлеклеләре... Ә аларга көч, гайрәт, дәрт-дәрман, илһам бирүчеләр, кирәк чакта юатучы, ярдәм кулын сузучылар, әлбәттә, хатын-кызларыбыз. Фотода: җаваплы редактор Шәмсия Кәримова, Һади Такташ, редколлегия әгъзасы Насыйров, Гөлчирә Гафурова (1927 ел).

Хәлилинең хәләл җефетләре: ике Әсма

Ягъкуб Хәлили – Иж-Бубый тумасы, шундагы мәдрәсәдә укыган, укыткан да. Мөхлисә Бубыйлар оештырган кызлар мәдрәсәсе аның өчен бик тә газиз булгандыр. Әмма унберенче елда мәшһүр уку йорты пыран-заран китереп туздырыла, Мөхлисә ханым Троицкига китеп, Бубыйдагыга охшаш кызлар мәдрәсәсендә укыта башлый. Ә Ягъкуб Хәлили... Аның сөекле хатыны – чибәр, сөйкемле Әсма беренче балалары – нәни улының үлемен күтәрә алмый, сагыштан чиргә сабыша. Гаилә дуслары Габдулла Тукайның яшь ананы юатырга теләп шигырь багышлавы да ярдәм итми, Әсма ханым фани дөньядан бакыйга күчә. 

Ятим үскән Ягъкуб бай мираска ия нәселдән түгел. Ә «Сөембикә» журналын ул икенче хатынының – икенче Әсмасының бирнә акчасына чыгара. Боларны миңа үзе дә шул нәсел тумасы Рәмзия апа Хәлиуллина – Иж-Бубый музеена нигез салучы милләтпәр­вәр ханым сөйләгән иде. Фараз гынамы бу, документлар белән расланганмы, ул чакта ачыклый алмадык. Шунысы хак: «Сөембикә» журналын Ягъкуб Хәлили хатын-кыз дөньясының чикләрен киңәйтү, фикерләрен, дөньяга карашларын үстерү максатында нәшер итә башлый. 
Чынлыкта, бу Бубыйлар кабызган мәгърифәт учагын сүндерми – киләчәккә илтү омтылышы. 

Кыз балаларга киң кырлы белем бирү, әдәп-әхлак кануннарын аңнарына сеңдерү, милләт аналары булырлык хатыннар тәрбияләү тиешлеген бу могтәбәр затлар бик яхшы белгән. 

1938 ел башында «халык дошманы» дип кулга алынган Ягъкуб Хәлилигә хөкем карары укыганда аның бу өлкәдәге эшчәнлеген истә тоталар: «... шулай ук революциягә кадәрге буржуаз «Сөембикә» журналы искелек яклы реакцион көчләрне эшче сыйныфның революцион хәрәкәтенә каршы мобилизацияләгән». Ягъкуб Хәлилине 1938 елның 15 гыйнварында 
аталар.


Шагыйрь мәхәббәте

Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларыңа,
Чәнчеп бәгърем уртасына хәнҗәреңне, 
Ник югалдың, төренеп таң нурларына?


«Яраттым Такташны, яратам»... «Мин Такташка гашыйк»... «Исеме – йөрәктә»... Меңнәр, миллионнар авызыннан дистә еллар, юк, гасыр буе кабатлана торган мондый сүзләргә гаҗәпләнмибез. Йөрәкләргә үткәзеп язылган шигырьне үзеңнеке кебек хис итү ят түгел безгә. Шигырьгә мөкиббән җаннарның шагыйрьгә гашыйклык халәте, табигый хәлдер. Күңелдәгесен әйткән бит, дисең! Гүя, шуларга синең дә катнашың бар. Ә мәхәббәт шигырьләрен кайчан, кемгә багышлавын... беләсе килә. Монысы сер. Серлерәк булган саен кызыграк та. 
Такташ Тукайдан соң (гәрчә берсе 27, икенчесе 30 яшьтә бакыйга күчсә дә!) иң озын гомерле шагыйрь дисәм... Пәйгамбәрлек сәләтенә ия Тукайны без тора-тора ачабыз. Шагыйрь мәхәббәте, Зәйтүнәгә багышлап нәфис фильм төшерелү вакыйга булды. 
Ә Такташ мәхәббәте? Аның да йөрәк хисләре шигырьләрендә ич.

Мин бер кызны сөйдем...
Гомеремдә, бәлки, беренче кат
Шундый каты итеп сөйгәнмен...
Ләкин... Аңламады,
Йөрәк байлыгымны күрмәде,
Даһи икәнемне белмәде.

Такташка хас шаянлык-шуклык та бар, үпкә-әрнү дә... Яки: 
 Нигә, нигә синең серле күзләр
 Күзләремә болай багалар?
 Нинди серләр... Әйтче, нинди серләр
 Керфек очларыңнан тамалар. 


Такташ – ялкынлы декламатор! Нәфис сүз остасы! Һәр шигырен башыннан ахырынача яттан белә, һәр язганын кычкырып укырга ярата. Авыз ачып тыңлый, соклана аңа халык. Яраттырган ул үзен! Яраткан да! Әгәр шулай булмаса, бер гасыр элек язылган: «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, / Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, / Тиле яшьлек ярты гомерен бирә / 
Аның хисе белән янарга», – дип без дә бу хисләрне үзебезнеке санап, шигырьләрен ятлап-кабатлап-сөйләп йөрер идекме? 

Шагыйрь гыйшык тоткан, мәхәббәт аңлаткан, сөйгән, яраткан туташ, ханымнар! Сез күптән мәңге-лектә, ә җаныгыз шул үлемсез шигырьләрдә әле дә яшидер сыман.
 

Беренче мәхәббәт кебек саф

Гөлчирә Гафурова... Һади Такташ... Ничә еллар бер бүлмәдә, хәтта бер үк өстәл артында кара-каршы утырып эшләгәннәр алар – «Азат хатын»ның һәр яңа санын күзгә-күз карашып, икәүләп тудырганнар, бергәләп иҗат иткәннәр. Ул елларны ике-өч редакция бер бүлмәдә утырган. Һәр басманың үз өстәле. «Азат хатын»ның иҗат төркеме – Такташ та, Гафурова. 
Ә редколлегия дигәне күзәтче-киңәшче Өлкә комитеты. Бер-берсенә яхшы иптәш, якын дус та булган Һади белән Гөлчирә. 

«Азат хатын»–«Сөембикә» белән гомере буе тыгыз элемтәдә булган журналист һәм тәрҗемәче Саимә Ибраһимова «Кызыл чәчәк­ләр» дигән эссе-язмасында («Сөембикә», 2006, № 8-9): «Нәзакәтле, нәфис, ипле, тәрбияле Гөлчирәгә Такташның гашыйк булуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Һәм ул шагыйрьнең эчкерсез мәхәббәте була. Ләкин Гөлчирә шагыйрьгә шундый ук чын мәхәббәт хисләре белән җавап кайтара алмый», – дип фаразлый. Саимә апа соңгы елларны Гөлчирә ханымның туганнары, кызлары Роза һәм Гүзәл белән дә якыннан аралашкан, Гафуровлар гаиләсе тарихыннан хәбәрдар кеше. Әмма... 
Гөлчирә ханымның истәлекләренә күз салыйк әле. 

«Азат хатын» булып 1926 елда яңадан чыга башлаган журналга, җаваплы сәркатип итеп танылган шагыйрь Һади Такташ куела. Аңа ярдәмгә партия Өлкә Комитетының хатын-кызлар бүлеге мөдире Гыйззе­ниса Таҗетдинова Апас районы Борнаш авылының Заһир атлы ярлы крестьян гаиләсендә үскән Гөлчирәне чакырып китерә. «Анда журналга яңа гына сәркатип итеп билгеләнгән Һади Такташ утыра иде. Иптәш Таҗетдинова аңардан мине эшкә өйрәтүен үтенеп, матбугат өлкәсендә дә хатын-кызлар әзерләү кирәклеген әйтте», – дип искә төшерә ул елларны Гөлчирә Гафурова «Такташ турында истәлекләр» дигән язмасында («Азат хатын», 1958, № 12). «Мин Һади Такташны аның Казанга килгән вакытыннан – 1922 елдан белә идем инде. 1923 елның башында Казан уку йортларының берсендә студентлар кичәсе булды. Кичәнең әдәби өлешеннән соң төрле уеннар уйналды. Әле дә хәтеремдә: шат күңелле укучы яшьләр шау-гөр килеп почта уены уйнадылар. Уен вакытында миңа бер-ике строфа шигырьдән торган язу килде. Тәүге бер баганасы хәтеремдә нык сакланып калган:

«Зал читенә килеп сөялдем дә
Урталыктан сине эзләдем,
Ник эзләдем инде,
Барыбер бит
Миндә түгел иде күзләрең!»
Имза урынында – номер.


Бу номер сары чәчле, зәңгәр күзле, өстенә вельветка кигән урта буйлы җегет – шагыйрь Һади Такташ­ның күкрәгенә кадалган иде. Мин аның берничә айлар элек педагогия техникумының әдәбият түгәрә­генә Гадел Кутуй белән бергә килеп, үзенең шигырь­ләрен укыганда, Һади Такташ икәнен белгән идем. Уен арасында аяк өстеннән генә язылган язуның да төгәл ритм-рифмалы булуыннан да аның иясе шагыйрь икәнен белергә була иде. 

Такташ төрле уку йортларында укучы яшьләр белән аралашып, алар янында үзен бик гади тота. Инде танылган шагыйрь булуына карамастан, бер дә һаваланмый иде. Яшьләр аны шагыйрь булуы өчен генә түгел, нәкъ менә үзен алар белән тиң, гади тотуы, шаян, шат күңелле мәзәкчәнлеге, тапкырлыгы өчен дә яраталар иде».

Кем белә, Гыйззениса ханымның «Азат хатын»га эшкә нәкъ менә Гөлчирә туташны чакырып китерә-чәген шагыйрь алдан ук белгәндер, бәлки, аны эшкә алырга ул үзе үк тәкъдим дә иткәндер? Әллә очрак-лылыкмы бу? Бәлки... Һәрхәлдә, Такташ яшь кызны 
бик теләп үз канаты астына ала, журналистика серләренә төшендерә, материал табарга, аны дөньяга чыгарырлык хәлгә китерергә өйрәтә. 

Хәтта командировкаларга киткәндә дә хатлар язып, киңәш бирергә вакыт таба. «Эш турында язып бетергәч, гадәтенчә, мәзәкләп: «Кайтмый йөрим әле, кызык итим әле үзеңне, ачуымны да бик китергән идең, җаның чыксын», – дип өстәп куйган. (Без аның белән бервакыт эш турында һәйбәт кенә бәхәсләшеп алган идек.) Хатның ахырында: «Ну, ярый, Гөлчирә, сау бул, Кави белән Толымбайны минем өчен үп», – дип куйган. (Аның якын дуслары Кави Нәҗми белән Гомәр Толымбайский.) Икенче бер хатында эш өчен борчылып: «Көймәң комга терәлсә, Кавига кер», – дип тә киңәш итә. «Кайтасым да бик килә инде, анда Әсма апаның катыгы да әчеп бетәр дип тә куркам», – дип шаяртырга да онытмый. Шырданнан Әсма исемле бер чибәр апа аларга мәкәрҗә чиләге белән катык китерә торган була. Берсендә Гөлчирәгә дигәнен Әсма апа Такташларда калдыра. Шул катыкны алырга баргач, кыз шагыйрьнең әнисе Шәмсениса апа белән дә танышып кайта. Шәмсениса апа хакында сүз чыккач, әйтик инде, тугыз бала тапкан ананың аяклары эштән чыга, йөри алмый. Һади аны күтәреп бакчага, урамга алып чыга. Дәваланырга Казанга да алып килә. Аннан кире Сыркыдыга кайтарып куя. Улының вакытсыз үлеме ананы шулкадәр тетрәтә ки, озакламый ул үзе дә дөнья куя. 
«Такташ бер нәрсә турында язарга уйласа, сузып тормый, шунда ук эшкә башлый иде, – дип дәвам итә Гөлчирә. – Бик еш кына ул миңа эштән соң: «Мин фикеремне очламый китмим инде, син бар кайт, кызый, ял ит», – ди торган иде».

Мәхәббәт җырчысы битараф була аламы Гөлчирә кебек гүзәлгә дигәннән.... Чибәрләргә гашыйк булучан шагыйрь, Гөлчирә искә алган 1922-23 елларда, ихтимал, аңа битараф булмагандыр. Алар яшьтәшләр дә бит әле – икесе дә гасыр башында, 1901 елда туган. Гөлчирәнең Такташ хисләренә җавапсыз калуы... Ялкынланып: «Такташка гашыйк булмаска мөм­кинме?! – дип, мин гаҗәпләнгән арада, баш мөхәрри­ребез: «Шагыйрьгә, хәтта Такташ булса да, мин дә кияүгә чыкмас идем», – дип куйды. Килешәм, Гөлчирә күк аек акыллы шәхес шулай фикер йөртергә тиештер дә. Чибәр кыз, бөтенесенең игътибарын җәлеп итә торган талантлы шагыйрьне түгел, үзеннән шактый өлкән, төпле, акыл утырткан, тормыш алып барырга сәләтле Сибгатулла Гафуровны сайлаган икән – монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Һәрхәлдә, шагыйрь моның өчен үпкәләп йөрмәгәндер. Гомумән, ул гомере буе хатын-кызларга карата ихтирамлы хисләр саклаган. 

Ярлы крестьян малае, көрәшләрдә чыныккан Сибгат Гафуров катлаулы озын көрәш юлы үтеп, 1921 елда Казанга кайта. Төгәлрәге, аны социаль-тәэминат халык комиссары итеп кайтаралар. 1921–1923 елларда, партия Үзәк Комитеты чакыруы буенча ул Мәскәүгә китеп, Коминтернның башкарма комитетында эшли. 

Ә 1924 елның башында аны яңадан Казанга кайтаралар. Һәм ул 1937 елга – халык дошманы дип кулга алынганчыга кадәр – партия Өлкә комитеты­ның контроль комиссиясендә, аннары партия тарихы бүлегендә эшли. Гомере буе җаваплы эшләрдә эшләсә дә, Сибгатулла Садыйк улы гаилә җанлы, хатынын хөрмәт итә, балалар турында кайгырта торган чын ир-егет булып чыга. Гөлчирә белән өйләнешеп, тату, матур яшиләр алар. Әмма... Өсте ябулы кара машинага утыртып китәләр дә... суга төшкәндәй югала ир. 

Тагын бер елдан, 1938 елның маенда Гөлчирәне дә кулга алалар. Ә балаларны поездга төяп Одесса якларына – далага алып китәләр. Апасының фаҗигасен ишетеп, Гөлчирәнең сеңлесе Асия ире Рәхим белән Донбасстан кайтып төшә. Роза белән Гүзәлне Одесса далаларыннан эзләп тапканчы да елдан артык вакыт үтә әле. Ач, ялангач, корчаңгыга, беткә баткан балаларны, ниһаять, табып, Арчага алып кайта, үзенең ике баласы янына сыендыра Асия Заһир кызы Бикмур-зина. Ул да Такташны 1924 елдан белә. Ә «халык дошманы» хатыны Гөлчирә сигез елын ГУЛАГта, ун елын сөргендә уздыра. 1956 елның 24 октябрендә реабилитацияләнә. Аңа фатир, персональ пенсия бирәләр. Нинди газаплар кичерсә дә, партиягә, кешеләргә ачулы булмый ул. «Азат хатын»да дөнья күргән хикәяләре, әгәр язмыш шулкадәр усал шаярмаган булса, аның көчле публицист, талантлы язучы булырга тиешлеген дәлилли.
Гөлчирә Гафурова 1968 елда вафат. 

«Сүз башы бит Шүрәле» дигәндәй... «Азат хатын»да эшләгән еллары Такташны хатын-кыз күңелен, дөньясын тирәнтен өйрәнергә мәҗбүр итә. Үлемсез әсәрләрен – «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Нәни разбойник», «Мокамай»ны иҗат итә. Аның әсәрләре журнал битләрен бизәп кенә калмый, мәхәббәт-гаилә мәсьәләләренә өр-яңа төсмер өсти. «Ана! Нәрсә җитә ана булуга / Хатыннарның бөтен матурлыгы, / Бөтен күрке ана булуда!» – искерә димени?! Мәхәббәт трактаты булырлык «Мәхәббәт тәүбәсе» шагыйрьнең нәкъ менә хатын-кызлар журналында эшләве нәтиҗәсе түгелмени?!
«Такташ турында истәлекләр» җыентыгын укыганда артист, режиссер Хәким Сәлимҗанов язмасы күңелемә һуш килде. «Ифрат дәрәҗәдә чиста, саф күңелле кеше иде ул. Вульгаризм, шапшаклыкны, мәхәббәткә хыянәт итүне һич тә күтәрә алмады. ...«Нәнкә җан» – Г. Кутуй әсәре буенче куелган спектакльдә булды бу хәл. Роль буенча мин баш герой Нәнкә җанны (Фатыйма Ильская) күтәреп биергә, ә аннан соң «озаклап» үбәргә тиеш идем. Яшьлек юләрлеге белән беркөнне, шаярып, Ильскаяны чын-чынлап суырып үптем. Ә Такташ һәрвакыт сәхнәгә якын утыра, бу хәлне күреп торган, күрәсең. Пәрдә төшүгә үк сәхнә артына кереп тә җитте. Куллары салынган. Минем каршыма килеп басты да, башын селкеп: «Нигә инде мәхәббәтне шулай итәсең, Сәлимҗан, алай ярамый бит», – диде. Шулкадәр борчулы кыяфәттә иде ул, гафу үтенергә мәҗбүр булдым. Шуннан соң берничә көн эндәшми йөрде. Әмма үпкәсе озакка бармый иде аның. 

Тагын шул шар ярып көлә торган Такташка әверелә иде». Шагыйрьнең шат күңелле, шаян, шук булуы хакында сүз чыккач, мәзәк итеп сөйләнә торган кызык искә төште: Хәким Сәлимҗанов аның «Камил»ен сәхнәгә куя. Ремаркада «песи сандык өстендә битен юып утыра» дигән җөмлә бар. 
Ятим песиләрне ашатып мәш килә торган Такташ шул «персонаж»ны төшереп калдыруга теш-тырнагы белән каршы. «Ярар, калсын, – ди аптыраган режиссер. – Әмма спектакль вакытында сандык өстенә менеп, битен юып утыра торган мәчене үзең табып китерәсең». Такташ кычкырып көлеп җибәрә. 
1929 елда Такташ элек эшләгән «Чаян»га күчкәч, Гөлчирә сәркатип булып кала. Дәһшәтле 38 нче елга кадәр баш редактор була. Фатих Кәримне дә «Азат хатын»га Такташ китертә. Соңрак язучылар – Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сарьян, Габдулла Шәрәфи, Марат Әмирханов редакциядә эшли. Дәртләнеп иҗат итеп, журнал тарихында якты эз калдырган ир-егетләр...


Язмышлар
Әсма туташ

Себер бае Заһидулла Шәфигуллин кызының күңелен алдынгы карашлы мөгаллим Ягъкуб Хәлили өстенә ишелгән кайгы тетрәндерә. Заһидулла хаҗи хәзерге Яшел Үзән районындагы Акъегет авылында өч мәчет салдырган, мәдрәсә төзеткән. Гыйлемгә мәхәббәт, галим-голәмәгә ихтирам, шәкертләргә яхшы тәрбия бирү белән абруй казанган гаиләдә үскән кызның чын татар зыялысына тартылуы табигый. Иж-Бубый кызлар мәктәбен тәмамлап, Акъегеттә укытучы булып эшләүче Зәйтүнә Фәхретдинова истәлекләреннән бер өзек: «Заһидулла хаҗиның чибәр вә акыллы кызына өйләнергә теләүче егетләр бихисап, ә сылу... Ягъкуб Хәлили дип хыяллана». Ихтимал, Хәлили дә Акъегеттә укыткан булгандыр. Яучы-димчеләр дә читтә калмагандыр, әлбәттә... Шунысы куаныч, аларның никахы гаҗәеп уңышлы булып чыга. Иренең фикердәшенә, эшләрендә иң беренче ярдәмчесенә әйләнә Әсма. Белемле, киң карашлы Әсма, уңган хуҗабикә булу өстенә, 
ирен аңлый, ярата, кадерли торган хатын була. 
 
Гөлчирә ГАФУРОВА
коллективны, кулга алынганчы, 1931–1937 елларда җитәкли. Гөлчирә Миңнезаһир кызы Гафурова 1901 елны Казан губерниясе Тәтеш уездының Борнаш авылында (хәзерге Апас районы) туа, журналист. «Азат хатын»ның җаваплы сәркатибе, аннары баш мөхәррире. 1931–1937 елларда ВКП(б) әгъзасы. 1938 елда кулга алына. Казанга кайткач, пенсиягә чыккач та, күп еллар «Азат хатын» белән элемтәдә торып, кызыклы истәлекләр яза. Бер әсәрендә Һади Такташ белән эшләгән елларын искә төшереп ул болай ди: «Такташ «Азат хатын»да чын күңелдән сөеп эшләде. Яңа оештырылган журналның тиражын үстерү чараларын күрүдә дә, хатын-кызлардан хәбәрче-ләр – язучылар җитештерүдә дә, шуның белән бергә журналның эшчәнлеген хатын-кыз укучыларның бөтен сорауларына җавап бирерлек итеп кую юлында да бөтен көчен бирде. Шуның нәтиҗәсендә «Азат хатын» журналына 
Советлар Союзының бөтен почмакларыннан языштылар». 

«Халык дошманы хатыны» дигән мөһер йөртү җиңел эшме? 
Аны туганнары-танышлары читләтеп уза, күрмәмешкә сабыша. Ә ул көрәшче булып чыга. Иренең исәнлегенә өметләнеп яши. Каләмен кулдан төшерми, хикәяләр яза. Журналның 40 еллыгы уңаеннан (1966 ел) ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 
Фотода: Гөлчирә Гафурова ире Сибгат һәм кызы Роза белән. 
 
Абруй CӘЙФИ
Педагог, журналист, язучы, тәрҗемәче, «Азат хатын» журналын оештыручыларның берсе. Дәвернең символына әверелгән «Азат хатын»ның исемен Абруй Сәйфинең ире – пьесалар һәм романнар авторы, «Кызыл Татарстан», «Крестьян газетасы» һәм «Яңалиф» журналы баш мөхәррире Фатыйх Сәйфи-Казанлы тәкъдим иткән дигән фараз бар. Абруй Сәйфи 1889 елны Казан губерниясенең Чистай уезды Күлбай Мораса авылында (хәзерге Нурлат районы) туа. 1919–1937 елларда ВКП(б) әгъзасы. 1937 елны репрессияләнгән. Казанга 
1945 елны әйләнеп кайта. 1956 елны реабилитацияләнә. 

Кайчандыр аның белән бер коллективта эшләгән укытучылар 1958 елны КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Игнатьевка хат язалар. 
Анда мондый юллар бар: «...иптәш А. Сәйфи үзенә торак алу артыннан йөри. Әмма хезмәт ияләре депутатларының шәһәр башкарма комитеты советы аның үтенечен әлегәчә канәгатьләндерми. Аңа инде 70 яшьтән артык, каты авыру да. Еш кына янәшәдәгеләрнең ярдәменә мохтаҗлык кичерә. Тоткынлыкта яшәгәндә ул бөтен нәрсәсен югалтты һәм картлык көнендә бернәрсәсез калды: кровать куеп ятар, өстәл куеп ашар почмагы юк аның хәзер. 
Ул дәвалауга, үзен карауга мохтаҗ. Без, иптәш Игнатьев, аңа торак алуда булышлык күрсәтерсез, дип, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Калган ярдәмне оештырырга без үзебез дә әзер». 

«Сөембикә» журнаоы, № 12, 2013. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy