Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → «Ул мине йөрәгендә саклар»

«Ул мине йөрәгендә саклар»

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова
26 февраля 2016
2073 карау
...Әкрен генә кыңгырау төймәсенә басам. Күңелдә икеләнү:  бу очрашуның нәтиҗәсе булырмы? Нишләп ул тора салып миңа серен ачарга тиеш әле? «Ярамый!» Аларны бу хакта бик күп кисәткәннәрдер. Гәрчә тыю-тыелулар заманы узган: 1995 елның соңгы ае. Илдә демократия «чәчәк аткан» чор.  Ә бәгъзе адәмнәр чынбарлыкны гайбәткә генә әйләндереп калдырмакчы, әмма «изге ниятләре» барып чыкмый шул. Без капчыкта ятмый, диләр –  көннәрдән бер көнне шагыйрь Муса Җәлилнең Чулпаннан башка тагын Альберт белән Люция исемле балалары бар дигән хәбәр тарала. Альбертның әнисе – Рауза, Люциянеке – Зәкия. Мин нәкъ менә икенче ояның «кошлар»ын эзләп киләм... Кемнәр алар, кемнәр?

Әлеге күрешүдән соң 20 елдан артык вакыт үткән икән. Бүген дә күз алдымда тора: 82 яшьлек хуҗабикә кыстый-кыстый чәй эчәргә утырткан иде. Табын янында сөйләшеп туймадык без. Ак кәгазьгә төрелгән язмышлар кызыклы да, гыйбрәтле дә иде. Бүген ул хатирәләр кабат күңелдә яңарды.


 «Ул беребездән дә баш тартмады...»

Зәкия 1913 елда Казанда туа. 13 яшендә чакта әти-әнисе белән Донбасска күчә һәм җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Кузнецк шәһәрендәге укытучылар әзерли торган техникумга укырга керә. Шигырьләр язу белән шунда мавыга башлый, чөнки монда Латыйф Җәләй әдәби түгәрәк оештыра, кызның язганнары ошый җитәкчегә. Шигырьләрен туплап Муса Җәлилгә – «Октябрь баласы»на җибәрергә киңәш итә. Муса Җәлилдән җавап хаты килә: «Акыллым, – дип яза шагыйрь. –  Поэмаңны укыдым, тиздән басарбыз. Фотосурәтеңне сал». Ике арада хатлар йөри башлый. 

Зәкиянең әти-әнисе кире Казанга кайта. Кыз Казанда өйрәнчек сыйфатында телеграфка эшкә урнаша. Беркөнне аңа: «Сине аста бер ир-егет көтә», – дип әйтәләр. Зәкиянең аппарат көйләп яткан чагы, кулы майга буялган, шул килеш кенә ул аскы катка йөгереп төшә. Һәм аптырап китә. Бәрәч, Муса Җәлил! Шагыйрь, кыздан көлеп: «И акыллым, син бигрәк кечкенә икән!» – ди. «Абый, сез үзегез дә бик зур түгел икән бит», – дип җавап бирә чая кыз.

Бу аларның беренче мәртәбә күзгә-күз очрашуы була. «Нишләп йөрисез, абый? Ни йомыш?» – ди Зәкия, дулкынлануын яшереп. Шундый мәртәбәле шагыйрь аны эзләп килсен әле! «Яшьләрне кичкә редакциягә җыябыз, син дә кил, Казанда «Октябрь баласы»н чыгарабыз», – ди Җәлил. Яшь язучылар бертавыштан журналның мөхәррире итеп Галимҗан Мөммәтшинны, ә сәркатип итеп Зәкия Садыйкованы сайлыйлар. Тик алар «Октябрь баласы»ның ике генә санын әзерләп өлгерәләр, журнал ябыла. Әмма очрашу-күрешүләр өзелми. Шагыйрьнең йөрәгендә гыйшык уты кабына. 1935  елда Муса, кызга мәхәббәтен белгертеп, кушылырга тәкъдим ясый, әнисеннән дә кулын сорый.

Өйләнешик дигән көнне Муса тугыз тапкыр Зәкия янына килә, ә кыз гел качып кала. Телеграфтагы кизү хатынга өенә китте дип алдашырга куша, ә өйдәгеләргә эштә дип әйтегез ди. Ә кичен егет Зәкияләрдә  кала... Әнисе: «Теләсәгез нишләгез», – ди. Ул Мусаны өнәп бетерми, кызына гел: «Шуның нәрсәсен яратасың», – дип тирги. Ярату булган шул инде. «Мин сезгә никах укытам», – дип, әнисе өйгә бер бабайны дәштерә. Ә Зәкия белән Муса шырык-шырык көлеп, такта белән бүленгән бүлмәдә тыңлап утыра. Ул вакытларда дингә караш тискәре була бит. Шулай яңа тормыш башлаган көннәрдә Муса хатынына серен тишә. «Зәкия, синең алда гаепле мин», – ди. «Ничек гаепле?» – ди хатын. «Минем Раузада малаем бар», – ди бу. Әлеге хәбәр Зәкияне һуштан  яздыра. Раузалар белән бергәләшеп театрларга йөргәч, аны-моны сизми бит ул.

Хатын яңа хәбәрне бик авыр кичерә, җитмәсә, балага да узган була бит инде. Муса: «Мәскәүгә китәбез, җыен», –  ди, ә Зәкия  кабаланмаска өнди. Ник дигәндә, укып кайтып, телеграфта местком рәисе вазыйфасын башкарган чагы. Декрет акчасы да шактый гына тиясе. «Син дә ярлы, мин дә ярлы, Муса. Әйдә, бала акчасын алгач барырмын, син китә тор», – дигәч, Муса: «Дөрес әйтәсең, Зәкия, тик үпкәләмә генә», – ди.  

Ул арада  Мәскәүдән төрле сүзләр  ишеттерә башлыйлар. «Ник монда көмәнеңне күтәреп йөрисең, бар, ирең янына кит», – ди бермәлне Фатыйма Ильская. Зәкия: «Вакыты җиткәч китәрмен», – генә ди. Менә ул Мәскәүгә җыена. Әнисе яңа юрганнар сыра, күчтәнәчләр төйни. Вокзалда Муса машина белән каршы ала. Зәкия: «Кая барабыз?» – дип сорагач: «Өйгә кайтабыз», – ди. Хатынның күңеле тартмый гына  бит, ул өйгә берәүнең килеп йөргәнен ишеттергәннәр чөнки. «Бу синең икенче алдашуың инде, башка җиргә илт», – ди. Ә берничә көннән ул Ташкентка – дус кызы янына китәргә карар кыла. Муса юлына әйберләр сатып алып бирә. Соңыннан хат яза: «Син мине җәзалый аласың», – ди. Тик хатын алай ямьсезләнеп йөрми. Кызлары Люция Ташкентта туа. Җәлил аңа акча салып тора. Берсендә: «Зәкия, һич акчаны арттырып булмый, син судка бир инде», – ди. Үзе кушкач, үзе үтенгәч, Зәкия аны алиментка бирә.  Берьюлы Раузага да түли ир.

Казан сагындыргач, Зәкия тота да туган җиренә кайта. Беркөнне  Язучылар берлегенә килгәндә, урамда аңа китап нәшрияты управляющие Закир Тинчурин очрый. «Кая барасың? – ди. – Эш эзләпме? Әйдә, безгә. Аптыраган менә, бөтенесен дә утыртып бетерделәр, китап чыгарырга кеше юк». Зур гына бүлмәгә кертә дә, идән уртасындагы кулъязма  өеменә төртеп күрсәтә: «Шулардан китап җый», – ди.

1939 елда Зәкияне хатыны үлеп ике баласы белән тол калган иргә ярәшәләр. 

Муса Казанга килсә, Люцияне күрергә ашкына. Зәкия, ире көнләшкәнгә күрә, аларны читтәрәк күрештергән. Берсендә ул сөткә барырга җыенганда, бу хакта алдан ук Мусага әйтеп куйган, Люция белән икәү барабыз, фәлән тыкрыкта көт, дигән. Аларга үги кызлары да иярмәкче була. Аны көчкә көйләп-җайлап калдыралар. Люцияне Муса сөя, иркәли, конфетлар бирә һәм юл буе күтәреп бара. «Әллә кемгә охшап бармаклары зур», – дигәч, «Минеке кебек», –  ди. 

Зәкия апа миңа моңарчы беркемгә дә күрсәтмәгән хатларны да укыткан иде. Латин хәрефләре белән язылган Җәлил хатлары... Мин аларны тыныч кына укый  алмадым ул чакта...
«Зәкия!.. Люцияне бик күрәсем килә. Ул үсеп зур булыр. Мине белмәс тә. Минем менә шундый авырлыклар белән ярты гомерем кыскарганны аңламас та. Сез аңа мине начар итеп сөйләрсез. Ул үзенең бәхетсез әтисе өчен йөрәгеннән сызланса да, бернәрсә дә әйтә алмас. Ул, бәлки, үскәч, аңы ачылгач, минем язуларны табып, укып, яшерен генә җылар. Күп усал сүзләргә карамастан, ул үскәч, минем шигырьләрем белән танышыр, үзендә миңа карата бик тирән якынлык сизәр. Ул мине йөрәгендә саклар: ник сакламасын?! Мин әти бит аңа!.. Ул ялкынлы шигырьләремдә минем тормышымны күрмәсмени?! Ул минем бер идиот булмаганымны, ә йөрәк белән янып яшәгән, зур кичерүләр белән гомер иткән шагыйрь икәнемне белмәсмени?! Кызларның йөрәге йомшак була. Ул минем көндәлекләремдә үзе һәм үзем турында укыганда: «И бер генә күрсәм иде», – дип җыламасмыни?!

...Мин бик теләр идем Люцияне үземә алырга!.. Син бир миңа Люцияне! Сездә болай да өч бала. Сезгә авырдыр. Мин Люцияне синнән ким тәрбияләмәм. Аннан соң Зәйнәп (сеңлем) Казанга күчә бит! Ул – инженер.  Ирсез, баласыз. Ә бала бик ярата. Ул карар. (Миңа да якын булыр.)
 
...Дусларча килешенгәч, семьяда да татулык туар, балалар белән очрашу күңелле булыр.

Тәкъдимемне кире каксагыз – миңа үлем белән бер. Аны аңлагыз.
Мин озын яздым. Ләкин сүзем әле тагын бик күп иде. Йөрәктән, чын күңелдән язам. Аңлашасым килә. Аңлашып яшисем, иҗат итәсем килә.
Хуш, акыллым! Теләсәң нишлә, ихтыяр синдә!
Сәлам белән, Муса».

Бу хатта шагыйрьнең  теткәләнгән йөрәк авазы да, өзгәләнү-бәргәләнүләре дә, кызы өчен янып-көюләре дә бар. Зәкия апа аны нечкә күңелле, диде бит. Нечкә күңелләр тиз җәрәхәтләнә шул. Язмыш аны ник болай газаплаган, баласыннан аерган икән, әгәр аермаса... Уйларымны сизгәндәй, Зәкия апа:
– Муса гына гаепле түгел, – диде. – Минем горурлыгым комачаулады Мәскәүдә калырга. Кит димәде бит ул. Кал, диде, күз яше түкте. Миндә дә гаеп. Кайбер кешеләр Мусаның өч хатыны булган дип, гайбәт саталар. Мин аларның авызын тиз ябам. Булса ни! Ул беребездән дә баш тартмады. Миндә аның: «Өчегез арасыннан сине генә яратам», – дигән хаты бар.

Муса белән бергә үткәргән көннәрдән нинди вакыйгалар  Зәкия апаның хәтерендә  ныграк уелган соң?

Сугышка киткәндә дуслары Мусага озату кичәсе оештыралар. Зәкия апа моны ишетеп, кызын да алып бара. Муса чыга да, Люцияне үбеп-кочаклап, хушлашып кереп китә...
 
Язмыш Зәкиягә сынауларны өя генә. Төпчек улы салкын тиеп үлә, соңрак бик яраткан үги кызы вафат була, сугыш башланганда эшсез дә кала яшь хатын. Ләкин уңган, җитез, чая Зәкия кайда да югалмый, хәрби госпитальдә идән юа, китапханәче булып эшли, яралы солдатларга үзәк китапханәдән  китаплар ташый. Госпитальнең местком рәисе итеп сайлангач, Чуашстаннан кадәр орлык юнәтеп, бәрәңге чәчтерә, шул бәрәңгене урламасыннар дип, кырда төнге каравылда да тора. Район партия комитеты булдыклы хатынны, партия мәктәбендә укытып чыгаргач, Г. Камал театрына әдәби бүлек мөдире һәм партоешма секретаре итеп җибәрергә ниятли. «Син, профсоюз өлкә комитеты президиумы әгъзасы буларак, анда күп йөрдең, артистлар мохитен беләсең», – диләр аңа. Тик Зәкия театрга барырга теләми, радиокомитетка – балалар редакциясенә урнаша. Биредә дә аңа местком рәисе камытын кигерәләр. Кыш җитә, утын юк, бинада 17 мич ягылырга тиеш! Җитәкчеләр тагын аңа ялваралар. «Зәкия, хуҗалык эшен дә ал инде», – диләр.

Радио белән телевидение кушылгач, Зәкия Садыйкованың мәшәкатьләре икеләтә арта. Эш белән кайнап яшәгән хатын беркайчан да йөрәгеннән Мусаның исемен сызып ташламый. «Сатлыкҗан» дигән сүзгә ышанмый ул, кызында атасына карата олы мәхәббәт тәрбияли, «синең әтиең – Җәлил!» дип тәкрарлап үстерә.

1954 елда СССР Югары суды Люция белән Альбертның М. Җәлил мирасына хаклары бар, дигән карар чыгара. Шагыйрьнең: «Татарча язу танучы  һәм бу дәфтәрне укучы дуска» дип аталган васыятендәге (1943 ел, декабрь ае) «Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда  туган.  Гаиләсе Казанда һәм Мәскәүдә», – дигән юлларны укысаң, бөтенесе дә аңлашыла кебек.

Мусаның җәзалап үтерелүе турындагы белешмә  закон нигезендә аларга да тапшырыла.

Зәкия апа Ә. Ерикәйнең «Әти безнең кайтмас инде» шигыренә сценарий яза. Шуны шагыйрьгә күрсәтергә дип, ул Язучылар берлегенә китә. Барса, аңа әдәби фонд сәркатибе Халикъ Садри очрый. «Зәкия, – ди бу, – йөзләрегез тәмам агара хәзер», – ди. Хатын берни аңламый. «Минем йөземнең каралганы да юк», – ди. «Мусаның икенче дәфтәре килде, син аның почеркын таныйсыңмы?» – ди. «Ничек танымыйм, без  хат алышкан кешеләр бит», – ди. «Дәфтәрне райкомга укырга алып киттеләр әле», – ди Садри.

Закир Тинчурин китап нәшриятының партоешма секретаре була, аңа дәфтәр хакында белгертәләр, ул Зөбәйдә атлы сәркатип кызны чакырта да, дәфтәрне бастырып, бер данәсен Зәкиягә бирерсең, ди. Зәкия төн ката елый-елый Мусаның язмаларын укый. Ул дәфтәрнең бер данәсен Зәкия апа гомере буе архивында саклый.
 

Муса кызы – Люция

Мәктәптә укыганда ук Люциянең бик сәләтле бала икәне беленә. Ул  музыка мәктәбен дә тәмамлый һәм, музыка училищесына имтихан тотып, хор дирижеры белән вокаль бүлеге студентына әйләнә. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев бу кызның талантын югары бәяли, аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, 2 нче курс студенты хәтта тамашачыны сихри тавышы белән таң калдырып, Опера һәм балет театрында, зур концертта, хорда башлап җырлый. Бик дулкынландыргыч минутлар белән хәтергә уелып кала ул көн. Ничек дулкынланмасын Люция! Әтисе исемен йөрткән изге бинада җырлый лабаса! Җитмәсә, концерттан соң сәхнә артына атылып Җәүдәт Фәйзи килеп керә һәм, кызны котлаганнан соң, бер серен чишә. «Беләсеңме, «Кызыма» дигән җырны 1936 елда минем көйгә әтиең син тугач, сиңа багышлап язган иде», – ди. (Соңыннан моны Фәхри Насретдинов та раслый.)

Музыка мәктәбенең 25 еллыгына багышланган кичәдә кызның таланты өр-яңа ягы белән ачыла: ул шушы мәктәпнең симфоник оркестрына дирижерлык итә. Директор Рувим Львович Поляков Әүхәдиевнең кулын кысып: «Люция өчен сезгә чиксез рәхмәт», – ди.

Укытучылары аңа зур өметләр баглый, киләчәктә кыз җыр-музыка сәнгате дөньясына чумар, дип уйлыйлар. Ә Люциянең күңелендә нинди сер яшеренгәнен берәү дә белми... Әтисе турында фильм төшерергә хыяллана ул. Шушы хыял аны 1958 елда Мәскәүгә алып китә. Берьюлы ике абруйлы уку йортына – Дәүләт театр сәнгате һәм Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтларына имтихан бирә, анда да, монда да уза, һәм икенчесен сайлый.  Шушында гына аның бар хыяллары чынга ашачак! Ләкин... язмыш кызның дөньясына ниндидер кара күләгә китереп каплый. Иртә-кич, җәй-кыш, яз-көз бу күләгә, Люциянең якты офыкларын томалап, яфракка бөреләнгән уй-хыялларын туңдырып, яшәргә ирек бирми башлый. Хәер, тугач та язмыш аңа татлы-баллы тормыш әзерләп куймый. Муса Җәлил кызы дип аны очындырмыйлар. Нәкъ менә Җәлил кызы булганга күрә дә кыен күрми микән әле? Безнең агай-эне шагыйрьнең бу кызын бөтенләй күрмәмешкә салышса бер хәер, юк шул, тар күңелле бәндәләр аны Мусаның биографиясеннән үк сызып ташларга ниятли. Имеш, шул рәвешле шагыйрь исемен тапланудан саклыйбыз дип ялгышалар. Ә туасы җан туган, исән чагында ук ул җанны Җәлил үз баласы итеп таныган лабаса!

Люция иң абруйлы уку йортының ишеген шакый. Сайлаган һөнәре дә җитди: кино режиссеры. Ә аны укыткан С. Герасимов, Е. Дзюган, Т. Макарова кебек СССРның халык артистлары, кино сәнгатенең классиклары – үзләре бер тарихи шәхесләр. Өченче курста кызның сәламәтлеге начарлана, ул бер елга ял ала. 

Ялдан соң кыз туп-туры Сергей Герасимов курсына килә. Герасимовның бөтен курс белән «Люди и звери» исемле фильм эшләгән чагына эләгә. Бу аның өчен иң әйбәт режиссура мәктәбе була, остазының үзенә аерым бер игътибарын тоя ул. Шул чакларда әтисе турында фильм эшләү идеясе тагын да көчәя. Аның хыялы – әтисенең шагыйрь буларак батырлыгын күрсәтү. Сценарийның биш битен укыган Герасимов, икенче очрашуда, түземсезләнеп: «Җәлилова, кая дәвамы?» –  дип сорый. «Синдә киноның яңа жанры туа», –  ди  ул берсендә. Кызганыч, бу фильмны тәки тормышка ашырып булмый.

Партиянең Татарстан Өлкә комитеты бөтен тәкъдимнәргә риза була. Люция үзе хата җибәрә бугай.  Ул Язучылар берлегенә барып, иҗат йортына юллама бирегез әле, әтигә багышлап фильм эшлим, ди. Ә андагы бер төркем иптәшләр, кыздан төшертмәс өчен, Үзәк комитетка хат юллыйлар. Имеш, безнең милли героебыз турында фильм юк. Люциянең темасы ирексездән «Ленфильм»га бирелә. 

– Бер көнне Казаннан чакыру алам. – Люция ханым хәтерен яңарта, – Муса турында фильм яса, сценарий әзер, – диләр. Кайтам, сценарий юк. Үзем язарга утырам. Архивларда казынам, әтинең барлык документларын өйрәнәм, юбилееннан өзекләр, җәлилчеләрнең очрашу мизгелләрен төшерәм. Мәскәүгә барып, язучыларның I корылтаенда Җәлил сөйләгән чыгыштан кадрлар эзләп карыйм. Нәтиҗәдә, ике сценарий төзим. «Революция тудырган» дигәнен сәнгать советы «ура» кычкырып кабул итә дә... кино төркеме башлыгы: «Безгә бу фильм кирәкми инде», – дип белдерү ясый.

Казан телестудиясендә бер генә әйберем дә куелмагач, эшләүнең кызыгы бетте, кире Мәскәүгә киттем. «Ленфильм»ның «Моабит дәфтәре»н төшерергә җыенган көннәре иде. С. Герасимов бит инде минем сценарий белән таныш, аны ошаткан иде. Шуны истә тотып, ул «Ленфильм» директоры И. Киселевка мине «Дәфтәр»нең автордашы итеп алырга дигән тәкъдим кертә. Директор ризалаша, ләкин Казанга бара да, мәгълүм агайлар аны миңа каршы котырта, фикер үзгәрә, ул Җәлиловадан баш тарта. Мине нибарысы ассистент итеп кенә билгелиләр.

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәренә сценарий язган идем. Сәнгать советы кабул итте, мин аны җиренә җиткереп эшләп бетерергә тиеш идем. Шунда директорга хезмәт хакы сорап кердем. «Сезнең татарлар туйдырды мине, туктаусыз өстегездән әләк тамызып торалар», – диде ул, Гази Кашшафның хатын укыды. Гази абый «Моабит»ның өлкән консультанты иде, ул минем фамилиямне титрдан сызып атуны таләп иткән. Директор нишләсен, аңа бу фильмны Татарстанга тапшырырга кирәк, консультант белән бәхәскә керергә теләми ул. Ни чарадан бичара – мин аның өчен җайсыз кешегә әйләнәм.

70 нче еллар... Казан... Эшсезлек.  Люция өчен гап-гади клубларның ишеге бикле. Гүя кара күләгә аны сытарга-изәргә җыена. 1972 елда ул үзешчән сәнгать йортына методист булып урнашу «бәхетенә» ирешә. Спектакльләргә, концертларга, кинофильмнарга төрле рецензияләр яза, күп басыла. Күрәсең, аның иҗади активлыгы Югары Совет рәисе Салих Батыевның игътибарын җәлеп иткәндер.  Батыев 1966 елда  Люцияне, абыйсы Альберт белән үзенә чакыртып, хәл-әхвәлләрен сораша.

Сирәк белгеч – курчак театрында музыка көйләүче техник, склад мөдире (!), кинопрокатта рекламалар буенча мөхәррир, тик кино режиссеры гына түгел. Мәскәүдәге укытучылары мондый хаксызлыкка борчыла. Менә бер хаттан өзек:

«Советская культура» газетасы үз корреспондентына сезнең иҗади язмышыгыз белән кызыксынырга кушты, аңа ни өчен җаныгызны ашаулары турында яшермичә сөйләгез. Ниләр булып узганын миңа да җентекләп язарсыз. Белегез, кадерлем, мин көчемнән килгәннең барсын да эшләрмен. Без сезне яратабыз, Люциякәй, сезне сагынып искә алабыз.
Сезнең Дзюган Е. Л. 5 июнь, 1981 ел.»

Әти, әти кеше... Гәрчә ата җылысыннан мәхрүм булып үссә дә, йөрәктә аның исеме тирән уела. Менә ул хатирәләр: 
–  Әни күңелемдә әтинең илаһи образын тудырды. Ул әти хыянәтче саналган иң яман көннәрдә дә аның турында әйбәт итеп кенә сөйли, ялгыш та әтиең алай, әтиең болай дип шик белгертми, Җәлилнең сатлыкҗан түгеллегенә ышана һәм мине дә ышандыра иде. Әни бит 1946 елда Әхмәт Ерикәйгә: «Балта белән кулымны кистерәм, Муса хыянәтче түгел», – дип кычкыра. Моңа бит бик зур батырлык кирәк. Эчтән генә мин әтием Муса белән горурлана идем. Әни белән безне уртак сер – әти берләштерә иде. Качып-качып, ул миңа аның хатларын укый иде. Әтинең фаҗигасе икебезгә дә күчкән, без – ике ятимә, кыйналган җаннар идек. Әтинең туган көне җитте исә, үзебезчә, гаиләдән яшеренеп кенә бәйрәм итәбез, икәү әни белән әти очрашкан урыннарны урыйбыз.

...Өйдә фортепьяно уйнап утыра идем, каты гына тәрәзә шакыдылар. 1953 ел иде бу. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева атылып килеп керде. Ул дулкынлана, елый иде. «Люция, – ди Гөлшат апа. – Әтиең бер дә хыянәтче түгел, ул – герой, илгә аның данлы исеме кайтты!» Аңа әйткән сүзем дә исемдә: «Мин әтиемне беркайчан да хыянәтче дип санамадым». Шундый тыныч идем мин. Шул килеш мәктәпкә киттем. Анда директор бүлмәсенә чакырдылар. Сиңа Язучылар берлегенә барырга куштылар, диделәр. Тукай клубына йөгердем. Клуб шыгрым тулы, әнине эзлим, ул күренми. Кемдер: «Мусаның кызы керде», – диде дә, халык кул чабарга кереште. Миңа президиумда утыручы абый кул изәде. Сәхнәгә мендем, сүз бирделәр, «рәхмәт, рәхмәт» дия-дия, сөйләп төштем.

...1957 елның августында Җәлилнең шигырьләрен коткарган бельгияле Андре Тиммерманс хатыны Мария Жан белән Мәскәүгә килде.

Алар «Ленинградская» кунакханәсенә тукталган иде. Андре абыйны күргәч, фикерем чуалды, йөрәк тибешем әкренәйде. Әтиемнең соңгы сулышын китергән кеше иде бит бу. Еллар буе әлеге очрашу хакында хыяллана идем мин. «Тагын Мусаның кара күзләрен күрәм!» – дип, Тиммерманс үзе сүз башлады, ә хатыны, аны җөпләгәндәй: «Җәлилне фотодан гына күреп беләм, ләкин бу кызның йөзе миңа шулхәтле аны хәтерләтә», – диде.
 

Очкын оныкларга да чәчрәгән

Зәкия-Муса оясында тагын бер кош баласы бар. Ул нәсел дәвамы – Лилиан Наврозашвили. Люция грузин егете Гурам белән гаилә коргач дөньяга туган бу кыз бала да сәнгатькә тартыла: Казан театр училищесын тәмамлап, Г. Камал театрында эшләргә хыяллана. Тик татарча камил белмәве аркасында, бу теләге чынга ашмый кала.  Шулай итеп, язмыш сукмаклары аны  Санкт-Петербургка алып килә. 

Биредә Гурам кызы Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясенең Товстоногов исемендәге  Зур драма театры каршындагы төркеменә, Андрей Толубеев остаханәсенә, икенче курска кабул ителә. Лилиан  танылган шоумен Иван Ургант белән бер төркемдә  укый. Дүртенче курста чакта ук аны  шәһәрнең Яшь тамашачылар театрына баш рольне уйнарга чакыралар.  Шуннан соң остазы А. Толубеев  аңа шунда калырга тәкъдим итә. 
 – Баштарак Питерда җиңел булмаса да, юлымда  гел яхшы кешеләр генә очрады, – ди Лилиан. – Шәһәрдә яшәүче татарларга да рәхмәтлемен, алар мине шигърият кичәләренә чакырдылар.  Мин бабайның шигырьләрен татарча сөйли идем. Шундый кичәләрнең берсендә Альберт Әсәдуллин белән таныштым. Без  аның белән шуннан соң бик дуслаштык.

Лилиан 1999 елдан бирле Яшь тамашачылар театрында эшли. Остазлары  аны сәхнә дөньясын яратырга өйрәтәләр. Яшь артист үзе дә туктаусыз эзләнә, яңалыкка омтыла. Мондый тырышлыкның нәтиҗәсе шул: ул бүген Төньяк башкалабызда чын мәгънәсендә театр  йолдызы булып исәпләнә.
–  Яшь тамашачылар театрында 30 дан артык роль башкардым инде, – дип дәвам итә Лилиан. –  Алар арасында «Влияние»дә – Рут, «Не все коту масленница»да – Феона, «Мещане»да – Поля, «Ночь после выпуска»да – Вера, «Правда хорошо, а счастье лучше»да – Марфа, «Аданте»да – Юля рольләре бар. Кинода төшкән  рольләрем дә байтак.  Тамашачылар мине «Волкодав», «Улицы разбитых фонарей», «Литейный», «Тайны следствия»,  «Морские дьяволы», «Убойная сила»  фильмнарында башкарган рольләрем  буенча беләләр. 

Лилиан илебезнең Төньяк башакаласында яшәсә дә, Казанга ел саен кайта.  Татарстанның мәдәни тормышын һәрдаим күзәтеп бара. Бабасы Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр куя. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына керә.  Ел саен үзгәрә барган Казан урамнарында йөри. Туган шәһәрен әле дә сагына ул.

Бәләкәй чагында ук ятлаган бабасының шигъри юллары аның күңелендә саклана, ә менә шагыйрьнең яшәү мәгънәсе турында әйтелгән фикерләрен ул тормыш девизы итеп саный. 

 – Әбием Зәкия олыгайгач та шигырьләр язды, – ди артист ханым. – Күбесен без аның вафатыннан соң гына таптык. Шигърият аның өчен сулар һавага тиң иде. Җәлил белән дә аларны әбием язган шигырьләр таныштырган бит. 

Лилианның Муса Җәлил турында  Санкт-Петербургта күбрәк белгертәсе килә. Ул һәр елны Муса Җәлилгә багышланган кичәләрдә, очрашуларда катнаша. Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә бабасына һәйкәл куелуга да бик сөенә.

–  Тагын бер хыялым  – Муса Җәлил турында заманча кинофильм төшерү, – ди якташыбыз. – Ул бары тик чын хакыйкатькә нигезләнеп кенә эшләнергә тиеш. Аны мин эшләрменме, башка берәүме – әлегә әйтә алмыйм. Ләкин кем генә эшләргә алынса да, мондый фильм, һичшиксез, булырга тиеш...

Соңгы мәртәбә Люция ханым белән күрешкәндә ул кызы янына – Санкт-Петербургка күченергә җыена иде. Аннан соң безнең элемтәләр өзелде.  Ул бүген Лилианның ике улын тәрбияләргә ярдәм итә икән. Олы оныгы Баграт та кино һәм театр сәнгате белән мавыга, хәтта ки  төрле сериалларда  төшә икән дигән күңелле хәбәрләр ишеткәч, бик сөендем. Димәк, Муса бабайның иҗат очкыннары инде оныкларының балаларына да чәчрәгән... 
     

«Сөембикә», № 2, 2016.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy