Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → ​Морза кызы

​Морза кызы

05 января 2016
2356 карау
Сөембикә ханбикә турында халык сөйләмнәре
 
Язучы һәм публицист, галим Рафаэль Мостафин гомеренең соңгы көннәре алдыннан гына безнең журналга Сөембикә ханбикә турындагы язмасын калдырып чыккан иде: «Татарстанның һәм башка өлкәләрнең төрле авылларында йөргәндә, миңа Сөембикә ханбикә 
турында шактый күп ишетергә туры килде. Димәк, ул халык күңелендә матур образ буларак яши. Шул сөйләгән­нәрне берләш­тереп, бераз эшкәртеп, сезгә бирергә булдым», – дигән иде ул.
 
Аның изге эшләре һәм матур исеме бөтен дөньяга таралыр...
Булачак ханбикәбез Нугай далаларында, Идел буенда, нугай кабиләсе башлыгы Йосыф морза гаиләсендә туган. Аның әнисе кышның шактый суык көнендә Идел буена төшкән. Шулчак тулгагы тота башлаган. Кайтырга хәле калмагач, керергә чатыр таба алмагач, кызын агым су буенда тапкан. Ул вакытта Йосыф морза хатыны иманга утырмаган, төрле сыннарга табына торган надан нугай хатыны булган. Кызы, тугач, берничә тәүлек буе анасын иммәгән. Һәр төнне анасының төше­нә кереп, болай дип әйтә икән: «И анам-җаным! Син ислам динен кабул итеп, мөселман бул! Әгәр дә син мөселман булмыйча динсез-имансыз булып калсаң, синең сөтеңне иммәм. Үлсәм үләрмен, әмма кяфер имчәген авызыма капмам!»

Анасы кызын жәлләп, аның хәтерен калдырмас өчен, ислам динен кабул иткән, Аллаһы Тәгалә­нең барлыгына вә берлегенә иман китергән. Шуннан соң гына кызы анасы-ның сөтен имә башлаган. Аңа карап, бераздан барлык нугай халкы да мөселман булып китә. Иманга утыргач, халык хак динле булды, халык саны артты, авыл-җирләре үрчеде, мал-мөлкәтләре дә күп булды.

Кызы тугач, Йосыф морза бу турыда бөтен иленә хәбәр итте һәм бик күп кунак чакырып, зур итеп бәби туе үткәрде. Туйга килгән олуг-кечесе, бае-ярлысы – һәммәсе кызның гүзәллегенә таң калды. Кызның йөзе ай белән кояш кебек нурлы иде. Шуннан Йосыф морза бәк-морзаларына әйтте ки: «Бу гүзәл кызга нинди исем куярга киңәш итәрсез?» Барысы да бертавыштан мондый сөйкемле кызга «Сөембикә» исеме кушарга кирәк дигән карарга килде. Мондый гүзәл затны һичбер заманда һичкем күргәне вә ишеткәне юк, диделәр. Шуннан соң мулла кызның колагына Сөембикә дип исемен пышылдап әйтте, тиешле догаларын укыды. Бу матур кыз озын гомерле, олуг дәүләтле булсын дип теләк теләде. Аның изге эшләре һәм матур исеме бөтен дөньяга җәелер дип әйтте.
Сөембикә нугай далаларында иректә үсә. Ат өстендә дә чаба, ук-җәядән дә бик төз ата, ир-егетләрдән һич калышмый. Үзенең акылы вә матурлыгы белән барча кешене таң калдыра.

Буйга җитеп, уналты яше тулгач, Йосыф морза кызын япь-яшь Казан ханы Җан Галигә никах укытып бирә. Сөембикә ирен яратмый, чөнки ул, бердән, касыймлы була, Казан илен бер дә кайгыртмый. Икенчедән, хак дингә утырмаган була. Сөембикә яшь иренә әйтте ки: «Барча галәмне, Адәм баласын да яраткан, сине дә, мине дә бар иткән иң бөек вә иң изге зат – Аллаһы Тәгаләдер. Шуңа гына табын! Аның боерыгыннан башка бер эш тә кылма!» Ире исә, тыштан ислам динен кабул иткән булып кыланса да, чын күңелдән иманны кабул итми. Шуннан Сөембикәнең иреннән күңеле кайта, ул ире белән йокламый, аерым ятагында ята.

Казан халкында бу турыда хәбәр таралгач, халык та яшь ханны сөйми башлый, тәхетеннән куа. Куып та китмәгәч, Җан Галине үтерәләр. Шуннан соң Сөембикә икенче кешегә, Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыга. Шул уңайдан бик зур туй ясыйлар. Туйга Сафа Гәрәй хан барча нөкерләрен, Казанның бөтен атаклы кешеләрен, мулла-мөәзиннә­рен чакыра, тугыз йөз елкы вә тугыз мең куй суйдыра. Сыра-шәраб эчәр өчен Болгардан алып килгән туксан тугыз савыт – ташаяк куйдыра. Өстәлләрендә ит тау-тау өелеп тора, кымыз вә башка эчемлек елга булып ага.

Сафа Гәрәйнең моңача өч хатыны була, шулай да Сафа Гәрәй Сөембикәне һәммә хатыннарыннан артык ярата. Бу ирен Сөембикә дә чын күңел-дән ярата. Сафа Гәрәй хан үзе кырымлы булса да, Казан ханлыгын кайгырта, илен башкисәрләрдән саклый, әледән-әле яу чабып, дәү-ләтне ныгыта. Ислам динен дә җаны-тәне белән кабул итә. Сөембикә иренә: «Син нинди юлда булсаң, мин дә шундый юлда булырмын. Дошман арабызга керергә теләсә дә, сиңа турылыклы булып калырмын», – дип кат-кат әйтә.

Туйдан Сөембикә барча карендәш хатын-кызларын, дус-ишләрен җыеп мәҗлес үткәрә. Шул табын вакытында сүз артыннан сүз чыгып, кунак хатыннарның берсе Сөембикәгә шундый сөаль бирә: «Син әүвәлге иреңне бер дә сөймәгәнсең, диләр. Соңгы иреңне исә үлеп сөясең дип әйтәләр. Моның сәбәбе нәрсәдә?» Сөембикә моңа каршы: «Ул чын ир, батыр җанлы яугир, дәүләтен кайгырта торган хан булганга», – дип җавап кайтара.

Алар Сафа Гәрәй хан белән чыннан да бик тату яшиләр. Үтәмеш Гәрәй исемле бик тә акыллы вә сөйкемле уллары туа. Әмма берничә елдан зур каза була. Сафа Гәрәй хан  мәрмәр юынгычка бәрелеп башын имгәтә, шул җәрәхәтеннән терелә алмыйча вафат була. Сөембикә иренең тәхетенә утыра.

Сөембикә ханбикә ире истәлегенә калада булмаган зур вә искиткеч матур манара салдыра. Соңыннан ул Сөембикә манарасы дип атала, безнең көннәргәчә шул көе тора. Мон-нан тыш, Сөембикә хан сарайларын зурайта, эчен алтын, якут вә фирүзә белән бизәп, түбәсен бакыр белән каплата. Тәхетен исә асыл ташлар белән зиннәтли.

Яшь ханбикә илнең олысын-кечесен, баен-ярлысын мөселманлыкка өнди, ислам динен кабул иткәннәрне сыйлый-хөрмәтли. Ул чакта Казан ханлыгына дус илләр бик аз була. Шуңа карамастан, Казан ханлыгы Казык йолдыз тарафына үсә вә зурая. Хәтта руслар да Явыз Иваннан качып, Сөембикә иленә килеп сыеналар. Моңа Явыз Иванның эче поша, ачуы килә. Шуннан зур гаскәр белән килеп, Явыз Иван казанлылардан Сөембикәне бирүне таләп итә. Бирмәсәгез, бөтен илегезне җимерәм, калагызны яндырам, дип яный. Казанның олылары, сугыштан куркып, Сөембикәне Явыз Иванга бирергә була. Моңа Сөембикә үзе дә ризалаша. Халык кырылганчы, мин үлим дип уйлый. Казан морзаларына мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Сез иремә файдалы киңәшләр бирә идегез. Ни әйтсәгез, мин дә шуны кылырмын».

Шуннан соң Явыз Иван ялчылары, хан көймәсенә утырып, Мәскәүгә озаталар. Аның белән бергә Сөембикәнең барлык алтын-көмешләрен, яхшы киемнәрен, савыт-сабаларын вә мал-мөлкәтләрен берничә зур көймәгә төяп алып китәләр.
Әмма Явыз Иван сүзендә тормый. Яшертен рәвештә Казанга килеп, татарны чаба, Казанны камап ала. Шактый озак сугышканнан соң, Ядкәр ханны җиңә, Казан халкын кыра. Явыз Иван гаскәренә шулкадәр күп мал төшә ки, хәтта йөкләргә, көймәләргә дә сыймый торган булган. Казанны алгач, Явыз Иван гаскәре Хаҗи Тарханга барып, аны да ала, Себер ханын да җиңә. Тора-бара маҗар, ар, кыпчак һәм башкорт илләрен җиңеп, үз авызына карата, Тын (Дон) һәм Идел буйларында урнаша.

Моны ишеткәч, Сөембикә ханбикә болай дип әйткән ди:
– Әгәр татар бәкләренең барча­сы­ның авазы бер булса, Казан җиңелмәс иде. Йортыбыз кулыбыздан ычкынмас, малыбыз да, җаны­быз да китмәс иде...

Бу тарихи вакыйгаларны авыл картлары борынгы китапларга таянып сөйлиләр иде. Китапларны исә алар, кяферләр кулына эләкмәсен дип, изгеләр зиратына күмгәннәр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy