Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Рамазан аенда дөрес туклану

Рамазан аенда дөрес туклану

10 мая 2019
555 карау
Рамазан аенда уразаны дөрес тотсагыз, сәламәтлегегезне яхшыртырсыз. Киресенчә икән, файдага караганда, зыяны күбрәк булыр. Ашау-эчүдән озак вакыт тыелып торгач, ифтарда дөрес туклану хыял булып кына калырга мөмкин. Иң мөһиме – туклыклы ризыкларны искермәгән продуктлардан әзерләү. Гап-гади киңәшләрне тотсагыз, изге айда күп файда алырсыз һәм тормыш рәвешегезне үзгәртерсез. 
 

Ифтарны хөрмә белән башлагыз

Хөрмә – шикәр чыганагы. Ә ул көне буена беткән энергияне тергезә. Хөрмә –  магний, калий, шулай ук эчәклекнең дөрес эшчәнлеген булдыра торган җепселләргә бай. 
 

Организмдагы су дәрәҗәсенә игътибар итегез

Икенче көнне организм сусызлыктан интекмәсен өчен, төне буе 8 стакан су эчәргә кирәк. 
 

Тозлы һәм борычлы ризыклар ашамагыз 

Консервланган һәм эшкәртелгән продуктлар, тозлы чикләвек һәм тозлы кыяр ашаудан тыелыгыз. Алар бик каты кибектерәләр. Сусыл җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне үз итегез. 
 

Ифтарда әкренләп ашый башлагыз

Хөрмә ашап, су эчкәннән соң, аш, салат һәм төп ризыкны чиратлаштырыгыз. Ашказанына авыр булмасын, эч күпмәсен өчен, артыгын ашап ташламагыз. Бу – Рамазан аенда киң таралган проблема. Ифтарны җылы аш ашаудан башласагыз, ашказаныгыз  тынычланып китәр, ашкайнату системасын калган ризыкларны кабул итәргә әзерләр. 
 

Сәламәтлеккә файдалы ризык сайлагыз 

Майлы булмаган ит, пешкән тавык түшкәсе, балык, зәйтүн мае һәм җиләк-җимешләр – болар барысы да файдалы ризыклар. Рационыгызга кыздырылган, артык майлы ризыкларны кертмәгез. Колбаса эшләнмәләре, йомырка, кузаклылар аксымга бай. Һәр ашауда әлеге аксым чыганакларының берсе булырга тиеш. Ул тән күзәнәкләре төзелеше өчен бик мөһим. 
 

Баллыны ашамагыз 

Ифтардан соң ук баллы ризыклар ашау эч күбү, ашкайнату системасы эшчәнлеге тоткарлану һәм канда глюкоза дәрәҗәсе үзгәрүгә китерәчәк. 
 

Каһвә эчүдән тыелыгыз

Каһвәсез тормышыгызны күз алдына да китерә алмыйсыз икән, Рамазан башланырга ике атна кала, аны эчүне киметү зарур. 
 

Ризыкны аз-азлап ашагыз

Изге ай дәвамында төп ашауны ифтар, капкалап алу һәм сәхәргә бүлегез. Бу ашкайнату системасына көч китермәс өчен кирәк. 
 

Физик активлык 

Рамазан аенда физик күнегүләр эшләү бик файдалы. Кирәкле авырлык тотуга һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруга ярдәм итәр. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com