Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Мин – милләт анасы!

Мин – милләт анасы!

Гөлүсә Батталова
Гөлүсә Батталова
21 мая 2016
3647 карау
«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»
(Ризаэддин Фәхреддин)

 

​Бисмилланы әйтеп

Мин – гап-гади бер авылда яшәүче гап-гади бер хатын-кыз. Бала тәрбияләү буенча артык тәҗрибәм дә юк шикелле, бүгенге көндә модада булган курслар, тренинглар да үтмәдем. Шулай да, баламны чын үзебезчә – татарча, милли рухта тәрбияләү буенча фикерләрем белән уртаклашасым килә. Әйе, бәлки мине кемдер борынгылыкка ябышып ятуда, консервативлыкта гаепләр. Әмма мин, җаным, рухым, йөрәгем ничек куша, шулай яшим, сабыемны шулай тәрбиялим.

11 айлык улым Аяз «мес-мес» килеп йоклап ята. Әйдәгез, ул уянганчы, улымның ничек дөньяга килүе хакында бераз сөйлим әле. Олы кызым Диләрәне бик авырдан таптым мин. Нәкъ менә шуңа да күңелдә курку калды. Медицина күрсәткечләрем дә рөхсәт итә – мин баланы ярып алуга әзерләнә башладым. Әмма шул вакытта табиб-акушерым (урыс милләтеннән!) тыныч, катгый тавышы белән «хөкем карарын чыгарды»: «Үзең табасың. Бар да әйбәт булачак, ышан миңа. Сез – татар хатын-кызлары барын да булдырасыз. Балаңа да, үзеңә дә табигый ысул күпкә файдалырак булачак». Ул табибка мин бүген дә рәхмәт укыйм. Аллага шөкер, дөньяга төгәл саны камил булган улым аваз салды. Бисмилламны әйтеп, иң садә теләкләремне күңелдән кабатлап, күкрәгемне каптырдым. Яңа гына бала тапкан хатын-кызда була торган бәхет, сөенеч, җиңеллек белән күз яшьләремә ирек бирдем...
 

Бала исеме


Заман һаман алга бара: хәзер сабыйга туу таныклыгын бала тудыру йортында ук әзерләп бирәләр икән. Ирем белән күптән уйлашкан идек инде – улыбызга борынгы төрки-татар исеме – Аяз дип кушарга булдык. Мәхмүт Кашгарый җыентыкларында ук очраган әлеге исем улыбызга зирәк зиһен, бәхет, сәгадәт, имин тормыш китерсен! Менә шушы илаһи мизгелдә дөньяга килгән генә сабыемның ни дәрәҗәдә бәхетле икәнлеген аңладым мин. Бала тудыру йортындагы палатабызда Альбина исемле хатын бар иде. Ул да малай тапты. Туу таныклыгын рәсмиләштерә башлагач, аптырап бетте. Альбинаның әнисе – керәшен татары, әтисе – татар, ире – урыс. Сабыйга нинди исем кушарга белми гаҗиз булды. Ире теләгәнчә урыс исеме кушасы килми, татар исеме кушарга күңеле кушмый, әнисенең динен якынрак күрә.
Татар исеме дә, урыс исеме дә ярамагач, тузга язмаган исемнәр уйлап карадылар – барыбер очына чыга алмадылар.

Без Аяз улым белән өйгә кайтып киткәндә Альбинаның улы исемсез иде әле. Кем булыр ул бала? Үсә-үсә үзенең кайсы милләттән икәнлеген аңлый алмыйча буталып бетәрме? Мескен сабый. Туу таныклыгында әти-әни теләге белән генә тутырыла торган милләт графасы бар. Без, улымның иң беренче таныклыгында ук татар егете икәнлеге күренеп торачак дип, шатланып туя алмадык. Ә Альбинаның улы? Милләтсез, динсез, тарихсыз булып үсмәсен иде инде ул.
 

Бишек


Ниһаять, әтиебез безне өйгә алып кайтты! Улыбызны тал чыбыгыннан үрелгән бишеге көтеп тора иде инде. Бәби мунчасы, исем кушу, бәби ашы, бәби чәе, Гакыйдә корбаны, тәүге чәчен, тырнагын кисү – барысын да сөенә-сөенә җиренә җиткереп башкардык. Аллага шөкер, бу йолаларны үтәгәндә «күз-колак булырга» өйдә әбиебез бар! Иремнең әнисе – кайнанам дини кануннарны төгәл үтәгән, бүгенге күзлектән караганда шактый консерватив гаиләдә үскән кеше. Борынгы йолалар, гореф-гадәтләр, халкыбызның онытылып барган аш-су серләре, буыннан-буынга килгән, бүген бик актуаль яңгыраган традицион дин нигезләре – әнкәйгә балачагыннан сеңгән тәрбия. Белгәннәрен ул безгә дә өйрәтеп калдырырга тырыша. Үзгәртеп кору чоры баласы булсам да, гаиләбездәге әнә шул борынгы гадәтләрне минем бер дә бозасым килми. Замана шаукымы хәзерге татар авылларындагы яшәешне болай да какшатты, шулай икән, нигә әле өлкәннәрнең тәҗрибәсенә бераз гына колак салмаска, алар исән чакта сорашып, сөйләтеп, өйрәнеп калмаска?! Читкә китеп булса да әйтим, кайнанамның балан катыгы, корт әзерләү кебек борынгы аш-су ысулларын өйрәнеп, язып барам. Алар миңа хәзинә кебек. Үзем дә нәсел җепләрен нык саклаучы, әбиле-бабайлы зур гаиләдә үстем. Әнием дә дүрт дистә елга якын кайнанасы – әбиебез белән яши. 4 оныкның әбисе булуына карамастан, әни әле бүген дә килен буларак төп вазыйфасын тел-теш тидермәслек итеп башкара. Безне – кызларын да ипле, сабыр, түземле булырга йөрәтә. Бала тәрбияләү буенча әниемнең тәҗрибәсе – өстәл китабым кебек. Милләтемнең матур йоласына тугры калып, әни оныклары тугач бала бирнәсен үзе хәстәрли. Бала табу йортыннан кайтып кергәндә үк Аязның беренче «гардеробы» әзер иде. Әни оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, бишек чыбылдыгын, кирәкле һәммә чүпрәк-чапракны, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы - «әлбә» алып килгән. Әлбә белән улыбызның иренен майладык – «авызландырдык».

Нәкъ әкиятләрдәгечә – ай үсәсен көн үсеп, күзгә күренә башлады Аязыбыз. Күз тимәсен өчен миләш агачы белән беләзек тегеп, кулына кидерттем. Әкренләп өебез эреле-ваклы уенчыклар белән тулды. Ә мин улым яшенә яраклы китаплар җыярга керештем. Чүпрәк, пластик, картон китаплар: инглизчә, русча, әмма иң күбесе – татарча. 6-7 айлык улымның шактый «бай» китапханәсен күргән танышларым: «Улыңнан профессор ясарга ахры исәбең», – дип, көлеп тә куйдылар. Юк. Һич юк. Профессор да, вундеркинд үстерү дә түгел безнең хыял. Китапны яраткан, китап укудан тәм таба белгән, киң карашлы, акыллы, белемле кеше тәрбиялисебез килә. Компьютер, гаджетлар белән вакыты җиткәч ул үзе дә танышыр, хәтта безне дә өйрәтә башлар, ә менә китапка мәхәббәтне балачагыннан канына без сеңдерергә тиешбез дип уйлыйм мин. Халкыбыз гомер-бакый мәгърифәтле-мәдәниятле, китаплы булган бит безнең! «Мәктәпкә укырга кергәч тә өлгерерсез», – дияргә ашыкмагыз. Юк, өлгермисез, ә соңга калган булырсыз.
 
Укыганым бар, бала белән шөгыльләнүнең иң нәтиҗәле чоры – 3 яшькә кадәр икән.

Тәрбия – гаиләдә дип әйтергә яратабыз. Ә чынлыкта ничек соң? Сабыена яшь ярым булыр булмас, әни кеше эшкә чыгарга ашыга. Кайчакта, балама 3 яки 6 ай вакытта эшкә чыктым, дип сөйләгән әниләрне ишетергә туры килә. Ярый ла, өйдә әби, дәү әниләр булса. Балалар бакчасы, яслеләргә тел-теш тидерәсем килми, әмма килешерсез дип уйлыйм, иң ягымлы, иң назлы тәрбияче дә әни җылысын, әни назын алыштыра алмый. Дөньяны мөгезеннән эләктерергә яраткан хатын-кызларыбыз: «Ә акчаны кем эшли соң? Тормышны алып барырга анысы да кирәк бит!» – дияр. Килешәм. Тик шулай да бүгенге интернет заманында акчаны гадел юл белән өйдән чыкмый гына, балаңнан аерылмый гына эшләүнең мең төрле ысулы бар ләбаса. Танышларым арасында да баласы караулы, тәрбияле булсын өчен эшкә чыкмаган, әмма өй шартларында акча эшләүче әниләр бар. «Теләгән кеше әмәлен, теләмәгән сәбәбен таба», – дип әйтүләре хактыр мөгаен. Аяк астыбыздагы нигъмәтне иелеп алырга иренгәндә, кемнәрдер безнең ышаучанлыгыбыз, модага иярергә тырышуыбыз бәрабәренә акча эшли. Бала тәрбияләү буенча нинди генә курслар, сабыйларның иртә үсешен тәэмин итүче нинди генә үзәкләр юк хәзер! Өч айлык сабыйга хәреф өйрәтүче дисеңме, аралашу чит телдә генә баручы үзәкләр, өр-яңа ысуллар, яңа методикалар... Бәхәсләшмим, кемгәдер әлеге цивилизация җимешләре күктән төшкән бәхет кебектер. Ошый икән – файдасын күрсеннәр. Ә менә без яшәгән авылда боларның берсе дә юк. Һәм, минем уйлавымча, кирәк тә түгел.

Халкыбызның мең еллар буена җыела-туплана килгән, милләтебезнең акыл куәтен, җан җылысын, зирәклеген, зыялылыгын сыйдырган халык авыз иҗаты җәүһәрләре – иң камил тәрбия ысулы, заман үзгәрешенә бирешмәүче иң алдынгы методика – менә ул!

...Тукта, чү! Аяз улым йокысыннан уянып килә түгелме?
Тор, тор, тургай,
Таң, таң ата бугай.
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чырык,чырык, чырык!
Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян.
Йомшак кына чәчләреңнән,
Сөеп, иркәләп куям.


Улым киерелә, сузыла. Ә мин аны бисмилла әйтеп, үс-үс иттерәм:

Сузылсын, су буе булсын,
Киерелсен, киртә буе булсын.
Бәхетле, тәүфикълы булсын,
Ата-анасына шәфкатьле булсын.
Казлар канат бирсен,
Торналар аяк бирсен,
Бүдәнәләр май бирсен,
Ябалак йон бирсен,
Балам зур үссен! Үс-үс-үс!!!


Улымны үс-үс иттерәм, ул елмая, мин елмаям. Үс-үс иттерүнең тактиль күнегү икәнен, мускуллар, сеңерләрнең язылып китүен миңа кабат уйлап торасы юк – халкыбыз күптән инде бу турыда кайгырткан. Бисмилла әйтеп, күкрәгемне бирәм. Әни сөте белән улыма тән сихәтлеге, иман ныклыгы, рух көче, теленә, диненә, Ватанына, милләтенә, ата-анасына мәхәббәт күчсен, я Раббым! Улым белән бит-кулларны юабыз:

Салкын су, чиста су,
Баламның битләрен ю,
Баламның күзләрен ю.
Битләре алсулансын,
Күзләре ялкынлансын,
Куллары таза булсын!

Улымны кечкенәдән салкынча суга ияләштерәм, беренчедән, динебездә тәһарәтне салкынча су белән алырга киңәш ителә, икенчедән, салкынча су баланы чыныктыра, организмның тонусын арттыра. Ә хәзер улымның уйныйсы килә. Уйнамыйбызмы, рәхәтләнеп уйныйбыз! Минем үземә кайчандыр әбием гел уйнаткан бармак уеныннан башлыйм. Улымның нәни кулларын үземнең кулыма алып, һәр бармакны берәм-берәм сыйпап уйнаганда, аңа - кызык, ә миңа, әни кешегә - улымның бармакларына массаж – кече моториканы үстерүгә тагын бер адым:

Карга килер – казан асар,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – салма салыр,
Песнәк килер – пешерер,
Чыпчык килер – төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Кечкенә түти туймый калыр,
Кетер, кетер, кетер,
Казан төбен кимерер.

– чәнчә бармагын тотып, уч төбен кытыклыйм – икәүләп көлешәбез.

Аяз үчтеки иттергәнне көтә. Кич белән үчтеки иттерүче, һавага чөеп уйнатучы, «кошлар» булып очыртучы әтисе булса, көндез бу вазыйфаны мин башкарам.

Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бик батыр егет булыр!


Соңрак улымны теземдә сикертәм:

Әйт әле, чикерткә, сине нәрсә сикертә?
Сайрый белми сайрыйсың, бертуктамый кич-иртә.
Бер сикердең-котылдың, ике сикердең-котылдың, өченчесендә – тотылдың! Һап!


Улымны һавага чөеп, кочагыма алам. Яшь сабыйларның вестибуляр аппаратын ныгыту өчен иң кулай күнегү бу. Замана медицинасы яңа ачышлар ясаганда бу хакта халкыбыз мең еллар элек белгән, алай гына да түгел, безгә кадәр саклап китереп тә җиткергән. Менә тагын бер уен:

Кү-кү, карга, калага барганың бармы?
Калага барсаң, әниеңә нәрсә алып кайтасың?
Әтиеңә нәрсә алып кайтасың?
Әбиеңә нәрсә алып кайтасың?
Апаңа нәрсә алып кайтасың?

– Җилкәң аша баланың кулларыннан алып атындырасың, бала синең җилкәңә ятып, әле өскә күтәрелә, әле төшә. Уен гына кебек, ә төптәнрәк уйлап карасаң... Беренчедән, хәзер модада булган фитбол ярдәмендә бала өчен күнегүләр нәкъ шушы принципка нигезләнгән, борынгы әби-бабаларыбызның зирәклегенә шаккатырлык! Икенчедән, шушы уенны уйнап, «р» авазын әйтә алмаган сабыйларның сөйләме дөресләнгән очракларны үзем күргәнем бар. Логопедларың бер читтә торсын! Өченчедән, минем өчен иң мөһиме – бала кечкенәдән әти-әни хакын хакларга, туган җанлы булырга өйрәнә.
Аязның инде «мәм-мәм», «әб-бә», «нән-нә», «тәт-тә», «ап-па-па» дигән сүзләре бар. Җырлар, шигырьләр, әйтемнәр, такмазалар – бар да эшкә җигелә, улыбызның теле иртә ачылсын, сөйләме бай булсын дип тырышабыз. Халкыбыз өйрәткәнчә, тел ачтыргычларны «ярдәмгә чакырам»:

Әт-әт-әттә дип әйт,
Әтәч койрыгы бирермен.
Ән-ән-әннә дип әйт, әлбә бирермен,
Ап-ап-аппа дип әйт,
Ак алма бирермен,
Әб-әб-әббә дип әйт, Әфлисун бирермен, тешеңә йомшак булыр!


Ризык хакында сүз чыккан икән, әбисе улыбызны ашап бетергәч әйтелә торган борынгы догага хәзердән өйрәтә:

Шөкер әни, бәрәкәти.
Шәрип таһу, Бакый иман. Амин. Аллаһу әкбәр!


Кайбер сүзләрен аңлап бетермәсәм дә, Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәткә шөкер кылу икәнлеген аңлыйм бу юлларның. Рәхмәт әбисенә! Улыбыз иманлы, бисмиллалы, шөкер итә белә торган әйбәт кеше булып үссен!

Кич җитте. Әтисе эштән кайтып, мунча якты. Аяз хәзер чәп-чәпкә керә! Каен себеркесе, ак чыршы мае исләре чыккан, йөзә торган балыклары, казлары көтеп торган мунчаны улыбыз бик ярата!

Чәп-чәп-чәп, суда рәхәт, суда шәп!
Аяз, юын әйбәтләп!
Чәч, борын, муен, колак, ике кул, ике аяк!


– Бу такмазаны Аяз бик ярата, шул ук вакытта үзебез дә сизмәстән кешенең тән төзелешен, гәүдә әгъзаларының исемнәрен өйрәнәбез икән бит! Ничек җайлы! Ә хәзер әтисе белән Аязны коендырабыз:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр расүүлүллаааһ.
Суы сарыксын, үзе калыксын,
Бәхетле- тәүфикълы булсын!
Иманлы җаннардан яралган булсын!
Әти-әнисенә шәфкатьле булсын, олыга-кечегә мәхәббәтле күренсен.
Мичтәй, морҗадай таза, дөядәй зур булып үссен!
Суы сарыксын, үзе калыксын,
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын!
Җиңел пар белән сине, улым!


Мунча сихәтле, мунчадан соң йокы тәмле була. Улым бишек җырын тыңлап йокларга өйрәнгән: җырлавымны яратып, йотлыгып тыңлый, изрәп йоклап китә.

Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә, Аяз улыма бүләккә.
Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән әтисе?
Тимерчегә чиләккә, Аяз улыма бүләккә.
Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән әбисе?
Чүлмәкчегә чүлмәккә, Аяз улыма бүләккә.
Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән апасы?
Тегүчегә күлмәккә, Аяз улыма бүләккә. Сабыем йоклап китте, тыныч йокы, тәмле төшләр сиңа, улым!

Менә шулай – бәхет-сөенечләргә, яңа ачыш-табышларга бай булган янә бер көнебез үтеп китте.
Балама халкыбызның күңел байлыгын, телебезнең, динебезнең асыл матурлыгын сеңдерергә тырыштым.

Бу иртәгә дә, аннан соң да шулай булачак, иманым камил.

Язмамның исемен «Мин – милләт анасы!» дип юктан гына куймадым. Пафослы, ягъни артык купшы, һавалы гыйбарә түгел ул. Әгәр һәрбер татар хатын-кызы үзен милләт анасы дип хис итсә, уй-гамәлләрен әнә шул югарылыктан чыгып башкарса, балалары-оныкларына милләтенә карата мәхәббәтен мәңгелеккә сеңдерә алса, татар халкы үзенең бөеклеген, рухи кыйбласын беркайчан да югалтмас. Милләт анасы булу – олы җаваплылык, зур горурлык ул, халкыңа, телеңә, динеңә, Ватаныңа фидакарь мәхәббәт ул. Әйе, мин – гади бер авылның гади бер хатын-кызы, мин – милләт анасы!
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy