Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кыз егълату

01 ноября 2017
699 карау
Татар халкы гореф-гадәтләргә га­ять бай. Кызганыч, аларның күбе­се инде онытылган. Шундыйлар­ның берсе — кыз егълату йоласы. Ул кыз егълату (елату) дип аталса да, бу хактагы җырлар кыз исеменнән иҗат ителгән бул­салар да, аны кияүгә бирелгән кыз үзе түгел, башкалар үтәгән. Йоланы төрле җирдә төрлечә, әйтик, бер урында кызның якыннары, икенче урында аны яхшы бел­гән карчыклар башкарган.

«Татар халык иҗаты»ның «Йола һәм уен җырлары» китабында кайчандыр туй йолаларының аерылмас бер өлеше булган кыз елатуга багышланган 45 кә якын җыр тексты урнаштырылган.
һай авыр ташлап китүләре. Кемгә генә бирмәгәннәр элек буе җиткән кыз баланы, һич тә кызганып тормаганнар. Үзе аны күрмәгән-белмәгән егеткә, үзеннән ничә­мә-ничә яшькә олырак картка, икенче яки өченче хатынлыкка — көндәш өстенә ярә­шкәннәр мескенемне — бик еракка, күз кү­рмәгән, колак ишетмәгән җирләргә биреп җибәргәннәр. Менә ни өчен кыз елату бо­рынгы заманнарда бик тә урынлы йола булган.
Туган йортын, авылын, ата-анасын, ту­ганнарын, якыннарын калдырып китүче кыз:
Мәскәүләрдән алган ак җепне 
Тетүеннән авыр сүтүе;
Әткәй кәбәмнең өеннән 
Әҗәлләрдән авыр китүе,— дип офтана торган булган. Өстәвенә кем кулына эләгә бит әле кыз бала. Г. Ибраһимовның «Та­тар хатыны ниләр күрми?» моның ачык мисалы.
Булачак киленнәр:
Әтиемнең мин өендә урыным иде түрдә;
Ят кешеләрнең өендә Булырмын ишек төбендә,— дип җырлаганнар.
Кыз елатуның бигрәк тә мишәрләрдә, керәшеннәрдә һәм Себер татарларында аеруча нык таралган булуы мәгълүм.
«Шура» журналының 1911 елгы егерме­нче санында XVIII гасыр ахырында бул­ган конкрет бер вакыйга бәян ителә. Шул заманның күренекле журналисты Мәхбуб- җамал Акчурина әлеге вакыйганы түбән­дәгечә тасвирлый:
...Зөләйха карчык Солтанбикә исемле кызын күрше авылның Бикмәмәд дигән кешенең улына вәгъдәләтеп озатырга әзе­рләнә. Ана өчен бу көннәр аеруча авыр.
Зөләйха үзенең кайчандыр зур кайниш арасына төшүен, таңнан торып, кыш көне әвендә киптерелгән арышны сугуларын, егерме биш кешелек гаиләгә кул тегермә­нендә ярма ярып, иртәнге ашка ботка пе­шерүен, аягындагы чабатаны салырга да вакыт тапмыйча, киенгән килеш ятып йок­лавын, аз гына гаеп тапса да каенанасы­ның табагач, уклау ашатуын, биш-алты ел ата-анасына бара алмыйча зар булганна­рын исенә төшереп, кызының да башына шундый ямьсез бәләләр килүеннән кур­кып, калтырап китә. Аның күзенә йокы керми.
Үз башыннан шундый куркыныч хәлләр узгангадыр инде, Зөләйха әби үз килененә бик кешелекле мөнәсәбәттә була. Ул аңа: «Килен балакай!» дип кенә эндәшә. «Ир­тәгә иртәрәк торып тарыны куярсың. Солткайның тиңдәшләре җыелыр, ботка пе­шерергә кирәк булыр», дип иртәге көн турында кайгыртырга да онытмый.
Таң беленә башлауга карчык киленен уята, үзе кайништән күп җәза күргәнгәме яки йөрәге йомшак идеме? Зөләйха әби килене илә әнә шулай яхшы мөгамәлә кы­лып, эш кушканда кычкырмаган, бакыр­маган.
«Урыныннан торып, таһәрәт алгач, кы­зын уятмакчы булды,— ди журналист.— Кызы кулларын башы астына куеп, рәхәт­ләнеп йоклаганга уятырга кызганды. «Йо­кла, кызым, йокла Солткаем! Тыныч йок­лавыңның ахыр көннәре», дип уятмый китте.
Алга таба автор вакыйганың барышын болай тасвирлый:
«Көн яктырды, кызлар берәм-берәм җыелдылар. Килен барып «Кыз егъла- ту»га оста Хаслия тутайны чакырып ките­рде. Хаслия тутай килеп керү илә өйгә әллә нинди моңлы төс керде. Зөләйха илә Солтанбикәнең күзләре бер-берсенә тугъ- ры килеп, аерылачак көнләрне сизгән төс­ле исәнләшкән карау илә карашдылар. Со­лтанбикә пич алдындагы ашханә урынына торган кечкенә бүлмәгә керде».
Хаслия тутай дога кылып, саулык сора­шкач, үзенең хезмәтенә кереште. Зөләйха әбине «түр урындыюжа, агасыны (абый­сын— Ф. И.) «тар урдыюжа, тиңдәш кыз­ларны скәмияләргә утыртты. Әзерләп куйган ак чаршауны Солтанбикәнең ба­шына ябиб бүлмәдән алып чыкты. Идән уртасына туктап, моңлы тавыш илә, ер- лый башлады.
«Әгүзе белән башладым... укып ташла­дым:
Кече яшьтән җыйган яшемне
әле генә түгә башладым».
Андан анасы каршына туктап:
«Әгүз белән бисмилла, ул иманнарның ба­шы икән.
Карадым анакай йөзенә, ике күзе тулы яшь икән.
Аткынаем борган китәргә,
Килдем күңелеңне бәкил итәргә!
Синдән аерылуга вакыт етде,
Инде миңа нихәл итәргә?»
Зөләйха әбинең җыерчыкланган бите бу­
енча яшьләре ага, агасы да егълый, кыз­ларның да күзләрендән мөлдер-мөлдер яшьләр коела. Чаршау илә капланганга Солтанбикәнең йөзе күренмәсә дә иң баш­лары калтыраганга чиксез егълавы сизелә. Хаслия тутай эшендә кимчелек кылмый ерлый:
«Мин анакайга барырмын .
Аппак кына чатыр ябынып,
Алда анай кәбәмне күрдең,
Баксаң елар идең сагынып.
Китмә, анай кәбәм, күреп кал!
Тагы да килә алмам юлым тар. 
Чыбылдыккынам чүб-чуар 
Чебенләр ук кунса кем куар?
Туган илемне сагынып елаганда 
еламачы диуб кем тыяр?
Тар урындыкларның буена куш 
чыбыллар корылган.
Минем буемгынам борылган анакай 
Кәбәмнең югындан.
Китәм, анай китәм, күреп кал.
Тагы да килә алмам юлым тар!»

Зөләйха әби тартышып-тартышып егъ­лый. Солтанбикәнең бөтен тәне калты­рый, ачынган тавышы ишетелә.
Хаслия тутай Солтанбикәнең агасы та­рафына биреп:
«Борылыш кына борылыш юл килсә, 
борылмасын анакай?!
Кереп хәлемне белүгә хурланмасын 
агакай?!»
— Юк, сеңелем, юк! Алла сакласын. Синең хәлеңне сорау миңа фарыз бул­сын!— дип, агасы җәвап кайтара.
Андан кызлар тарафына борылып:
«Күнчегемдә (изүемдә — Ф. И.) Минем 
күк нәкыш.
Күчерәлмәм, дустлар, мин яңгыз!
Эчкәнем үк тулган кайгы-сагыш, 
Тараталмам, дустлар, мин яңгыз!
Бик каты егъладыктан Солтанбикәнең аяк өстендә көчкә тордыкыны Хаслия тутай сизеп, тотыгыз дип, кызларга ишарә кылды. Ике кыз Солтанбикәне тотып, урындыкка илттеләр. Башыннан чаршау­ны ачып карасалар, йөзе аппак булып, һу­шы китәрлек дәрәҗәгә килмеш. Баш асты­на ястык куеп, йөзенә салкын су сиптеләр. Тиңдәш кызларның һәммәсенең дә егыш­удан йөзләре, күзләре шешенеп беткән иде.
«Кыз егълатудан өч-дүрт көн соң никах мәҗлесе булды. Каен анамыннан Солтан- бикәгә тастар (шарыфка охшаган яулык — Ф. И.), салавыч (баш киеме), ике данә башлы инә (булавка) килде. Киленне алып китәр көн янә ыруг-кардәш җыелып, Со­лтанбикәнең башына тастар кидереп, ала­ча чаршау илә үртәлмеш көймәле арбага утыртып озатып җибәрделәр».
«Кыз елату» йоласы безнең көннәрдә кулланылмый гына түгел, бөтенләй диярлек онытылган. Әмма үзенең үткәнен их­тирам иткән халык кына киләчәккә өмет белән карый ала.

Фатих ИБРАҺИМОВ, педагогия фәннәре кандидаты.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy