Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Балам-багалам

Балам-багалам

Флера БАЯЗИТОВА, филология фәннәре докторы.
Флера БАЯЗИТОВА, филология фәннәре докторы.
01 июня 2017
603 карау
Бала туу, сөенче алу

Бала тугач, гаиләнең бәхетен, туганнарының шатлыгын уртаклашу бик борынгыдан килгән йола. Авылларда сакланып килгән җирле сөйләшләрдә бала тудыру үзе дә төрлечә аталып йөртелә. Мәсәлән, мишәр диалекты сөйләшләрендә — бала түрәү, әстерхан, себер, пермь татарлары һәм Башкортостандагы татарлар сөйләшендә — бала асрау сүзләре кулланыла. Бала биләү — балалы булып гомер итү. “Балалар биләп, бәхетле булып гомер иттем”,—дип сөйләшәләр.
Элекке вакытларда, беренче бала тугач, сөенче хәбәрне халыкка ирештерү өчен, берәр кешене авыл буйлап чыгарып җибәрә торган булганнар. Иң беренче сөенчене, гадәттә, каенанадан алганнар. Сөенче хәбәр белән килгән кешегә, борынгы йола буенча:    “бала йомырка кебек тәгәрәп үссен”, — дип йомырка биргәннәр.

Бала анасын хөрмәтләү

Бала тапкан хатын, ягъни бәби анасы, әлеге гаиләнең һәм күрше-күләннең иң кадерле кешесенә әйләнгән, аңа сый-хөрмәт күрсәткәннәр, аның урыны түрдә булган. “Бала тапкан хатынның өенә кереп хәлен белә алма- саң, морҗасына кара. Төтен чыкканын күрсәң дә бик зур савап”, — дигәннәр.
Әстерхан өлкәсе татарлары болай сөйлиләр:
— Бала асраган хатынны, баланың кырыгы тулганчы, аш-суга якын җибәрмиләр, авыр эшләр эшләтмиләр. Каберстанның авызы ачык торыр, ди; бала табу җиңел эш түгел шул, кырыгыннан чыкканчы казан-аяк астырырга ярамый.
Бала тапкан хатынга туган-тумача да, күрше-күлән
дә “бәби ашы” илткән. Гадәттә, өйдә пешкән әлбә, чәкчәк, бавырсак, бәлеш, коймак кебек милли ризыклар матур савытларда кызыл ашъяулыклар белән төреп китерелгән. Казан арты төбәкләрендә бәби ашына дип, борынгыча әлбә пешергәннәр:
- Әлбә пешереп алып килә хәл белә килгән кеше; май белән, шикәр белән туглап, әлбә пешерәләр.
Мишәр диалекты сөйләшләрендә бәби ашына чумар пешерүне дә истәлек итеп сөйлиләр:
- Бездә бала тугач, чумар китерәләр. Чумарга катык, каймак каталар. Шул чумарны ашаталар балага сөт булсын, ана хәл алсын, дип.
Шулай ук сөтләш (ягъни сөттә пешкән ботка) тә бәби анасын зурлап пешерелә торган булган:
- Сөтләш китерәләр. Аның уртасына күз ясап, май салып алып киләләр. Китерелгән көенә, җылы көенә бәби анасына ашаталар.
Әстерхан өлкәсе татарлары бала тапкан хатынга майболамык (майга он болгатып пешерелгән боламык) ашаталар:
Биш бала таптым, бишәвенә дә майболамык пешертте әни.

Кендек әбиләр

Билгеле булганча, элекке вакытларда хатыннар баланы өйдә, кендек әбиләр булышлыгы белән тудырганнар. Бала туу билгеләре, тулгак тоту (мишәр диалектында кисү алу, диләр) башлангач та кендек әбине алып килгәннәр. Кендек әбиләрне авылларда зурлап, олылап йөрткәннәр. Атамалары да һәр якта үзенчә: кендек әби, кендекәй, олан әбисе, бәбәй әбисе, түти әби, әби тәтә, әби әңкә, инәлек корткайак, мамай, авыл әбисе һ. б.
Себердә яшәүче татарлар болай дип әйтәләр:
— Балага авырып китсә, инәлек корткайакны алып киләләр. Инәлек зур кеше — аны бик кадерлиләр. Инәлек өйгә килеп керсә, өйдәге аркалык (матча) иелеп китәр, диләр.
Кендек әби баланы һәм ананы караган, тәрбияләгән, мунча керткән. Ул өенә кайтып китәсе көнне “әби озату”, дип атаганнар һәм аны күрше-күләнне чакырып, чәй мәҗлесе ясап, озатканнар.
Кендек әбинең вазифалары күп. Мәсәлән, ул баланы Салават әйтеп авызландыра (изге, мактаулы догалар дигән сүз).

Ата-ана йоласы,
Пәйгамбәрләр догасы. 
Бәхетле бул,
Тәүфыйклы бул, —

дип кабатлый-кабатлый, баланың авызына бал каптыра.
Халыкта шундый ышану да бар: “Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә”, янәсе.
Кендек әбисе бәбинең
кендеген кисә һәм җыеп куя. Әстерхан өлкәсе татарлары бу турыда болай сөйлиләр:
- Кендеген кисә, юындыра. Кендекне ак чүпрәккә бәйләп, бишекнең почмагына югарыга элеп куя: “Бала үскәндә өйдә булсын, каңгырап йөрмәсен, өйдән чыкмасын”, янәсе.
Себер татарлары баланың кендеген әйбәтләп төреп, аркалыкка (ягъни матчага) кыстырып куялар. Яз көне, иген чәчкәндә, аны җиргә күмәләр:
- Ашымның (игенемнең) уңышын бир, — диләр.

Бәби мунчасы. Кендек әбиләр бәбине дә, бәби тудырган хатынны да мунча кертәләр, ана белән баланы аерым-аерым юындыралар.
- Иң алдан баланы юалар. “Әйдәгез, бәбәй мунчасы”, — дип әбиләрне дә дәшәләр. Бәбәй мунчасын котлап, йомырка, сабын, каймак китерәләр.
Беренче мунчада бәбәйне юындырганда кендек әбиләре төрле ырым сүзләре әйтеп баланы чабындыралар. Менә Пермь өлкәсе татарларыннан язып алынган ырым такмаклары:

Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам.
Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җитез бул. 
Көндез уйна, кич йокла, 
Бәхетле бул,
тәүфыйклы бул. 
Әйшә-Батман 
(Гайшә-Фатима) куллары — 
Име-йомы шул булсын, —


дип, бәхет сорап чапканнар баланы. “Олан чапкан яфракны өч юл аермага ыргытабыз”, — диләр.
Монысы — тау ягы (Апае районы) татарларыннан язып алынган ырым сүзләре:

Әби-бабай мунчасы 
Җан тынычы бирсен.
Көн тынычы бирсен,
Яфрак кебек ярпайсын, 
Коймак кебек кабарсын, 
Борчак кебек тәгәрәп
йөрсен,
Куян кебек сикереп йөрсен, 
Каен кебек матур үссен.


Бәби туе

Бала тугач, берникадәр вакыт үткәннән соң, туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, бала котлап, зур мәҗлес үткәрәләр. Ул мәҗлес татар халкының төрле төбәкләрендә төрлечә атала.

Бәби мае. Казан арты төбәкләре, Пенза өлкәсе сөйләшләрендә:
- Бәби маена җыялар. Бәби маена дип бүләк сала, аш, бәлеш, бал-май куялар. Бәби маена бардым әле, — дип сөйлиләр.

Бәби туе, бәби боткасы. Тау ягы сөйләшендә кулланыла.
- Аш-боткалар пешереп барганнар бәби боткасына, бәби туена. Түр башында олан әбисе утырган.

Бәби чәе. Касыйм, Сергач татарлары:
- Күрше хатыннары бөтен бәлеш белән киләләр бәби чәенә. “Бәлеш белән киләм, каршы да чыкмыйсыз”, —диләр.
- Бәбәй чәенә ястык, мендәр китерә. Мендәр китерсә, почмагына көмеш тәңкә бәйли. “Көмеш кебек ялтырап торсыннар”, дип.
Бәби туена килгән кунаклар бала котлап бүләкләр дә алып киләләр. Нократ татарларында ул “бишек бирнәсе” дип атала:
- Беренче бала тугач, кыз анасы, кызның дуслары бишек бирнәсе китерәләр. Бәбәйгә күлмәк, юрган, чыбылдык, көрпә, мендәр китерәләр.
Себер татарларында бала котлап бирелгән бүләкләрне савын дип әйтәләр:
- Бала котлокка савын алып барасың хәлеңнән килгәнче: күлмәкләр, юрган. Олы кызыбыз бәбәйләгәндә сыерыбыз бозаулаганые. “Бозау үсеп мал булса — кызыбызга”, дип ниятләдек.

Бишек туе. Әстерхан татарларында ул бигрәк тә үзенчәлекле итеп үткәрелә. Кундрау авылында яшәүче Гыйләҗева Фатыйма апа сөйли:
- Бишек туена кыз анасы үзенең бөтен булган туган-токымын җыеп килә. Бәбәйгә кием алып киләләр, пылау пешерәләр, бүләк өләшәләр. Әстерхан татарлары кендек әбисен “мамай” дип әйтәләр, баланы бишеккә салып, мамайдан такмак әйттерәләр. Ул баланың атасын, анасын, әбисен мактый. Ефәктән чыбылдык корып, такмак әйтәләр.
“Бәхетле рапа туды, батыр булып үс, матур булып үс, атасы йахшы, анасы йахшы”, диләр.
Баланың бишегенә манит (тәңкә) салалар. Түрдә утырган хатын бишекнең тишегеннән кунакларга бавырсак өләшә.
— Бишек туенда тагын баланың өстенә якалы кием ябалар, җиде кешенең якалы җиде киемен ябалар. “Яхшы булсын, ару булсын, яхшы кешеләрдән үрнәк алсын, сау булсын”, — дип.
Кендек әбисе бишек туенда халык таралыр алдыннан баланы тирбәтеп көйләп куя:
Йөгерә-йөгерә йөргәндә 
Тәбәнәк курай кермәсен. 
Кечкентәй генә кызыма 
Халыкның күзе тимәсен. 
Биесен балам, биесен, 
Биленә чәчәк коелсын. 
Биемәгән егетләрнең 
Җилкә чәче коелсын. 
Төпер-төпер йөгерсен, 
Энҗеләре коелсын. 
Җиңгәләре чүпләсен дә, 
Кәпәченә күкләсен 

(баш киеменә тегеп куйсын).

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy