Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Бәби туе

05 мая 2017
457 карау
Бәби туе бала туганнан соң җиденче көн җиткәч, кай очракта (мәсәлән, анадан ятим калганда) ундүртенче көнне үткәрелә. Моның эчен, хәдисләрдән күренгәнчә, гакыйка, ягъни бала туганнан соң бугазланыла торган куй-сарык тиешле вә сөннәт санала.
 
Сабыйның тууы шатлыгыннан чалына торган сарык, әгәр дә ир бала дөньяга килгән булса, икене, әгәр дә кыз бала икән, берне ниятләү дөрес. Атаның хәленнән-чә, алар симез һәм яхшы ризыкланган булсалар, корбан күркәм исәпләнә.
 
Гакыйка бала туганнан соң җиденче кон алдыннан, исем кушканга кадәр җиренә җиткерелергә тиешле. Куй-сарыкны чалганда яки, аңа оста кеше булмаса, соңыннан мулла шушы хөтбәне укыр: «Аллаһ умма һө-зиһи гакыйкатү фүлөн дәмүһә бидәмиһи вә ләхмүһә биләхмиһи вә газмүһә бигазмиһи вә җәлдүһә биҗәл-диһи вә шагруһә бишатриһи Аллаһумма әҗгалһә фәдан ли-ибн фүлан минән-нари». Мәгънәсе: «И, Илаһи, бу фәләннең гакыйка корбаны, аның каны бу фәләннең каны бәрабәренә, вә ите фәләннең ите бәрабәренә, вә сәяге фәләннең сөяге бәрабәренә, вә тиресе фәләннең тиресе бәрабәренә, вә тәге-йоны фәләннең төге-чәче бәрабәренә, и Илаһи, бу гакыйкане фәләннең улы хисабына уттан йолып алмашу кыл!».
 
Бу хөтбәне үзебезнең татар телендә башкарырга да мөмкин, баланың исеме кушылмаганлыктан, аның кем булуын һәм атасын күзаллап вә ниятләп әйтү урынлы була. Димәк, хөтбәдә мулла сүзнең кем хакында барганын тугры вә хак рәвештә инанып-белеп тора, шушы чын күңелдән әйтелгән сүзе белән гакыйкане Хак Тәгалә хозурына ирештерә.
 
Корбан кылынган малның әгъзалары бер-берсенә катыштырып куелмый, һәр өлеше, ягъни боты, кабыргасы һәм башка өлешләре буыннардан гына аерыла, балта яки пычак чабылып туралмый, бары тик киселеп кенә бүлгәләнә. Гакыйканең боты бала тудыруда ярдәм иткән әби (әбилек) өлеше булып, пешермичә, аңа тапшырыла. Калган өлешләре әгъза-әгъза итеп, аерым-аерым пешерелер һәм дә шулай ук сындырылмас. Аш әзер булуга, йортка кунаклар чакырылыр. Ике күршене ике яктан да һәм туган-тумачаны бер-берсеннән аермыйча дәшәргә кирәк, ашның савабы алар кулында булыр. Сөенечле ата сөенче итеп хәер-садака өләшер, гидай вә мескеннәргә гакыйка итеннән һәм ашыннан өлешләрен бирер, әмма, чакырылган кунаклары янына, йортның түренә үк кертү кирәкмәс. Шулай итеп, бәби туена аш мәҗлесе әзер.

Сабыйның туганнан соң җиденче көнендә чәчен китәрерләр, ягъни алырлар, әмма пәке белән китәрү дөрес түгел, чөнки баланың чәч төкләренә зыян килергә һәм башы таз калырга мөмкин, шунлыктан кайчы белән алу яхшы вә сөннәт санала. Сабыйның чәче теләсә кайсы җиргә ташланылмый, җыеп алына һәм үлчәнелә. Шушы чәч авырлыгы кадәр көмеш акчадан сәдака бирү дөрес. Артыгы ярый, киме киңәш ителми. Ә баланың кисеп алынган чәчен, сихердән саклану вә таралып ятуын теләмәү җәһәтеннән чыгып, утка салып яндыру яки җиргә чокыр казып күмү мәслихәт.
 
Җиденче көнендә чәч китәрү—сөннәткә кертү һәм пакьләндеру булып тора, шунлыктан йоланы үтәү мөселман бәндәләргә лаеклы вә хөрмәтле эштән санала. Сабый бала, кыз яки ир булуына карамастан, шул рәвешле беренче тапкыр сөннәтләнер һәм мөселманлыкка лаеклы булыр.
 
Билгеле булсын ки, пәйгамбәрләр ана карыныннан туганда ук кендекләре киселгән һәм җенес тышындагы итләре киселгән, ягъни сөннәтләнгән хәлләрендә дөньяга килделәр. Моның сәбәбен хәдисләрдә гаурәтләрнең күз текәп пәйгамбәрләр җенесенә карамавы өчен Аллаһы Тәгалә хикмәте белән шулай эшләнелде дип күрсәтелә.
 
Адәм балалары арасында җенес әгъзасын сөннәтләү Ибраһим галәйһис-сәламнән үк калган, дип китапларда языла. Сөннәт пакьлек вә сафлык билгесе булганлыктан, мөселманнар өчен фарыз, әмма катгый мәҗбүри түгел.
 
Халык арасында томана сүз йөрер, имеш, сөннәтче бабайлар, кул артлары китмәсен өчен, йөзенче сөннәтне үтерерләр, дип. Әмма бу сүз ялган. Билгеле ки, җир йөзенә килгән һәр сабыйга Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәкъдир вә гомер бирелер. Сабыйның шушы бәхетенә кул сузу—Хак Тәгаләгә шәриклек кылу, аның тәкъдирен вә бирмешен бозу була. Әгәр дә сөннәтчеләр бер-бер баланың башына җитә икән, андый картларга Кыямәт көнендә вә ахирәт дөньясында Аллаһы Тәгалә ачулы була һәм аларны һәр сабый исәбеннән меңәр елга тәмуг эчендә калдыра. Ул сөннәт пәкесен йөртүчеләр боларны белә торып, бозу юлына басалар икән, хәрәмгә керәләр һәм кяферлеккә басалар дигән сүз. Әгәр дә инде кулларыннан килми торган эш икән, белдекле булып, аңа тотынмасыннар.
 
Хәзерге көндә сөннәткә утырту эшен хастаханәләр башкара, шунлыктан, йоланы алар аша үтәү-үтәтү дөресрәк булыр.


Әттәхият
Әттәхияте лиллаһи вәс-салаватү вә, әттәхияте әссәла-мү галәйкә әййүһә,н нәбиййү вә рәхмәтуллаһи вә бәрә-кәтәһе әссәламү галәйна вә галә гыйбадиллаһи, с-сали-хин. Әшһәдү әллә илаһе иллаллаһ вә әшһәде әннә Мө-хәммәдән габдеһу вә рәсуләһу.
 
Мәгънәсе. Күңелдән, тән белән һәм мал белән кылган гыйбадәтләребезнең барчасы Алла өчендер!
Сәлам сиңа, әй, данлы пәйгамбәр. Алланың рәхмәте вә тәбрикләве дә сиңа булсын! Сәлам безгә барчабызга, Алланың барча тугрылыклы колларына!
 
Мин шаһитлык итәм ки, Алладан башка илаһ юк!
 
Вә тагын шаһитлык итәм ки, Мөхәммәт аның колы һәм рәсүледер (илчеседер).
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy