Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Балам-багалмам

Балам-багалмам

Флера БАЯЗИТОВА, филология фәннәре докторы.
Флера БАЯЗИТОВА, филология фәннәре докторы.
17 апреля 2017
518 карау

Исем кушу

Бала туып, бер атнадан соң балага исем кушалар. Элегрәк заманнарда “Бала исемсез торырга тиеш түгел”, дип, мулла чакырып исем куштырганчы, вакытлыча гына исем дә куеп торганнар, ул кендек аты дип йөртелгән. Исем кушу йоласы һәр якта үзенчә атала: ат атау, ат кушар туй, ат салу, исем атау, исем бирү, исем кушу, исем салу һ. б.

Пермь өлкәсенең Куян авылында исем кушучы Хәсәнгали абзый сөйли:
— Кыйблага каршы ак мендәр, мендәр өстенә баланы куеп исем атыйм. Исем атаганда Аятелкөрси укыйм, колагына исемен әйтеп кычкырам. Егерме тиен акча бирең, дип сорап алам. Көмеш тәңкә бирергә кушкан: “көмеш кебек нык булсын”, дип. Табын күрке — бал-май була исем кушканда.

Себер татарларында исем кушу:
— Ат атагалы пешеренәсең. Мулла атый исем. Колагына өч тапкыр кычкыра, синең исемең шул, дип. Әти-әнисенең исемен дә колагына кычкыра. Кычкырма-са, бала үлеп китеп, теге дөньяда әти-әнисенең исемен белми, имеш.

Әстерхан татарларында исем кушу:
— Баланың битен ябып, мендәргә салып китерәләр. Киездә баланың ата-анасы, мулла утыра, авыл картларын чакыралар. Мулла баланы алып, утырып азан әйтә, исемен атый. Исемен әйтеп уң колагына да, сул колагына да кычкыра.
Исем кушу белән бәйле тылсымлы йолалар да күп. Мәсәлән, бала авырса яки аңа миң чыкса, икенче исем биреп караганнар. Ул йола исем авыштыру, исем алмаштыру, исем бозу дип атала.

Лаеш районының Атабай авылында яшәүче Фәхриева Миңнегайшә апа сөйли:
— Менә бала сырхау, күзен дә ача алмый. Тары боткасы пешердек тә, шуны мич алдына куйдык тәлинкә белән. Чормага менеп, морҗадан кашык төшердем. “Исемен авыштырам, Миңнегөл булсын, саулыгын бирсен”, — дип. Тары боткасын ишегалдына чыгарып кошларга салдым. Аны вакыт белән алмаштыралар, йә кар беткәнче, йә яз җиткәнче, дип. Балада миң булса — Миңнәхмәт, Миңсылу исемнәре кушканнар.


Ир баланы сөннәтләү

“Ислам йолалары” дигән китапта “ир балаларның җенес әгъзасын сөннәтләү Ибраһим галәйһиссәламнән үк калган”. “Сөннәт — пакьлек һәм сафлык билгесе булганлыкта, мөселманнар өчен фарыз, әмма катгый мәҗбүри түгел”, — дип язылган анда.
Бу йоланы мишәр диалекты сөйләшләрендә пике (пәке) келәве дип әйтәләр.
Әстерхан һәм Себер татарлары, Урта Азия халыклары, бу йоланы күп итеп кунаклар чакырып, төрле уеннар, көрәш, ат чабышлары үткәреп, зурлап бәйрәм итәләр. Бу сөйләшләрдә аны сөннәт туй, сөннәт хатеме дип атыйлар.

Сөннәт туйда көрәш, ат чабышы була. Сөннәт туйга өлкән үгез суеп, атлар суеп, итен турап кунакларга куялар. Сөннәт туйда баланы сөннәтләгәнче бер кабат яңа кием кигезеп, халык алдына чыгарып биетәләр, ике якның да кардәшләре акча ташлыйлар. Сөннәтләгәндә тәрәзәгә күрше балалар килә, алар тәрәзә кагып, тавыш чыгарып тора. Бала аларга карап, сөннәтләгәнне сизми дә кала.
Себер татарларында сөннәткә утыртучы бабайны Ап-тал дип атыйлар. Аптал үзе белән барабанга охшаган, сугып тавыш чыгара торган әйбер йөрткән, шуның белән баланың игътибарын әлеге уенчыкка юнәлткән.
— Бөтен авылны кунакка чакырып, Коръән укыткан, сөннәт хатеме дигән. Кадерләп йөрткәннәр Аптал бабайны, мендәргә утыртканнар. Кунакларны озаткач, малайны сөннәтләгәннәр.

 

Баланың кырык көне

Ул һәртөрле серле, тылсымлы йолалар белән үткәрелгән. Гомумән, кырыгы тулганчы баланы ялгыз калдырырга кушмаганнар (төрки халыкларда кырык саны тылсымлы сан булган).
“Кырыгы тулганчы баланы ялгыз калдырма, янына пычакмы, кайчымы куй, җен алыштырмасын, усаллар, шайтаннар тимәсен”, — диләр.

Әстерхан татарлары болай сөйлиләр:
— Кырыкламасын коя балаларына, кырык кашык су белән коендыра. Яңа аяктан коя суны кырыкламасына, кырык кат коя. “Кырыкламасын койган аяк яхшы аяк, үземә торсын, үзем үлгәндә ул аяк белән су коярсыз өстемә”, дип алып куя кырыкламасын койган аякны.

Кырыкламасын кырык көннән соң коябыз, алдан юындырып алабыз, аннан соң кырык кашык су белән баланың башын чайкандыра.

Себер татарларында баланың кырык көнен менә ничек үткәргәннәр:
— Кырыклавы булган, кырык тукац (вак күмәч) пешергән, кырык шабала (кашык) әзерләгән, һәрбер нәрсә кырыгар. Барлык туганнары килә, кырыкка тулсын кеше. Кырыклауга кеше саен берәр итеп тукац пешерә, кырык шабала су белән баланы коендыра. “Озын гомер булсын, киң дәүләтле булсын”, дип Кырыклауга бүләк белән баралар.
Баланың кырыгы тулганчы кигән күлмәген әстерхан, себер татарлары “эт күлмәге” дип атыйлар. Кырыгы тулган көнне ул күлмәкне салдырып, эт муенына тагып җибәрәләр.

— Кырыкламасын коя, юындыра. Шул юындырганда салган күлмәген, түгәрәк калакай (вак күмәч) пешереп, уртасын тишеп, шуларны эт муенына бәйләп җибәрә. Баланың начар, эт акылы, яман холыклары китә, имеш (Әстерхан, Кундрау авылы).

— Кырыгы чыкканчы кигезгән күлмәкне “эт күлмәге” дип, этнең башына элгән. Аннан соңгы күлмәкне кечерәйгәнче кигезгән дә юып куйган, тагын бала тапкач кигезгән.
Гомумән, бала тууга бәйле йолалар бик күп борынгы сүзләр, ырымнар белән үрелеп барган һәм алар гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгылыкның, рухи байлыкның бер чагылышы.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy