Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → “Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән – чәүкә килен”. Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?

“Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән – чәүкә килен”. Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?

Энҗе НОГМАНОВА
Энҗе НОГМАНОВА
17 апреля 2017
829 карау

Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.


Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгәндәге сандыкларын гына алыйк. Өй түрендә торалар иде бит алар! Аның өстенә чигүле япма, күпертелеп куелган йомшак чигүле мендәрләр куела иде. Ә сандык эчендә иң кадерле, затлы әйберләрне генә саклаганнар – яңага тотыла торган киемнәр, сөлге-тастымаллар, сабыннар. Хәтерлисезме ул сандыкны ачып җибәрүгә борынга  иң элек сабын исе килеп бәрелә иде?

 


Заманалар үзгәрә. Киленнәр өчен бирнә сандыгын берара камод-шкаф яки зур чемодан алмаштырып килде. Ә соңгы вакытта кабат бирнә сандыклары модасы кире кайта башлады.


Бирнә сандыгында нәрсәләр булырга тиеш соң? Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең Халык иҗаты фестивале лауреаты Рәмзия Хөсәеновадан бирнә сандыгы туплау турында сораштык.


“Гомер итә башлар өчен хатын-кызга нәрсә кирәк, барысы да әзерләнгән булырга тиеш:

 


- Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне “киендерү” өчен тәрәзә челтәрләре, тәрәзә пәрдәләре. Аның үлчәмен никахка кадәр, кияү буласы кеше аркылы, яшереп кенә алалар.


- Элек ак киндердән теккән кияү күлмәге, ыштан, оекчулар әзерләгәннәр. Ә хәзер исә кияү мунчасыннан чыкканда яңа кием кияләр: эчке киемнәр, җиңелчә күлмәк гел яңадан булырга тиеш. 


- Хәллерәк тормышта яшәүчеләр сугылган сөлге-тастымалларны гомер буена җитәрлек итеп әзерләргә тырышкан. Махсус йола үтәгән кешеләргә бирергә дип тә әзерләнгән ул бүләкләр: су юлы күрсәтүчегә, мунча ягучыга, никах укучыга, баш кодага һ.б.
- Чиккән сөлге, кулъяулык, мендәр, өстәл япкычлары.


- Урын-җир, юрган, мендәр, ястык, чыбылдыклар.


- Яңа туганнарга: әти-әнигә, әби-бабайга, эне-сеңелләргә бүләкләр.


Бу йолалар хәзер дә яши, аның асылында ихластан хезмәт куйган кешенең күңелен күрү, рәхмәтле булу, яхшы сыйфатларыңны күрсәтү ята. Бер сандык бирнә әзерли алган кыз бала тормышка әзер кеше булган, чөнки бу процесс һөнәр үзләштерү белән үрелгән. Ә һөнәрле хатын гаилә учагын һәрвакыт нык саклаган. Яшь киленнең халык алдына чыгарган иң затлы бүләге – Сабан туена чиккән сөлгесе. Бу йола безнең якларда әле дә яши. Чиккән сөлгеләр – бәйрәмнең иң матур бизәге алар. Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында, күрше Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Купка, Адай, Сәрдекбаш, Уразай авылларында хәзер дә атаклы чигүчеләр яши. Әле һаман да бу якларда яшь киленнәрдән сабантуена чиккән сөлге сорыйбыз. Яшьтән өйрәнгәне үзе чигә инде аның, белмәгәне сатып ала. Безнең якта заказга дип сандык ясаучылар да бар”.


КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Җамалиева Луиза Фирдүс кызы үзенең студентлары арасында халкыбызның милли гореф гадәтләрен, бигрәк тә яшь кызларның мәхәббәт символы булган чигүле кулъяулыкларны популярлаштырырга тырыша. “Халык авыз иҗаты дәресләрендә кулъяулыкның символик мәгънәсе, вазифасы турында сөйлим. Зачет, имтиханга кадәр кызлар бер кулъяулык чигеп алып киләләләр. 10 елдан артык шундый пропаганда алып бару нәтиҗәсе – бүгенге көндә фольклор бүлмәсендә бер сандык кулъяулык җыелды”, – ди ул.

 


“Бирнә сандыгына, кызганычка каршы, бүгенге көндә ихтыяҗ юк дип саныйм, шуңа бу матур йола кире кайтыр дип уйламыйм. Кайбер элементлары яңарса гына. Мәсәлән: Кукмара районы Күкшел авылында Сөрәнгә (сабантуйга бүләк җыю) яшь кызлар әле дә кулъяулык чигә. Кунак кызлары да чигәргә тиеш. Бу борынгыдан сакланып калган гадәт. Кулъяулык элек-электән кызларның вәгъдә, истәлек билгесе буларак кабул ителгән. Аны яраткан кешегә (сөйгән ярга) хәрби хезмәткә, сугышка китүчегә чигеп бүләк иткәннәр.


2005 елдан бирле никахлар, туйлар алып бару тәҗрибәм бар. Бу өлкәдә дә бүгенге татар туйларының миллилеген сакларга тырышабыз. Менә инде 10 елдан артык безнең туйларга читтән кергән, татар менталитеты өчен ят булган гадәтләр белән көрәшәм. Загстан чыгуга шампан шәрабе салган бокалны "На счастье" дип ватуга шаккатам. Нинди аек акыллы татар үз гаиләсе туган көнне савыт-саба ватудан, җимерүдән башлый икән? Кияү-кәләшкә дөгеләр сибеп, ризыкны исраф итүчеләргә исем китә. Ләкин монысы әле алай ук куркыныч түгел. Иң ямьсезе – кәләшнең көне буе ботына киеп йөргән бәйләгечен (подвязканы) туй азагында кияүнең бөтен халык алдында, катлы-катлы туй күлмәген күтәреп, чишеп алуы һәм өйләнмәгән егетләргә ташлавы. Студентларга бу хакта гел әйтәм, оялтып бетерәм үзләрен. Аны сүтеп атканчы, ник эчке киемегезне салып атмыйсыз, бер үк җирдән алып ташлыйсыз бит, дим. Шулай дип, чагыштырып сөйләгәч кенә аңлый күбесе. Бездә бит күбрәк кызлар укый. "Без инде туйга әзерләнгән идек, күлмәкләр алганда, бәйләгечне бүләккә бирделәр. Сез аңлаткач, ташламаска булдык. Безне оятлы булудан коткардыгыз", – дип рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Менә шунда альтернатива тәкъдим итәм: кәләш кияүгә чыкмаган кызларга чәчәк ташлаганнан соң, кияү өйләнмәгән егетләрне тезеп бастырсын. Алар бәйләгеч тотарга әзерләнгәндә, ул куен кесәсеннән кәләш чиккән матур кулъяулыгын чыгарып, егетләргә шуны ташласын. Бу бик матур күренеш. Истәлек тә, матур да, кәләшнең дә уңганлыгын күрсәтә».

 


Әби-бабайдан килгән һәр гореф-гадәтнең үзәгендә эш сөючәнлек, уңганлык, һөнәр белү кебек гадәтләрне үстерү ята. Юкка гына, үткәнен белгән, миллилеген сакларга тырышкан яшьләрнең тормышлары җайлы бара, дип әйтмиләр күрәсең.

http://intertat.ru/tt/
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy