Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Ялгызларны кавыштыручы Гөлназ Мөхәммәд: Яучыга килергә оялмагыз (видео)

Ялгызларны кавыштыручы Гөлназ Мөхәммәд: Яучыга килергә оялмагыз (видео)

01 февраля 2017
1091 карау

Үз парын таба алмый йөрүчеләр ялгызлыктан котылу өчен нәрсә эшләргә тиеш? Бу эштә алар яучыларга таяна аламы? Яучылык белән шөгыльләнеп, кешеләрне бәхетле итүче Гөлназ Мөхәммәд “Яучыга килергә оялмагыз!” - ди.

 

- Ялгызлык темасы бүген ни дәрәҗәдә актуаль?

- Ялгызлык проблемасы бигрәк тә урта яшьтәгеләр өчен актуаль. Алар, гадәттә, эшкә бирелеп, үзләренең шәхси тормышлары турында онытып, ялгыз калырга мөмкин. Мин Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегендә яучылык белән инде 7нче ел шөгыльләнәм. Барлык ялгызларны гаиләле итәсебез килә, чөнки кешенең бөтен бәхете – гаиләдә. Балалар табып, бергә-бергә яшәүдә.

- Эшегезне ничегрәк алып барасыз? Эш схемасы нидән гыйбарәт?

- Мәсәлән, безгә ялгыз кеше телефоннан шалтырата яки Интернет аша яза. Үзләренең сорауларын бирә, аннан соң без очрашу вакытын билгелибез. Характерын, яшәү рәвешен, ниндирәк кешене пар итеп күрергә теләвен төрле сораулар биреп өйрәнәбез. Ул анкетада бер якта үзе турында мәгълүматларны күрсәтә, ә икенче ягында үзенә пар итеп күрергә теләүче кеше турында теләкләрен яза. Ерактан төшерелгән һәм якыннанрак фигурасы күренгән ике фото сайлап алабыз. Анкета тутыргач, аның белән киңәшләшеп, аның холкына туры килгән кешене күрсәтәм. Берәрсен сайлыйбыз да аңа кызның фотографияләрен җибәрәм, кыз турында сөйлим. Бер-берсен ошаткан кебек булсалар, алар очрашырга сүз куеша.

- Сезнең картотекада күпме ялгыз кеше исәпләнә?

- Безнең базада хәзерге вакытта 3 меңгә якын ялгыз бар. Болардан тыш та килергә теләүчеләре, кызыксынучылары бик күп. Картотекада хатын-кызлар күбрәк.

- Моның сәбәбе нидә?
 

- Мәсәлән, бүген 40-50 яшьтәгеләрнең яшьлек чоры 80 нче еллар ахыры- 90 нчы еллар башына туры килә. Ә ул вакытта Әфганстан, Чечня сугышы булды, наркомания, урамнарда мафиозия киң таралган иде. Шул вакытта ирләребезне күп югалттык. Хатын-кызларның авыллардан китү проблемасы да сәбәп булып тора. Егетләр, әти-әниләрне карыйбыз, нигезне ташламыйбыз дип, авылларда күбрәк төпләнеп калды, чөнки ул вакытта колхозлар гөрләп эшләп тора иде, эш хаклары да яхшы булды.

- Сез кавыштырган парларны ничек күзәтеп барасыз? Ныклы никахлылары бармы?

- Алар миңа Яңа ел вакытында котлаулар җибәрәләр һәм мин аларның бергә булуына инанам. Кайчак урамда очратам, араларыгыз ничек дип сорашам. Балалары тугач, үземнеке кебек кабул иттем. Бик күңелле.Үземнең туганнарымнан да артык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, безнең ярдәм белән кавышкан парлар бит инде бу.



“Икенче хатын алырга теләүчеләр яшь кыз сорый”

 

- Үзенә икенче хатын эзләүчеләр, гомумән, күпхатынлылык бармы ул?


- 15 нче елда бу тема тау кебек күтәрелеп алды. Чечнядагы УВД полковнигы өйләнгәннән соң, бик нык бәхәсләр барды. Өч төрле фикерле кешеләр барлыкка килде. Мәсәлән, дин кешеләре моны яклады. Хатын-кызлар саны ирләргә караганда күбрәк булганлыктан, кирәк дип хуплыйлар. Бар бөтенләй каршы булучылар. Бар битараф кешеләр.

Безнең үзәккә 6-7 ел элек мөрәҗәгать итүчеләр күп иде, алар күбрәк яшь кыз сорады. Без аларга “Синең хатының бар”, - дия идек. Алар яшь кыз телим, дия иде. Әмма телим - сәбәп түгел. Хәзерге вакытта кызыксынучыларга без: “Сине яшь кыз белән таныштыра алмыйбыз, чөнки андый хокукыбыз юк”, - дибез. Әгәр телисең икән, чын мөселмансың икән, күп балалы мохтаҗ хатынны ал, дибез. Аңа ярдәм итәр өчен өйлән, дибез. Ике як та теләсә, ул вакытта өйләндерергә тырышам. Чөнки бу ике як өчен дә файдалы – балалар да диндә үсә, тәрбияле була, ир кеше тәрбиясен күрә. Хатын да төрле яктан якланган була. Менә бу зур савап.

- Кемнеңдер икенче хатыны булырга теләүче хатын-кызлар бармы?

- Әлбәттә, бар. Әмма ул чынлап та үз теләге белән дип уйламыйм. Андыйлар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ялгыз яшәгәнче дип, фикер йөртәдер. Ислам динендә ялгыз яшәргә ярамый бит. Без бит башка илдә яшибез, күңелләрнең түрендә тиктомалга андый теләк бардыр дип уйламыйм мин. Бары тик тормыш авырлыгыннан туеп, балаларын ялгыз үстермәс өчен, икенче хатын булырга да ризалыкларын бирәләрдер. Сөйләшеп карагач, шуны ачыклыйм мин.



“Кредитлы хатын-кызга ир-атның да өйләнәсе килеп тормый”



- Шулай да, нинди кешеләр ялгыз кала? Кемгә бик тырышып та пар таба алмыйсыз?

- Ялгыз калучылар күбрәк хатын-кызлар инде ул. Алар яхшы гына белем ала, әти-әнисе “әле чыкмыйсың кияүгә, әзрәк эшлә” диләр. Эшли башлагач, фатир, машина аласы килә. Фатир алу өчен зур гына сумма кирәк, машина да арзан түгел. Кредитлы хатын-кызга ир-атның да өйләнәсе килеп тормый. Мин түләрмен дә, соңыннан нәрсә булыр, ди. Аннары хатын-кыз дәрәҗәле урын турында уйлана башлый. Дәрәҗәле урын алгач, миңа үземнән түбәне, үземнән әзрәк акча эшләүче кирәкми, ди. Аннары киенә, салоннарга йөри. Чибәр, абруйлы егетләр кирәк дип, дәрәҗәсен, бәясен күтәрә. Һәм бу дөньяга гаилә корырга килгәнен онытып җибәрә. Ир кешеләр арасында ялгыз калган берничә кешене генә хәтерлим. Алары да эчкечелеккә бирелгәннәре. Эчсә, эшләмәсә, ялгыз кала, чөнки ул беркемгә кирәкми. Нишләп моның белән чиләнеп ятыйм, дип уйлыйм, чөнки аның әтисе дә эчкән булуы мөмкин, кечкенәдән шуны күреп үсеп, туйган булырга мөмкин.



Ялгыз калганнар арасында иң беренче өйләндергәнем – 45 яшьлек егет. Ул әти-әнисе белән яшәгән. Озак өйләнми йөрүе әнисенең йогынтысы дип уйлыйм. 6 ел элек өйләндердем, хатыны укытучы иде. Ул бик оста психолог иде. Өйләренә килеп сөйләшеп, гаиләне төрле яклап өйрәнеп, килен булып килгән кыз. Әмма бу хатынга өйләндермәс өчен, карышулар булды. Болар өйләнешкәч тә каршылыклар бетмәде. Ананың бердәнбер баласын килен белән чыгарып җибәрәсе килмәгән, һәрвакытта араларына кысылган. Үзе башта миннән елый-елый: “Улым өйләнә алмыйча кала инде, үлеп китәм инде, үлемтекләремне әзерләп күрсәтер кешем дә юк, кызым да булмады инде”, - дип сорады, ә хәзер улын ычкындырасы килми. Бу гаиләнең уртак балалары да бар инде. Аларны күреп гел сөйләшеп торам.
Күптән түгел генә 48 яшьтәге ялгыз бер ир килде. Фатиры да, машинасы да бар, яхшы гына урында эшли. Хәзер дингә кереп бара. Кыяфәткә дә чибәр, яшь чагында кызлар арасында да популяр булган, әмма өйләнергә уйламаган.


- Әти-әниләрнең роле нинди? Нинди ялгыш җибәрәләр?

- Бу инде бер 15-20 ел элек булган тема. Хәзер әти-әниләр алай кысылмый, әмма дини кешеләр арасында бу әле саклана. Син шуңа гына чыгасың, дип әйтүче әти-әниләр бар. Әмма анысын да балалары яшь чакларында гына әйтәләр. Кызлар белән кызыксынмыйча, озак өйләнми йөргәндә, әти- әниләре борчыла башлый.

 

 

“Яше 30 дан артып китсә, хатын-кызлар башка милләт егетләрен дә карый”



- Кешеләр үз милләтеннән пар эзлиме яки дине генә мөһимме?

- 25-30 яшьтә әле татарны эзлиләр, бер кешенең дә үз теле, үз культурасыннан ерак китәсе килми. Әмма яше 30 дан артып китсә, хатын-кызлар башка милләт егетләрен дә карый, чөнки кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк. Андыйларга: “Сезгә төрек кешесенә чыгарга була”, - дип тәкъдим итәбез, чөнки Төркиядә ирләр күп, алар безгә тугандаш та, мөселман динендә үскән халык. Яхшырагы булса, нигә чыкмаска?

- Үз милләт кешесенә кияүгә чыгучылар күпме?

- 95 процент тирәсе.

- Кеше ялгышмасын өчен нишләргә, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

- Хатын-кыз булса, ирне ир итәргә кирәк. Без беркайчан да аны үзебездән түбән куярга тиеш түгел. Гомер буе ир-ат көчле зат, беренче булып бара торган булырга, без аңа буйсынырга тиеш. Хатын-кыз, мәсәлән, эштә берәр мөдир ди, күп кенә акча ала ди. Эшеннән өенә кайткач, ул хатын булып калсын иде. Ул бу дөньяга мөдир булып тумаган бит. Хатын-кыз бу дөньяга Аллаһы Тәгалә тарафыннан кияүгә чыгарга, балалар табарга яралган. Кыз туса, чын хатын-кыз иттереп, малай булса, ир кеше итеп тәрбияләргә килгән кеше.

Әгәр ир икән, үзен хатын-кыздан түбән куярга тиеш түгел. Алдан барырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, чөнки ул нәсел калдыручы. Шулай ук, яхшы эш сайларга, гаиләсен тәэмин итәрлек көчле кеше булырга тиеш, әнисенең итәк астында яшәргә тиеш түгел. Ирне хөрмәт иткән хатын-кыз һәм гаиләне алып бара торган ир кеше идеаль гаилә булыр иде.

- Сезнеңчә, ныклы никахның төп күрсәткече нидә? Бер милләттән булумы, уртак һөнәр, мавыгулармы, әллә холыклар бертөрлерәк булумы?

- Мин әйтер идем, милләт тә зур роль уйнамыйдыр. Кайберәүләрнең катнаш никахлардан матур балалар тудырасылары килә. Шуның өчен гарәп, мәсәлән, татар кызын ала. Безгә килгәндә, телебезнең, культурабызның бер булуы нык ярдәм итә. Әмма бу гына җитми. Моның өчен очрашып йөргән чагында бер-береңне ныклап өйрәнергә кирәк, кияүдә яшәр өчен артист булу гына җитми, аннан соң да яшисе бар әле. Йөргәндә үк булачак ярың күрсен, уйлансын, синең белән гомер итә аламы ул, юкмы. Син дә ачыл, ул да ачылсын. Кешенең тискәре якларын да өйрәнергә кирәк.

Гаилә корыр алдыннан бер-береңне тану, өйрәнү бара. Шул вакытта игътибарлы булу кирәк, тышкы кыяфәтеңне дә, эчке халәтеңне дә тәртиптә тоту зарур. Әйтик, ир-ат юктан гына кызып китеп сүз чыгара, кыз да мин аңа буйсынмыйм дигән булып, горурлык күрсәтеп йөрергә мөмкин.  Ә үзләре бер-берсенә туры килгән кешеләр булуы бар, ә горурлык комачаулый. Шулай ук, йөргән чагында ук бүләкләргә игътибар итәргә кирәк. Ир кеше хатын-кызның нәрсә теләгәнен белергә тиеш. Игътибарлылык кирәк, кыйбатлы бүләк турында сүз бармый. Без кайвакыт, таныштырган парлар очрашканнан соң, нишләдегез дип сорыйбыз, урамда йөрдек диләр. Кинога барырга, кафега кереп утырырга була бит. Кызны урамда гына йөрткән егетләр дә бар. Бу да комачаулый мөнәсәбәтләр үсешенә.

- Эшегездә гаҗәп очраклар булдымы?

- Кайвакыт ир-атлар миңа зәңгәр, яшел күзле кыз кирәкми, кара күзле генә дип сорап киләләр. Ә соңыннан нәкъ шундый кызга өйләнәләр дә куялар. Я булмаса, балалы хатынга өйләнмим, диләр, ә чынлыкта холкын ошатып, балалы хатын-кызга өйләнүчеләр бар. Моңа сөенәм генә, балалы хатынны алды икән, бу зур савап.



“Яучыга бару түбәнчелек дип санаучылар бар”



- Яучылык белән шөгыльләнүчеләр арасында акча эшләү максатыннан йөрүчеләр, моны бизнеска әверелдерүчеләр, җинаять максатында эшләүчеләр дә бар бит. Дөрес яучылык хезмәтен тапсын өчен, кеше нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

- Яучыны өйрәнер өчен, аның бурында бәяләмәләрне белергә, танышлар аша сорашып килергә кирәк. Мин һәрвакытта мине каян белеп килдең, дип сорыйм.

- Ни өчен татар әдәбиятында яучы образы юмористик образ итеп сурәтләнә?

- Яучы элекке заманнарда олырак яшьтәге бер әби булган бит. Оста, җор телле, төрле яктан үскән кешеләр булган. Бәлки, язучы кызык булсын өчен шундый образ кертергә теләгәндер. Аны кертмичә мөмкин дә түгел, чөнки аның эше бик кызыклы. Шикләнүчеләрне күндерү өчен осталык та кирәк. Кайвакыт шаяртып та, үстереп тә җибәрәсең. Булган характерны күпертеп тә җибәрәсең.

Яучыга килергә оялалар, яучыга бару түбәнчелек дип санаучылар бар. Әгәр үзеңә пар табу проблемасын сизәсең, ялгызлык башыгыздан чыкмый икән, яучыга килергә киңәш итәм. Чөнки кешенең җанына ярату, мәхәббәт, кемнеңдер яныңда булуы мөһим. Бу проблеманы тизрәк хәл итәргә кирәк. Гаиләле, икең бергә булып яшәү кирәк.

 


 

Әңгәмәне Рәмис Латыйпов алып барды

 
Фотолар: Солтан Исхаков
 
чыганак: http://intertat.ru/tt

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy