Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Бердәм өйдә бәрәкәт бар

Бердәм өйдә бәрәкәт бар

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
29 ноября 2016
1537 карау
«Тукай авылы – аерым бер дәүләт ул», дигәнне, әлбәттә, моңарчы ишеткәнем бар иде. Ләкин ишетү – бер нәрсә, үз күзләрең белән күрү икенче шул... Чуашстанның Комсомол районына урнашкан биш йөз хуҗалыклы бу татар авылы, беренчеләрдән булып мәхәллә кануннары буенча яшәүгә күчеп, бөтен татар дөньясына танылды. «2007 елда авылыбызның тотрыклы (булдыклы дип аңларга кирәк. – Г. С.) кешеләре җыелып сөйләште дә, Иҗтима­гый Киңәш­мә оештырды. «Нинди мәсьәлә туса да, бер­гәләп хәл итәбез. Дәүләттән нидер көтеп ятарга кирәк­мәгәнен күптән аңладык», – ди алар. Ә булдыклы егетләр Тукайда җитәрлек: авылның имам-хатыйбы, «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетди­нов, эшкуарлар – Хасия-тулла Шакиров, Рафис Айсин, Минназыйм Гайнетдинов, Рафаэль Гыйниатуллин, Фидаил Шәйдуллин... Мәхәллә иң элек авыл халкының җирләрен мәчет исеменә терки һәм арендага бирә башлый. Шуннан кергән акча туган авылларын төзеклән­дерүгә тотыла. Юллар салына, кое казыла, парк ачыла (анда ун мең агач утыртыла!), медпунктка ремонт ясала, мәктәпкә даими ярдәм күрсәтелә, мәчеткә янкорма төзелә... Әлеге янкорма берьюлы әллә ни­чә проблеманы хәл иткән: беренчедән, ул – мәдрәсә; икенчедән... балалар бакчасы. Тукайда балалар бакчасы юк, ә нәниләр, сөбханалла, шактый – быел көз мәдрәсә­нең мәктәпкә әзерлек группасына утыз дүрт (!) бала киләчәк. Тукайда клуб та юк. Тик авыл халкы, төрле кичә­ләр үткәрергә мәктәбебез бар бит әле дип, Мәдәният сараена караганда, мәдрәсә салуны мөһимрәк санаган. Ике катлы мәдрәсә быел, иншалла, түбә астына керәчәк. Ул соңгы тиененә кадәр авыл халкы акчасына төзелә! Кулыннан нинди дә булса бер эш килмәгән кеше Тукайда юктыр. Табарга, булдырырга һәм... күбрәк игелек кылырга тырышып көн итә алар. Ике җомга арасында гына да мәчет капкасына эленгән садака тартмасында сигез меңгә якын акча җыела икән. Дөнья мәшәкате, эш белән юлга кузгалган һәркем мәчет капкасы, капкага эленгән садака салу тартмасы яныннан уза... 



«Авылда эчкечеләр бармы?» – дигән соравым әңгәмә­дәш­ләремне бер мәлгә аптырашта калдырды. Андый хәл булырга мөмкин дигән уй башларына да керми бугай аларның. Аерылышучылар да юк! Соңгы ун елда бер гаиләнең дә таркалганын хәтерләмиләр. Дөрес, бүгенге көндә икесе ике якта булган бер пар бар икән. 
Ләкин алар турында да сүзне кыска тоттылар: «Яңадан кавышырлар, иншалла, алар яшьләр әле, егермедә генә». 
Инде аңлагансыздыр, Тукай – дини авыл. «Шөкер, кайсы битеннән ачсак, Коръәнне шул җиреннән укып китә алабыз», – дип сөенеп сөйләде җитмештән узган Сәфи­дә апа. Җитмештән узганнар да укый, урта яшьтәгеләр дә, балалар да. Биш вакыт намазны калдырмыйлар, ураза тоталар, корбан чалалар... Авылга бәрәкәт шулай иңә. Хатын-кызларның барысы да яулыктан бугай аларда. Яулык дигәннән...
Безне Комсомол районының депутатлар җыены депутаты, эшкуар Әгъзам хаҗи Шакиров каршы алды. Авыл капкасы янына җиткәч, ул, машинасын туктатты да, миңа: «Башыгызга яулык ябыгыз. Һәрвакыт яулыктан йөрсәгез дә бик әйбәт булыр», – диде. 
Тукай – аерым дәүләт ул, дидем бит!





«Кыз ырлау дип... Безнең хатын-кызларыбызның үз-үзләрен кадер­ләве генә инде ул... Егет белән кыз үләнешергә булгач, болай сүлә­шәләр. Егет әйтә: «Үзең ияреп кайтасыңмы, ырлап алыйммы?» – ди. Кыз, әлбәттә, «ырлап ал», ди инде. Гомер итә баш­лагач, табак-савыт шалтыраганда, ирнең: «Мин ялынмадым, син үзең ияреп кайттың», – диюе дә бар бит!»
Наил хәзрәт: «Шәригать буенча, кыз урлау тыелган. Урлап алырга хатын-кыз мәче баласы түгел бит ул, –
дигән сүзләрне әллә ничә тапкыр кабатлады. – 
Безнең якта сакланган бер йола, гореф-гадәт кенә бу. Чынлыкта, барысы да ике якның алдан килешенүе буенча эшләнә». 
Бу якта, бу авылда гореф-гадәтләрнең, йолаларның барысы да татар авылын, татар гаиләсен саклау, гомумән, татарны киләчәккә илтү өчен яши. Ике яшь йөрәкнең кавышу, туй уздыру йолалары – шулай ук. Мин аларны берсәк  (бераз) нәкъ аларча, мишәрчә сүләргә (сөйләргә) тырышырмын. Сез дә үзегезне Тукайда итеп тоегыз әле.
  
 

Сәфидә апа белән Рифкать ага


«Сездә бөтен кешенең дә йорты шулай иркен 
бугай!» – дип, соклана-соклана, Сәфидә апа белән Рифкать ага Хәбибрахмановларның түренә узабыз. 
Һәм шунда ук сүзне үзебезгә кирәк юнәлешкә борабыз: «Тукайда егетләр кызларны урлап кына алып кайта диләр, дөресме?»
– Бездә элек кызларны бик кырыс тотканнар, – ди Сәфидә апа. – Алар исемнәре чыгудан бик куркып яшәгәннәр. «Аны фәлән егет кочкан икән» дигән сүз таралу кыз бала өчен үлем белән бер булган. 
Минем аларның яшьлекләре, кавышу тарихлары турында ишетәсем килә.
– Элек авылда аулак өйләр була иде бит. Кызлар җыелган җиргә егетләр килә. Кертәсең инде... Кызлар бер якка тезелеп утыра, егетләр – икенче якта, ләкин алар матчадан узмый торганнар иде. Уеннар, җыр-биюләр башлана. Аннан егетләр чыгып китәләр, һәм чиратлап һәрберсе күзе төшкән кызны сүләшергә чакыра. Син – өйалдында; кар, буран, салкын булса да, ул ишекнең теге ягында – урамда, ә ишек бикле. 
Шул бикле ишек аша гына сүләшәсең инде. 
 
 Кая ул караңгыда күрешү, көндез кара-каршы очрашып сөйләшергә дә ярамаган. Егет күзе төшкән кыз белән берәр кеше аша гына сүз йөрткән.


Бездә шуңа да: «Син кем белән йөрисең?» – димиләр,  «Син кем белән сүлисең?» – диләр.





Сүзгә Рифкать ага кушыла:
– Аралар алты яшь ярым безнең, мин киткәндә бала гына булып калган иде, солдаттан кайтсам – Сәфидә җиткән кыз булып куйган. Күз төште инде... 
Канашта шофер булып эшләп йөрим. Без алай күп сүләшмәдек. «Карчык, әйдә, алып кайтам», – дидем мин аңа.
– Рифкать шулай сүләп торганда, өйалдына дус кызым килеп чыкты да, ишекне ачып җибәрде. «Сәфидә Рифкатькә ишек ачкан дип иртәгә бөтен авылга сүлим менә», – ди. Андый сүз таралса, атка калуың хак инде. Ияреп кайтып киттем шулай итеп... 
– Ырлау күп вакыт  егет белән кызның алдан килешүе буенча булган инде ул, – ди Рифкать абый. –Төрле хәл бар бит. Ике яшь кеше яратышалар, ләкин кыз ягы хәллерәк гаилә булса, егетне тиң күрми. Шундый вакыт кыз әйтә инде: «Мин шул-шул сәгатьтә кизләүгә суга барам, син мине ырла», – ди. Ырланган кызны артыннан барып әтә-әнәсе кире алып кайтса, кыз белән егет кушылырга өлгермәсә дә, бераздан алар барыбер килешкәннәр. Әлеге дә баягы, бер исемең чыккач соң... 
Сирәк кенә сүләшми ырлаулар да булгалый анысы. Менә бер очрак: егет кызны алдан сүләми генә ырлый. Ә кызның сүгән кешесе армиядә икән. Ике атнадан солдаттан ул кайтып төшә, һәм кыз: «Мин аны гына яратам!» – дип, ташлый да китеп бара... 
– Өйләренә кайттым шулай итеп Рифкатьләрнең. 
 
 Шөкер, мин бер тапкыр да түбәтәйне кырын салып кайтып кермәдем, ул биленә таянып каршыламады...


28 февраль иде ул. Йортта, әлбәттә, беркем белми килен төшәсен. Әпәйгә камыр куйганнар, ул кабарып менгән – мин аны хәерлегә юрадым. Бер ул, өч кыз үстердек. Гел төп нигездә яшәдек. Рифкатьләр тугыз бала иде, без үләнешкәндә өйдә өч сеңлесе, бер энесе бар иде әле. Хәер, мин үзем дә унтугыз кешелек гаиләдән килдем аларга. Иремнең туганнары бик кыска гомерле булды, Рифкать минем бәхеткә тора ул... 
– Икенче көнне килешү тотынды инде... Туй кыз ягында узды. Өч көн! Түр башында килен утырмый иде әле ул чакта, мин – кияү – үзем генә. Аннан арчилар, Сәфидәнең дус кызлары безне озаттылар. Элек туйлар ямьле иде бит ул: атның дугаларын бизиләр, артлы чаналар җигәләр, гармунчы була, ястыклар салып, яшьләрне чыгарып утырталар... 
Кырык биш ел гомер узган да киткән менә, сизелмәде дә. Мин балта остасы идем, кырык ике ел шабашта йөрдем. Колхозда Сәфидәнеке кадәр стажым юк инде. Балаларны ул үстерде, атай җиде ел урында ятты, аны карады. Туксан бишенче елда бер-бер артлы өч инфаркт кичердем. Больницага, Чабаксарга яныма көн аралаш килеп йөрде. Бергә ятучы чуашлар берсендә: «Сез кайсы урамда торасыз?» – диләр. «Авылдан килә ул», – дим.
– Унсигез ел Рифкатьнең сулышын тыңлап торам инде менә...
– Ә малай – Рөстәм – хатынын чынлап та ырлап алып кайтты менә. Гөлназ – Урмай авылы кызы, тегүдә эшләгән. Автобуста сүз алышкан булганнар болар. Эштән кайтканда ырлаган аны Рөстәм. Артыннан апалары килде килүен, тик Гөлназ калды инде: «Риза», – диде. 
– Ул көнне кызыбызның туган көне иде, өйдә өстәл көйләнгән. Киленем дә шулай итеп үзем кебек ризык өстенә килде. Бик уңдык аңардан. «Әтәй, әнәй», – димәгән минуты юк. Сүз саен әйтә. Ачуланышсак та әйтә! 
Улыбыз Себергә барып эшли. Без оланнар карыйбыз инде. Мәдрәсәгә йөрибез, Коръәннәр укыйбыз. Рифкать абыегыз авылның имам-наибе.
– Ямьле яшәдек, ямьле... Сәфидәне җитәкләп өйгә кайтканда әйтәм моңа: «Карале, – дим, – алдан ук кисәтеп куям, капкадан кергәндә, башымдагы түбәтәем чалыш торса, миңа дәшмәвең хәерлерәк булыр». «Минем дә әйтәсе сүзем бар, – диде шунда Сәфидәм, – син кайтканда яулыгымны арттан бәйләп, кулымны билемә куеп, ишек якасына сөялеп торсам, кырын кигән түбәтәең күземә күренмәячәк». Шөкер, мин бер тапкыр да түбәтәйне кырын салып кайтып кермәдем, ул биленә таянып каршыламады...
 


Гүзәлия белән Рамил




Фәйзрахмановларның үз кавышу тарихы. 
Рамил техникум тәмамлап, авылга кире кайта, район үзәгендә эшли башлый. Бервакыт Каенлык дигән авылда балалар бакчасы төзиләр. Көненә кадәр истә: егерме икенче апрель көнне өлкән класс укучыларын алар янына төзелешкә өмәгә җибәрәләр. Егетнең Гүзәлгә күзе шул көнне төшә... Кыз да сизгәндер, сизми калмагандыр, Ульяновск шәһәренә укырга киткән җирдән кире әйләнеп кайтмас иде югыйсә. Егет белән кыз очраклы рәвештә генә кабат очрашалар. Ашханәдә. 
– Мин бүген өйләнәм! – ди егет Гүзәлгә.
– Котлыйм! Ә кемгә өйләнәсең соң? – дип сорый кыз.
– Сиңа!
«Ышанмады бугай, кызларның шул бит инде – чыркылдап көлә-көлә китеп барды, – дип сөйли Рамил. – Ул кичне клубта концерт иде, мин аны чакыртып чыгардым да өйгә алып кайтып киттем!»
Сорап барса, Гүзәлнең әти-әнисе кызларын Рамилгә бирергә берничек тә ризалашмаслар иде. Беренчедән, ул әле бик яшь була – унсигезе аңа Рамилләргә килен булып төшкәч кенә тула; икенчедән, өйдә өйләнмәгән абыйсы, кияүгә чыкмаган апасы бар. Гүзәл артыннан ул көнне эзләп килмиләр, Тукай авылына ук китеп баргандыр дип кайдан белсеннәр? Икенче көнне Рамилнең әтисенең абыйсы Каенлыкка килешергә китә. Кыз егет куенында кунган, никах укылган – килешми нишләсеннәр. Абыйсы солдаттан кайтканда Гүзәл инде ике бала анасы була...
Игезәк уллары Риназ белән Ринат инде үсеп буй җиткәннәр, армиядән әйләнеп кайтканнар, алай гына да түгел, егерме бер яшьлек Риназ инде өйләнергә – кыз урлап кайтырга да өлгергән! Унсигезе дә тулмаган Зөлфияне башкача ничек үзеңнеке итәсең?!  Артыннан абыйсы белән җиңгәсе килгәндә, мулла инде никах укырга өлгергән була, ә никахлы парны берәү дә аера алмый. «Никахның мәгънәсен аңлаган кыз үзе дә китми», – ди кайнатасы Рамил. 
Туй мәҗлесе әле аларда яңа гына гөрләгән. 






Тукайда туйлар менә ничек үтә икән:
– Килен төшкәннең икенче көнендә аның туган-үскән йортына: «Кызыгызны югалтмагыз», – дип әйтергә, килешергә безнең яктан берәр өлкән туган бара, – дип сөйли Гүзәл белән Рамил. – Күрешү чәе диләр моны. Аннан бераздан килен ягы кызның бир­нәсен китерергә, өй киендерергә безгә килә. Иртәнге җиделәрдә үк утыз-кырыклап кунак – килен­нең дус кызлары, туганнары – хатын-кызлар килеп керә. 
Табы­ның көйләнгән була инде, килүгә утырып чәй эчәләр. Аннан өйне киендерәләр, тәрәзләргә килен алып кил­гән яңа челтәрләрне эләләр. Соңгы вакытта киленнәр бирнәгә өй җиһазы ала, кем диван, кем шкаф... Зөлфия үзләренең йокы бүлмәсенә гарнитур алып килде. Ку­нак­лар да буш килми, һәркайсы яшьләрне котлап бүләк бирә. Бераздан кабат чәй өстәле артына утыралар. Бу юлы кайнана бөтен кунак кызларга да үз бүләген өләшә. Киленгә, әлбәттә, зуррак бүләк бирә, гадәттә, алтын була инде ул. 
Риназның ике әбисе, кушылып, Зөлфиягә алтын сәгать алып бирделәр, без чәшке тун бүләк иттек. 
Туй арасында ике як бер-берсенә бүләк­ләрне бик күп бирешә – безгә, мәсәлән, кодалар ике-өч елга җитәрлек кием-салым гына бүләк иттеләр. Без дә аларга шулай алдык. 

 
Никахлы парны берәү дә аера алмый. «Никахның мәгънәсен аңлаган кыз үзе дә китми», — ди Рамил.



Савым мәҗлесе кыз ягында уза. Никах кызны урлап кайткан көнне үк укылгач, бездә табында «Ясин» укыйлар. Ул көнне егет ягы кызга мәџәр алып бара. Аерылышкан очракта, ул кызда калырга һәм аңа дүрт ай да ун көн яшәргә җитәргә тиеш. Безнең авылда мәџәрнең күләме бүгенге көндә ун мең ике йөз сум. Никахтан соң атна-ун көн узгач, яшьләр язылышалар, егет йортында кичен туй була. Бу табынга күбрәк яшьләрне чакыралар. Ә өлкәннәр өчен картлар туе – кырымчык – икенче көнне уза. Кияү белән килен ул көнне өстәл артына инде утырмыйлар, кунакларны үзләре сыйлап йөриләр.  

Гүзәл белән Рамил өйләрен ике катлы итеп, киленнәр белән бергә яшәрлек, оныклар тәгәрәп үсәрлек итеп салганнар. Тукай авылындагы һәр гаилә кебек. Монда ике-өч буын бергә гомер иткән нигезләр адым саен. Ир балаларның берсе, һичшиксез, әти-әнисе янында кала. Башка чыгасы малайга йортны туганнар бергәләп күтәрә. Рамилнең уллары өчәү, Ринат башлы-күзле булса, аңа бүлмә инде әзер, төпчекләре исә әле кечерәк. «Калганын – киләчәк күрсәтер», – ди ул. Егетләр  бүгенге көндә әтиләренең иң беренче ярдәмчеләре: алар ишегалды тутырып терлек үстерәләр, казылык ясап саталар. 
Киләчәк күрсәтер... Яшь килен Зөлфия, мөгаен, кайнанасы Гүзәлия кебек өйдә генә торыр – мондый зур йортта эш-мәшәкать хатын-кызлар ничәү булса да җитәрлек. Тупырдап торган балалар туар. Аларны үстерү, дини тәрбия бирү әни кеше – Зөлфия өстендә булыр. Тормыш үз җае белән агар да агар...

P. S. Тукайда гаиләләрнең нык булу сере, бер карасаң, бик гади: барысы да өлкәннәргә хөрмәттән, аларның хәер-фатихасыннан башлана. Бер генә мисал: төп нигездә яшәгән ирләр хезмәт хакын һәрвакыт әниләренә кайтарып бирә. Өйләнгәнче дә, башлы-күзле булгач та. (Ир-ат читкә китеп эшләгәнгә – шабашкадан кайтып кермәгәнгәдер – аларда акча элек-электән хатын-кыз кулында.) 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy