Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Бәби мунчасы

Асия ЮНЫСОВА
Асия ЮНЫСОВА
08 ноября 2016
1796 карау
«Уф! җибәрде бугай». – Шулай иркен сулыш алырга да өлгермәде – 
тулгакның икенче дулкыны 
эчәк-бавырларын айкап узды. Тагын бер тирән сулыш! Тагын тын куыргыч авырту!

Надирә авыр тапты бәбине. Бала тудыру йортына кергәндә үк гемоглобины бик түбән иде. Шуңа күрә табиблар бәбилисе хатынны күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Төн уртасында еш-еш торып йөри башлавын абайлауга, җитәкләп, бала табу бүлмәсенә алып кереп киттеләр. 
Бала туарга ашыкмады. Хатын­ның беренче баласы иде. Димәк, тәҗрибәсе юк. Үзен ничек тотасын белми. Тулгагы ешайган саен газаплары да көчәя төште. «Ятып кына тор!» – диләр дә бит шәфкать туташлары, хатын ятып кына тора алмый. Аның торасы, һаман ешрак чүлмәккә чүгәлисе килә генә бит. Тик – ярамый! Ярамый. Алайса туа­чак сабыеның башына көч килергә мөмкин икән. Баш бит ул! Баш белән шаярмыйлар. Күрше ятактагы икенче бер хатынны табиб әллә ничә мәртәбә әрләп китте инде: «Сабырсыз! Ят урыныңа. Юләр бала табасың киләмени соң синең!»





Шундый куркыту-кисәтүдән соң тыелмый хәлең юк. Надирә авырту-газапларга түзгән каһарманнарны үзенә мисал итеп, ничек тә түзәргә тырыша. Никельле карават тимерләрен чытырдатып кыса. 
Шул рәвешле бөтен тулгак ачысын салкын тимергә күчермәкче.
Табиб килеп карап китте. «Әле юлы ачылмаган. Түз, тиз булмас».
– Озакмыни әле?
Табиб елмаеп кына куйды. Ул инде адәм баласының дөньяга килүе дә, дөньядан китүе дә газаплы икә­нен яхшы белә торган тәҗрибәле ханым иде. Газиз баласын күкрәгенә кысуга яшь ананың да бөтен әрнү-газапларын, бер дә булмагандай, онытасын, хәл алуга, алтын күкәй тапкан тавык сыман мактанырга тәрәзәгә йөгерәсен белә. Алай да ишеккә җиткәч, борылып: «Догаларыңны укы эчтән генә. Фәрештәләр бала тапканда гел яныңда булыр», – диде.

Фәрештәләр... Ә менә шайтан янында гына йөри бугай. Котырта да... Хатын яшь тулган күзләрен тутырып, гасабиланып тәрәзәләргә карый. Рәшәткәле! Авыртуга чыдый алмаган хатыннар сикермәсен өчен рәшәткәләгәннәр инде, дигән гайре табигый уй башыннан йөгереп үтә. Нинди юләр уй! Менә-менә дөньяга тагын бер инсан китерергә торган кеше башына шундый ахмак уйлар керергә тиешмени инде, йә?! Бер ул гынамыни! Бу фани дөньяга ничәмә миллиард кеше фәкать шушы бер юлдан ялгыз гына килгән дә һәр бересе, тәкъдирендә ничек язган – шулай ялгыз гына киткән. Надирә дә түзәр, түзми хәле юк. Менә тиз­дән, бик тиздән, күп булса, тагын дүрт-биш сәгатьтән аның улы туар. Баһадир булырдыр ул. Шулкадәр даулашмас иде. Гайрәтледер. Әнисе­нең терәге, таянычы, сеңелләренең яклаучысы булыр. Надирә авыртудан чалшайган йөзенең кинәт елмаюдан балкып киткәнен сизми дә калды. Үз уйлары елмайтты аны. Кара син бу хатынны! Әле беренчесен табып котыла алганы юк, инде абыйга сеңелләр турында хыялланып ята. Ай-ай! Аллакай гынам! Ай!
...Аһ, эчәсе килә! Надирәнең кичәдән бирле бер тамчы су йотканы юк икән ләбаса. Инде яңа көннең кояшы баеп килә. Су ярамый, имеш. Ни генә ярый соң аңа хәзер? Тулгак газаплары гынамыни?
Алгы бүлмәдән чынаяклар чылтыраган тавыш ишетелә – шәфкать туташлары җыелып чәй эчәләр. На­ди­рә турында уйлаган кеше дә юк. Хатын, ятагыннан кузгалып 
су краны янына килде – һичьюгы ирен­нәрен генә чылатсын инде. Краннан су килмәде. Япканнар. Нигә инде Надирәне терек суыннан мәхрүм итәләр! Су!!! Кибеккән иреннәрдә тоз тәме генә, аларны яладың ни дә, яламадың ни...



…Надирәнең күзе ак тастымал ябылган тәлинкәгә төште. Көндез үк куеп чыгып киткәннәр иде. Ачып карады. Тәлинкәдә сусыл алыча өеме. Бу – оҗмах сые, бу – котылу иде! Надирә, сабырсызланып, әче җимешне авызына китерде. Әйбәт булып китте бу. Әче тулгактан шифа – әче җимеш. Тәненә хәл керде. Хатынның авыртуны яшәешнең бер шарты дип кабул итә башлаган бәдәне инде тулгакның яңадан-яңа һөҗүменә каршы торырга әзер иде.
Теге якта чәйләрен эчеп бетер­деләр. Бераздан табиб ханым да әйләнеп керде.
Карады:
– Өстәлгә! Аллага тапшырдык!
Надирәне бәбиләтүгә табиблар алдан әзерләнде. Гемоглобин түбән булганда үзеннән-үзе кан китү куркынычы болай да бар. Надирә исә бала табарга тиеш. Димәк, кан югалту котылгысыз. Шуңа күрә донор каны хәстәрләп куелды. Кан югалтуны минималь итү өчен бик нык көрәшергә кирәк. Хатынның гомерен саклап калу өчен көрәш булыр бу. Бар ышаныч яшь организмның чыдамлыгына. «Ул үзенең азканлылыгына ияләшеп беткән инде», – дип юатты табиблар бер-берсен. Ярдәмгә бүтән бүлек табибы да килгән иде.




Өстәлгә алынган Надирә исә йокылы-уяулы бер рәхәт халәт кичерде. Сул беләгенә кадалган энәгә нечкә көпшәдән агылган кызыл агымда да гаме юк. «Көчән! Көчән. Тирән сулыш ал!» – дип өзгәләнгән ак киемле фәрештәләрне күрми дә, ишетми дә. Аның йоклыйсы гына килә. Табибларны хатынның шушы халәте сагайта да инде.
– Йоклама, Надирә! Йоклама! Куркытма безне.
Шул рәвешле ике гомер өчен көрәш озак дәвам иткәндер инде. Надирә вакыт исәбен югалтты. Тәрәзәгә төшкән кояш нурлары да берәм-берәм сүнделәр. Шәфкать туташы ара-тирә беләктәге энәне капшап карый, йә берәр укол кадап китә. Инструментлар чылтырый. Надирәнең эченнән кинәт кайнар дулкын йөгереп узды.
– Аллага шөкер! – Кем әйтте бу сүзләрне – Надирә үземе, әллә табибларның берәрсеме?
– Анестезия! Тегәбез! Бәйлибез! – Кыска, төгәл бу фәрманнар барысы да Надирәне һәм аның сабыен коткару хакына иде.
Ниһаять! 
– Кызың туды! – дигән сөенчегә яшь ана хәлсез елмаеп: «Алланың рәхмәте белән!» – дип кенә әйтә алды. – Баш миенең кайсыдыр бер сырында: «Кыз. Бу бала да шулай газапланып бала табар берәр вакыт», – дигән уй сызылып үтте. Бирсен Ходай. Кызының балаларын да кулга алырга язсын!



 Ак биләүгә төрелгән кызына Надирә күзен сирпеп кенә карый алды. Кызына лаек иң гүзәл исем тел очына килде: Гөлмисал! Шул исем белән яшь ана тирән йокыга талды. Бу юлы аны беркем дә уятырга тырышмады. «Баламның дүрт саны төгәлме?» – дигән соравы иреннәрендә эленеп калды. 
Тәүлектән артык суга тилмергән яшь ана су күреп төшләнде. Имеш, зур бер алмагач төбеннән чишмә бәреп чыккан икән. Надирә шул чишмәнең суын куш учына алып, битен-кулын юа икән. Җиләс булып китте. Инде суны иреннәренә дә тидерәм дигәндә генә уянып китте. Шабыр тиргә баткан икән – җиләслек шуннан. Бәби тапкан хатынны коридордагы агач сәкегә чыгарып яткырганнар. Күрәсең, палатада буш урын юктыр инде.
– Менә сиңа күчтәнәч килгән, – ак яулыклы мөлаем апа – кизү санитардыр инде – сәке янындагы бәләкәй өстәлгә пакет куеп китте. Күчтәнәч иреннән – яшь әтидән иде. Мөгаен, әти булуын белеп өлгергәндер инде. 
Калай савытта җимеш суы булырга тиеш. Ачарга иде бит. 
Тик ничек ачасы? Бу – балалар тудыру йорты. Димәк, пычак очы белән генә калай банканы ачып бирердәй ир-атлар коридордан үтеп йөрми. Үзе дә ача ул аны! Надирә күчтәнәчләр арасыннан бәләкәй пәке табып алды. Онытмаган, рәхмәт төшкере! Тик, бу ни хикмәт? Беләгенең җеп өзәрлек тә егәре юк икән ләбаса. Бик озак азаплана торгач кына Надирә калай банканы тишә алды. Хатын, нәфесләнеп, шул нәни тишектән типкән татлы дымга иреннәрен тигерде. Ят тәм. Манго суты зәм-зәм суы кебек тәмле дә, сихәтле дә иде.


 
Ниһаять, сусын басылды. Инде бәбине китерсеннәр! Яшь ана баласын сөю хисенең мәңге басылмас сусын икәнен хәзергә белми иде әле.
Бала тудыру йортыннан кайтканнарына бер атна була дигәндә, өйдәгеләр яшь ана белән сабыйны мунча кертү хәстәренә кереште. Инде ярый – баланың кендеге кипте, ананың да хәле әйбәтләнеп килә. Ийе, ипләп кенә юындырып карасаң да ярый. Аннары йоласы да бар бит әле аның. Бала тапканнан соң бәби мунчасы кермәгән хатын язга чыккач яңгыр күрергә тилмергән иген басуы кебек бит ул. Икесенә дә – анага да, балага да арулану, тазарыну лазем. Икесенә дә су тансык. 
Мунча хәбәре Надирәне бик сөендерде.



– Менә, кызым, йөземем, чәп-чәп итәрбез. Син дә елап йөдәтми баш­ларсың. «Аркасында кәчтеркәсе була яңа туган баланың. Мунча парында анасының сөте белән аркасын усаң, чыга ул каты төкләр. Шуннан соң изелеп йоклый башлый бала», – ди бит, әнә, Җамал әби. Йокларсың бит, әйеме, кызым? Еламассың да.
Җамал әби кызык ул. «Бала елый дип кайгырып утырасыңмы әллә? –
дип кичә гел әрләп ташлады. – 
Бу мәшәкатьле дөньяга ник тудым икән?» дип кенә елый ул бала. Дөньяны ярата башлагач, елавыннан да туктар».
Әлегә елый шул әле Надирәнең Гөлмисалы. Алганны-куйганны да белми. Ана белән бәбинең көне белән төне буталды. Бу хәл өйдәгеләрне дә борчый.
Җамал әбине авылда Кендек әбисе дип йөртәләр. Ул инде озак яшәгән. Хатыннар өйдә генә бәби­ләгән әүвәл заманда Җамал әбидән дә хөрмәтле әби булмаган. Бәбиләтү, бәбиләгән ананы тәрбияләүнең рә­тен, йоласын аның кебек яхшы белүче юк. Надирәне бала табу йортыннан авылга – әнисе янына алып кайтып ире бик дөрес эшләде. Шундук Җамал әби кереп җитте. Бәбине бал-май белән авызлыкландырды. Янәсе, ата-анасына тәмле сүзле булсын! Бер очтан өйдәгеләргә киңәшләрен дә тезеп китте: «Берүк Надирәне аш-су арасында йөртмәгез. Авыр әйбер күтәртмәгез. Җил-сал­кын тигермәгез. Бала тапкан хатын­ның кабере кырык көн ачык торыр, дигән борынгылар. Өч көн рәттән бәби мунчасы ягыгыз. Үзем юындырырмын».




Җамал әби бәби мунчасының тәртибен яхшы белә. Ул өйрәтеп торды. Хуш исле яхшы сыйфатлы сабыннар, йомшак сөлгеләр, пакь биләүсәләр әзерләнде. Ефәк яфраклы каен пиннеге мәтрүшкә, ярабай, бөтнек, әрем салынган суда пешерелде. Һәйбәтләп тәмизләнгән мунчага һушыңны алырлык тәмле исләр таралды. Надирә белән нәни Гөл­мисал әнә шулай хасиятләп әзерлән­гән мунчага – җәннәткә килде. Җамал әби алданрак килеп куйган. Сулар таманлап, бәби белән әнине көтеп тора икән инде. «Әйдә, кызым, җайлап утыр да бәбиеңне алдыңа яткыр. Бала бераз парлансын. Анна­ры күкрәк сөтеңне бәбинең аркасына саварсың да, канат белән кагылгандай йомшак кына сыйпаштырып утырырсың». Әнә шул рәвешле Җамал әби киңәшләрен бирә торды. Җылы парда изрәгән сабыйның аркасын каты төктән арындыргач, нәүбәт йомшак пиннеккә җитте:
Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел,
Бүрәнә башы, бүре теше, у-у-у...
Аю-бүре баласы
Еламасын, зур үссен,
Мичтәй-морҗадай булсын! – 
дип тезеп китте Кендек әби. – 
Ата баласын чабам, ана баласын чабам, дип әйтергә ярамый. Кем баласы икәнен шайтаннар белмәсен.
Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам.
Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җитез бул.
Көндез уйна, кич йокла.
Минем кулым түгел,
Гайшә-Фатыйма кулы.
Әби-бабай мунчасы
Җан тынычы бирсен,
Көн тынычы бирсен!
Яфрак кебек ачылсын,
Колмак кебек кабарсын.
Куян кебек сикереп йөрсен,
Борчак кебек тәгәрәп йөрсен!
Бәхетле бул!
Тәүфыйклы бул!
Теләкләрен теләп бетергәч, әби кайнар мунча ташына тфү-тфү дип төкереп алды. Үлән сулары белән коендыргач: «Суы сарыксын, үзе калыксын!» – дип такмаклап, баланы чиста су белән янә бер мәртәбә чайкады да биләүсәгә төргәндә үк йоклап киткән Гөлмисалны бәбине алырга килгән дәү әнисенә чыгарып бирде.
– Инде, кызым, сине юындырырмын, – диде Җамал әби Надирәгә. –
Ләүкәгә менеп ятарсың. Хәлең бетмәдеме? Тәнең йомшагандыр инде. Бераз эчләреңне чабып алырмын. Оешкан каннар калган булса, анысы да чыгар. Курыкма.
Надирә рәхәтенә кинәнеп ләүкәдә ята. Аның өстендә, кайнар һава дулкынын куалап, хуш исле пиннек кош канатлары кебек талпына да талпына. Берзаман әби, пиннеген читкә куеп, Надирәнең аяк бармакларын сылый башлады. Әбинең егәрен җуймаган бармаклары җитез хәрәкәтләр белән хатынның балтыр итләрен уды, ботларын чәбәкләде, җае белән генә эчен сылады. Җамал әби шулай яшь ананың йөкле вакытта урыныннан купкан эчке әгъзаларын урынына утыртты. Мускулларына, кан тамырларына егәрен кайтарды. Надирәнең сөяк-санагы йомшарып, таралып киткәндәй булды. Җан рәхәте шушы икән. Тулгак газапларының әҗере шушы. Надирәгә бәби мунчасы кадергә генә түгел, бәлки суга да кинәнү рәхәте бирде. Бөек бер арулану аша тәмам сихәтләнәсен, сөенә-сөенә яшәп китәсен, сөеп-яратып бала багасын белә иде ул.
Өйгә кайтып чәй эчеп алгач, Җамал әбигә Надирә бәби бүләге итеп күлмәк белән яулык бирде.
– Бүләкләргә ашыкма әле, кызым. Бәби мунчасы өч көн рәттән була ул. Алла боерса, иртәгә дә юындырырмын.
Шул рәвешле тагын ике тапкыр бәби мунчасында кинәнгәч, Җамал әби белән инде исем кушу мәҗлесендә очрашырга килешеп, мәрхәмәт иясен өенә озатып куйдылар.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy