Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → ​КИЛЕН ТӨШЕРҮ

​КИЛЕН ТӨШЕРҮ

Ф. БАЯЗИТОВА, галимә
Ф. БАЯЗИТОВА, галимә
14 октября 2016
1748 карау
Мамык юрганнарга төренеп, 
Килен төшә бүген авылга. 
Борынгыдан калган гадәт ул – 
Авыл чыккан каршы алырга. 
Яшь кәләшне күреп калырга.
Р. МИҢНУЛЛИН.


Әйе, хөрмәтле шагыйребез бик матур итеп әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. «Бүген килен каршыларга барабыз дип, алдан әзерләнеп, көтеп тора идек», – дип сөйли Дөбьяз районы Сая авылыннан Маһруйбикә апа Хәйретдинова.
Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке туйларда кызны өсте ябулы «туй көймәсе»нә утыртып алып киткәннәр, аны кайбер төбәкләрдә кибитка, мәдәк, вәдәк дип тә әйтәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча чит авылга китәсе кызны башта үзенең иптәш кызлары белән бергәләп туй атларында утыртып, авылның урамнары, елга; чишмә буйлары, тугайлары, кырларыннан йөртеп, туган яклары белән саубуллаштырып кайтарганнар. Бу күңелле йоланы Актаныш якларында әле соңгы елларда да күрергә була иде.
Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куялар. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, сөлгеләр эләләр. Чүпләмле, алмалы, асалы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәялиләр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узалар.

Кыңгыраулар шаң кага,
Урамнарда чаң кала.
Ике яшьнең бәхетенә
Бөтен авыл таң кала.
Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чаптарыбыз,
Безнең дә бер булыр икән 
Киленле чакларыбыз, 

– дип куанышканнар килен төшкәндә.

Кызганычка каршы, атлар җигеп бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзерге вакытта җырларда сагынып җырларга гына калды шул. Яңартасы иде шушы борынгы матур йолаларны!

Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йорты, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – ул яңа тормышка аяк басу. Алдагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элекке 
килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгәннәр безнең әбиләребез!
Яшь киленнең «сүзе өстен» булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:
  • -  кияү өенә барганда, кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;
  • -  кияү кызны алырга килгәндә, кызны чормага яки мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;
  • -  келәткә кертәләр кызны. Келәткә кияү кергәч, кыз кеше иң алдан эндәшсә «нихәл» дип, сүзе өстен була, имеш;
  • -  кияү кыз яныңа кергәндә кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип;
  • -  кияү кергәч, кыз аның пинжәген салдыра да, пинжәкнең өстенә утырып ала, сүзем өстен булсын, дип.
  •  


Туй атларына карата да тылсымлы йолалар бар:
  •  - Туй атларын кияү капкасына җиткәндә көнчыгыш яктан, кояш чыгышы ягыннан әйләндереп алып керәләр.
  •  - Атның башын кыйблага таба каратып кертәләр кияү капкасыннан.
  •  - Яшь килен алашасын ут өстеннән уздыралар, ут өстендә биетәләр алашаны (Пенза өлкәсе.)
  •  - Кыз утырган «көймә» капка алдына җиткәч, ут ягып, атны ут өстеннән уздыралар. (Себер татарлары.)
  •  - Егетнең капкасын ачып куеп, капка алдына камыштан ут яга, ут алдыннан керә торган иде атлар, – ди Әстерхан татарлары да.


Киленне кияү өендә каршы алу:
  •  - Ат килеп туктый, килен сикереп төшә, мендәр салалар, мендәргә баса. Уң яктан төшеп, ат алдыннан әйләнеп керә. (Башкортстанның Бәләбәй районы.)
  • -  Килен төшә тарантастан, мендәрне ташладым аяк астына. Килен мендәргә басты да шунда ук мендәрен колагыннан тотып алып кереп китте. Мәгънәле килен булды. (Казан арты, Дөбьяз районы.)
  • - Бүзгә чиккән ал күпчек иде, шуны салдылар аяк астына, мин басып кердем. (Апас районы.)
  • - Мендәргә куш аягы белән сикереп төшеп баса да егет артыннан калмый. Арасына кеше кертмичә бергәләп кереп утыралар өйгә. (Казан арты, Балтач.)
  • - Төкле аягы белән килсен дип тун җәеп бастыралар киленне. (Казан арты – Лаеш.)
  • - Килен кергәндә ак яулык җәйдек бусага төбенә. Ак яулыкка уң аягы белән басып, кулымны үбеп керде киленем. «Ак юллы булсын», – дип ак яулыкка бастырдык. (Әстерхан татарлары.)
  • - Килен басып кергән ак яулыкны барлык туй кунакларына тоттырып чыгалар:
синең малаеңа да юш булсын,
синең кызыңа да юш булсын,
синең оныгыңа да юш булсын, – диләр.



Кыз әнисендә туй булса – кыз кардәшләре, егет әнисендә туй булса – егет кардәшләре йөртә ак яулыкны.
Ак яулыксыз туй башланмый, ул туйның башы була (Әстерхан татарлары).


Гаиләгә бәхет, байлык китерү теләге белән үтәлә торган тылсымлы йолалар:
  • - Гомер буе ашлык белән булсын, башлары ашлыктан чыкмасын, туклык булсын дип, табак белән ашлык алып чыгып, яшь киленнең өстенә сибәләр. Кызның эрләге (бөркәнчеге) була, шуңа бәрәләр (Сергач төбәгендә).
  • - Кайнана алъяпкычка салып әзерләп тора. Миңа конфет та, тары да сиптеләр: «Ризыклы булыгыз», – дип. (Рязань өлкәсе, Бастан авылы.)
  • - Чигелдәк (вак бавырсаклар) сибеп җибәрә, оланнар узыша-узыша җыялар (Саратов өлкәсе).
  • - Җимеш сибәләр. «Татлы гына, тату гына торыгыз», – дип. (Касыйм татарлары.)
  • - Колмак сибә, бодай сибә (керәшеннәрдә).
  • - Килен капкадан кергәндә кешенең күзе киленгә төшмәсен, әйбергә төшсен дип, күз тимәсен дип бавырсак чәчеп җибәрәләр. Капка бавырсагы була ул. Капка төбендәге шул әйберләрне җыеп киленгә күзләре төшми дә кала.
  • - Килен кергәндә җитен яулык белән җилпиләр:
  • - Берлә булсын, ботаклы булсын,
  • - Таштай батсын, комдай сеңсен, – дип әйтәләр (Себер татарлары).


Егет йортына төшкәч, яшь киленгә беренче мәртәбә азык, бал-май каптыру-авызландыру йоласы башкарыла.
  • - Киленне авызландыралар, кайнанасы киленгә бал-май каптыра, авыз ачтыра.  «Май кебек йомшак булсын, Бал кебек татлы булсын теле», – ди. (Башкортстан, Иглин районы.)
  • - Килен авызландырырга кайнанасы керә. Чәйнектә ширбәт, баллы су. «Йортлы-җирле, ризыклы, тәмле теллә бул», – дип өч мәртәбә каптыра. «Сезгә дә йоксын, сез дә бәхетле булыгыз», – дип иптәш кызларына да, кияү егетләренә дә авыз иттерәләр. (Нократ татарлары – Удмуртия.)
  •  
Әстерхан татарлары кыз авызландырганда ак яулыкка бастырып сөт эчертәләр.
Ак юллы, ак күңелле бул,
Авызың белән аш килсен.
Аягың белән ырыскал (бәхет) килсен,
Бәхетле булыгыз, – дип авызландыра егет анасы.

Менә шундый борылмалары, серләре һәм бизәкләре булган борынгы туйларның. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy