Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Калым тарту

Флера Баязитова, галимә
Флера Баязитова, галимә
16 сентября 2016
1520 карау
Туйлар hәp ике якның үзара ярдәмләшүе, кулдан килгәнчә бүләкләр, бирнәләр бирешү белән уза. Элеккеге вакытларда кызны ярәшкан вакытта ук егет ягыннан калым һәм тарту сорый торган булганнар. Калымга, нигездә, егет ягыннан кызга кием-салымнар бирә торган булганнар. Тарту акчалата бирелгән. «Туй күтәрергә», туй  чыгымнарына тотарга бирелгән әлеге акчадан кызга кайбер бирнә әйберләре дә әзерли торган булганнар. Тарту сүзе әдәби әсәрләрдә дә кулланыла. Мисал өчен М. Фәйзинең «Ак калфак» әсәреннән бер өзек китерик. «Хәмдия: Көтүче аша бирелгән хатымда мин аны ачык әйттем: миңа бирәчәк тартуың – үземә аталган бер көй, – дидем».
Калым һәм тарту – борынгы сүзләр, алар барлык төрки халыкларда да кулланыла. Безнең татар халкында исә көч җитмәслек зур калым һам тарту сорау сирәк хәл булган. «Калым малы – кар суы, кар суы ничек тиз агып китә, калым малы да шулай тиз бетә», – дигәннәр. Хәзерге чорда калым һам тарту сораулар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә ул сүзләр һәм аларның мәгънәләре дә онытыла бара инде.


БИРНӘ, ӨШӘНЧЕК


Кыз кешенең кияүгә барганда алып бара торган әйберләре: өй кирәк-яраклары, өйгә элү, бизәү өчен үзе әзерләгән сөлге-тастымаллары, кияүнең көндәшләренә бирелә торган бүләкләре бирнә дип атала. Ләкин татар халкының күп кенә төбәкләрендә егет ягыннан туй вакытында бирелә торган бүләкләрне дә бирнә дип атыйлар. Мәсәлән, нократ татарларында болай диләр:
– Бирнә булгач, мин бирәмен сиңа, син бирәсең миңа. Бирнә – бүләк алмашу була.
– Кыз ягында туй үткәндә – егет ягы бирнәли, егет ягында туй үткәндә – кыз ягы бирнәли.
Дөбьяз төбәгендәге сөйләмгә дә игътибар итик:
– Егет ягыннан бирнәләр килә, аны кыңгыраулы ат белән сандыкка салып китерәләр. Сандык китерүчеләргә аякчу, кулъяулык бирә килен.
Өй әйберләрен дә килен ягы гына әзерләми. Әйтик, татар-мишәрләрдә чыбылдыкны, урын-җир әйберләрен кияү ягы әзерли торган булган. Авылларда ишеткәннәргә мөрәҗәгать итик:
– Элгәре түшәк-ястык, чыбылдык булган малай өеннән, ә кыз инде чаршау суга, тәрәзә пәрдәләре, ястык тышлары әзерли, өй бизәкләре, алмалы сөлгеләр алып килә.
Кызлар туйга кадәр кияү өенә барып, чыбылдыкны үлчәп кисеп, тегеп кайтканнар, «чыбылдык кискән көн» дип әле хәзер дә аны    хәтерлиләр. Ул көнне кияү өендә кызлар
чәе уздырылган.
Никахка кадәр кызның әйберләрен барлап, тегәрдәен  тегеп, әзер итеп куялар.  Кызлар җыеп уздырыла торган  бу йола – бирнә бетерү дип атала. Бирнә бетерүнең үз ырымы да бар. Мәсәлән, чаршауны кисеп теккәндә бүленергә ярамый, тормышлары бүленмәсен, янәсе. (Сергач төбәгендә бу йола әле дә шулай саклана).
Туй вакытында биреләсе бүләкләрне алдан әзерләп, кеше саен тәгаенләп куялар. Туйда бүләкләрне подноска  куеп, кеше саен өләшеп йөрүче кешене бирнә йөртүче дип атыйлар. Туй бүләген азмы-күпме акча салып, «йолып» алу гадәтләре дә бар.
– Бирнәгә каршы – киргә дип, бүләккә күпмедер акча салып алалар нократ татарлары.
– Бирнә туе дип ыру-кардәшен чакыра, шунда инде килен бүләген өләшәләр. Олы әбиләргә ука баскан күкрәкчә бирәләр.
Кыз ягыннан әзерләнә торган бирнәнең үзәгендә сөлге-тастымаллар тора. Кыз ягы туйның башыннан башлап буеннан-буена күпчелек очракта сөлге белән бүләкләгән. Сөлге сүзе төрле төбәктә төрлечә әйтелә. Мәсәлән, мишәрләрдә: битсебер, битсебергеч, йеслек, йөзлек, селек дигәннәр. Туйда бүләк өләшкәндә шундый җыры да бар: 

Урта тәрәз яныңда 
Бер тәрәзә уегыз.
Битсебергеч өсләренә 
Бер шәлъяулык куегыз.


Касыйм татарларында – селе, Әстерахан татарларында – сулык, керәшеннәрдә – бистәр, Минзәлә төбәгендә – битҗаулык.
Әстерахан татарларында җиңгә кеше яшь киленнең сулыгын (сөлгесен) җилкәсенә салып, туй кунакларының кулларын юдыртып йөри.
Керәшеннәрдә туйда шундый җыр җырлыйлар:

Иртән торып чыгуыңа 
Чөйдәге бистәрләрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртәнге йокыларың сак булсын.


Кыз җиңгәләре, арчилар килен төшәсе өйне һәм кияү керәсе келәтне кызның сөлге-тастымаллары белән бизиләр, тәрәзә араларына, чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленә.

Сиксән генә йеслек элдегез,
Ничек шәй генәсен белдегез,
Яшьли кызыгызны бирдегез,    
Нинди мәртәбәгә иңдегез,

– дип җырлаганнар китәсе кызлар.

Өйгә әйбер элү, өйне бизәү җиңгәләр һәм арчиларның күңелле шаян җырлары белән бара. Мәсәлән, керәшеннәрдә шундый җырлар язып алынган:

Кичү буйларының бурасын 
Чутлауларын үзебез чутларбыз.
Кодалар әзерәк сабыр итегез,
Әзерәк өегезне чукларбыз.
Каләмферләр салдым акмаска,
Бадияннар салдым батмаска.
Бу да әйберләрне элеп куйдык,
Берсесе  дә әйләнеп кайтмаска.
Өй хуҗалары да җырлап рәхмәт әйтә:
Өй артыңда үсә ике сат,
Аның берсе безнең сатыбыз.
Шушы кадәр затлы әйберләрне 
Ничек тартып килде атыгыз.


Өйгә эленгән әйберләр – киленнең мактанычы, ул аның уңганлыгы-эшчәнлегенең билгесе. Нинди матур бизәкле сөлгеләр иҗат иткәннәр безнең хатын-кызларыбыз: асалы сөлгеләр, чуптарлы сөлге, алмалы, күбәләкле, чиккән сөлге һ. 6.
Килен кеше кайниш бусагасын беренче мәртәбә атлап кергәндә үк «бирнә элеп», «элү элеп» керә, ягъни бүләккә сөлге биреп керә:
– Иң элгәре элү итеп элә бик матур сөлге-тастымалны. Ул кайнанасына була. Аннан соң матча кашагасына эләләр, – дигәннәр апаслылар. Чөнки алар ягында өйгә кергәч тә почмакка агачтан киштә ясап куя торган булганнар, ул киштәне «элә» дип атыйлар. Килен кеше ишектән кергәч тә сөлгене «элә»гэ элә, элә булмаса кулларына бирә.
Килен буласы кешенең кулдан сугып яки чигеп, тегеп әзерләнгән сөлге-тастымал, ашъяулык һ. б. әйберләрен кайбер төбәкләрдә өшәнчек дип атыйлар. Туй алдыннан кызның өшәнчекләрен карыйлар, барлыйлар.



КИЛЕН САНДЫГЫ, БУСАГА БИРНӘСЕ


Килен, кайниш бусагасын атлап кермәс борын ук, аның сандыгын кертеп куялар. Килен сандыгын кертүнең борынгыдан килгән шарты-ырымы бар. Аны бер генә никахлы, тигез, матур тормышта яши торган ир кеше кертергә тиеш. Аларга алдан ук сез кертерсез инде килен сандыгын, дип әйтеп куялар. Сандык өстенә куелган урын-җир әйберләре дә аудармыйча, янтайтмыйча һәм чуалтмыйча кертеләргә тиеш (тормышлары чуалмасын, таралмасын!)
Килен сандыгын кайнана булган кешедән яки кияүнең сеңлесеннән ачтыралар. Өстәге иң матур сөлге – кайнана сөлгесе, ул аны иң кадерле урынга элеп куя.
Биредә әбиләребез хәтерендә сакланып, элекке чорлардан безгә килеп җиткән кайбер йолалар турында сүз барды. Билгеле, хәзерге чорда инде кызлар киндер сугып бирнә әзерләп утырмыйлар, ул йолалар тарихка калган. Ләкин кыз баланың хәлдән килгәнчә әзерләнгән урын-җир әйберләре булу һәм ике якның да артык кыйбатлы булмаган истәлекле бүләкләр бирешүе – күңелле хәл. Шунда инде кыз кеше кул эшенә осталыгын күрсәтеп чиккән сөлге яки күлмәк тә әзерләп куйган булса –  ямь өстенә ямь булыр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy