Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Исемең җисемеңә туры килсен

Исемең җисемеңә туры килсен

Гүзәлия Хаҗиева
Гүзәлия Хаҗиева
19 октября 2015
7964 карау

Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын, назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын. Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен, аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен. 
Рәсүл Гамзатов.

Татар халкының милли үзенчәлеген билгеләгән, аның бөтен уй-кичерешләрен ачып салган кеше исемнәренең саны бүгенге көндә егерме меңнән артып китә. Халкыбызның исемнәрендә аның мәдәнияте, дөньяга карашы, гореф-гадәтләре, традицияләре, туган теленә мәхәббәте чагыла.

Борынгы заманнарда ук исем язмышка тәэсир итә дип уйлаганнар. Начар уйлар белән әйтелгән исем авырулар китерергә мөмкин дип, кешегә ике исем бирү традициясе яшәгән. Борынгы төрки халыкларда явыз көчләрне куркыту максатыннан икенче исем итеп Яман, Начар, Бозык, Эталмас кебек исемнәр бирелгән һәм баланың чын исеме телгә алынмаган. Әгәр гаиләдә балалар бер-бер артлы үлеп торсалар, бала туганда күзгә чалынган беренче предмет исемен бирү йоласы яшәгән. Балта, Кылыч, Алтын кебек исемнәр шушы йолага бәйле барлыкка килгән.

Бала озын гомерле булсын дигән теләк белән, Торсын, Яшәр, Үлмәс, Гомәр дигән исемнәр кушканнар. Баланың тәнендә миң табылса, «бәхетле язмышка ия бала» дигән ышануга нигезләнеп, исемгә «миңле» сүзен өстәгәннәр. Әгәр бала төнлә туса, Төнтуар, Айтуар, Айтуган дип, көндез яисә таңда туса, Таңсылу, Көнтуган дип атаганнар.

Халкыбыз ислам динен кабул иткәч, татар исемиятенә Кави (көчле, куәтле), Афзал (иң лаеклы, дәрәҗәле, иң яхшы), Җәмил (матур, чибәр, гүзәл, мәрхәмәтле), Данияр (белемле, гыйлемне яратучы), Зариф (матур, көяз, чибәр, зәвыклы), Зиннәт (бизәк, матур, гүзәллек), Ихсан (яхшылык эшләүче, изге гамәл кылучы) кебек гарәп-фарсы чыгышлы исемнәр керә башлый. Мөселман исемнәрен халык арасында популярлаштыру максаты белән XIX гасыр ахырында муллалар тарафыннан тәкъдим ителгән «Исме Аллаһы Тәгалә әл-Хәсәни» (1848), «Авраде Фәтхия» (1865) кебек сүзлекләр һәм кайбер авторларның хезмәтләре басылып чыга (Хәмидуллин Ш. Т. «Исемнәрнең бәгъзесене дөрес язу», Казан, 1899; Бендуков А. «Исем. Балаларга күркәм исем бирергә киңәш һәм укучы сабыйларга һәдия кылырга муафыйк китап», Казан, 1899). Бу китапларда ислам дине кагыйдәләре һәм кануннары нигезендә исем сайларга һәм кушарга кирәклеге ассызыклана.

Октябрь революциясеннән соң, исем системасында рус теленнән һәм рус теле аша кергән көнбатыш исемнәре кулланыла башлый. XIX гасырда метрика кенәгәләрендә Сәлимулла, Миңлебай, Хисаметдин, Биби­зәкия, Кәримулла, Өммегөлсем, Мөхәммәтфатыйх, Шәрифәбану кебек исемнәр әкренләп кыскаралар һәм исем реестрыннан төшеп калалар. Шул рәвешле, 20-30 нчы елларга таба инде исемнәребез күзгә күренеп үзгәреп бетә. Мәсәлән, 1930 нчы елларда «Азат хатын» журналы Рафил, Марат, Фред, Ирек, Азат, Дамир, Рев, Вил, Ренад, Корыч, Эдвард, Альфред, Көрәш, Алмас, Илдус, Арслан, Ким, Марс, Карл, Марсил, Марлен, Тимер, Ук, Лирон, Илгиз, Нил, Роберт, Робис, Сталь, Денам, Ялкын, Зирәк кебек исемнәрне заманча дип таба һәм аларны халыкка тәкъдим итә («Азат хатын», 1930; № 6). Совет шаукымы милли исемнәр йөрткән татар интеллигенциясен хәтта исем алыштырырга мәҗбүр итә. Әдһәм – Алексей, Заһир – Захар булып киткән очраклар шактый очрый. Бу чорда электән килгән ислам һәм төрки традицияләрне инкарь иткән, ясалма исем ясауга яки алынма исемнәргә йөз тоткан татар исемияте формалаша. Шунысы үзенчәлекле: татар дөньясына хас булмаган исемнәрне күбесенчә татар зыялылары үз итә.

90 нчы елларда Татарстанда бәйсезлек игълан ителү белән халык арасында балаларга Ирек, Азат, Минтимер кебек исемнәр кушучылар саны арта. Бу елларда Артур, Руслан, Тимур, Адель, Булат, Марат, Алмаз, Рамил, Айдар, Ренат кебек исемнәр еш кулланыла. Тимер­хан, Юлдаш, Гадел, Ибраһим, Сөләйман, Динислам, Рамазан, Шамил, Зөлфәт кебек традицион исемнәрне сайлап алучылар саны да шактый күренә.

Ә бүген исем системабыз ни хәлдә икән? Шушы сорауга җавап эзләп, ЗАГСлар идарәсенең туу турында таныклыклар бирү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Исемнәребезнең йөзе ныклы үзгәреш кичерсә дә, электән килгән, традицион исемнәребез сакланмаган дип булмый. Шулай да ике исемнән торган Мөхәммәтзакир, Исламнур, Бибинур, Мөхәммәтгали, Зәйнәпсылу кебек исемнәр халкыбызга катлаулы күренә башлаган, күрәсең, алар инде күзгә чалынмый.

Статистик анализ ясау, еш кулланылучы 6 кыз һәм малай исемен билгеләргә мөмкинлек бирде. 2009–2010 елларда Әмир, Тимур, Кәрим, Эмиль, Камил, Даниэль һәм Азалия, Самира, Мәликә, Камилә, Камилла, Милана кебек исемнәр иң популяр исемнәр булып чыкты. Тормышта, димәк ки, ниндидер үзгәреш булган күрәсең, татар дөньясына Урта Азия, гарәп илләрендә популяр саналган исемнәр үтеп керә башлаган. Шул ук вакытта Европа чыгышлы исемнәрнең саны күбәюе дә күзәтелә. Бигрәк тә кыз балалар арасында исемиятебезнең Арина, Софья, Регина, Ильвина, Эльвина, Эльза, Эллина, Аида, Милена, Ралина, Диана, Лина, Илона, Ассоль, Жасмин, Майа, Сабина, Сабрина кебек исемнәр белән чуарлануын күрәбез. Сабина исеменә генә күз салыйк. Латин теленнән алынган легендар Рим башлыгы Сабинуска аталып ясалган нәсел исемен сабыйга кушып, татар халкы кемне мәңгеләштерергә җыена?! Магдалина, Каролина кебек Көнбатыштан алынган исемнәрнең кыскартылма варианты – Лина – исем кушучыны кыскалыгы, йомшак авазларның колакка ятышлы булуы белән кызыктыра микән?!

 Исем – халыкның милли йөзе. «Балаларыбызга милләтебезгә хас булмаган исемнәр кушып, киләчәктә үз йөзебезне югалтмабызмы?» – дигән сорауга җавап эзлим. Эллария, Эллина, Сабриналар телебезне белерләрме, мөселман традицияләре-йолалары белән яшәрләрме, ата-анага мәрхәмәт-шәфкать күрсәтерләрме? Риторик сораулар бик күп.

Бабаларыбыз балаларына матур яңгырашлы, мәгънәле исемнәр бирергә тырышканнар, шул рәвешле ул-кызларына озын гомер, бәхет теләгәннәр. Ә бүгенге ата-аналарда исемнең мәгънәсенә игътибар итү җитми кебек. Модага иярү генә чагыла. Исем системасында глобальләшү күренеше пәйда булды. Шуңа күрә дә балаларыбыз Амелия, Милла, Нелли, Радмир, Стэлла, Мира кебек тозсыз исемнәр йөртә. Бу мода 20-30 нчы елларда татар авылларында очраган Трактор, Комбайн, Колхоз, Авангард кебек исемнәр модасын хәтерләтә.

Азия һәм Европа тәэсире исем язылышында да чагыла. Сәет дип язасы урынга Сәед, Самат/Самад, Мурат/Мурад кебек язылыш формалары еш очрый. Камилә исеменең русча Камиля, Камилла, Камила кебек язылышлары шулай ук борчылырга урын калдыра. Ата-ана, исем кушканда ук, балага зур проблемалар тудыра, аның язмышын авырайта кебек. Исеме дөрес язылмау аркасында күпләр киләчәктә кыенлыкларга юлыга. Әлбәттә, татар исемнәре рус әйтелешенә яраклашмаган һәм кайбер исемнәрне русча язу авырлык тудырырга мөмкин. ЗАГСта нинди генә язылыш вариантларын күрмисең! Эмиль/Имиль, Әмир/Эмир, Ранэль/Раниль/Ранель, Арыслан/Арслан, Керим/Кәрим... Компетентлы, ике телне дә камил белгән ЗАГС хезмәткәре өчен исемне ике телдә дә дөрес итеп язу авырлык тудырмыйдыр. Шулай да, кайбер очракларда сүзлек-белешмәләр генә ярдәм итмәскә мөмкин, чөнки ата-аналар исем бирүгә иҗади якын килеп, яңадан-яңа исемнәр уйлап табалар.

XIX гасырда туу турындагы мәгълүматлар метрик кенәгәләрдә теркәлеп барган. Аларны дин әһелләре тутырган. Балага исем бирүдә муллаларның роле зур булган. Мондый җитди эш алар белән киңәшләшмичә эшләнелмәгән. Шуңа күрә, XIX гасырда исемнәрнең сакчысы вазифасын муллалар башкарган дип әйтергә мөмкин. Ә бүген дин әһелләренең балага исем сайлауда роле нинди икән? Исем системасында барган үзгәрешләр турында алар ни уйлый, дигән сорауга җавап эзләп «Нурулла» мәчетенә кердем.

Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров белән сөйләшәбез:

– Балага исем бирү – гаять дәрәҗәдә саваплы, җаваплы эш, – ди ул. – Исеме күркәм булмаса, кеше җәннәткә керә алмый. Яшьләребез, балалары тугач, исем куштырырга дип мәчетебезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Араларында, кызганычка каршы, төрлесе бар. Габдул-/габдел- компонентлы исемнәрне тәкъдим иткәч, берәүләре көлә генә, имеш, «тузга язмаган исем». Мондый очракта: «Аллаһы Тәгаләне олылаган сүздән көләргә ярамый», – дип аңлатабыз. Әгәр инде нинди дә булса хәрам исем кушу ягында булсалар, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән бу яшьләрнең иманнары чистаруын сорыйбыз да, исем кушудан баш тартабыз. Мәсәлән, күптән түгел бер яшь гаилә исем кушарга чакырып килде. Балага «Антон» исемен сайлаганнар икән. «Аллаһы Тәгалә сезгә бу баланы бүләк иткән. Сез дә, аңа рәхмәт йөзеннән, балагызга матур исем бирегез. Баланың язмышы сезнең кулда бит», – дидем. Аңлатуга, үгетләүгә карамастан, үз фикерләреннән баш тартмадылар. Исем кушмыйча, кайтып китәргә туры килде. Дөрес, яшьләр ни дисәләр, шуңа риза булып сабыйларга хәрам исемнәрне бирүче дин әһелләре дә очрый. Әгәр кыямәт көненә ышана, эшләгән эшләре өчен җавап бирергә әзер икән, дин әһеле дөрес исем куша. Альфред, Альберт, Алиса, Ралина, Лина кебек хәрам исемнәрдән тыш, гарәп-фарсы чыгышлы булган, шулай да балага кушарга ярамаган исемнәр дә бар. Мәсәлән, Гөлнара/Гөлнар, Илнар, Ленар. Без, гадәттә, балага мондый исемнәрне кушмаска өндибез. Дөрес исем бирмәү баланы буталчык язмышка дучар итәргә һәм авыруга сәбәпче дә булырга мөмкин.

Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме (Рәхим, Рахман, Галим, Рәүф, Газиз, Вәли, Әмир, Мансур һәм башкалар) хакында да берничә сүз. Бу исемнәргә габде-/габдел- компонентын өстәргә кирәк: Габделгалим, Габдерәхим һәм башкалар. Шулай ук кешенең үз-үзен мактаган исемнәр бар. Бу исемнәрнең дә алдына габде-/ габдел- компонентын куярга кирәк. Мәсәлән, Фәрит исеме гарәп телендә «бердәнбер» дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә дә, аңа бирелгән сыйфатлар да бердәнбер, шуңа күрә Аллаһыга хас исемнәр һәм сыйфатлар белән беркем исемләнә дә, атала да алмый.

 1917 елдан башлап туу турында мәгълүматлар теркәү эшен ЗАГС идарәләре алып бара. Казан шәһәренең муниципаль ЗАГС идарәсендә бу эш белән шөгыльләнүче Наталья Геннадьевна Таҗиева: «Исем кушу – ата-ананың шәхси эше, һәркемнең үз зәвыгы. Без бу мәсьәләгә катышмыйбыз. «Гаилә кодексы»ндагы маддәләргә нигезләнеп кенә эш итәбез», – диде. Димәк, бүген дә исем кушуда дин әһелләре мөһим роль уйный, алар тарафыннан беренче фатиха бирелә икән, дигән фикергә килдем.

Туу турында мәгълүматларны теркәү китабындагы рус исемнәренә дә күз салдым. Андрей, Пелагея, Серафима, Георгий, Вероника, Василиса, Евгений... Рус исем системасында көнбатыш тәэсире дә, көнчыгыш тәэсире дә сизелми кебек...

Кыскасы, исемнәребез турында уйланырлык уйлар, сөйләшәсе сүзләр күп әле. Исем – ул тарих. Борынгы бабаларыбызның шәҗәрәләргә язып-теркәп калдырган исемнәре нәселебезнең ерак тамырларын күрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бүгенге көндә исем бирү традицияләре югалуы, төссезләнүе нәсел җепләренең дә өзелүенә китермәсме дигән борчу күңелне сызлата да сызлата.

Бала туу хөрмәтенә мәҗлесләр үткәрүнең һәр төбәктә үз йоласы, үз тәртибе. Берәүләр аны «бал-май», «бәби мае» дип йөртә. Чакырылган кунакларны сыйлар өчен мондый табынга аш, бәлеш янына һәрвакыт бал-май чыгарылган. «Бәби мунча­сы»н­а, анда бәбине коендырганнан соң, тирә-күршеләр, туган-тумача кергән. Юынып чыккан һәркем чәй өстәле янында сыйланган. «Бәби чәе»н кемдер бала тууга, ә кемдер берәр айдан гына үткәргән. Бу ашка бөтен бәлеш тотып, бәбигә бүләккә күлмәкләр, бәйләвечләр, мендәр-юрган, ястык алып килгәннәр. «Бишек туе»на кыз анасы үзенең бөтен туганнары белән бергә килгән. Баланы бишеккә салып, ефәк чыбылдык корып, кендек әбисеннән такмак әйттергәннәр. «Батыр булып үс, матур булып үс, атаң яхшы, анаң яхшы», дигәннәр.

Исем кушу йоласы да төрлечә аталган: «ат атау», «аткушар туй», «ат кычкыру», «ат салу», «исем атау»... Туып бер атна үтүгә балага исем кушу мәҗлесе үткәргәннәр. Мулланы алып килгәннәр, атасы нинди исем атаган, ул балага шул исемне кушкан: «синең атың шул, атаңның исеме шул», дип, мендәргә салып алдына китерелгән сабыйның колагына кычкырган. Бала бик елап аптыраткан чакларда, «әллә исемен күтәрә алмый микән?» дип, исемен алыштыру очраклары да булган.

«Бала туган чәче белән торса, елак була», дип кырык көн булганчы аның чәчен алганнар. Кайбер якта бу эшне берәр хатын-кыз башкарган һәм аны «чәч әни» дип йөрткәннәр. Икенче якта: «Сакаллы-мыеклы кеше алсын, баланың чәче куе булып чыксын», дигәннәр. Ә өченче төбәктә бөтенләй башка ырым: «Чәч алучы карт кеше булсын, балага Ходай аның яшен бирсен». Беренче чәчне ташларга кушмаганнар, кай якта хәтта бөти ясап баланың үзенә такканнар.

Балам – багалмам

Кырык көн булганчы, күз тия дип баланы берәүгә дә күрсәтмәү, аны йоклаган чагында да ялгыз калдырмау, имезергә дип күкрәк каптырганда «бисмилла» сүзен әйтергә онытмау — боларын бүгенге яшь әниләр дә белә һәм үти. 

Дөньяга яңа кеше килү – бала туу – бу җиһанның иң зур могҗизасы. Туу, тудыру белән бәйле йолалар, ырымнар, ышанулар буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килгән. Аларның кайберләре әле бүген дә халык арасында яшәвен дәвам итә.

Хатын-кыз балага авырый башлауга, өйдәгеләрнең берсе кендек әбисен чакырырга йөгергән. Һәр як аны үзенчә атаган – инәлек, мамай, әби, бәбәй әбисе, олан әбисе, түти әби, әби тәтә... Кендек әби – авылның иң хөрмәтле кешесе. Ризык пешерсәләр – аңа илткәннәр, читтән кайтсалар – бүләк биреп киткәннәр. «Кендек әбисе өйгә килеп керсә, өйнең матчалары иелеп китәр», дигәннәр. Кендек әби күп сөйләми, ул үзенең эшен яхшы белә: тулгагы башланган хатынга «тулгакны көчәйтеп җибәрсен» дип, бал каптыра, билен ышкый. Аның вазифалары моннан тыш та шактый әле – бала тугач, сабыйның авызына бал-май тидерү. Бу йола «авызландыру» дип атала. Кем авызландырса – бала шуңа охшый, дигәннәр. Соңыннан: «Ул гына авызландырды, бала шуңа холыксыз, кире булды», – дип сөйләүләр дә очраган. Кендек әбинең икенче зур вазифасы – баланың кендеген кисеп, җыеп кую. Элеккегеләр кендекне беркайчан да ташламаган. Аны ак киндергә төреп, биеккә, югарырак берәр җиргә кыстырып куйганнар. «Бала үскәндә өйдә булсын, өйдән чыкмасын, каңгырап йөрмәсен», – дигәннәр. Балага күз тисә, авырса, еласа, кендекне чайкап суын эчергәннәр. Соңгылык та кадерсезләп ташланмаган. Кендек әби аны юып җиргә күмгән. Бу эшнең дә үз тәртипләре булган. «Йөзтүбән күмәргә ярамый, югыйсә, икенче бала булмый», дигәннәр. Кояш баешы ягына, кеше йөрми торган җиргә, йә йорт түбәсенең балчыгына күмгәннәр.

Кендек әби бала тапкан хатынны һәм аның яңа туган бәбиен өч тапкыр мунча керткәч кенә кайтып киткән әле. Баланы мунчада юындырганда әйтә торган махсус сүзләре дә булган:

Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел,
Аю-бүре баласы
чирләмәсен, нык булсын,
мичтәй-морҗадай булсын.
 
Яки болай:
Ата баласын чабам,
Ана баласын чабам,
Атаң кебек симез бул,
Анаң кебек җитез бул,
Көндез уйна, төнлә йокла.

 
Кайбер якларда исә киресенчә, «ата баласын чабам, ана баласын чабам» дип әйтергә кушмаганнар, җеннәр баланың кемнеке икәнен белмәсен дигәннәр.

«Хатын-кыз баладан котылып кырык көн үткәнче кабер авызы ачык торыр», – дигән борынгылар. Шуңа күрә, алар «бала табу җиңел эш түгел, үлем белән бер», дип яшь әнине озаграк ял иттерергә теләп, аш-су янына җибәрмәгәннәр, казан астырмаганнар. Йорт эчендәгеләрнең барысы да – каенсеңелләр, җиңгиләр, килендәшләр булдыра алганча аны хөрмәтләргә тырышкан. Килененең беренче баласы тугач, кайнанасы авыл буйлата сөенче алып йөргән. Аңа бүләккә йомырка биргәннәр, «бала йомырка кебек тәгәрәп үссен», дигәннәр.

Хәл белергә керүчеләр бала тудырган хатынга махсус ризыклар әзерләп килгәннәр: майболамык – майга онны болгатып пешерелә торган боламык; сетләш – тары, дөге ярмаларыннан сөттә пешерелгән ботка; чумар; әлбә – май, шикәр комы, он белән болгатылып пешерелгән боламык.
 



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy