Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Килен юкасы

Раилә Хаялиева
Раилә Хаялиева
11 марта 2016
6763 карау
Кайнана белән килен арасында андый ЯКЫНЛЫК булмый диярләр диюен, тик безнең тормыш менә шулай булды.
Интернеттан бик тырышып эзләсәгез дә, юканың төгәл рецептын тиз генә таба алмассыз. Юканы – таба үлчәмендәге түгәрәк камыр ашын – Татарстанның Тау ягында пешерәләр. Балачакта минем өчен иң тәмле юка Бакырчы дәү әниемнеке иде. Аннан әнием дә шактый оста гына пешерә башлады. Олы Кайбычка килен булып төшкәч, Кошман авылы осталары пешергән тел йотарлык юканы авыз итеп карарга туры килде. Ай-һай, аның тәмлелеге! (Юка пешерүдә һәр останың үз сере бар, шуңа аны пешерүче исеме белән атап йөрү гадәте дә яши: Алсу апа юкасы, Мәрьям апа юкасы...) Менә бүген сезгә дә безнең якта юканы ничек пешерүләре турында сөйлисем килә.
Минем алъяпкычлы ярдәмчеләрем – Кайбыч районы Кошман авылының аш-су осталары, 130 ар юка (!) пешерү тәҗрибәсе булган Лира апа Шәйхетдинова һәм Флера апа Мотыйгуллина. 


 
Киленнәрнең юка пешерә белүе – безнең якның элек-электән килгән бер матур йоласы ул. Димәк, юка пешкән ис безнең өйдә дә чыгарга тиеш! Барып өйрәнергә дә ерак түгел, камыр осталары күрше Кошман авылында гына яши. Тик менә, юка турында сүз чыккач, өйдә тавышлар икегә бүленде: берәүләргә юканың мичтә, күмер өстендә пешкәне ошый икән, икенчеләре духовкада пешкәне дә ярый, ди. Нишләргә?! Хәер, безнең өйдә мондый сораулар тиз чишелә: икесен дә өйрәнергә! Өебездә духовка да эшли, морҗалы мич тә бар. Димәк, осталарның үзләрен өйгә чакырабыз да юканы бергәләп пешерәбез!

Авылда камыр ашлары әзерләгән Лира апа белән Флера апага күпләр  мөрәҗәгать итә, алардан ярдәм сорый. Юка пешерергә өйрәнергә телибез, дигән теләгебезне дә бик рәхәтләнеп кабул итеп, өебезгә алъяпкычлы, ак яулыклы кояш булып килеп керделәр.



 – Җиде классны тәмамлагач сыер савучы булып эшләдем. Бик яшьли, 19 яшемдә кияүгә чыктым. Килен булып килгәндә аш-суга бик оста идем, дип әйтә алмыйм. Барысына да кайнанам өйрәтте. Шулай бервакыт, үз әнием безгә кунакка килгәч, кайнанама әйтә куйды: «Кодагый, Лираның кулы әллә ни эш белми, яши-яши өйрәнер инде», – ди. Кайнанам: «Ярар, кодагый, өйрәтергә би-и-ик яратам мин», – дигәч, озак көлеш­кән­нәр иде. Чыннан да шулай булды, кайнанам өйрәтергә яратты, мин өйрәнергә яраттым. Әнкәйне (кайнанамны) дә бик яраттым. Яшь чагында алар берәр кая кунакка китсәләр, тизрәк кайтсыннар иде дип елый идем. Кайнанам 90 яшькә кадәр яшәде, 90 яшенә кадәр мине өйрәтте. Ул дөньядан киткәч, әнкәй өйрәтеп тормагач, бер эшне дә эшли алмам сыман тоелган иде хәтта. Тормышта яңа нәрсәгә өйрәнүдән оялмаска, өйрәтәләр дип кимсенмәскә кирәк, – дип сөйли-сөйли, юка өчен кирәкле әйберләрне барларга кереште Лира апа. 



– Он, чүпрә, май кирәк... Камырга йомырканы юып сытмасаң, гөнаһ була, күкәйне юып бирегез. Сөтне җылытыйк, балалар, тик кайнарланып китмәсен. Онны камыр басар алдыннан иләп алсаң, камыр «һавалырак» була, диләр. Барысын бергә куштык, хәзер арка тирләгәнче камыр басабыз. Камыр­ны озаграк баскан саен тәмлерәк була, дия торган иде әнкәй. Аннан камырны җылырак урынга куеп, «күзе ачылганчы» кабартабыз. Духовкада пешерсәк тә, мичтә­гесенә дә бер үк камыр ясыйбыз...
Шулай, киңәшләрен бирә-бирә, Флера апа белән Лира апа камырны басып та куйдылар. Хәзер инде, «камыр күзен ачкан» арада, чәй эчеп алырга да була!
Чынаякта бөтнекле чәй, өстәлдә тәм-том. Сүзебез һаман юка тирәсендә бөтерелә.

– Кошманда бөтен кеше дә юка пешерә беләме? – дип сорыйм чәй өстәле артындагы апалардан.
– Кемнең күңелендә бар, шул пешерә, – ди Флера апа. – Юка – туй, кунак мәҗлесләрендә дә, Коръән ашларында да хөрмәтле сый. Аннан башка бернинди аш та узмый. Туй буласы йортка, яшьләр­нең тормышлары бәрәкәтле, түгәрәк булсын, сабыйлар ризыктан аерылмасын, әти-әни тигезле­гендә үссен, дип, кияү белән кәләш өчен пар юка пешереп баралар. 



Өйдә дә бик еш пешерәбез. Менә безнең өйдә атнага өч тапкыр юка пешә. Камыр ризыкларын бик яратабыз. Киленем дә бик оста минем. 
Кай яктан гына сүз башласак та, кайнана-килен темасына киләбез дә чыгабыз! (Апалар инде бүген икесе дә Кошман авылының ак әбиләре булсалар да, кайчандыр аларның да бит, кияү өенә яшь килен булып аяк баскан чаклары булган. Сүзләренә колак салып утырыйм әле!)
– Кайнана белән 12 ел яшәдем, үзем кайнана булып 19 елдан артык торам инде, – дип сүзен дәвам итә Флера апа.
– Кайсы рәхәтрәк соң, килен булумы, әллә кайнанамы?! – дип көлешә өстәл янындагылар.
– Берсен дә кыерсытасы да, кыерсытыласы да килми. Үзеңә карата да, башкаларга карата да гел гадел буласы килә, – ди Флера апа. – Килен булгач, тыныч кына йөрисең инде ул, куш­канны эшләп. Кеше кыерсытулардан Аллаһ Үзе сакласын. 

Шулай... Менә мин дә йөрим йөгереп, башкалар кушканны эш­ләп. (Килен булгач нишлисең?!) Әле чәйләр яңартам, кабарып җитмәгәнме дип камырга күз-колак булам, табаларны барлыйм. Юка пешерергә тотынсаң, сөт, йомырка гына җитми, табагачы, дөгәче дә кирәк әле! 
Ул арада Рушан мичкә ягып җибәрде. Юкалы табаны мичкә куйганчы, күмере төшә торсын. Шуны да белеп торырга кирәк – юканы каен утынында пешермиләр. Каен утыны янганда «ата», юка өстенә күмер төшә. 
Иң әйбәте – юкә утыны, диләр.
 

* * *

Камырга әле тагын бераз кабарып күтәрелергә кирәк. Димәк, икенче чынаяк чәйгә дә вакыт бар дигән сүз. Чәй – чәйгә, сүз яшьлеккә бәйләнә...
Лира апа да, Флера апа да яшьлекләрен, бар көчләрен туган җиргә, колхозга багышлаган ханымнар. 

Флера апа яшьлек мәхәббәтен армиядән көтеп ала, аңа кияүгә чыга. Күпмедер вакыт яшәгәч, каты авыру кайнанасын аяктан ега. Ун еллап иренең әнисен тәрбияли ул. Аннан, язмыш, мәрхәмәтле хатын иңенә авыру ирен карау сынавын сала. 42 ел бергә яшәгәннән соң, Флера апаның ире дә дөнья куя. Хаста сеңлесе дә аның кулында... Ул көннәрнең авырлыгы әле бүген дә күз яшьләре аша искә төшә. 
Тик бирешергә ярыймы соң! 

Вакыт – дәва. Әнә, хәзер ул ике баласына кадерле әни, оныкларына тәмле ашлар пешерүче дәү әни. Алай гына да түгел, 15 елдан артык бер ялгыз әбине дә тәрбияли ул. Картлар йортыннан үз өенә алып кайтып... Менә шуңа күзләре елмая инде Флера апаның. Мәрхәмәтле йөрәгенең якты чагылышы булып. 

Лира апа бик яшьли зур гаиләгә килен булып төшә. Кайнана белән 30 ел бик рәхәт яшәдем, ди. Унту-гыз ел бергә яшәгән ире вафатыннан соң да иң зур таянычы булып кайнанасы кала аның. Өч баланы аякка бастырырга да, башка туганнар белән дус-тату яшәргә дә булыша ул. Тормыш китабының кайсы битендә ни язылганын Күкләр генә белә торгандыр. Кешенең бар бурычы – булганны кабул итеп, шөкер итеп яшәү бит. Лира апа тормышында да шулай килеп чыга – моннан 13 ел элек ул каенсеңлесенең иренә кияүгә чыга. Ике гаиләне бергә кушкач – алты бала, кияү, оныклар... «Барыбыз бергә җыелгач, 60 якмыш (безнең якта кыстыбыйны шулай атыйлар – Р. Х.) пешерәм, 4 литр сөттән (1 литр сөттән – 13-14 юка чыга – Р. Х.) юка ясыйм», – ди...

* * *

Камыр «күзләрен ачкан», өскә кадәр кабарып менгән! Әзер!  Тәме татулы булсын, йөрәккә ятулы булсын! Эшне башладык.

Алда язып узганча, без юка пешерүнең ике төрле вариантын да сынап карарга булдык. Флера апа юканы духовкада пешерә, Лира апа – мичтә, күмер өстендә. Кайсы тәмлерәк булыр икән?! 

Беренче эш итеп камырны бүлеп, кечкенә түгәрәкләр ясап чыгабыз. Аннан түгәрәкләп җәябез. (Юканың үз уклавы да була икән! Аны юкә агачыннан 50 сантиметр озынлыкта ясыйлар, токмач уклавыннан шактый кыскарак ул. Лира апа безгә дә шундый уклау бүләк итте. Ә сез, нинди уклавыгыз бар, шундыйны куллана аласыз.) 

Җылытып майланган табага әзер җәймәне салабыз да утка куябыз. Флера апа духовка янында мәш килә. Юка пешерер өчен духовка­ның өске уты да, аскы уты да янарга тиеш. Өске утны сүрәнрәк тотарга кирәк, артык кызу янса, юканың өсте каралып китәргә мөмкин.
Күмер төште, мич тә әзер. 

Лира апа кисәү белән күмерләрне тигезләде дә, табагач белән беренче юкалы табаны ялкынга куйды. Чыжлый! Лира апа әледән-әле табаны әйләндереп тора. 7-8 минуттан юкалар әзер дә булды. Юкаларны зур куна тактасына берәм-берәм тезә барабыз. Аслы-өсле куярга ярамый. Һәр юка аерым-аерым тезелеп ятарга тиеш! Тик беренчеләре түгел! Духовкада пешкәнен дә, мичтән чыккан беренче юканы да авыз итәбез дигән булып, «ялт» иттердек! Икесе дә искиткеч тәмле булган! 

Лира апа тагын мич каршына басты. Табагач мич белән ике арада йөреп тора, күзне кызыктырып куна тактасына юкалар ята бара. Юка пешерә-пешерә Лира апаның бит алмалары алланып чыкты! Мичнең ялкыны сүрелмәсен дип, берәм-берәм утын атып торабыз. Апалар кулында юка бик тәмле һәм җиңел генә пешә кебек тоелса да, четерекле яклары күп аның. Күмере дә кирәк, ялкыны да кирәк, мич тә кызу булсын, юка да янмасын, пешеп тә җитсен. Юканы пешергән саен киҗе мамык тастымал белән табаны сөртеп алабыз. Ә менә учак күмере эләккән юкалар – иң тәмлесе! 


* * *
Кунак ашларында табынга юка ипи киселгән тәлинкә өстенә өчәр-дүртәр итеп куеп чыгарыла. Юканы беркайчан да кисмиләр, башта икегә, аннан дүрткә бөкләп сындырып ашыйлар. Йоласы шундый! Гадәттә, болай итеп эшләүне, юканы «каплыйбыз» дип атыйлар. Юка белән чәй дә эчәләр, токмач ашын да ашыйлар, катык белән дә бик тәмле була. Юканы, тәмен югалтмый, пакетта озак сакларга мөмкин. 

Чәй артында юканың тарихы турында да гәпләшеп алдык. Юка пешерергә кем кайнанасыннан өйрәнгән, кемгә әнисе өйрәткән. Аны күпләр пешерә белә, ә менә тарихы ничегрәк, каян килеп чыкканлыгы турында иң көчле версия әтинеке булып чыкты:
 – Үзбәкләрнең – наны, әрмәннәрнең лавашы бар. Саный китсәң, күп халыкның юкага охшаш ризыгын атап булыр иде. Бу ризыклар барысы да, беренче чиратта, ипи ролен үти. Җиңел әзерләнә, тиз пешә. Кырда, эш вакытында бабайлар, өч-дүрт пүлән утын ташлап, учакта пешереп алган юка кайчандыр бабайларның төп ризыгы булган дип фаразласак та дөрес булыр...

Күпе­реп пешкән юкалар белән чәй эчү тәмле дә, күңелле дә. Икенче юлы, менә шулай җыелышып, мич кабартмасы пешерәбез дип килештек. Ә Лира апа: «Иртәгә кунакка барасы бар, кайткач тагын юка пешерәм әле, кибет күчтәнәче алып йөрисем юк», – дип, Флера апа: «Минем дә оныкларга юка пешерәсем бар», – дип, өйләренә ашыкты.
 

Юка мәзәге:

Берәү кунакка килгәч, аш белән дә, бәрәңге белән дә юка ашый да, юка ашый икән. Хуҗа хатын, кунакның болай ашавын күзәтеп торган да, башкаларга юка калмас дип борчылып, әйтә куйган: «Җангали, син ипи дә капкала инде». Кунак юка ашавын дәвам итеп: «Әй, юканы да ашап бетереп булмый әле монда», – дип җавап биргән, ди. 
  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy