Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → ​Балдаклар теле

​Балдаклар теле

03 декабря 2015
1960 карау
Һәр чорның үз әттәхияте: элеккеләр кавыш­канда да бер-берсенә балдаклар киертә алмаган, ә бүгенгеләр аны җай чыккан саен бүләк итешә. Ә, эзләсәң, җае, сәбәбе табылып кына тора. «Алмаз-Холдинг» компаниясе белгечләре шулай диләр.
Вәгъдә бүләге. Аны, гадәттә,  яшь егет йөргән кызына мәктәпне тәмамлаганда, соңгы кыңгырау алдыннан бүләк итә. Юлларыбыз аерылса да, аралар ерагаймасын, мин мөнәсәбәтләребезнең тирәнәюен, бу хисләрнең олы мәхәббәткә әверелүен телим дигәнне аңлата ул. 

Никах балдагы. «Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» Шушы сүзләр артыннан ук егет булачак кәләшенә никах балдагы кидерә. Бу очрак өчен бер генә бриллиант белән бизәлгән балдак сайларга мөмкин.

Мәхәббәт балдагы. Аны парлар бер-берсенә загста язылышкан чакта бүләк итешә. Ир белән хатынның бергә гомер итүләренең төрле юбилейларына алган балдаклар да шулай атала. Бу балдаклар  бриллиант белән бизәлгән булырга мөмкин.    

Мәңгелек балдагы. Күп кенә илләрдә беренче балалары тугач та, яшь әти хатынына «мәңгелек балдагы» бүләк итә. Бу балдак мөнәсәбәтләрнең яңа чоры башлануы турында сөйли. 

Туй балдакларын яшьләр бергә сайлый, әмма алар өчен, гадәттә,  егет кеше түли. Туй көнне исә кәләш балдактан гайре башка алтын бизәнү әйбере кияргә тиеш түгел. 

Берәр таш белән бизәлгән балдак алырга теләсәгез, асылташларның нәрсә аңлатканын да истә калдырыгыз:

аметист — ихласлык билгесе;


сердолик — бәхет алып килә;



ахак — озын гомер юрый;



гранат һәм топаз — тугрылык билгесе.

 


Әгәр сез булачак ярыгыздан көчле, ялкынлы мәхәббәт көтәсез икән, аңа кызыл якут белән бизәлгән балдак бүләк итегез. Мәхәббәтегезнең бәхетле булуын теләсәгез — зөбәрҗәт кашлысына тукталыгыз. Ә хисләрегезнең беркайчан сүнмәве-сүрелмәвенә ышанасыз, шуңа өметләнәсез икән — бриллиант кашлы балдак алыгыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy