Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → Яшьләр бәхетле булсын!

Яшьләр бәхетле булсын!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
02 ноября 2015
1729 карау
«Сөбханалла, яшьләргә милли кием-салымнарыбыз шулкадәр дә килешә икән бит!»
Элек булса... Элек булса, бу көнне Кукмара урамнарына кыңгыраулы атлар килеп керер иде. Алар, ким дигәндә, уникеләп булырлар, һәркайсы күз явын алырдай чигүле сөлгеләр белән бәйрәмчә бизәлгән. Иң алдан килүче пар атның тарантасында – кияү егете. Ул алмалап чигелгән кияү мендәренең читенә генә утырган...



Ә бүген... Бүген олы кызлары Гөлназны кияүгә бирүче Равия һәм Райнур Шәйхетдиновлар яшәгән йортның капка төбенә фәлән ат көчле, берсеннән-берсе затлы машиналар килеп туктады. Алар да бизәлгән, тик кулдан тукылган, күз нурлары кушып чигелгән сөлгеләр урынында – аллы-гөлле тасмалар, чәчәкләр. Машина ишекләре берәм-берәм ачыла да, алардан кияү егетләре төшә. Иң азактан иң кадерле кунакны – беренче машинага утырган кияүнең үзен төшерәләр. һәм... һәм элеккеге белән бүгенгенең аермасы шушы урында төгәлләнә дә бугай. Кияү егетләре ул чакта да Рөстәм кебек затлы кием-салымы белән башкалардан шулай аерылып торгандыр. Кияү белән кәләшкә туй киемнәрен тегүчеләр элек тә аларны аерым бер ярату белән тырышып теккәндер. Безнең яшь модельерыбыз Казан дәүләт технология университеты студенты Эльмира Хамматова кебек. Туйны тамаша кылырга җыелган халыкның башта Рөстәм, аннан Гөлназны күргәч: «Сө­б­ханал­ла, яшьләргә милли кием-салымнарыбыз шулкадәр дә килешә икән бит!» – дип сокланулары Эльмирага иң зур мактау сүзләреннән дә артык иде! Ә өлкәннәр артына качып кына туйны күзәткән үсмер кызлар күңелендә бу минутларда: «Иң бәхетле көнемдә мин дә Гөлназ апаныкы кебек күлмәктән булсам икән!» – дигән хыял бөре­ләнгәндер. һичшик­сез бөреләнгәндер!



Мин аз гына читкә киттем. Кияү машинадан җиргә төшеп басканчы ук, аны кияү егетләре урап алды. Һәрберсе безнең татар ир-егетләре элек-электән бәйрәмнәрдә генә кигән чигүле күлмәктән, билләрендә – бил­бау, башларында – түбәтәй. Берсе­нең кулында тальян гармун. Ул арада гармунчы сыздырып уйнап та җибәрде.

Уйна, тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын...


Егетләрнең хөр тавышын Рөстәмнең үзләрен каршыларга чыгучылар белән исәнләшүе бүлде:
– Исәннәрмесез?!
– Аллага шөкер, балам, исән-сау гына килеп җиттеңме?!



Гөлназның дәү әниләре – Әлфия һәм Фәрзәнә апалар әйтә моны. «Тигезлек белән генә яши күрсеннәр, бәхетле булсыннар! Без үзебез мондый туйлар күрмәдек. Кайда инде ул?! Заманасы нинди иде бит!» – әлфия апа боларын инде миңа сөйли.
Ә егетләр, кияү егетләрен әйтәм, тәрәзә төбенә үк килеп җыр сузалар:

Уйна үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын...

Егетләрне Гөлназның дус кызлары каршы ала. Ахирәтләренең уңган-булганлыгын күрсәтү өчен алар инде алдан ук тырышкан. Кияү каршылаганда капка төбенә чиккән итекләрне менә шулай бары тик монда – Кукмара ягында гына тезгәннәр. әтиләре-абыйлары баскан итекләргә бизәк-чигеш төшерү җиткән кызлар эше булган. Киленнең уңганлыгы чигешнең матурлыгы, катлаулылыгы, пөхтәлегеннән күренгән. Капкага чиккән сөлгеләр элеп куюның да кукмаралыларга гына мәгълүм сере бар: димәк, бу нигездә Сабан туенда батыр калган көрәшчеләр яшәгән.

Булачак кияүне сынап карамыйча капканың эчке ягына үткәрү юк! Халкыбызның тапкырлыгына-зирәклегенә шаккатырсың: сорауны җырлап бирәләр, җавапны җырлап әйтәләр.
Кайсы яктан сез, егетләр,
Ошадымы Кукмара?


* * *

Кызыгызның уңганлыгын
Шушы итектән белдек.


Ике як та үз нәселен шактый мактагач, бер-берсенең уңганлыгына тәмам инангач, кемдер тәкъдим итә: «әйдә, кияүне биетәбез!» «Биетәбез, нигә биетмәскә?!»

Ниһаять, кунакларны ишегалдына узарга чакыралар. Ә анда... анда табын корылган: чәкчәк, гөбәдия, яңа аертылган бал... түрдә – пар бөркеп самовар утыра. Тик күз табында түгел әле – бәхетлеләрнең-бәхетлесендә – Гөлназда! Сөйкемле, ягымлы, чибәр, тыйнак... Матур сүзләрнең берсе дә артык түгел безнең кәләшкә! Рөстәм белән бер-берсенә ничекләр пар килгәннәр алар! «Күзләр тимәсен!» – дип сокланып карый-карый яшьләрне күзәтәбез. «Гөлназ әнисенә охшаган икән», – дим янәшәмдәгеләргә. Ишеткән җавабым көтелмәгәнрәк булгач, бер мәлгә югалып та калам. Шунда ук Гөлназның дәү әнисе әлфия апаның: «Беренче оныгымны кияүгә бирәбез!» – дип шатлыктан балкыган йөзен искә төшерәм. әлфия апа – Равиянең әнисе. 

Ә Равия – Гөлназның әнисе дисәм... Беренче ире белән Равия дүрт кенә ел яшәргә өлгерә. Мизгелләр эчендә булган юл һәлакате яшь ирнең генә гомерен өзми, аның якыннарының да тормышын тоташ караңгылыкка төрә. Кечкенә кызчыгын – Алиясен кочаклап калган Равиягә әле башланып кына килгән тормышы инде тәмамланган да кебек тоела. Ике ел шулай уза. Кукмарага күченеп, яңа эш урынына аяк баскан хатынны беренче көнне үк бер ир-ат эзләп килә. Күзләре – яшьле, моңлы. Йөзендә – әйтеп аңлата алмаслык хәсрәт. Райнур кырык көн генә элек хатынын һәм туарга өлгермәгән баласын җирләгән, бәләкәй кызы белән тол калган. Гөлназына әни кирәк менә... Аларны таныштырган кешеләр Равиягә: «Ашыгып «юк» дия генә күрмә, Райнур бик яхшы күңелле кеше ул», – дип кисәтергә дә өлгерәләр. Китек язмышлар шулай бербөтенгә әйләнә. әтисез калган Алия – әтиле, ә әни дияргә тилмереп торган тугыз яшьлек Гөлназ әниле була. Аннан гаиләнең төпчеге – уллары Рөстәм туган. 



Ә мин: «Гөлназ әнисенә охшаган», – дим... Юк, Райнур белән Равиянең сүз саен «әни» дип өзелеп торган олы балалары барыбер әнисенә охшаган!  
җитәкләшеп каршыларына килеп баскан Гөлназ белән Рөстәмгә иң элек теләкләрен Равия җиткезә:
– Кадерле балалар! үзегез тәвәккәлләп кузгалган бу юлга чыгар алдыннан сезгә сүзем бар. Кызым! Хатын-кызның асыл сыйфаты – якты йөз белән үзен сабыр тоту икәнен онытма. өлкәннәрдән узып сүз әйтмә. Кеше хәтерен калдырма. Олыларның киңәшенә һәрвакыт колак сал, киңәшле эш таркалмый ул. Киявем! Чын ир-егетнең асыл сыйфаты ныклы ихтыяр көче икәнен исеңнән чыгарма. Бик акыллы, кыю, тәвәккәл гаилә башлыгы һәм үз сүзен өздереп әйтә белүче хөрмәтле ир-егет бул. 

Инде сүз – Райнурга. Аныкы ир-атларча – кыска.
– Икегез дә бер уйда икәнсез, миннән хәер-фатиха!

...Бизәкле машиналар бер-бер артлы акрын гына капка төбеннән кузгала. Хәерле юл, яшьләр! Аларны урамның аргы башына кадәр җыр озата бара:

Икегез дә пар килгәнсез, 
Тигез гомер итегез! 


Бу – бүген. Ә элек... Элек, дугасына чиккән сөлге бәйләгән пар атлар, киленне, аны озатып баручы абзый-җиңгәләрен, ахирәтләрен, җәй булса – тарантаска, ә кышын артлы чанага утыртып, кәләш яшәгән йорттан чыкканнар да, гел уң якка таба кузгалганнар. Кияү нигезенә юл сул яктан тизрәк алып барып җиткерә торган булса да. Сулга түгел, уңга – уңнарга! «Кыз күчерү», «кыз күчереп алу» йоласы шулай башланган. Аңарчы кызның әтисе белән әнисе нәкъ Райнур белән Равия шикелле балаларны каршыларына бастырып, хәер-фатихаларын биргәннәр. ә ата-ана күңелендәге теләкләрне вакыт агышы үзгәртмәгән, үзгәртми. Элеккегеләр дә: «Кызым, иреңне санлап тор, каената-каенанаңны хөрмәтлә!» – дигәннәр. «Кияү, без сиңа бодай көлтәсе кебек кыз бирдек, аннан солы көлтәсе ясама!» – дигәннәр. Кызны җиңгәләре ике ягыннан җитәкләп, бусагадан арты белән алып чыкканнар: «Туган нигезеңне онытма!»
Туй атлары кыз йортыннан чыгып китеп күмелгәч тә, кыңгы­раулар чыңы авыл өстендә бик озак ишетелеп торган әле: кәләшне үзе уйнап үскән урам-тыкрыклар, суга йөргән чишмә буйларыннан, болын-тугайлардан әйләндергәннәр. Килен кешенең үзенең кыз чагы белән хушлашуы да булган бу.

Кияү йортына да атлар уң яктан кайтып кергән. Атның башын борып, кыйблага таба каратып төшергәннәр киленне. Егет өенә якынлашып килгәндә кайбер якларда мылтыктан атып җибәрә торган булганнар. Монысы күбрәк ат башын тоткан кияү егетләрен сынау өчен эшләнгәндер инде. ә кайсыбер төбәкләрдә егет торган йортның капкасын ачып, капка алдына учак якканнар – атлар шушы учак аша керергә тиеш булганнар. Йола-гадәтләр төрле, ә җырлар менә барыбер уртак булгандыр кебек. Кайберләре генә булса да. Гөлназ белән Рөстәмгә атап иң еш җырланган юллар элек тә туйларда яңгырамадымы икән?!

Туйлар күңелле узсын,
Яшьләр бәхетле булсын!


Әби-бабайлар заманында бу теләкләр дә һәр туйда кабатлангандыр кебек:

Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да!





Менә шулай! Без дә саубуллашып кына торабыз. Улыгызны яки кызыгызны котларга дип кайтырбыз да төшәрбез әле!

P. S. «Бергә – гомергә» проектында катнашырга ризалык биреп, «кыз алып китү» өлешенә караган халкыбыз йолаларын «искә төшерешергә» ярдәм иткән яшь парга – Гөлназ һәм Рөстәм Мохтаровларга, аларның әти-әниләренә, Кукмара районы җитәкчеләренә, загс хезмәткәрләренә редакция олы рәхмәтен җиткерә!

  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy