Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыГореф-гадәт → «Сөлге сугам аклыкка»

«Сөлге сугам аклыкка»

08 апреля 2016
2007 карау
Кыз сорарга башкода итеп егет ягыннан, аның туган-тумачасы арасыннан бер абруйлы, мөхтәрәм, җор телле кешене җибәрергә тырышканнар.
Башкода булып егетнең әтисе дә барган. Әмма башкода тол булмаска тиеш дигәннәр: ир кеше икән – өйләнгән, хатын-кыз икән – кияүгә чыккан булсын. Башкода кыз ягының нәсел-нәсәбен, тамырларын сораштыра. Шуңа күрә халыкта: «Кемлегеңне беләсең килсә – башкода җибәр», дип әйтү дә булган. Халыкта сакланып калган менә бу җыр да шул хакта сөйли:

Йөгереп үк төштем инеш дип,
Боҗыралар элдем көмеш дип. 
Эзли генә торгач табыштык, 
Нәселегез асыл, имеш, дип.


Башкода булып килү өчен иң уңышлы көн дип баш көн – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көн исәпләнгән. Уңышсыз көн дип буш көн – сишәмбе көн саналган. Буш көнне «ахыры да буш булыр» дип, туй да ясамаганнар. 

Башкода икмәк-тоз белән килә, аның үзенә дә икмәк биреп җибәрәләр. Кыз сорарга килүче кызның уңган­лыгын, булганлыгын да сыный. Аның күзеннән бернәр­сә дә читтә калмый: сөлгеләре арумы, ишегаллары ялт итеп себерел­гәнме, себеркесе урынына куелганмы... «Ях­шы җирдән килдем, теләгем сезнең белән кода-кодагый булу. Сезнең кызыгыз, безнең егет бар», – дип сүз башлый башкода. Бер баруда гына кызның ата-анасы ризалык бирми: «Агайне белән киңәш итәбез әле», – диләр. «Без кызыбызны уң белән сулны, ал белән артны, хәләл белән харамны, начарлык белән яхшылыкны аңлаган, аерган кешегә генә бирәбез», – диләр. 



Кызны бирергә ризалык, ниһаять, алынса, ул ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. Егет ягы аңа каршы итеп акча биргән. Бу бүләк алышу йоласы татарлар яши торган төрле төбәкләрдә һәркайда үзенчә аталган – «ак», «ак алыштыру», «ак апкайту», «ак­лашу», «аклык», «ак чыгару»... Соңгысы – туй мәҗ­лесендә кыз әзерләгән, «ак» итеп биргән сөлге яки ашъяулыкны халык алдына чыгарып күрсәтүне аңлаткан. Аны туйны алып баручы такмак әйтә-әйтә чыгарган:

Тулмаганын тутырыгыз, 
Җитмәгәнен җиткерегез, 
Шалтыратып салыгыз, 
Җалтыратып алыгыз.


Туй кунаклары җәеп-җәеп сөлгене карыйлар һәм: «Акны котлыйбыз, яшь килен бәхетле булсын, тигез гомер итсеннәр», – дия-дия, алып килгән бүләкләрен бирәләр.

Кайбер якларда егет йортына вәгъдә бүләге итеп бирелә торган әйбер «билге» дип тә аталган. Билгегә ике сөлге, ике эскәтер бирелгән. Кояшлы матур көн сайлап ике башкода билге алырга килә. Кияү ягында аларның кайтасын туганнары көтеп кала. Башкодалар киләсе хәбәрне кыз ягына бер яшь бала җиткергән. Хәбәрне әти-әниле бала китерсә, балалар­ның балалары да әти-әниле булып үсәр, дигәннәр.

Вәгъдә бүләкләре алышынгач, егетнең туганнары туй турында ныгытып сөйләшүгә күчәләр. Туй узасы көн, кияү ягыннан кәләш йортына туйга киләчәк кунакларның саны, «мәһәр», калымның күләме билгеләнә. Мәһәрне, ә ул һәрвакыт акчалата билгеләнгән, мулла никах укыр алдыннан, никах­ларны теркәү кенәгәсенә язып куйган. Мәһәр тулысынча яшь киленнең милке булып саналган һәм, кияү гаебе белән гаилә таралган очракта, ул хатынына шул мәһәр бәясендә мал-мөлкәт, акча бирергә тиеш булган. Мәһәр бик сирәк очракта гына туйга кадәр түләнеп беткән, аның калган өлеше «калым» итеп түләнә торган булган. Калымның күпчелек өлешен кызга бүләк ителә торган кием-салым тәшкил иткән. Ә калган өлеше кыз ягына туй чыгымнарын күтәрешү, кызга бирнә әзерләү өчен бирелә торган ярдәм булган. Чөнки бу мәшәкатьләр өчен кыз ягыннан чагыштырмача зуррак чыгымнар соралган.

Калым өчен кирәкле дип саналган әйберләрнең исемлеген кызның якын туганы әйтеп торган, башкода язып барган. Калымга, гадәттә, күлмәк, яулык, шәл, урын-җир (түшәк, юрган, ястык, чыбылдык) ише әйберләр, бал, ит, май ише ризык­лар керә. Элегрәк калымга ат, сыер, са­рык кебек терлек-туар да кертелгән. Калымның күләме беренче чиратта гаилә­ләрнең матди хәленә, кызның яхшылыгына бәйле булган. Кызлар өчен, толларга яки аерылып кайт­кан хатыннарга караганда, калымны күбрәк сораганнар. «Кызның хакы утыз, кире кайтса – тугыз» дигән мәкаль дә бар. Әгәр калымны күпсенсәләр, кире кыз ягына барып, киметүне үтенгәннәр. Шуннан соң гына кодаларны сыйлау башлана. Кияү ягыннан килгән һәр кунакка бүләкләр бирелә. Гадәттә, кодага оекбаш, бияләй, кодагый­га – сөлге, намазлык, тәһарәт чүпрәге ише әйбер, ә кияүгә аерым бүләк җибәрелә. 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy