Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСорау-җавап → Айсылу Нәгыймова

${Title} Айсылу Нәгыймова психолог Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Сорау бирү

Загрузка..

Сораулар

Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан). җавап →
Бит: 1
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy