Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
 Notice: Undefined index: title in /var/www/syuyumbike.ru/htdocs/_modules/8.php on line 274
${Title} Сәрия Сабурская ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә
Бирелгән сорау:
Районнарда ярдәмчеләрегез эшли башлаган икән. Алар кайсы районнарда эшли? (Насфия Закирова. Әтнә)
Эксперт җавабы:
Безгә республикабызның төрле төбәкләреннән киләләр. Аның Казаннан бик еракта урнашканнары да бар. Килүчеләрнең (былтыр 1628 кеше мөрәҗәгать иткән, бу исә, 2009 ел белән чагыштырганда, 645 очракка күбрәк) кайсы инвалид, кайсы авыру баласын күтәреп килә. Нигә болай тилмертергә аларны, ни өчен Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – омбудсменның ярдәмчеләрен районнарда булдырмаска?! Шушы тәкъдим белән хөкүмәт башлыкларына чыктым. «Кеше борчуларына битараф булмаган тәҗрибәле ярдәмчеләр кирәк», дидем. Аларның юрист булуы мәҗбүри түгел. җитәкчеләр мине аңлады, минем белән ризалашты. Бүген исә җәмәгать ярдәмчеләре һәр районда бар. Алар дәртләнеп эшкә кереште дә инде. Халыкка якынаюның тагы бер юлы бу. җәмәгать ярдәмчеләре мәсьәләнең район күләмендә хәл ителердәен үзләре башкара. ә менә республика масштабындагысы – безгә.
Сораулар
хәерле кич, Сәрия Харисовна! 10 нчы сентябрь көнне энекәшем хатыны белән аерылды. хәзер инде әйберләрне бүлешә башлады киткән килен. ул әйткән үтенечне тыңламасаң, хәзер эшеңә барып, шулай итәм -болай итәм, дип яный башладылар әнисе белән. 5 яшьлек кызны да үзе белән алып китте. ул кыз белән аралашырга да, күрешергә дә ярамый. алимент түләргә гариза язган. кияүгә чыкканда әтиләре иске шестерка биргәннәр иде. ул машинаны үтилләштерү программасы буенча яңа четырнадцатый машинасын сатып алдылар. бер-ике ел йөргәннән соң, бу машинаны сатып, кредитка яңа машина алдылар. хәзер инде киткән килен теге машина өчен илле мең, бу машинаның ярты хакын сорый. ә кредитны ире түли. бу ирнең нинди хокуклары бар? баласы белән кайчан, ничек күрешә ала? бу хатын шантаж ясаган өчен аңа берәр штраф каралганмы? әллә аерылган очракта гел хатыннар гына җиңеп чыгамы? баланы әти кеше үзенә тәрбиягә алу өчен нинди шартлар кирәк? (зөлфия, киров өлкәсе нократ аланы районы иске пенәгәр авылы)
Сәрия Харисовна! Мин Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым, бәлки Сез ярдәм итә алырсыз. Һәрбер ана үзенең баласының бәхетлле булуын, оныкларын тәрбияләргә телидер. Малаем миңа үзенең әти булырга җыенуын әйткәч, мин сөенергә дә, еларга да белмәдем. Киленебез- "беженка", Россия гражданины түгел, студент. Алар 2015 елның гыйнварында Украинаның Луганск өлкәсеннән Мамадышка кайттылыр, чөнки әтисе шушы яктан, шушында туган. Әтисе кечкенә вакытта гаиләләре белән Украинага күченгән булалар. 20 яшьләрдә туган ягына кайтып эшләп кире китә. Анда озак еллар шахтада эшли. Монда яшәргә почмаклары да юк. Без ноябрь аенда игезәк кызлар көтәбез. Ләкин балалар өчен дә, әниләре өчен дә бер нинди акча чыкмаячак. Булачак оныкларыбызның, улым-Динарның бернинди хокукы юкмы? Хәзерге вакытта киленебез экзаменнар бирде, медкомиссия узды. (Розаалия, Мамадыш)
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy