Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
 Notice: Undefined index: title in /var/www/syuyumbike.ru/htdocs/_modules/8.php on line 274
${Title} Айсылу Нәгыймова психолог Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Бирелгән сорау:
Хәерле көн, Айсылу ханым! Минем улыма дүрт яшь. Ул кайбер кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итә. Мәсәлән, әтисе бер урындыкка утырып ашаган икән, аңа башка көнне бүтән урынга күчәргә ярамый. Гадәттә кулга бияләйне подъездан чыгуга кигәнбез икән. Аны шунда гына киясе. Икенче подъездга узып китсәк, кире килеп киябез. Башта футболканы салдырасы. Ялгыш шортиктан башлаганмын икән, аны яңадан киябез. Белмим: бу яхшымы-начармы, игътибар итәргәме моңа юкмы? Һәрвакыт ниндидер салынган алгоритмны үтәргә кирәк. (Алсу, Казан)
Эксперт җавабы:
Инде әйтеп кителгәнчә, 4-5 яшьләр бала үсешенең бик әһәмиятле дә, катлаулы да чоры. Әлеге чорда баланың интеллектуаль үсеше белән беръяктан аның холкы да формалаша. Инде «өч яшьлекләр кризисы» артта калса да, бала үзенең холыкын «чарлауны» дәвам итә бирә. Артык пунктуальлек ул кешенең психологик үзенчәлеге генә түгел, ә бәлки күпмедер дәрәҗәдә тәрбия нәтиҗәсе дә. Аеруча бакчада тәрбиячеләр, әти-әниләр яки башка өлкәннәр тарафыннан катгый таләпләр куелып, аларны үтүгә зур игътибар бирелгән очракларда (әйтик, бакчада тәрбияче балалардан үзенең боерыкларын сүзсез үтәүне таләп итә), бала үзе дә мөнәсәбәтләрнең шундыйрак моделен кулланырга мөмкин. Бу чорда аеруча баланың рольле уеннар белән мавыгуын искә алганда, үз-үзен тотышының бу алымы яхшы аңлашыла. Димәк сез дә әлеге «уенның» бер элементы. Бу ситуациянең уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Уңай ягы шунда: бала тәртипкә өйрәнә, эш башкаруның билгеле бер алгоритмын күзаллый. Бу аның фикерләү сәләтенә уңай йогынты ясый, киләчәктә көнен бушка сарыф итмәскә мөмкинлек бирәчәк. Тискәре якларына килгәндә, әлеге гиперпуктуальлек аңа аралашу проблемалары тудырырга мөмкин. Шунлыктан, балага әкренләп кенә кагыйдәләрнең алай ук катгый булмау мөмкинлеген дә аңлату зарур, һәм моны уен тәртибендә, яки әкиятләргә, төрле тематик ситуацияләргә бәйләп аңлатсаң яхшы.
Сораулар
Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан).
Без иптәшем белән 32 ел яшибез. Яшьли бик яратышып өйләнештек. 3 балабыз – бер улыбыз, ике кызыбыз бар. Мин ирем, балаларым дип кенә яшәдем, үземне уйлау дигән нәрсә булмады. Ирем, балаларым дип кенә тибеп яшәде йөрәгем –арттырмыйм. Тик ирем хыянәт итте... Ниләр кичергәнемне язып кына аңлата алмыйм. Минен өчен дөнья туктады. Кем кем, минем үлеп яраткан ирем мине кемгәдер алыштырган?! Ул миннән гафу үтенде, исереклек аркасында булды диде, барыбер син генә минем йөрәгемдә ди. Мин нык-нык кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, әй уйландым, әй уйландым: мин бервакытта да уйламаган идем шундый хәлгә калырмын дип. Мин аны гафу итә алмадым, ә гаиләмне таркатмадым. Үзенә әйттем мин сине бүгенне көннән яратмыйм, тик балалар хакына гына яшим дидем. Һәм шулай итеп ул минем йөрәгемдә яшәүдән туктады. Ул минем өчен юк иде, тик – балаларымның атасы. Шулай итеп яшәп ятканда мин юлда бер ир белән таныштым. Очраклы гына. Ул да гаиләле, хатыны, балалары бар. Телефон аша сөйләшеп йөрдек, очраштык. Күп вакыт үткәч аңладык – без-беребезне яратабыз! Дөньяга яңа тугандай булдык икебез дә. Бу хәл хәзер 5 ел дәвам итә. Бер-беребезгә нык өйрәндек, озак күрешеп булмаса, нишләргә белмибез... Хәзер без 50не үттек. Икебез дә аңлыйбыз – гаиләне таркатып булмый, соң, бик соң инде. Ул турыда уйларга да куркыта. Мин аны үлеп яратам. Ансыз бу дөньяның яме юк. Төннәрем аны уйлап үтә, нык-нык сагынам аны! Миңа бик кыен, үземә урын таба алмыйм, нәрсә эшләргә дә белмим. Яратмаган кеше белән яшәүләре бик кыен икән. Ә бит кайчандыр мин аны үлеп ярата идем. Хыянәте белән яратуымны юкка чыгарды, ә хәзер менә икенче кешене яратам. Тик аның белән бергә булу мөмкин түгел. Балаларым хакына бара алмыйм бу адымга: минем аларны кайгыртасым килми. Ничек бар, шулай калсын дип уйлаштык инде. Нык кыен... Нык җафаланам. Аны нык сагынам. Йөрәгем яна. Нишләргә? (Асия, Агыйдел, Башкортстан)
Исанмесез! Мине борчыган бер сорау бар, узегезнен фикерегезне эйтсэез бик рэхмэтле былыр идем! Минэ яшь, ел кияудэ. Ирем белэн икебез дэ авыл балалары, Уфада эштэ таныштык, икебез дэ бер олы предприятиеда эшлэп йорибез, быел ипотекага фатир алырга идек, элегэ балабыз юк. Кунелемэ тынычланырга бирмэгэн нэрсэ - ул бик нервалы эш. Университетны бетергэч инженер булып ике ел эшлэдем, аннары, менэ ярты ел инде, шул ук заводта отдел закупокта эшлим. Технолог булып эшлэгэндэ коллектив бик якшы тугел иде, яшьлэр бер-ике ел эшлилэр дэ китэлер, егермедэн биш кеше генэ карталр постоянно эшли иделэр, бер туктаусыз ыгы-зыгы, кычкырыш, тавыш, торле усал кешелэр, "быдло" диеп эйтергэ дэ оялмас идем. Син кешечэ хормэт белэн, э алар синнэн колэлэр хэм кимсетеп арттан сойлилэр. Купме кайтып елый идем. Оптырагач иремнен танышынын хатыны янына отдел закупокка кучтем. Узем очен яна хонэрне ойрэнеп, бик тырышып эшлим. Эмма, монда да нерваларымнан котылмадым. Беренчедэн - хатыннар коллективы, икенчедэн - шул ук завод, бер туктаусыз ыгы-зыгы, кабаландыру, эштэ генэ яшэу, тын да алырга бирмилэр. Бык тырышып ташлаган булып чыктым ахрысысы - начальница узенен ярдэмчесе итеп мине курергэ тели. Эмма мина ул кирэкми, чонки минем уземнен дэ туры минеке булган эшлэрем куп, аларын да олгертеп бумый (безнен отделда бер кем беркайчан бер ни олгерми), тагын узене эшлэрен минэ тыга - "найди то, принеси это, разберись, выясни". Аныузенен начальнигы остэн кыса, бер туктаусыз заданиелар биреп, э ул мине узе астына йомшак урын кебек итеп курэ, чонки мин бер кайчан да "юк" диеп эйткэнм юк, хэр кайчан ярдэмгэ ашыгам, э башкаларга ул эшлэрне кушса мыжый башлыйлар. Ойгэ кайтам да авам, кайтам да авам - бер грамм кочем юк, иремэ дэ, ойгэ дэ. Гел нервада, эйтерсен, "на пороховой бочке сижу". Менэ ике атна отпусктамын. Шундый тынычлык, бер нэрсэ башны кайнатмый, "хэзер эшкэ чакырталар, шалтыратып" дигэн уйдан башка. Ирем белэн дэ шундый икенчемен, тонгэ дэ кочем кала, хэтта ул аптырый минем шундый телэгемэ. Башка эш эзлим дэ, интренет тулы вакансиялар, эмма алар бар да мина алдак кебек. Мондый бертуктаусыз нервалы эштэн сон ботен жирдэ дэ шулай кебек тоела. Ирем дэ туйды. Анын да эше жинел тугел - станок артында. Хэр кон бер торле. Коробкада шикелле утырасын - уртэн карангы, кич кайтасын - карангы. Кыш ни, жэй ни - бар да бер торле. Ирем узенен поселогына кайтасы килэ ди. Анда 10 мен кеше яши, бер-ничэ бэлэкэй предприятиелар да бар, зарплатасы Уфадагы шикелле тегел инде, эмма анада яшэве, фатирлар да арзан. Белмим, нишлэргэ, эллэ нинди куркулык, катып калганмын шикелле. Ойдэн магазинга чыгырга курка башладым, нэрсэ булып бетер. (Рамина, Уфа)
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com