Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
 Notice: Undefined index: title in /var/www/tatmedia/syuyumbike.ru/htdocs/_modules/8.php on line 274
${Title} Айсылу Нәгыймова психолог Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Бирелгән сорау:
Хәерле кич, Айсылу ханым! Моннан ярты ел элек әнием һич көтмәгәндә үлеп китте... Минем өчен бик зур стресс булды булды бу. Хәзер тик торганнан, әнине уйлап елыйм. Аның үлемендә үземне бик тә гаепле саныйм. Вакыт дәвалый диләр, тик бер дә алай түгел ахры. Ул миңа вакыт узган саен күбрәк кирәк, мин аны шул хәтле сагынам. Гел дә төш кенә шикелле. Әйтерсен бу хәлләр минем белән түгел. Ирем мине аңламый, мин елый башласам: «Нигә син елыйсын? Үлгән артыннан үлеп булмый», – ди. Бу очракта миңа нишләргә? Алдан ук рәхмәт. (Миләүшә, Саба)
Эксперт җавабы:
– Яшәү дәверендә кеше, кызганычка каршы, югалтулар кичерергә мәҗбүр. Якын кешеләребез дә мәңгелек түгел, иртәме-соңмы без алардан аерылабыз. Югалтулар һәр очракта авыр кичерешләр чыганагы булып тора һәм кайбер очракта депрессиягә үк китереп җиткерергә сәләтле. Психологиядә «ачы хәсрәт» дигән төшенчә бар, ягъни үлем очраклары кешене әлеге халәткә кертә. Ачы хәсрәт ситуациясен кеше дүрт стадиядә кичерә. Беренче стадияне шок стадиясе дип атарга була. Кеше якынының үлемен ишетеп, бу хәлдән шашып кала, ул аңа ышанмый. Бу берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шок шундый көчле булырга мөмкин, хәтта кеше вакытлар узгач кайбер вакыйгаларны бөтенләй хәтерләмәвен аңлый. Икенче стадияне шәхсән ачы хәсрәт стадиясе дип атарга мөмкин. Бу стадиядә кеше инде югалтуны тулысынча аңлый, югалту ачысы аны дулкын шикелле каплап ала, бу приступлар вакытында кеше чын рухи, җан газаплары кичерә, ул елый, мәрхүм турында берөзлексез сөйли, яки киресенчә үз эченә бикләнә, «катып» кала. Бу халәт берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Өченче стадия якыныннан башка тормыш-көнкүрешне, яшәүне җайга салу белән бәйләнгән. Вафат булган кеше исән чагында билгеле бер вазифалар башкарган, гаиләдә ниндидер функцияләр үтәгән. Хәзер инде аннан башка яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу да үзенә күрә бер сынау, югалтуны сиздереп торучы бер билге, җан газабы сәбәпчесе. Дүртенче стадия вафат булган кешегә карата яңа рухи мөнәсәбәт формалаштыру этабы дип атарга булла. Бу стадиядә вафат булган якынының инде кайтарып булмаслык югалту икәненә тәмам ышанып, шул ук вакытта аның белән рухи бәйләнешләрне яңача итеп кору таләп ителә. «Мин аңа һәм үземә хәзер ничек ярдәм итә алам?» – бу шушы этапның төп соравына әйләнә. Һичшиксез, бу дөньяда без инде югалткан якыныбыз белән аралаша алмыйбыз, әмма рухи аралашу һичшиксез, бик мөхим. Без инде безне мәңгелеккә калдырып киткән кадерле кешебезне онытмыйбыз: аңа хәер-догада торабыз, каберен карап, тәртиптә тотабыз, анын рухына багышлап Коръән ашлары уздырабыз, гомумән алганда, мәрхүм безнең күңелебездә билгеле бер әһәмиятле урынын саклый. Әче хәсрәт үзенә күрә бер сабыр моңсулык белән алышына – бу стадияне рухи яңарыш стадиясе дип атарга мөмкин. Бу этапларның барысында да диннен, Коръән аятьләренең, догаларнын шифасы бик зур. Гомумән диндә, аеруча безнең ислам динендә кайгылы чакта үзеңне тотуның бик матур һәм камил кагыйдәләре бар. Шуларга таянып эш итү югалту кичергән кешенең җан газабын киметсә, мәрхүм белән аралашуның бер юлы да була алыр иде.
Сораулар
Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан).
Без иптәшем белән 32 ел яшибез. Яшьли бик яратышып өйләнештек. 3 балабыз – бер улыбыз, ике кызыбыз бар. Мин ирем, балаларым дип кенә яшәдем, үземне уйлау дигән нәрсә булмады. Ирем, балаларым дип кенә тибеп яшәде йөрәгем –арттырмыйм. Тик ирем хыянәт итте... Ниләр кичергәнемне язып кына аңлата алмыйм. Минен өчен дөнья туктады. Кем кем, минем үлеп яраткан ирем мине кемгәдер алыштырган?! Ул миннән гафу үтенде, исереклек аркасында булды диде, барыбер син генә минем йөрәгемдә ди. Мин нык-нык кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, әй уйландым, әй уйландым: мин бервакытта да уйламаган идем шундый хәлгә калырмын дип. Мин аны гафу итә алмадым, ә гаиләмне таркатмадым. Үзенә әйттем мин сине бүгенне көннән яратмыйм, тик балалар хакына гына яшим дидем. Һәм шулай итеп ул минем йөрәгемдә яшәүдән туктады. Ул минем өчен юк иде, тик – балаларымның атасы. Шулай итеп яшәп ятканда мин юлда бер ир белән таныштым. Очраклы гына. Ул да гаиләле, хатыны, балалары бар. Телефон аша сөйләшеп йөрдек, очраштык. Күп вакыт үткәч аңладык – без-беребезне яратабыз! Дөньяга яңа тугандай булдык икебез дә. Бу хәл хәзер 5 ел дәвам итә. Бер-беребезгә нык өйрәндек, озак күрешеп булмаса, нишләргә белмибез... Хәзер без 50не үттек. Икебез дә аңлыйбыз – гаиләне таркатып булмый, соң, бик соң инде. Ул турыда уйларга да куркыта. Мин аны үлеп яратам. Ансыз бу дөньяның яме юк. Төннәрем аны уйлап үтә, нык-нык сагынам аны! Миңа бик кыен, үземә урын таба алмыйм, нәрсә эшләргә дә белмим. Яратмаган кеше белән яшәүләре бик кыен икән. Ә бит кайчандыр мин аны үлеп ярата идем. Хыянәте белән яратуымны юкка чыгарды, ә хәзер менә икенче кешене яратам. Тик аның белән бергә булу мөмкин түгел. Балаларым хакына бара алмыйм бу адымга: минем аларны кайгыртасым килми. Ничек бар, шулай калсын дип уйлаштык инде. Нык кыен... Нык җафаланам. Аны нык сагынам. Йөрәгем яна. Нишләргә? (Асия, Агыйдел, Башкортстан)
Исәнмесез! Мине борчыган бер сорау бар, үзегезнең фикерегезне әйтсәгез бик рәхмәтле булыр идем. Мин кияүдә. Ирем белән икебез дә авыл балалары. Уфада эштә таныштык, икебез дә бер олы предприятиедә эшләп йөрибез. Әлегә балабыз юк. Быел ипотекага фатир алырга идек. Күңелемә тынычланырга бирмәгән нәрсә – ул бик нервалы эш. Университетны бетергәч инженер булып ике ел эшләдем, аннары, менә ярты ел инде, шул ук заводта «отдел закупок»та эшлим. Технолог булып эшләгәндә коллектив бик яхшы түгел иде: яшьләр бер-ике ел эшлиләр дә китәләр, егермедән биш кеше – картлар гына постоянно эшли иделә. Бертуктаусыз ыгы-зыгы, кычкырыш, тавыш, төрле усал кешеләр, «быдло» диеп әйтергә дә оялмас идем. Син кешечә хөрмәт белән карыйсың, ә алар синнән көләләр һәм кимсетеп арттан сөйлиләр. Күпме кайтып елый идем. Аптырагач, иремнеңн танышының хатыны янына – «отдел закупок»ка күчтем. Үзем өчен яңа һөнәрне өйрәнеп, бик тырышып эшлим. Әмма монда да нерваларымнан котылмадым. Беренчедән – хатыннар коллективы, икенчедән – шул ук завод, бертуктаусыз ыгы-зыгы, кабаландыру, эштә генә яшәү: тын да алырга бирмиләр. Бик тырышып ташлаган булып чыктым ахрысы – начальница үзенең ярдәмчесе итеп мине күрергә тели. Әмма миңа ул кирәкми, чөнки минем үземнең дә туры минеке булган эшләрем күп – аларын да өлгертеп булмый (безнең отделда беркем беркайчан бернигә өлгерми). Ә ул тагын үзенең эшләрен миңа тага: «найди то, принеси это, разберись, выясни». Аны үзенең начальнигы өстән кыса – бертуктаусыз заданиеләр бирә. Ә ул – миңа, чөнки мин беркайчан да «юк» диеп әйткәнем юк, һәркайчан ярдәмгә ашыгам. Башкалар ул эш кушса мыжгый башлыйлар. Өйгә кайтам да авам, кайтам да авам – бер грамм көчем юк: иремә дә, өйгә дә. Гел нервада, әйтерсен, «на пороховой бочке сижу». Менә әле ике атна ялда. Шундый тынычлык, бернәрсә башны кайнатмый, «хәзер эшкэ чакырталар, шалтыратып» дигэн уйдан башка. Ирем белән дә шундый икенчемен, төнгә дә көчем кала, хәтта ул аптырый минем шундый теләгемә. Башка эш эзлим дә, интернет тулы вакансиялар, әмма алар бар да мине алдар кебек. Мондый бертуктаусыз нервалы эштән соң бөтен җирдә дә шулай кебек тоела. Ирем дә туйды. Аның да эше җиңел түгел – станок артында. Һәр көн бертөрле. Коробкада шикелле утырасын – иртән караңгы, кич кайтасың – караңгы. Кыш ни, җәй ни – гел бер төрле. Ирем үзенең поселогына кайтасы килә ди. Анда 10 мең кеше яши, берничә бәләкәй предприятие гына бар, зарплатасы Уфадагы шикелле түгел инде. Әмма анда яшәве дә, фатирлар да арзан. Белмим, нишләргә, әллә нинди куркулык, катып калганмын шикелле. Өйдә кибеткә чыгарга курка башладым, нәрсә булып бетәр. (Рамина, Уфа)
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com