Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
 Notice: Undefined index: title in /var/www/syuyumbike.ru/htdocs/_modules/8.php on line 274
${Title} Айсылу Нәгыймова психолог Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Бирелгән сорау:
Озакка сузылган арыганлык хисе белән нәрсә эшләргә икән? Ял итәргә артык мөмкинлек юк әлегә. Кайчакта үземне бик начар хис итәм. (Юлия)
Эксперт җавабы:
Юлия, сездә күзәтелә торган халәтне табиблар һәм психологлар «озакка сузылучан арганлык синдромы» диеп атыйлар һәм әлеге халәт бигрәк тә яшь кешеләрдә еш күзәтелә. Хәлсезлек, апатия, йокыдан уянганда ук арыганлык хисе кичерү – болар әлеге халәтнең тик берничә генә билгесе. Бу халәтнең килеп чыгышын табиблар һәм психологлар берничә төрле итеп аңлата – артык интенсив яшәү рәвеше, ял һәм хезмәтне аралаштыра белмәү, озак вакытлар физик яки психик стресс хәлендә яшәү, хәтта вируслы этиология дә күздә тотыла. Ничек кенә булмасын, әлеге халәт кешене гаять дәрәҗәдә борчый, хәтта депрессиягә үк китереп җиткерергә мөмкин. Психолог буларак, мин сезгә әлеге киңәшләремне бирер идем: 1. Көн режимын дөрес формалаштыру һәм төгәл үтәү. Йокларга ятуның һәм йокыдан торуның билгеле бер вакытта башкарылуы шарт. Йокы алдыннан саф һавада йөреп керү, бүлмәне җилләтеп алу, ә мөмкин булса ел әйләнәсе ачык форточка белән йокларга күнегү. 2. Организмның каршы тору сәләтен арттыруда спортның роле зур. Никадәр генә арсагыз да, үзегезгәэ кулай бер спорт төре белән шөгыльләнү зарур. Бу спорт төре су коену, контраст душ кабул итү, йөзү белән бәйле булса бигрәк тә яхшы. 3. Җәяү йөру физик чыдамлыкны гына арттырмый, ә бәлки йөрәк-кан тамырларына да уңай йогынты ясый. Автомобильдән төшеп җәяү йөрүчегә әйләнегез. Ә җәяү йөргәндә кызурак адымнар белән барырга күнегегез. 4. Туклануны җайга салырга кирәк. Витаминнарга бай, баланслы туклану уңай нәтиҗәләргә китерер. 5. Иң әһәмиятлесе – эшләрегезне җайга салыгыз. Бәлки эш режимына бераз төзәтмә кертергәдер? Берничә минутка гына булса да бәлки ял тәнәфесләре оештырып булыр? Эштән соң оештыруда тайм-менеджмент күнекмәләре ярдәмгә килер. Эштә һәрдаим була торган стресска бирешмәү өчен төрле психологик алымнар кулланырга мөмкин (әйтик, аутоген тренировка күнекмәләрен өйрәнергә). Гомумән, үзегезнең яшәү рәвеше, төп максатларыгыз, аларга ирешү юлларын сайлау турында уйланыгыз әле! Бәлки шул ук максатларга башка ирешү юллары бардыр? Бәлки максатлар башкадыр? Һичьюгы – сезнең бу ситуациягә мөнәсәбәтегезне үзгәртү бик мөхим.
Сораулар
Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан).
Без ипташем менан 32 йыл йашайбез.яшьлай бик яратышып ойланештек.3 балабыз-бер ул,ике кызыбыз бар.Мин ирем,балаларым тип кена йашанем,уземде уйлау тиган тошонса булманы.Ирем,балаларым тип кена тибеп йашане йорагем,арттырмайым.Тик ирем хыянат итте...Намалар кисерганемде язып кына анлата алмайым.Минен осон донья туктаны.Кем кем,минен улеп яраткан ирем мине кемгалер алыштырган???Ул минан гафу утенде,эскелек аркахында булды тине,барыбер син гена минен йорагемда ти.Мин ныкнык кайгырдым,тондарен йоклай алманым,эй уйландым,эй уйландым,мин бер вакыттала уйламагайным шундай халга калырмын тип. Мин уны гафу ита алманым,а гаиламде таркатманым,а узена айттем мин сине богонго кондан яратмайым,тик балалар хакына гына йашайем тип.И шулай итеп ул минен йорагемда йашаузан туктаны.Ул минен осон юк ине,тик балаларымдын атасы.Шулай итеп яшап ятканда-мин юлда бер ир менан таныштым осраклы гына.Ул да гаилале,хатыны,балалары ,ейане бар.Телефон аша сойлашеп йордок,осраштык.Куп вакыт уткас анланык-без беребезне яратабыз!!!Доньяга яны тыугандай булдык икебезда.Был хал хазер 5 йыл дауам ита.Бер беребезга нык ойрандек,озак курешеп булмаса нишларга белмибез.Хазер без 50 не уттек.Икебезда анлайбыз -гаилане таркатып булмай,сон ,бик сон инде.Ул турала уйларга ла куркыта.Мин уны улеп яратам.Ансыз был доньянын яме юк.Тоннарем уны уйлап ута,нык нык сагынам уны !!!Мина бик кыен,узема урын таба алмайым,нама эшларга ла белмаем.Яратам .А узема урын таба алмайым.Яратмаган кеше менан яшауларе бик кыйын икан.А бит касандыр мин уны улеп ярата инем,хыянаты менан яратыуымды юкка сыгарды,а хазер икенсе кешене яратам.Тик унын менан берга булыу момкин тугел,балаларым хакына,минен уларды кайгыртасым килмай,нисек бар шулай калсын тип уйлаштык инде.Икенсе кешене яратам.Нык кыйын.Нык яфаланам.Уны нык сагынам.Йорагем яна.Нишларга? (Асия, Агидель)
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy