Әйе, кызганычка каршы, хәзер бу чир әнә шулай япь-яшь кызларда да очрый. Эрозияне төрле йогышлы чирләр: стафилококк, стрептококк, эчәк таякчыклары һәм дә җенси юл белән бирелгән инфекция – трихомонада, папиллома, хламидия һәм башкалар китереп чыгара. Ул, бала тапканда аналык муентыгының ертылып китүе, бала төшерт-кәндәге имгәнүләр, аналык җиңсәсенең һәм аның үсентесенең ялкынсынуы, ак бүлендекләр килү белән дәвам итә. Мондый чакта эпителий (аналык муентыгындагы тукыма) юкка чыга, лайлалы тышчаның өске өлеше ялангач кала. Ә бу исә эрозиягә бер адым дигән сүз. Эрозия булганда кан килә башлый, һәм ул шундук йогышлы чиргә бирешә. Хатын-кызларның күбесе, җенси якынлык кылганнан соң, канлы бүлендек килүдән зарлана. Эрозиянең беренче билгеләре шушы инде. Ул җете кызыл төстә, кагылган саен каный. Бер-ике атна узуга, ул йә юкка чыга, йә псевдоэрозиягә әйләнә.
Гинеколог: «Сездә эрозия», дип әйткәндә, сүз чын эрозия турында бармый әле. Чөнки ул бер-ике атна гына яши. Аның башланган чорын тотып алу мөмкин дә түгел. Псевдоэрозия үзен башкачарак тота. Табиблар лайлалы муентыктагы патологик үзгәрешләрне шулай дип атый. Мондый чакта эпителийда бернинди дә җитешсезлек күзәтелми. Ә менә күзәнәкләр бик тиз үсә башлый.