Унбиш-уналты яшенә җиткән кыз балада күремнең булмавы җенси үсешнең тоткарлануын күрсәтә торган билгеләрнең берсе. Моның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: әйтик, нәселдән килә торган органик һәм психик тайпылышлар, эндокрин чирләр, кинәт ябыгу һәм башкалар. Беренче күремнең тоткарлануын «башлангыч аменорея» дип атыйлар.
Бала тапканнан соң да мондый хәлнең кабатлануы ихтимал. Аменореяның (күремнең килми башлавы) табиблар телендә «икенчел» дип йөртелә торганы да була. Монысы озакка – биш-алты айларга сузылырга мөмкин. Кайберәүләр аны йөклелек белән бәйләп аңлатырга тырыша. Ләкин бу алай түгел. Күремнең кинәт тукталып калуы күпвакыт кыз баланың яки хатын-кызның эндокрин системасы дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Билгеле, моңа күп уку да, өйдә һәм мәктәптәге бәхәс-низаглар, ызгыш-талашлар да, стресс һәм төшенкелеккә бирелү дә, үзләрен диетага утыртып, кинәт ябыгу да этәргеч бирмичә калмый. Күрем бетүгә, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күрем циклы формалашкан чорда кызларны сагалап торган тагын бер күңелсезлек турында әйтмичә калдыра алмыйм: бу ювениль (яшь) аналыктан кан килү. Аменорея шикелле үк ул да эндокрин чирләр белән бәйле. Ул гел киеренкелектә булу, стресс кичерү, йогышлы чирләр, хәтта салкын тию аркасында да була. Кан аз килгәндә, кыз бала аны сизми дә кала. Ә менә күп килә башласа, аның башы әйләнә, эченең аскы өлеше авырта, тиз арый, аңын югалтуга кадәр барып җитә.
Ювениль аналыктан кан килү, гадәттә, егерме-утыз көн дәвам итә. Мондый вакытта табибка күренү мәҗбүри. Югыйсә, күпләп кан югалту анемиягә (аз канлылык) китерергә, күрем циклын бозарга мөмкин. Кызларда, сирәк кенә булса да, аналык өстәмәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Кагыйдә буларак, ул иммунитет какшау, эндометрит, цистит, җенес органнарында шеш булу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күрем вакытында ул чирләр көчәя генә.