Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБелгеч киңәше → Стрессны ничек җиңәргә?

Стрессны ничек җиңәргә?

11 мая 2018
477 карау
Бүген без стресс заманында яшибез. Стрессны ничек җиңү турында бик күп китаплар язылган, телевизордан да көн саен диярлек сөйлиләр. Психологлар, психоаналитиклар һәм психотерапевтлар стресс белән көрәштә үз ысулларын тәкъдим итеп торалар. Без дә иң танылган ысулларны исегезгә төшереп китәргә булдык әле.

Аутоген тренировка — мускулларны әкренләп йомшарту. Игътибар иткәнегез бармы: стресс халәте кичергәндә, безнең мускуллар да ката, авырая. Һәм менә аларны йомшарту рухи халәтне дә яхшыртырга ярдәм итә. Хәзерге көндә интернетта мускулларны ничек итеп катырырга һәм йомшартырга өйрәтә торган махсус видеолар да бар.

Сулышны көйләү. Стресс вакытында сулыш ешая, күпмедер вакыттан сулыш кысыла, кислород җитми башлый. Ә сулышны көйләргә өйрәнсәң, бу симптомнарны булдырмый калырга да мөмкин. Дөрес итеп суларга өйрәтә торган тренинглар да, видеолар да бихисап.

Уңай фантазияләр. Фәнни телдә бу ысулны «техника индуцированных представлений» дип атыйлар. Уңай фантазияләр, хыяллар яхшы эмоция тудыра, ди белгечләр.

Спортның стресс белән көрәштә үтемле чара икәнлеге бүген инде яңалык түгел. Инде әйтелгәнчә, стресс буыннарны, мускулларны катыра, ә спорт, физкультура аларны йомшартырга булыша. Өстәвенә, даими рәвештә физкультура ясау кәефне яхшырта, тонусны күтәрә, стресс гормоннарын киметә.

Без, хатын-кызлар, күпчелек очракта стрессны баллы ризык ярдәмендә җиңәргә тырышабыз. Тик белгечләр стрессны ашап җиңүне хупламый. Киресенчә, туклануны тәртипкә салырга, С витамины кергән ризыкларны күбрәк ашарга киңәш итәләр.

​Фото: www,pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com