Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБелгеч киңәше → Йөрәгеңне ач!

Йөрәгеңне ач!

Нурия Гафурова
Нурия Гафурова
25 декабря 2017
1967 карау
Җиде яшьтән ундүрт яшькә чаклы кеше эмоциональ үсеш чоры кичерә. Бала бу вакытта хисләр дөньясы белән таныша. Ундүрт яшькә җиткәндә ул инде ачу, шатлык, кайгы, сагыну, курку, сөю кебек хисләрне ишетеп кенә түгел, үзе кичереп, татып белә, аларны бер-берсеннән аера. Бу яшьтә аның күңелендәге мондый хисләрне әле тормыш авырлыгы тудырмый, алар күбрәк кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдән килеп чыга. Яшүсмер кичерә торган мәхәббәт тә платоник, хыялый гына әле. Бу яшьтә балага нәкъ шушындый ярату кирәк тә. Бу хисләр аның эчке дөньясын үстерә, баета. Мәхәббәт турында укып яки ишетеп белү генә аз, алай гына аңардан рухи байлык ала алмыйсың, бу гаҗәеп хисне һәркем үзе кичерергә, аның газаплы һәм татлы утында үзе янырга тиеш.

Шушы чорда ата белән ана улының яки кызының хисләргә бирелүен ошатмаса, артык «кайгыртучанлык» күрсәтеп, моңардан тыйса, юл куймаса, бала үз эченә бикләнә. Ходай, табигать биргән хисләр дөньясы яралгыда килеш ачылмыйча, үсмичә кала. Тик... вакытлыча. Соңрак тормыш кешегә тагын бер мөмкинлек бирә. һәм бу хәл, гадәттә, 40-47 яшьләр тирәсендә була. 

Тормыш корып: «Булды, бар да булды, гаиләм дә, балам да, йортым, фатирым да бар», – дип, уйсыз-гамьсез көн итеп ятканда, кеше моңарчы гел җәмгыять куйган, әти-әни тәрбиясе белән сеңгән таләпләрне генә үтәвен  аңлап ала. ә үзе, үзе өчен ул бит әле яшәмәгән дә! Яшүсмер чакта бөредә калган хисләр кинәт чәчәк ата. Кеше бөтен барлыгын үз-үзенә багышлаган мизгелдә – ял иткәндә моңарчы тыелган шул хисләр калкып чыга: курка-курка гына сөю, гашыйк булу, ярату шатлыгы, аннан аерылып өйгә кайткач – сагыну, борчылу, язмыш тудырган бу уңайсызлыклар белән килешә алмау... Чын йөрәктән сөйгән, шатланган, сагынып сагышларга төшкән, курка яки ачулана белгән кеше генә яшүсмердән җитлеккән шәхескә әверелә, рухи яктан үсә. Шуңа да бу хисләр яшүсмер чакта үтәргә, кичерелергә тиешле бер баскыч булып торалар.

Җиде яшьтән ундүрт яшькәчә балагызның хис-тойгыларын тезгенләмәсәгез, аның язмышы җиңелрәк, матур хисләргә баерак булыр, ә менә авантюра, төрле маҗаралар аны урап узар. Тик кызганыч, баланың хисләрен тәрбияләү белән беркем шөгыльләнми. Мәктәп исә аның акылын, зиһенен тирәнәйтү өстендә генә эшли. 

Ә бит хисләрнең эчке органнарга да тәэсире бик зур. Мәсәлән, тирәнгә яшерелгән курку хисе адреналин бүленеп чыгуга китерә. Ул исә кан тамырларына, йөрәккә, бөерләргә «һөҗүм» итә. Малайларны «булачак солдатлар курыкмаска тиеш» дип үстерү соңыннан аларда йөрәк авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер гаиләләрдә кычкырып көләргә дә рөхсәт ителми. ә эчтә калган шатлык балаларда аллергия, зурларда йөрәк авыруы тудыра. 

Елау, күз яше аша чыгып бетмәгән борчу, кайгы үпкә авыруларына китерә. («Елама, кызым, ямьсезләнәсең», «Малайлар еламый!»)
Дөрес итеп ачуланырга, ачуын чыгарырга өйрәнмәгән кешеләрдә үт куыгы, үт юллары, бавыр авырулары еш очрый. 

Димәк, хисләрне кешеләргә белдерү, яшермәү, аларны тыймау сәламәтлек өчен дә бик мөһим булып чыга. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com